Дәүләтова Земфира Ләдиф кызы Инша Коррупция

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тукай мунципаль районының мунципаль гомуми белем бирү учреждениесе

"Инглиз теле тирәнтен өйрәнелә торган Шилнәбаш гомуми урта белем мәктәбе"



"В суд ногой- в карман рукой"

"Судка аяк басуың- кесәңә кул сузуың"



Эшне башкарды: 7 нче сыйныф укучысы

Дәүләтова Айсылу

Җитәкче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Дәүләтова Земфира Ләдиф кызы

2013 г.

"Судка аяк басуың - кесәңә кул сузуың"(В.Даль)

Әйе, мин автор белән килешәм. Хәзерге вакытта законнар бик күп, ләкин ул кануннарның барысы да карусыз үтәлми. Кемдер хөкемнән бик җиңел котыла, чөнки андыйларның кесәләре "калын". Алар үзләренең гөнаһларын акча белән "юалар".

Коррупция. Бу сүзләрне безгә, кызганычка каршы, бик еш ишетергә туры килә. Мин әле 7 нче сыйныфта гына укысам да бу күренеш мине бик борчый. Безнең буынны киләчәктә нәрсә көтә. Минем белән бергә уйнап үскән яшьтәшләрем, бер гыйлем казанында кайнаган сыйныфташларым шул сазлыклы юлдан китмәсләрме? Яки ришвәт ала торган чиновникларның корбанына әйләнмәсләрме? Әйе, сорауларым бик күп, алар барысы да өлкәннәргә төбәлгән. Әйе, әйе, нәкъ менә сезгә! Сез якламасагыз, кем безне яклар?

Тормышта кануннар күп кирәк. Барысы да безнең тормышыбызны, кыскасы, киләчәгебезне яхшыртыр өчен. Киләчәктә бездән намуслы һөкемдарлар, югары чиндагы хезмәткәрләр чыксын өчен, ата- аналарның да тырышлыгы кирәктер дип уйлыйм. Бу әле гаиләнең матди яктан бай булуы гына түгел, рух яктан тотрыклы булуы да мөһим. Кайбер сыйныфташларымның гаиләдәге мөнәсәбәте ышанычка, мәхәббәткә корылмаган булуы мине бик нык борчый. Мөнәсәбәтләрнең балачактан ук чиста булмавы киләчәктә тагын да куркынычрак булуы мөмкин. Без бит үз ата- аналарыбыздан үрнәк алып, алардан өйрәнеп үсәбез. Сыйныфташларымның үзара икейөзле мөнәсәбәте мине уйландыра да, куркыта да. Иптәшләрне хәзердән үк бу файдалы яки кирәксез кешегә бүлүләре бик аянычлы хәл дип уйлыйм. Синең билгеләрең, иҗатта алган үрләрең өчен чын күңелдән дусларча шатланасы урынга аларның күңелләрен көнләшү корты кимерә. Менә шундый яшьтәшләремнән ришвәтчеләр чыкмас дип кем әйтә ала?

Минемчә, ришвәтчелек белән көрәшү өчен тагын да кырысрак законнар кирәк. Шуннан башка киләчәгебез якты булыр дип уйлау хата булыр иде. Әйдәгез бүгеннән шушы калаулы, ләкин мактаулы эшкә тотыныйк.



© 2010-2022