Татар әдәбиятыннан 8 сыйныфлар өчен эш программасы

Раздел Другое
Класс 8 класс
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:



Казан шәһәре Вахитов районы инглиз телен тирәнтен өйрәнүче 18нче урта мәктәбенең

татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы Билалова Лениана Рәшит кызының татар әдәбиятыннан

8 сыйныфы өчен (рус төркеме)

эш программасы

Аңлатма язуы

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды.

Программа 8 нче сыйныфның рус төркемендә әдәбият фәне буенча эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:

- "Мәгариф турында" Россия Федерациясенең Законына - Федеральный закон РФ от 29.12.12.№ 273 - ФЗ «Об образовании в РФ» и Закон РФ от 10.07.1992 №3266-1 «Об образовании в РФ»

- Татарстанның "Мәгариф турында" законы" (22 июнь 2013 ел №68)

- " Татарстан Респуликасының Дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында" Татарстан Республикасы законы № 44 -ЗРТ, 28.07.2004.

- . "2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы" (2013 ел, 25 октябрь).

- ТР Вахитов районы "Инглиз телен тирәнтен өйрәнә торган 18нче урта гомуми белем бирү мәктәбе" пед.коллективының 2015нче елының 27 августындагы 1нче номерлы педсовет карары буенча 2015\16нчы уку елына кабул ителгән уку планы.

- ТР Вахитов районы "Инглиз телен тирәнтен өйрәнә торган 18нче урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең төп белем бирү программасы

"Коммуникатив технология нигезендә рус телле балаларга татар теле һәм әдәбият укыту программасы" психология, педагогика фәннәренең яңа казанышларына таянган һәм тел өйрәтү процессында методик стандарт итеп кабул ителгән коммуникатив технология нигезендә укыту принципларын исәпкә алып төзелде.

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган К.С.Фәткуллова, ФХ.Загварова «Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы» на нигезләнеп төзелде.

Татар теленә өйрәтүнең төп максаты - гамәли максат: телне аралашу чарасы буларак үзләштерү өчен, укучыларга гаилә-көнкүрешкә, уку хезмәтенә бәйле сөйләм ситуацияләре кысаларында белем бирү һәм күнекмәләрен үстерү. Гомуми белем бирү максаты укучыларның акыл эшчәнлеген активлаштыру, логик фикерләү сәләтен камилләштерү, сөйләм культурасын үстерүдән гыйбарәт. Тәрбияви максат балаларның рухи дөньяларын баету, аларны татар халкының мәдәнияте һәм сәнгате белән таныштыру, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык һәм хөрмәт хисе тәрбияләүгә юнәлтелә.

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбияты укытуның төп максаты:

- туган халкының һәм җирле халыкның телен, мәдәниятен, әдәбиятын яхшы белгән, һәрьяктан камил, милли горурлык хисләре үскән шәхес тәрбияләү;

- татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү, текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;

- татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү;

- татар халкының фән, мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкәсендәге казанышлары, күренекле шәхесләре белән таныштыруны дәвам итү;

- халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү;

- укучыларны татар телен өйрәнүгә ихтыяҗын арттыру.

Бурычлар:

- Татарстан төбәгендә яшәп, җирле халык белән аралашкан укучыларны төбәкнең әдәби-мәдәни байлыгы белән якыннан таныштыру;

- Татар әдәбияты турында мәгълүматларны төрле халык фольклоры, әдәбияте, мәдәнияте, милли образлары белән чагыштырма-топологик аспектта бирү;

- татар халык авыз иҗаты турында тулы күзаллау булдыру, аны баланың туган халкының рухи җәүһәрләре белән чагыштырырга күнектерү;

- татар әдипләре, сәнгать әһелләре турында күзаллау булдыру, аларны танырга, иҗатларын аңларга, башка халыкларның сүз сәнгатен, культурасын үстерүчеләр белән чагыштырма планда бәяләргә өйрәтү;

- татар, рус, Россиядә яшәүче башка халыклар, бөтендөнья әдәбияты белеме казанышларының уртак нигезен аңлау, аларны үстерү һәм киңәйтү

Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр

1) әдәби әсәрләрне сүзләрен дөрес әйтеп, йөгерек уку;

2) авторның әйтергә теләгән фикерен аңлау, үз мөнәсәбәтен белдерү, әсәрне өлешләргә бүлә һәм планын төзи белү;

3) әдәби-теоретик төшенчәләрне рус әдәбияты белеме белән тәңгәлләштерү;

4) татар әдәбиятының һәм тарихи мәгълүматларның дөнья культурасында тоткан урынын аңлау;

