Урок по татарскому языку «Сыйфатларны кабатлау», для 4 класса

Дәрестә сыйфат бүлегендә үтелгән материал гомумиләштереп кабатлана. Сыйфат дәрәҗәләре искә төшерелә, укучыларның аларны таный белү, сөйләмдә куллану күнекмәләре тикшерелә, бәяләнә. Дәрестә укучыларның белемен тикшерүдә тест файдаланыла. Җөмләдә сыйфатларны табу, бирелгән исемнәргә сыйфатлар өстәп язу, алар белән җөмләләр төзү, мәкальләрне туры китереп язу, аларда сыйфатны табу компьютерда слайдлар ярдәмендә, уен рәвешендә үткәрелә. Башлангыч сыйныфларда компьютер куллану укучыларда аеруча кы...
Раздел Другое
Класс 4 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Сыйфатларны кабатлау.

Максат:

  1. Сыйфат турында өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау һәм укучыларда аларны гамәлдә куллана белү күнекмәләрен ныгыту.

  2. Сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.

  3. Укучыларда әниләргә хөрмәт, ярату хисе, игътибарлык тәрбияләү, эстетик һәм әхлакый тәрбия бирү.

Метод-алымнар: аңлату- күрсәтү, әңгәмә.

Дәрес тибы: материалларны гомумиләштереп кабатлау яки белем-күнекмәләрне камилләштерү дәресе.

Материал һәм җиһазлау: татар теле дәреслеге, тест сораулары, презентация, проектор, экран, кәрзин, кызыл алмалар.

Дәрес барышы:

I. Оештыру.

-Исәнмесез, укучылар.Бүген дәрестә мин сезне алмагач бакчасына сәяхәткә чакырам.Ләкин игътибар итеп карасак, без анда бер агачның башка агачлардан аерылып торуын күрербез (алмагачта алмалар урынына уку әсбаплары )

II.Сыйфат турында белемнәрне гомумиләштереп кабатлау.

- Бу агач башка агачлардан нәрсә белән аерыла?

-Аның исеме ничек?

-Укучылар, бу агач бүген дәрестә сезнең белемнәрегезне тикшереп тора, әгәр дә сез сыйфат темасы буенча барлык сорауларга дөрес җавап бирә алсагыз, ул бигрәк тә куаныр, сезне үзенең җимешләре белән дә сыйлар, һәр дөрес җавапка алмагач үзенең бер алмасын бүләк итәр, шулай итеп безнең агачыбыз алмагачка әйләнер.

-Укучылар, монда бер генә алма бар икән, бу алма нинди?

- Кызыл, матур, түгәрәк, тәмле, эур,каты, сусыл.

- Без алманың төрле билгеләрен санап чыктык, димәк, предметның билгеләрен белдерүче сүз ничек дип атала?

- Сыйфат дип атала.

-Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?

-Сыйфат нинди? кайсы? сорауларына җавап бирә.

-Укучылар, без санаган сыйфатлар алманың төрле билгеләрен белдерде.

-Кызыл-төсен ,түгәрәк- формасын, тәмле- тәмен, каты- физик хәлен, зур- күләмен.

-Димәк, сыйфатлар предметның төрле билгеләрен дә белдерә ала икән.

- Кешеләр, хайваннар турында әйткәндә аның характерын да белдерә,мәсәлән, акыллы бала,хәйләкәр төлке.(

III. Сыйфат темасына белемнәрне үзләштерүне тикшерү.

1) Тест ясау. Тест

1.Нинди сүзләр сыйфат була?

а) предмедның билгесен белдергән;

б) предмедның исемен белдергән;

в) предмедның санын белдергән;

2.Сыйфатның сораулары:

а) ничә? ничәнче?

б) нинди? кайсы?

в) кем? нәрсә?

3.Сыйфатларны табыгыз

а) бала, китап;

б) ап-ак, йомшак;

в) укый, күрә;

4.Сыйфат ачыклап килгән сүз ничек дип атала?

