Дәрес планы һәм конспекты Бәйлекләр (8 класс, рус төркеме)

Раздел Другое
Класс 8 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Бәйлекләр белән танышу.

Максатлар: 1. Укучыларның бәйлекләр турында булган белемнәрен барлау;

2. Аерым килешләрне тәлап итүче бәйлекләрне ачыклау;

3. Татар халкының милли гореф-гадәтләре белән танышу. Сабантуй бәйрәме.

Материал: Сафиуллина Ф.С. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 8 нче с-фы өчен д-лек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) / Ф. С. Сафиуллина, Р. Х. Мөхиярова. - Яңадан эшләнгән һәм тулыл. өченче басма. - Казан: Мәгариф, 2008. - 223 б.

Җиһазлау: Презентация, такта, акбур

Дәреснең тибы: Яңа материалны аңлату

Дәреснең методы: Укытучы сүзе, әңгәмә, тәрҗемә, өлешчә эзләнү

Дәрес планы

I. Актуальләштерү

  1. Исәнләшү;

  2. Өй эшен тикшерү;

  3. Сүзлек диктанты.

II. Яңа белем һәм күнекмәләр бирү

  1. Бәйлекләр турында гомуми төшенчә бирү;

  2. Баш, юнәлеш, чыгыш килешләрен тәлап итүче бәйлекләр.

III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

  1. Күнегүләр эшләү:

  1. Бәйлекләрне тәрҗемә итәргә.

  2. Сүз төркемнәрен билгеләргә, сораулар куярга.

  3. Төрле бәйлекләр белән сүзтезмәләр төзү.

  4. Төшеп калган кушымчаларны куеп, сүзтезмәләрне күчереп язырга.

IV. Йомгаклау.

  1. Укытучы сүзе;

  2. Сорауларга җавап бирү:

  1. Бәйлекләр нәрсә ул?

  2. Бәйлекләр нинди өч төркемгә бүленә?

  3. Баш килешне тәлап итүче бәйлекләр ниндиләр?

3. Укытучы сүзе.

V. Өй эше бирү:

Бирелгән сүзтезмәләрне файдаланып, җөмләләр язып килергә.


Дәрес барышы:

Укытучы: Хәерле көн, укучылар! Хәлләрегез, кәефләрегез ничек? Бүген дәрестә кем юк?

Укучылар: Исәнмесез! Яхшы. Барыбыз да бар.

Укытучы: Ярый, бик яхшы. Утырыгыз. Алдагы дәрестә без шөгыльләр турында сөйләштек. Өйдә сүзлек диктантына әзерләнеп килергә кирәк иде. Барыбыз да әзерме?

Укучылар: Әйе, без әзер.

Укытучы: Яхшы, дәфтәрләрне ачып бүгенге датаны һәм сүзлек диктанты дип язып куегыз.

Сүзлек диктанты.

Укытучы: Яхшы. Хәзер, искә төшереп китик, бәйлекләр нәрсә ул?

Укучыларның җаваплары.

Укытучы: Дөрес. Сез нинди бәйлекләр беләсез?

Укучыларның җаваплары.

Укытучы: Яхшы. Әйдәгез берничә сүзне тәрҗемә итеп карыйк.

Слайдтагы сүзләрне тәрҗемә итәләр.

Укытучы: Бик яхшы. Бүген алдагы дәресләрдә үткәннәрне искә төшереп китәрбез. Әйдәгез, искә төшереп китик: нинди сүз төркемнәре бар?

Укучыларның җаваплары.

Укытучы: Хәзер бирелгән сүзләрнең кайсы сүз төркеменә караганын әйтеп чыгыйк (А теперь попробуем определить части речи данных слов).

Укучыларның җаваплары.

Укытучы: Әйе, дөрес. Әлеге сүзләргә сораулар куеп карыйк (Попробуем поставить вопросы к данным словам).

Укучыларның җаваплары.

Укытучы: Дөрес. Нинди нәтиҗә ясый алабыз?

Укучылар: Бәйлекләргә сорау куеп булмый.

Укытучы: Бик яхшы. Бәйлекләр өч төркемгә бүленә: баш килешне тәап итүче бәйлекләр, юнәлеш килешен тәлап итүче бәйлекләр һәм чыгыш килешен тәлап итүче бәйлекләр. Әлеге бәйлекләрне кагыйдә дәфтәрләренә күчереп языгыз.

Укучылар кагыйдәне күчереп язалар.

Укытучы: Әйдәгез, күнегүләр эшләп алыйк. Кадәр бәйлеген кертеп, түбәндәге рәсемнәргә туры килгән сүзтезмәләр төзегез.

Укучыларның җаваплары.

Укытучы: Яхшы. "До праздника Сабантуя осталось несколько недель" җөмләсенең дөрес тәрҗемәсен табыйк әле?

Укучыларның җаваплары.

Укытучы: Яхшы. Укучылар, сез Сабантуй бәйрәме турында ниләр беләсез?

Укучыларның җаваплары.

Укытучы: Бик яхшы. Әйдәгез дәресебезнең темасына кире әйләнеп кайтыйк. Алдагы күнегүне телдән эшлибез. Җөмләләрне татарчага тәрҗемә итегез.

Укучылар күнегүне эшлиләр.

Укытучы: Яхшы. Бәйлекләрне билгеләп чыгыйк әле?

Укучылар бәйлекләрне әйтәләр.

Укытучы: Бик яхшы. Хәзер бирелгән сүзтезмәләрне тәрҗемә итәбез.

Укучыларның җаваплары.

Укытучы: Әлеге күнегүләр буенча сорауларыгыз бармы?

Укучылар: Юк.

Укытучы: Сораулар булмаса, алдагы күнегүне язып эшлибез. Тиешле кушымчаларны куеп, сүзтезмәләрне күчереп языгыз.

Укучылар күнегүне дәфтәрләрдә язып эшлиләр. Берничә укучы тактада эшли.

Укытучы: Яхшы. Бүген без нинди тема өйрәндек?

Укучыларның җаваплары.

Укытучы: Дөрес. Бәйлекләр ничә төркемгә бүленә?

Укучыларның җаваплары.

Укытучы: Нинди төркемнәргә бүленәләр?

Укучыларның җаваплары.

Укытучы: Яхшы. Дәрестә актив катнашкан укучыларга тиешле билгеләрен куям. Хәзер көндәлекләрне ачып, өй эшләрен язып куегыз: бирелгән сүзтезмәләр белән җөмләләр язып килергә.

Өй эше буенча сораулар булмаса, дәрес тәмам, чыгарга мөмкин.



© 2010-2022