5) авторның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача күзаллау;

6) 11-12 татар, рус, чит ил язучы-шагыйрьләренең исемнәрен һәм алар язган әсәрләрне белү;

7) 5-6 сәнгать әһеленең тормышы, иҗаты турында мәгълүматлы булу;

8) Казан һәм Татарстан төбәгендә мәдәният учаклары, балалар матбугаты турында белү;
9) төрле халыкларның фольклор үрнәкләрен татар халык авыз иҗаты белән чагыштыру;

10) 7 мәкаль, 7 әйтемне русча эквивалентлары белән истә калдыру;

11) төрле авторларның 3-4 шигырен яттан сөйли белү;

12) сүзлекләр, энциклопедияләр, Интернет-ресурслардан файдаланып, үзенә кирәкле материалны табу;

13) төрле темаларга проект эше яклау;
14) әдәби әсәрне тормыш белән бәйләп, үз гамәлләренә бәя бирү.



Укытучы өчен методик әдәбият

1.Дәреслек: Ә.Р. Мотыйгуллина, Р.Г. Ханнанов, Г.Г. Вәлиуллина Р.Һ.; - Казан: "Мәгариф-Вакыт", 2015

2. "Татар әдәбияты ". Укытучылар өчен методик кулланма/Ә.Р.Мотыйгуллина, - Казан: : "Мәгариф-Вакыт", 2015

3. "Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укыту программасы (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) 1-11нче сыйныфлар", Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2010



Укучылар өчен әдәбият

1.Дәреслек: Ә.Р. Мотыйгуллина, Р.Г. Ханнанов, Г.Г. Вәлиуллина Р.Һ.; - Казан: "Мәгариф-Вакыт", 2015

Рус телендә сөйләшүче балаларның 8нче сыйныфта татар әдәбиятыннан белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбиятын укытканда аларның телдән сөйләм күнекмәләрен тикшерүгә төп игъти¬бар бирелергә тиеш, чөнки балаларның сөйләм телен үстерү - укытучының иң мөһим бурычларыннан берсе. Тел¬дән җавап бирүне тикшерү барышында укытучы һәрвакыт турыдан-туры укучының үзе белән эш итә, ә бу исә баланың шәхси үзенчәлекләрен, белем дәрәҗәсен яхшырак күзалларга мөмкинлек бирә. Бу алымның тагын бер өстенлеге шунда: ул - укучыларның сөйләме ни дәрәҗәдә үсеш алуын; алар-ның, үз фикерләрен белдерү өчен, өйрәнелгән лексик-грамма-тик берәмлекләрдән, җөмлә калыпларыннан файдалана белү¬ләрен башка ысулларга караганда ачыграк күрсәтә. Шул ук вакытта телдән җавап бирү күнекмәләрен тикшерү укыту¬чыдан зур осталык та таләп итә. Ул, барыннан да элек, укыту¬чының сораулар бирә белүенә бәйләнгән, чөнки татар теле дәресләрендә укучылар белән сөйләшү үткәрү, әңгәмә кору, сораштыру телдән җавап бирүне тикшерүнең төп өлешен тәшкил итә. Агымдагы контроль барышында укытучы сорау¬ларны алдагы дәресләрдә өйрәнелгән тел һәм сөйләм мате¬риалы белән бәйләп бирергә тиеш. Шуның белән бергә укучы¬лар, дәрескә әзерләнгәндә, алда үткәннәрне дә кабатларга өйрә¬нәләр. Бүген - берсен, иртәгә - икенчесен, аннары өченчесен кабатлап, уку елы дәвамында үтелгән барлык әһәмиятле мәгъ¬лүматны хәтерләрендә ныгыта баралар. Нәтиҗәдә укучыларда гамәли күнекмәләр булдырыла, тел аралашу чарасы буларак үзләштерелә.

Укучыларның белемнәрен тикшерү өчен сораулар төзе гәндә, сораудагы һәр сүзнең укучыга аңлаешлы булуы аеруча мөһим. Сораулар биргәндә, укуның шушы чорында балаларга аңлашылмаган сүзләрне кулланырга ярамый. Сорауның артык озын булуы да аны аңлауны кыенлаштыра. Шуңа күрә укучыларга бирелергә тиешле сораулар алдан, дәрескә әзерләнгән вакытта ук уйланырга тиеш. Сыйныфтагы барлык укучылар да яхшы төшенсен өчен, сорауны ашыкмыйча һәм ачык итеп әйтергә кирәк.