а) саналмыш;

б) сыйфатланмыш;

в) аерылмыш;

5.Сыйфатларның үзләренә генә хас билгесе (сыйфат нәрсә белән төрләнә)

а) килеш;

б) тартым;

в) дәрәҗә

Тестның җавапларын тикшерү.

2) Схема төзү.

-Дөрес,укучылар.

IV. Тема буенча күнекмәләрне камилләштерү.

1) -Укучылар, хәзер Аделина безгә бер әкият сөйләр.

-Без бер көнне әбием белән бергә базарга бардык. Анда бик озак йөргәч, алмаларның бик матурларын гына сайлап алып өйгә кайттык.Бервакыт тавыш килгән якка карасам, алмалар үзара сөйләшә башлады , тик яту туйдырган ахры аларга. Берсе әйтә: " Мин матур, чөнки мин кызыл",- ди. Икенчесе : " Мин синнән матуррак, чөнки мин кызылрак",- ди. Өченчесе эре генә : " Мин арагызда иң матуры, чөнки мин кып-кызыл", - дип җавап кайтарды. Кызгылт төстәге дүртенче алма дәшмәде. Ул кәрзиннән үзен иң алдан аласыларын белә иде. Чөнки ул иң эресе, иң баллысы иде.

-Укучылар, әкияттәге алмалар нинди төстә?

-Кызыл.

-Аларның кызыллыгы бер үк дәрәҗәдәме?

-Алар кызыл, кызылрак, кып-кызыл, кызгылт.

-Димәк, сыйфат бер үк билгенең артыклыгын, күплеген, кимлеген белдерә ала. Бу сыйфатның нинди грамматик билгесе?

- Сыйфат дәрәҗәләре.

-Алар ничә?

- Сыйфат дәрәҗәләре ничек ясала?

- Дөрес,укучылар, алмагач та сезне мактый, үзенең алмаларын арттырып кына тора.

2)Тактада эшләү.

-Укучылар,сез экранда җөмләләр күрәсез,әйдәгез һәр җөмләдән сыйфатны табыйк әле. Хәзер әлеге сыйфатларны дәрәҗәләргә куеп языйк. Дәфтәрләрегезне ачыгыз,бүгенге числоны язып куегыз.

3) Экранда бирелгән исемнәргә сыйфат өстәп язу. Алар белән җөмлә төзү.

-Укучылар, бу слайдта сезгә исемнәр бирелгән,сез аларга туры килгән сыйфатларны өстәп дәфтәрегезгә язып куегыз, берничәсе белән җөмлә дә төзегез.

-Инде тикшереп карыйк (берничә укучыдан укыту)

Физкультминутка

4) Экранда бирелгән мәкальләрне дөресләп язу.

-Укучылар, туган тел турында мәкальләрне беләсезме икән? Беренче яртысы белән икенче яртысын туры китереп әйтергә кирәк. Мәкальләрдән сыйфатларны табыгыз.

-Булдырдыгыз,алмагач та куанды.

5) Дәреслек белән эш.

-Укучылар, дәреслекнең 81 нче битен ачыгыз, анда Ф.Яруллинның "Әни" дигән бик матур шигыре бар, шуны сәнгатьле итеп укыйк әле.Сез монда нинди сыйфатларны таптыгыз, алар нинди дәрәҗәдә?

-Менә нинди матур сыйфатлар бар икән, бу сүзләрнең барысын да без әниләргә карата әйтәбез. Дөрестән дә, әниләр безгә бик кадерле ,газиз кешеләр,шуңа күрә дә аларны яратырга,хөрмәт итәргә кирәк тә инде. Алмагач та безне хуплап үзенең алмасын бирә менә.

6) Хәзер әниләр турында җыр тыңлыйк. Җыр сезгә ошадымы?Җырда нинди сыйфатар ишеттегез?

V. Өй эше. "Минем әнием" темасына сыйфатлар кертеп хикәя язарга.

VI. Йомгаклау,билгеләр кую.







© 2010-2022