• Преподавателю
  • Другое
  • Җырсыз кеше-канатсыз кош”. Рус төркемнәренең 6 нчы сыйныфы өчен (сингапур структуралары кулланып язылган дәрес эшкәртмәсе)

Җырсыз кеше-канатсыз кош”. Рус төркемнәренең 6 нчы сыйныфы өчен (сингапур структуралары кулланып язылган дәрес эшкәртмәсе)

Раздел Другое
Класс 6 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:



Дәреснең темасы: "Җырсыз кеше-канатсыз кош".

Рус төркемнәренең 6 нчы сыйныфы өчен

(сингапур структуралары кулланып язылган дәрес эшкәртмәсе)

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Предмет(белем бирү) - җыр жанрын, җыр сәнгатен белүне ныгыту . Р. Ваһапов турында белешмә бирү.

Метапредмет (үстерү)-халык иҗатының бай мирассын өйрәнү, музыка белән әдәбият бәйләнеше.

Шәхескә кагылышлы(тәрбияви) - укучыларда җырга, музыкага мәхәббәт мәхәббәт тәрбияләү, коллектив башкару, җыр культурасын үстерү, әхлакый һәм эстетик тәрбия бирү. Р. Ваһапов иҗатын өйрәнүгә кызыксыну булдыру.

Материал: җырлар, Р. Ваһапов портреты һәм аның турында белешмә.

Җиһазлау:компьютер, мультимидиа проекторы, экран, җыр язмалары, Р. Ваһапов портреты

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру

1. Дәресне оештыру

-Исәнмесез, укучылар!

-Хәерле көн!

-Кәефләрегез ничек?

-Балкыйбыз кояш кебек,

Татар телен-Тукай телен

Өйрәнергә дип килдек. Төркемнәргә бүленү.

2. Актуальләштерү

Өй эшен тикшерү:

-музыка турында кызыклы мәгълүмат сорау;

- музыка темасына мәкаль һәм әйтемнәрне сорау.

3. Уку мәсьәләсен кую.

Тактада әйтем: "Җырсыз кеше-канатсыз кош".

-Бу сүзләр дәресебезнең эпиграфы. Бүген дәрестә без төркемнәрдә эшләрбез һәм сез халык җырлары буенча үзләштергән белемнәрегезне күрсәтерсез, без татар халык җырчысы Рәшит Ваһаповның тормышы һәм иҗаты белән танышырбыз.

II.Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

1. Биремнәрне үтәү:

-гимн сүзләрен яттан сорау(3-4 укучыдан);

-Татарстан дәүләт гимнын җырлау, гимнны тыңлау кагыйдәләрен искә төшерү;

-халык җырлары башка җырлардан нәрсә белән аерыла? (авторлары билгесез)\төркемнәрдә эш\;

-халык җырлары нинди төрләргә бүленә?

!!! музыка тыңлау һәм төрен әйттерү("Әпипә", "Кәрия-Зәкәрия, "Көзге ачы җилләрдә").

2. Текст өстендә эш:

-дәреслектән укытучының Р. Ваһапов турындагы текстны үрнәк укуы, презентацияне карау;

-текстны кем аңлады кул күтәрә, тәрҗемәсен кыскача әйттерү;

-укучылар текстны үзләре укып чыга, 42 нче биттәге сүзләргә игътибар иттерү;

-төркемнәрдә диалоглар төзү, төркемнәрне тыңлау;

- Р. Ваһаповның 1 җырын тыңлау.

3.Мөстәкыйль эш - тест сорауларына җавап бирү.

4. Укучылар әзерләгән җырларны 1 куплет җырлату.("Туган тел", "Туган авыл")

5. "Консиниус Роунд Тэбл"-структурасын куллану(Сингапур). Төркемнәрдә 1 кәгазь һәм бер ручка, һәр укучы Р. Ваһаповка бәйле булган 1 җөмлә яза.

III. Рефлексив бәяләү.

  1. Халык авыз иҗаты темаларыннан кайсы ныграк ошады?

  2. Дәрестә сез ничек катнаштыгыз? Кемнең җавабы ошады? Ул ничек җавап бирде? Үзегезнең җавап ошадымы? Үзбәя.

  3. Өй эше. Дәреслекнең 42 нче битендәге биремне үтәү: җырлар турында телдән журнал әзерләү. Төркемнәрдә бу проект эше өчен җыр төре сайлау, материал табу, аны тәкъдим итү формасын уйлашу, эш бүлешү

Тест сораулары.

1 вариант



  1. Сөмбелә бәйрәме ул -

а) татар халкының йола бәйрәме;

б) рус халкының йола бәйрәме;

в) чуваш халкының йола бәйрәме.

2. "Кәрия -Зәкәрия" җыры ул-

а) тарихи җыр;

б) уен җыры;

в) йола җыры.

3. "Туган тел" җырының сүзләрен кем язган?

а) Габдулла Тукай;

б) халык;

в) Муса Җәлил.

Тест сораулары.

2 вариант

1. Гимн ул-

а) тантаналы җыр, дәүләт символы;

б) тарихи җыр;

в) халык җыры.

2. Рәшит Ваһапов кем ул?

а) композитор;

б) язучы;

в) җырчы.

3. "Көзге ачы җилләрдә" җырының авторы кем?

а) Габдулла Тукай;

б) Муса Җәлил;

в) халык.

© 2010-2022