Укучыларның җавабын тыңлый белү - телдән җавап бирүне тикшерүнең икенче әһәмиятле ягы. Күп кенә укытучылар, балаларның җавапларын тыңлаганда, төрле сораулар белән аларны бүлдерәләр. Бу исә укучыга кире тәэсир ясый, чөнки ул каушап кала һәм белгәнен дә сөйли алмый. Шуңа күрә укытучы баланың җавабын тыңлап бетерергә, шуннан соң гына өстәмә сораулар бирергә тиеш. Укучы әкрен, озын паузалар белән җавап бирсә яки ачыктан-ачык читкә китсә генә, укытучының катнашуы урынлы.

Укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен тикшерү фронталь рәвештә дә оештырылырга мөмкин. Беренчедән, фронталь тикшерү укучылардан ешрак сорарга мөмкинлек бирә; икенчедән, бу вакытта укучыларның белемнәре гомумиләштерелә, камилләштерелә; өченчедән, тикшерү эше тагын да җанлана төшә.

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен телдән һәм язмача тикшергәндә, эш төрләренең күләме түбәндәгечә билгеләнә:

№ Эш төрләре Сыйныфлар



5 6 7 8

1. Тыңлап аңлау (минутларда) 2 2 3 3

2. Диалогик сөйләм (репликалар саны) 7 8 9 10

3. Монологик сөйләм (фразалар саны) 8 9 10 12





Тыңлаган текстның эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирүне бәяләү

Тыңлаган текстның эчтәлеген тулаем аңлап, тәкъдим ителгән барлык соруларга язмача дөрес җавап бирелгән, 1 орфорграфик хатасы яки эчтәлеккә бәйле 1 хатасы булган эшкә "5"ле куела.

Тыңлаган текстның эчтәлеген аңлап, тәкъдим ителгән барлык соруларга дөрес җавап бирелгән, әмма 2-3 орфографик, 3 пуктуацион яки эчтәлеккә бәйле 2-3 хатасы булган эшкә "4" ле куела.

Тыңлаган текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, тәкъдим ителгән соруларга төгәл җавап бирелмәгән 5 орфографик, 5 пуктуацион яки эчтәлеккә бәйле 4-5 хатасы булган эшкә "3" ле куела.

Тыңлаган текстның эчтәле буенча тәкъдим ителгән соруларга бирелгән җаваплпрның яртысы дөрес булмаса, 6 орфографик, 6 пуктуацион яки эчтәлеккә бәйле 5тән артык хатасы булган эшкә "2" ле куела.

Диалогик сөйләмне бәяләү

Өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, "5" ле куела.

Өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликалар әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, "4" ле куела.

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6- хата җибәреп, эчтәлеген бозып сөйләнгән диалогик сөйләм төзегәндә, "3" ле куела.

Бирелгән тема буенча диалог төзи алмаганда "2"ле куела.

Монологик сөйләмне бәяләү

Өйрәнелгән яки тәгъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан тулы, эзлекле булган монологик сөйләм өчен "5" ле куела.

Өйрәнелгән яки тәгъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, эмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы булган монологик сөйләм өчен "4"ле куела.

Өйрәнелгән яки тәгъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хатасы булган монологик сөйләм өчен "3" ле куела.

Өйрәнелгән яки тәгъдим ителгән темага монолог төзи алмаганга,"2"ле куела.

Изложениеләрне бәяләү

Изложение яздыру өчен хикәяләү, тасфирлау һәм фикер йөртү характерындагы текстлар яки өзекләр алына. Алар рус телендә сөйләшүче балаларга аңлаешлы булырга, аларның яшь үзенчәлекләренә туры килергә һәм бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерүне истә тотып сайланырга тиеш.

Укылкан яки тыңланган текст белән эшләү барышында укучыларның фикер йөртүләренә, сүз байлыгынан һәм җөмлә калыпларыннан урынлы файдалана алуларына, грамоталылыгына төп игътибар бирелә.

Тыңланган текстның эчтәлеге тулы, эзлекле һәм дөрес язылган,1 орфографик, 1 пунктуацион яки 1 грамматик хатасы булган эшкә "5"ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеге эзлекле һәм дөрес язылган, ләкин 1-2 эчтәлек ялгышы җибәрелгән, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион яки 2-3 грамматик хатасы булган эшкә "4"ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеге өлешчә эзлекле язылган, 4-5 орфографик, 4 пунктуацион яки 4-5 грамматик хатасы булган эшкә "3"ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеге бөтенләй ачылмаган, эзлекле язылмаган, 6 дан артык орфографик, 5 тән артык пунктуацион яки 6 дан артык грамматик хатасы булган эшкә "2"ле куела.

