Тест по татарской литературе для 10 класса. Тема: Салих Сайдашев

     Кечкенәме,зурмы - һәрбер халыкның күренекле шәхесләре, талантлы уллары, кызлары бар.Татар халкының да исемнәре тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылып куелырга хаклы, милли горурлыгыбыз булган дистәләрчә талантлары бар.Шулар арасында татар халкының сөекле композиторы Салих Сәйдәшевның да үз урыны бар.Аның исеме дә татар халкының рухи үсеш, мәдәният тарихына алтын хәрефләр белән язып куелырга хаклы.Ул - татар мәдәнияте күгендә балкыган, һәрчак якты янып торачак йолдызларның берсе. Бу тес...
Раздел Другое
Класс 10 класс
Тип Тесты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тест . ( Тема: композитор Салих Сәйдәшев)

1.С.Сәйдәшев ничәнче елда,кайда туа?

1). 1902 нче ел, Арча.

2). 1900 нче ел, Казан.

3). 1901 нче ел, Буа.

2. С.Сәйдәшевнең беренче укытучы кем була?

1). Мансур Мозаффаров.

2). Заһидулла Яруллин.

3). Нәҗип Җиһанов.

3.Үз заманының күренекле журналисты, С.Сәйдәшевне 11 яшеннән тәрбияләгән гаилә башлыгы, Салихка иң беренче пианино алып биргән кеше кем ул?

1). Шиһап Әхмәров.

2). Габдулла Кариев.

3). Заһидулла Яруллин.

4. С.Сәйдәшевнең иҗатташ дуслары.

1). Фәрит Яруллин.

2). Александр Ключарёв.

3).Фәйзи Биккинин.

5. С.Сәйдәшев музыка язган нинди спектакльләрне беләсең?

1). "Зәңгәр шәл", "Кандыр буе".

2). "Казан егетләре", " Әлдермештән Әлмәндәр".

3). "Үзебез сайлаган язмыш", "Йөрәк маем".

6." Сәйдәш маршы" беренче тапкыр ничәнче елда башкарыла?

1).1927 нче елда.

2). 1928 нче елда.

3). 1929 нчы елда.

7. "Сәйдәш - ул музыкабызның классигы", - дип кайсы язучы әйткән?

1). Мөхәммәт Садри.

2). Гадел Кутуй.

3). Әмирхан Еники.

8. С.Сәйдәшев белән иҗат иткән драматурглар.

1) К.Тинчурин, Ф.Бурнаш.

2) Т.Миңнуллин, Х.Вахит.

3). Т.Гыйззәт, М.Фәйзи.

9.С.Сәйдәшев һәйкәле кайсы урамда?

1). Горький урамында.

2). Татарстан урамында.

3). Бутлеров урамында.

10. С.Сәйдәшев музее кайсы урамда урнашкан?

1). Горький урамында.

2). Татарстан урамында.

3). Бутлеров урамында.

11. С.Сәйдәшев язган соңгы әсәр.

1). "Көнчыгыш балеты" музыкасы.

2). "Сәйдәш маршы".

3). М.Җәлил "Җырларым" шигыренә язылган музыка.

12. С.Сәйдәшевнең "Зәңгәр шәл" музыкаль драмасының премьерасы кайчан була?

1). 1925 нче елда.

2) .1926 нчы елда.

3).1927 нче елда.

13. С.Сәйдәшевнең тормыш юлын кайсы шагыйрьнең тормыш юлы белән охшаталар?

1). Һади Такташ.

2). Сибгат Хәким.

3). Габдулла Тукай.

14." С.Сәйдәшев пианиносы" шигыренең авторы кем?

1). Нури Арсланов.

2). Нәби Дәүли.

3). Һади Такташ

15. С.Сәйдәшев ничәнче елда вафат була?

1) 1954 нче елда.

2) 1955 нче елда.

3) 1956 нчы елда.

© 2010-2022