Беркемне дә кабатламаучы Мөхәммәт Мәһдиев

Раздел Другое
Класс 11 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:



Беркемне дә кабатламаучы Мөхәммәт Мәһдиев

Татар халкына йөзләгән тел белгече, мәгърифәтче, әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре биргән минем туган җөмһүриятем. Шулар арасында күренекле әдибебез, әдәбият галиме, тәнкыйтьче, халык яратып укыган бик күп хикәяләр һәм повестьлар авторы, оста каләм иясе, нечкә күңелле язучыбыз Мөхәммәт Сөнгат улы Мәһдиевне әдәбият дөньясына Арча районы Гөберчәк авылы бүләк иткән. Әдәбиятыбыз мәйданына килгән еллардан алып, безнең прозаның үзенчәлекле һәм сәләтле бер вәкиле гаять катлаулы, борылмалы, сикәлтәле юллар буйлап туктаусыз иҗат итте. Әдибебезнең тормышы, күргәннәре турында тагын да күбрәк белергә теләсәң, кат-кат аның әсәрләренә әйләнеп кайтырга, Мөхәммәт аганы белгән, аның белән аралашып яшәгән авылдашлары белән очрашырга кирәктер, мөгаен. Ә аның әсәрләрендә иң күп очрый торган образ - ул авыл кешесе. Әлеге образны бары тик җиргә якын кеше генә яхшы итеп сурәтли, аңлый ала. Казан артында үзенә бертөрлерәк табигатьле: шактый басынкы һәм тыйнак, ифрат дәрәҗәдә тырыш һәм уңган, хезмәт сөючән, җиргә гашыйк кешеләр формалашкан. Мөхәммәт ага әсәрләрен укыганда, шул якларның сабыр холыклы эшчән кешеләре белән очрашасың, барыннан да бигрәк, данлы Казан артының үзгә бер сулышын, рухын тойгандай буласың. Түземсезләнеп, яңа китапларына сәяхәт кыласы килә башлый, яңадан-яңа образлар белән очрашасы килү теләге көчәйгәннән-көчәя генә бара. Истәлекләр белән танышкан саен, язучы турында күбрәк беләсе, аның иҗади эшчәнлеге белән якыннанрак танышасы килә.

Җитмешенче елларда татар әдәбиятында "нефтьчеләр турында языгыз, эшчеләр сыйныфын күтәрегез!" дигән өндәүләр хөкем сөргән сөремле еллар! Мөхәммәт Мәһдиев ашыгып-кабаланып нефтьчеләр ягына борылмады. Бондюг заводының минераль ашламалары турында да язарга ашыкмады, һаман үз юлыннан тайпылмыйча, иманына хак калган хәлдә Казан артында, татар теленең җиләкле аланнарында әйләнде, һаман шул Кесмәс үзәнендә, Масра кырларында, торналар төшә торган изге басуларда көн күрүче олы, гаҗәеп бай рухлы татар халкына сүзләрдән һәйкәл койды. Булды, Кесмәс үзәннәренә афәт килгән еллар булды, Масра кырлары өстеннән сөремле-караңгы торгынлык еллары акты, Мәһдиев үз күңеленә һәм аңа ышанган татар укучысына хыянәт итмәде. Бу - аның халык алдындагы батырлыгы иде.
М. Мәһдиевнең прозада беркемне дә кабатламый торган үз стиле, үз язу манерасы бар. "Мәһдиев теле - милли байлыгыбыз", - дип яза А.Гыйләҗев. Әдип халыкның күп гасырлык хәзинәсен белеп, оста тоемлап яза. Теле шома, җор, халык иҗаты үрнәкләреннән, гыйбарәләрдән, чагыштырулардан иркен файдалана. Ул әсәр өчен материал сайлауда, аңа якын килү һәм аны сәнгатьчә сурәтләү алымнарында гаять үзенчәлекле язучы. Аның күпчелек әсәрләрендә башыннан ахырына кадәр үтәли сузылып бара торган сюжет сызыгын очратмыйсың. Тоташ конфликт, үзәк ситуация төенләнеше дә юк. Автор бер вакыйгадан икенчесенә, бер урыннан икенче урынга, бер дәвердән икенче дәвергә, күперләр салып тормыйча, җиңел күчеп йөри. Шуңа бәйле рәвештә аның язу стиленең характеры да үзгәрә: кырыс реализм, драматизм, юмор, лиризм, сатира үзара бер-берсе белән гел аралашып, чиратлашып бара. Гомумән, нечкә юмор, ирония, киная, җорлык, халыкчан тапкырлык язучы стиленә хас төп сыйфатлардан саналалар. "Минем бер язучыны да түбәнсетәсем, кимсетәсем килми. Һәрберсенең үз стиле, үзенең көчле, тартып тора торган ягы була. Тик Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләре миңа якынрак. Әгәр дә мин проза әсәрләре язсам, үзем дә сизмичә Мөхәммәтне кабатларга тырышкан булыр идем... Мөхәммәт ничаклы гына талантлы булмасын, ничаклы гына философларча фикерләү дәрәҗәсенә ирешмәсен, асылда ул шактый наив кеше иде. Аны алдау җиңел иде, чөнки кешегә ихлас ышана иде", - дип яза бер мәкаләсендә Туфан ага Миңнуллин.
Мөхәммәт Мәһдиевның нинди генә әсәренә әйләнеп кайтма, анда туган якка булган җылылык хисе бөркелеп тора, ул туган якны яшел бишек белән тиңли. Тормыш фонының якты күренешләре, сурәт-тасвирларның тормышка оптимистик ышаныч белән сугарылган булулары язучы әсәрләрендә игътибарны аеруча җәлеп итә. Әдибебез әсәрләрендәге уңай геройлар, барыннан да бигрәк, күңел сафлыгы, күңел байлыгы, халыкчанлык кебек иң олы, күркәм сыйфатлар белән билгеләнәләр. Иң алгы планга кеше хисләренең, уйларының эчкерсезлеге, самимилеге куела. Мондый геройлар, әлбәттә, укучыда мәхәббәт уятмый калмыйлар.

Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләренең үзәгенә намус белән көн итүче гади хезмәт кешеләрен куеп тасвирлый, аларның кешене бар иткән, ашаткан-яшәткән туган җиргә, табигатькә тирән мәхәббәт-ихтирам хисләре белән сугарылган уй-кичерешләрен, фидакарь хезмәтләрен сурәтләп күрсәтә. Язучының төп кыйбласы - халыкка хезмәт итү. Үз гомерендә бик күп китап авторы укучы күңеленә тәэсир итә белә. Кешегә ул табигатьнең җанлы бер кисәге итеп карый. Сәләтле язучының хезмәте күп кенә эзләнүләргә һәм тәҗрибәләргә бай. Бу иҗатның төбендә үз туган халкыңны, милләтеңне ярату, туган туфракның шифалы йогынтысы ята. Ә болар барысы да укучы күңелендә Арча ягыннан чыккан бөек шәхеснең хезмәтләренә карата бары тик горурлык хисләре генә тудыра.

Коръән әйтмешли, без һәммәбез дә бу дөньяда кунак кына. Әмма җиргә кунак булып килеп тә хуҗа булып китә алганнар иң бәхетле затлардандыр. Мөхәммәт ага нәкъ менә шундый кеше...


© 2010-2022