Сочинениеләрне бәяләү

Сочинение укучыларның тормыштагы күзәтүләреннән алган тәэсирләрен язмада грамоталы һәм эзлекле бирә белү, әдәби әсәрнең эчтәлеген үз сүзләре белән образлы телдә бәйләнешле итеп яза алу мөмкинлеген тикшерү максатыннан яздырыла. Алар укучыларның тел һәм әдәбият дәресләрендә алган белемнәрен ныгыту, тирәнәйтү һәм камилләштерүне күздә тотып үткәрелә.

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган һәм эчтәлеге тулы ачылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион яки 2 грамматик хатасы булган эшкә "5"ле куела.

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган, ләкин 2-3 эчтәлек ялгышы, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион хатасы булган эшкә "4"ле куела.

Тәкъдим ителгән темага өлешчә эзлекле язылган, эчтәлеге тулысынча ачылмаган, 4-5 орфографик, 4-5 пунктуацион һәм җөмлә төзелешендә хаталары булган эшкә "3"ле куела.

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган , 6 дан артык орфографик, 6 дан артык пунктуацион һәм грамматик хаталары булган эшкә "2"ле куела.



Йомгаклау билгесе

Йомгаклау билгесе чирек, яртыеллык һәм уку елы ахырында куела.Ул, беренче чиратта, укучыларның телдән сөйләм күнекмәләре, бәйләнешле сөйләм төзи белү осталыгы, татар телендә аралаша алу мөмкинлекләреннән чыгып, шул ук вакытта язма эшләрнең нәтиҗәләрен исәпкә алып куелырга тиеш





Тематик план



Дәрес номеры

Дәрес темасы

Дәрес саны

Төп эчтәлек

Укучылар эшчәнлеге төрләре

Көтелгән нәтиҗә


Үткәрү вакыты


метапредмет

предмет

Шәхси

План

Факт

1


Ачыла тарихның пәрдәсе.Фольклор.Риваятьләр.

1

Халык авыз иҗаты, риваять жанрына гомуми күзаллау булдыру. "Сихерче кыз" риваятен уку.

Дәреслектә биремнәр, риваять б-н әкиятнең уртак якларын табу, нәтиҗәләр чыгару, "Сихерче кыз"риваятен уку

Риваять жанры турында теоретик төшенчә бирү, халкыбыз тарихы б-н бәйләү

Фольклор турында белемнәрне гомумиләштерү, риваять турында белешмә бирү, "Сихерче кыз" риваяте б-н танышу

Укучыларда тарихыбызга карата игътибар тәрбияләү

8а,б-1.09

8в-7.09


2


Сезгә - ялган, миңа- чын. Легендалар

1

Легенда жанрына гомуми күзаллау булдыру."Зөһрә кыз" легендасын уку

Әсәрне уку, сорауларга җавап бирү,легенда б-н риваятьләр арасында аермалы якларны билгеләү

Легенда жанры турында теоретик төшенчә бирү

Фольклор жанрлары б-н танышуны дәвам итү, легенда жанрын өйрәнү, "Зөһрә кыз" легендасын уку

Балаларда татар халык легендаларына, халыкның үткәненә кызыксыну тәрбияләү

8а,б-8.09

8в-14.09


3


Дәрес-проект "Халыкныкы халыкта саклана"

1

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, фольклор темасын гомумиләштереп кабатлау

Проект тәкъдим итү, яклау

Халкыбыз тарихы турында белем бирү, шәһәр, елга, авыл исемнәренең килеп чыгышын аңлату

Фольклор жанрлары турында белемнәрен ныгыту

Укучыларда татар халкының үткәненә, атамаларның килеп чыгышына кызыксыну тәрбияләү, дөрес бәяләү күнекмәләре булдыру

8а,б-15.09

8в-21.09


4

Тарих- тормыш остазы. Сәяхәтнәмә

1

Ибне Фадлан һәм аның 921-922 елларда Болгар дәүләтенә сәфәре вакытында язылган сәяхәтнәмәсе белән танышу

Өзекне уку, тәрҗемә итү, диалог төзү, сорауларга җавап бирү, сүзлек белән эш

Болгар дәүләтенең ил тарихындагы ролен ачыклау,сәяхәтнәмә жанры турыда күзаллау булдыру

Ибне Фадлан турында белешмә бирү, 921-922 елларда Болгар дәүләтенә сәфәре вакытында язылган сәяхәтнәмәсен өйрәнү

Мәдәниятыбызга,тарихыбызга карата горурлык хисе тәрбияләү

8а,б-22.09

8в-28.09


5

Энҗе табучы әдип. М.Юныс иҗаты

1

М.Юныс иҗаты."Су" хикәясен уку.

Фронталь әңгәмә, язучы турында презентация карау,сәнгатьле уку,сорауларга җавап бирү,анализ, тәрҗемә, сүзлек белән эш

Язучы яшәгән чорга бәя бирү, тарихны аңлау

М.Юнысның тормыш юлы һәм иҗатын,"Су" хикәясен өйрәнү

Туган илне сагыну, Ватанга, табигатькә мәхәббәт тәрбияләү

8а,б-29.09

8в-5.10


6


Җиктереп пар ат, Казанга! Г.Тукай иҗаты

1

Г.Тукай иҗаты. "Пар ат" шигырен өйрәнү

видеоязма карау,шигырьне язмада тыңлау,сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү,фикер алышу, тәрҗемә, сүзлек белән эш

Тукай яшәгән чор турында тарихи белешмә бирү

Тукайның тормышы һәм иҗаты турында өстәмә мәгълүмат бирү, "Пар ат" шигырен уку

Татар халкының бөек әдипләре иҗатын өйрәнү аша тормышка караш тәрбияләү

8а,б-6.10

8в-12.10


7

Наҗар Нәҗми -Тукай шәкерте

1

Н.Нәҗми иҗаты,"Агыйделдә ак пароход"әсәре

Һәр абзацны уку,эчтәлекне аңлаганны тикшерү өчен,гади сораулар бирү,сүзлек өстендә эш,тәрҗемә эше

"тел","халык","тарих" төшенчәләрен аңлауга ирешү

Н.Нәҗми тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, "Агыйделдә ак пароход" әсәрен өйрәнү

Туган телгә, милли тарихка ихтирам хисе уяту

8а,б-13.10

8в-19.10


8

Тырышса да дошман шагыйрьләрне аера алмый җырдан,халыктан

1

Р.Әхмәтҗановның "Солдатлар" һәм татар халык җыры "Герман көе" белән танышу.

сәнгатьле уку,җырларны тыңлау һәм өйрәнү, сорауларга җавап бирү,фикер алышу, тәрҗемә, сүзлек белән эш

Музыка сәнгатенең матур әдәбият белән тыгыз бәйләнештә булуын күзәтү

Бөек Ватан сугышына багышланган җырлар турында белешмә бирү, Р.Әхмәтҗановның "Солдатлар" һәм татар халык җыры "Герман көе" өйрәнү

Гражданлык һәм патриотик хисләр, туган җиргә карата мәрхәмәтлелек, горурлык хисләре тәрбияләү

8а,б-20.10

8в-26.10


9

Патриот-шагыйрь. Ф.Кәрим иҗаты

1

Ф.Кәрим иҗаты."Ант" шигырен өйрәнү

презентация карау,шигырьне тыңлау,сәнгатьле уку,сорауларга җавап бирү,анализ

Бөек Ватан сугышында катнашкан әдипләр турында тарихи мәгълүмат бирү

Ф.Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру, шигырьләре турында фикер йөртә белергә өйрәтү, патриот-шагыйрь булуына басым ясау

Кыюлык, батырлык сыйфатлары тәрбияләү

8а,б-27.10

8в-9.11


10

Ф.Кәрим. "Кыңгыраулы яшел гармун" поэмасы

1

Ф.Кәрим. "Кыңгыраулы яшел гармун" поэмасын уку

сәнгатьле уку, өлешләргә бүлү, сорауларга җавап бирү, образларга характеристика

Сәнгатебезгә, халык уен коралларына мәхәббәт тәрбияләү

"Кыңгыраулы яшел гармун" поэмасының төп фикерен ачыклый белергә өйрәтү

Кешелеклелек сыйфатлары, җавап хисе тәрбияләү

8а,б-10.11

8в-16.11


11


Исемең калды моңлы бер җыр булып... Т.Миңнуллин иҗаты

1

Т.Миңнуллин иҗаты."Моңлы бер җыр" драмасы

Сорауларга җавап эзләү,ишетеп аңлау, рольләргә бүлеп уку,драма әсәре турында фикер алышу.Теоретик төшенчәләр (символик образ,диалог, ремарка)белән эш

Бөек Ватан сугышында катнашкан геройлар тарихы

Т.Миңнуллин тормыш юлы, иҗаты б-н таныштыру. "Моңлы бер җыр" драмасын уку һәм нәтиҗә ясау

Туган ил өчен көрәшү,туган илне яклау изге бурыч булулуына төшендерү, көчле рухлы булырга өндәү

8а,б-17.11

8в-23.11


12

Каз канаты каурый,каурый, хатлар язарга ярый

1

Хат үрнәкләре белән танышу,Бөек Ватан сугышы батырларының фронт хатларын уку

Хатларның төрләре,аны язу нормалары,аңлатмалы сүзлек б-н эш, хатның эчтәлеген сөйләү,сүзлек өстендә эш

Эпистоляр жанр турында төшенчә бирү

Фронт хатларын уку. Хат язу үзенчәлекләрен өйрәнү

Гражданлык һәм патриотик хисләр,туган җиргә,милләткә карата мәрхәмәтлелек, горурлык хисләре тәрбияләү

8а,б-24.11

8в-30.11


13

Син күрсәткән батырлыгың солдат...М.Кәрим иҗаты

1

М.Кәрим иҗаты."Билгесез солдат" шигыре

Шагыйрьнең тормыш юлы белән танышып, хронологик таблица тутыру, шигырьне тыңлау, чылбыр буенча уку, яңа сүзләрне өйрәнү, анализ

Рәсем сәнгате аша Бөек Ватан сугышы турында тарихи мәгълүмат бирү

М.Кәрим тормыш юлы,иҗаты турында белешмә бирү. "Билгесез солдат" шигырен өйрәнү

Туган илгә мәхәббәт, белем алуга омтылыш тәрбияләү

8а,б-01.12

8в-07.12

14

Дөньяда бары тик яхшылык кыны үлми. Ч.Айтматов иҗаты

1

Ч.Айтматов иҗаты. "Анам кыры"әсәре

Яңа сүзләрне уку, язу, эчтәлек буенча фикер алышу,сорауларга җавап бирү, әсәрне өлешләргә бүлү, план төзү, өзекне рольләргә бүлеп уку

Сугыш кырында кан коелуның мәгънәсен укучыларга аңлату

Ч.Айтматов тормыш юлы,иҗатытурында белешмә бирү. "Анам кыры"әсәрен өйрәнү

Туган илгә, халкыбыз батырлыгына мәхәббәт хисләре тәрбияләү

8а,б-01.12

8в-07.12


15

Җиңүне якынайткан җыр. К.Булатова иҗаты

1

К.Булатова иҗаты. "Башым иям" шигыре белән танышу

Фронталь әңгәмә, шигырьне тыңлап аңлау, сәнгатьле уку, анализ ясау, сорауларга җавап бирү

Сугышның гади халык, балалар өстенә алып килгән авырлыгын аңлау

К.Булатова тормыш юлы, иҗаты б-н танышу. "Башым иям" шигырен уку

Якыннарыңа, туганнарыңа карата мәрхәмәтлелек, ихтирам хисләре тәрбияләү

8а,б-08.12

8в-14.12


16

Тынычлыкның туган көнен бәйрәм итә бүген илем.

Н Әхмәдиев иҗаты

1

Н.Әхмәдиев иҗаты. "Җиңү көне" шигыре, "Минем туган көнем" хикәясе

Биографияне укып, сорауларга җавап эзләү,шигырьне сәнгатьле уку, яңа сүзләрне өйрәнү, шигырьгә анализ ясау

Сугышның гади халык, балалар өстенә алып килгән авырлыклары турында тарихи мәгълумат бирү

Н.Әхмәдиев тормыш юлы һәм иҗатын, "Җиңү көне" шигырен, "Минем туган көнем" хикәясен өйрәнү

Якыннарыңа, туганнарыңа карата мәрхәмәтлелек, ихтирам хисләре тәрбияләү

8а,б-15.12

8в-21.12


17

Шәфкатьлелек бизи кешене! Факил Сафин иҗаты

1

Факил Сафин иҗаты. "Тулганай"әсәре

Сүзлекчә б-н эшләү, әсәргә сорай-җавап формасында анализ ясау, образларга характеристика бирү, таблица б-н эшләү

Текст б-н эшләү, иң әһәмиятлесен таба белергә өйрәнү

Факил Сафин тормышын, иҗатын, "Тулганай" әсәрен өйрәнү

Әниләргә карата ихтирам тәрбияләү

8а,б-22.12

8в-28.12


18

Таң булып нур сибә Ватаным. Р.Вәлиев иҗаты

1

Р.Вәлиев иҗаты. "Ватаным" шигыре

Презентация карау, шигырьне тыңлау, тәрҗемә итү, сәнгатьле уку, анализ

Сугышның гади халык, балалар өстенә алып килгән авырлыгын аңлау


Р.Вәлиев тормыш юлы иҗаты. "Ватаным" шигырен өйрәнү

Туган ил белән горурлану, аның тарихы белән кызыксыну, туган җиргә мәхәббәт хисләре тәрбияләү

8а,б-12.01

8в-11.01


19

Бәхет эзләгәндә. Ш. Камал иҗаты

1

Ш. Камал иҗаты. "Буранда" хикәясен уку

Сәнгатьле уку, беренче өлешкә план төзү, сорауларга җавап бирү, биремнәрне эшләү, образларга характеристика

Тарихи вакыйгаларга нигезләнеп, әсәр геройлары яшәгән чорга характеристика бирү

Ш. Камал тормыш юлы, иҗаты белән танышу, "Буранда" хикәясен уку

Геройларның яшәү кыйбласы аша нәтиҗәләр ясау, әниләргә карата ихтирам тәрбияләү

8а,б-19.01

8в-18.01


20

Тайгак кичүләрне кичкән.И.Салахов иҗаты

1

И.Салахов иҗаты. "Колыма хикәяләре" циклыннан "Ана тавышы"өзеге

Уку,сорауларга җавап бирү, сүзлек б-н эш, автор идеясен билгеләү, биремнәрне эшләү

Тарихи вакыйгаларга нигезләнеп, әсәр геройлары яшәгән чорга характеристика бирү

И.Салахов тормышын, иҗаты, "Ана тавышы"өзеген өйрәнү

Укучыларда үткәнебезгә, тарихыбызга карата ихтирам тәрбияләү. Чорга дөрес тәрбия белергә өйрәтү

8а,б-26.01

8в-25.01


21

Ана күңеле - балада. С.Хәким иҗаты

1

С.Хәким иҗаты, "Әнкәй" шигыре

Шигырьне укып, сораулар буенча анализлау, сүзлек б-н эш

Укыганнардан нәтиҗә ясап, тормышта куллану

С.Хәким тормыш юлы, иҗатын, "Әнкәй" шигырен өйрәнү

Өлкән буынга карата мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү

8а,б-02.02

8в-01.02


22

Әнкәйләрдән күргән изгелек. Р.Миңнуллин иҗаты

1

Р.Миңнуллин иҗаты, "Әнкәй" шигыре

Сәнгатьле уку, тәрҗемә эше, сорауларга җавап бирү, анализ, нәтиҗә ясый белү, җыр тыңлау

"Гайлә кыйммәте" төшенчәсен формалаштыру

Р.Миңнуллин тормышы, иҗатын, "Әнкәй" шигырен өйрәнү

Гаилә, кеше кадере, әти-әни кадерен белергә өйрәтү

8а,б-09.02

8в-08.02


23

Ата-анага бурычны бары тик Кеше булып кына табып була. Ш.Хөсәенов иҗаты

1

Ш.Хөсәенов иҗаты, "Әниемнең ак күлмәге" драмасын уку

Рольләргә бүлеп уку, спектакльне карау, сүзлек б-н эш, сорауларга җавап бирү, план төзү, эчтәлек сөйләү, образларга характеристика

Драма әсәренә анализ ясау күнекмәләрен ныгыту, "эчке конфликт" төшенчәсен формалаштыру

Ш.Хөсәенов тормышын, иҗатын өйрәнү, "Әниемнең ак күлмәге" драмасын уку

Югары әхлакый сыйфатлар тәрбияләү

8а,б-16.02

8в-15.02


24

Әти-әни кадере. Ф.Садриев иҗаты

1

Ф. Садриев тормышы һәм иҗаты белән танышу, "Таң җиле" романыннан өзекләр уку

Язучы биографиясен һәм иҗатын укып истә калдыру, әсәрне уку

Язучы яшәгән чорга тарихи күзәтү ясау

Ф. Садриев тормышы һәм иҗаты белән танышу, "Таң җиле" романыннан өзекләр уку

Әти-әнигә карата мәхәббәт тәрбияләү

8а,б-23.02

8в-22.02


25

Күңелсездән көлке чыкмас. Г.Камал иҗаты

1

Сатирик журналлар, Г.Камал иҗаты. "Банкрот" комедиясе

Беренче сатирик журналлар турында әңгәмә, сорауларга җавап, хронологик таблица тутыру, сүзлек б-н эш

Сатира жанры турында төшенчә бирү

Беренче сатирик журналлар турында мәгълүмат бирү, Г.Камалның тормышы һәм иҗатын өйрәнү, "Банкрот" комедиясен уку

Әхлак хисләре тәрбияләү

8а,б-01.03

8в-29.02


26

Һәр заманның үз герое була. Г.Афзал иҗаты

1

Г.Афзал иҗаты. "Юл газабы" хикәясе

Язучы тормышы белән танышу, сүзлек белән эш, укыганны тәрҗемә итү, сораулар, өлешләргә бүлү, план төзү

Язучы яшәгән чорга бәя бирү, тарихны аңлау

Г.Афзал тормыш юлы,иҗатын, "Юл газабы" хикәясен өйрәнү

Китап укуга, белем алуга омтылыш булдыру.



8а,б-08.03

8в-07.03




27



Озын сүзнең кыскасы.



1



Зәки Нури иҗаты, пародияләр, эпиграммалар

Сәнгатьле уку, теоретик төшенчәләрне аңлату, сүзлек өстендә эш, фикер алышу, сорауларга җавап бирү

"Пародия", "эпиграмма" төшенчәләре турында белем бирү һәм аларны тормыш белән бәйләү

Зәки Нури тормышы, иҗаты белән таныштыру, пародияләр, эпиграммаларын укып нәтиҗә ясау

Дөреслекне аңлау,аны яклау һәм дөреслек белән яшәү мәгънәсен аңлату

8а,б-15.03

8в-14.03





28

Көйләрдән тезмә тездем.Р. Харис иҗаты

1

Р.Харис иҗаты. "Гармунчы" поэмасы

Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән танышу, хронологик таблица тутыру, поэманы тыңлау, чылбыр буенча уку, яңа сүзләрне өйрәнү

Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү

Р.Харис тормыш юлы, иҗаты һәм "Гармунчы" поэмасын өйрәнү

Гармунчы һөнәренә мәхәббәт тәрбияләү

8а,б-22.03

8в-21.03


29

Сәхнә хуҗасы. Батулла иҗаты

1

Батулла иҗаты. "Бию" өзеге

Язучы иҗатына күзәтү, эчтәлек белән танышу, әсәрнең төп фикерен аңлату, дилогларга бүлеп уку, Р.Нуриев башкаруында бию карау, образга характеристика

Бию сәнгате аша эстетик тәрбия бирү

Батулланың тормышы һәм иҗаты турында белешмә бирү, "Бию" өзеген уку

Сәхнә кешесенә ихтирам тәрбияләү

8а,б-12.04

8в-11.04




30-31

Батыр җайдак. А.Хәлим иҗаты

2

А.Хәлим иҗаты, "Өч аяклы ат" повесте

Язучының тормыш юлы, иҗаты белән танышу, хронологик таблица тутыру, сорауларга җавап бирү, "Өч аяклы ат" фильмын карау

Тарихка, халкыбыз язмышына хөрмәт хисләре тәрбияләү

А. Хәлимнең тормышы, иҗаты, "Өч аяклы ат" повестен өйрәнү

Хайваннарга карата мәхәббәт, миһербанлылык хисләре тәрбияләү

8а,б-19.04

8в-18.04




32



Табигатьнең чәчәк аткан чагы. Гәрәфи Хәсәнов иҗаты



1



Г.Хәсәнов иҗаты, "Беренче күк күкрәү" хикәясе

Язучының тормыш юлы, иҗаты белән танышу, хикәяне уку, төп эчтәлекне аңлау, фикер алышу, план төзү

Табигатьнең үзенчәлеге турында яңа фикерләр тудыру

Г.Хәсәнов иҗаты турында белем бирү, "Беренче күк күкрәү" хикәясен уку һәм нәтиҗә ясау

8а,б-26.04

8в-25.04





33

Ямьле сабантуйлары. К.Кәрим иҗаты

1

К.Кәрим иҗаты, "Тимергали бабай хикәяте"

Язучы тормышы белән танышу, фикер алышу, сүзлек белән эш, тәрҗемә, план төзү

Халкыбыз бәйрәмнәре аша эстетик тәрбия бирү

К.Кәрим тормыш юлы, иҗаты, "Тимергали бабай хикәяте"н өйрәнү

Туган җиргә, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү

8а,б-10.05

8в-09.05

34

"Ялкын" журналына сәяхәт

1

"Ялкын" журналы

Бәйләнешле сөйләм үстерү, проект эшен яклап, төркемнәрдә чыгыш ясау

Укыганны гомумиләштереп нәтиҗә ясый белү

"Ялкын" журналы белән танышу

Белем алуга омтылыш тәрбияләү

8а,б-17.05

8в-16.05

35

Күңелемә уелып калган әсәрләр

1

Ел буена үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау

Портретлар, төрле иллюстрацияләр, презентацияләр ярдәмендә укылган әсәрләрне кабатлау, тестлар, сорауларга җавап бирү

Өйрәнелгән теоретик төшенчәләрне кабатлау, истә калдыру

Ел буена үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау

Әдәбиятның тормышка әзерләү, тәрбия бирү дәресе булуын аңлату

8а,б-24.05

8в-23.05



© 2010-2022