!. Такташның Мәхәббәт тәүбәсе әсәрен анализлау

Раздел Другое
Класс 8 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Дәрес №

Число:

Һади Такташның "Мәхәббәт тәүбәсе" әсәрен өйрәнү.

Максат: 1) Һади Такташның "Мәхәббәт тәүбәсе" әсәрен үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, әсәрне анализлау;

2) Сүзлек байлыгын арттыру, сөйләм телен үстерү;

3) Үзең эшләгән эшкә җавап бирә белү тойгысын тәрбияләү; хатын - кызларга хас гүзәл сыйфатлар - тыйнаклык, сабырлык тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек, презентация. күргәзмә, диск

Дәрес барышы:

  1. Оештыру. ( Дәреснең максаты белән таныштыру. 1 слайд )

- Исәнмесез, укучылар, хәерле көн! Кәефләрегез яхшымы?

- Исәнмесез! Эйе,яхшы.

- Яхшы булса, дәресебезне башлап җибәрәбез.

II . Актуальләштерү.

Укытучы. Узган дәрестә кайсы язучы турында сөйләшә башладык?

Узган дәрестә Һади Такташ турында сөйләшә башладык.

Укытучы .Әдәбият дәресләрендә авторның тормыш юлы белән танышканнан соң, гадәттә нинди эшләр башкарабыз?

-Әсәрләрен укыйбыз. Һәм аларга анализ ясыйбыз.

Укытучы Димәк, бүген дәрестә нинди эш башкарырбыз?

-Һади Такташның ""Мәхәббәт тәүбәсе поэмасын анализларбыз.

Укытучы Белүебезчә, Такташ иҗаты тормыш кебек күпъяклы, тормыш кебек күп тавышлы, күп буяулы. Әйе, 20 нче еллардагы ил тормышындагы олы үзгәрешләр, авырлыклар, шул чорга хас моңнар, проблемалар - барысы да шагыйрьнең үткен карашлы яктылыгында я шигырьдә, я хикәядә, я пьесада, я мәкаләдә сурәтләнмичә калмый. Башкортстанның күренекле шагыйре Баязит Бикбайның, Һади Такташка югары бәя биреп, тирән ихтирам белән язган мәкаләсендә мондый юллар бар: "Һади Такташ... - татар поэзиясендә бөтен бер дәвер ачкан кеше. Чын татар иозиясен бөек Тукай тудырган булса, аның Совет чорындагы югары күтәрелешен...Такташтан башка күз алдыны китерүе мөмкин түгел. Гүзәл Такташның мактаулы йогынтысы бер үз әдәбияты белән генә чикләнеп калмый, тугандаш көнчыгыш республикалар поэзиясенә дә шифалы зур йогынты ясады". Ә Муса Җәлил мондый бәя бирә : " Һади Такташ поэзиясе үлемсез. Аның югары художестволы формада бирелгән, тирән идея эчтәлеге белән сугарылган шигырьләре хәзерге көндә дә актуальлекләрен югалтмыйлар..."

  • Әйдәгез, аның биографиясен искә төшереп үтик

( 1 укучы сөйли)

  • Ә без сезнең белән аның кайсы әсәрләрен беләбез?

  • "Мокамай" , " Киләчәккә хатлар", " Алсу"поэмасын өйрәндек. ( бер укучыдан

  • " Алсу" поэмасыннан өзек сөйләтү)

III. Өй эшен тикшерү.

Эшкә ныклап керешкәнче, өй эшен тикшереп үтик. Сезгә өйдә әдипнең биографиясен укырга кушылган иде, ( 1 укучы аның биографиясен сөйләп тә үтте) хәзер сорауларга җавап бирәбез. Сораулар экранда бирелгән. Җилкә иптәшләре белән, парлап сөйләшеп, кул күтәреп, тулы җаваплар бирәбез. ( 2 слайд)

1. Һади Такташ кайчан һәм кайда туган?

2. Оренбургта ул нәрсәләр белән шөгыльләнә?

3. Казанда төпләнер алдыннан ул кайларда була?

4. Ул нинди жанрдагы әсәрләр язган?

5. Кайсы әсәрләре аны поэзиянең алдынгы сафына чыгара?

IV. Яңа тема аңлату.

Укытучы Без бүген дәрестә "Мәхәббәт тәүбәсе" поэмасының эчтәлеген искә төшерербез. Әсәрнең һәр бүлегенә кыскача тукталып китәрбез, анализларбыз. Автор әйтергә теләгән төп фикерне ачыкларбыз. "Нәрсә ул мәхәббәт"? темасына сөйләшербез. Ә хәзер дәфтәрләрегезне ачып числоны һәм теманы язып куйыйк Дәрескә эпиграф итеп түбендәге сүзләрне алыйк: ( 3 слайд)

"Ялгышмасам - үрнәк булсын

Ялгышсам - гыйбрәт булсын"

(халык әйтеме)

Сүзлек эше. (Дәфтәргә язу) ( 4 слайд)

Тәүбә - 1) теге яки бу эшне моңарчы эшләгәненә үкенеп, яңадан кабатламаска бирелгән сүз, ант.

2) Берәр яман (гөнаһлы) эштән яки сүздән кайтканны белдерә.

Гыйбрәт: берәр ярамаган эшкә үкенү, аны төзәтүгә омтылу, шулардан чыгып, үзеңә сабак алу.

-Поэманың исемен ничек аңлыйсыз? ("Исповедь любви".)

-Кеше кайчан матур була?

-Поэма нәрсә турында? (Поэма мәхәббәт турында )

-Нәрсә ул мәхәббәт? (Җаваплар тыңлана)

Төркемнәрдә эш.

1т -Нәрсә ул бәхет? (Җаваплар тыңлана)

2т -Нинди гаилә бәхетле гаилә? (Җаваплар тыңлана)

Якташыбыз Нәби Дәүлинең "Бәхет турында" шигырен укып үтик

3т Ә нинди яратулар булырга мөмкин соң? (җаваплар тыңлана)

Укытучы . Рус әдәбиятыннан " Мәхәббәт тәүбәсе" әсәренә охшаш әсәрләр укыганыгыз юкмы?

  • Пушкинның " Евгений Онегин" әсәре

- Әйе, һәрбер кеше мәхәббәтне үзенчә аңлый. Шунысы ачык: кешене кеше иткән нәрсә - мәхәббәт. Аннан башка чын мәгънәсендә кешелекле, игелекле, башкаларны хөрмәт итүче, күңел нечкәлекләренә ия, назлы шәхес була алмый. Мәхәббәт - уңай хис, ул кешене матур, күркәм итә. Ярату балаларга, олыларга күчә. Шул рәвешле, кеше гомере буенча мәхәббәт белән бергә атлый. Аны картлык көннәренә кадәр саклаганнар , гомерләрен мәгънәле үткәрдек дип әйтә алалар.

- "Мәхәббәт тәүбәсе" нинди жанрга керә? ( поэма)

  • Нәрсә соң ул поэма? ( 5 слайд)

Поэма - зур күләмле шигъри әсәр. Анда вакыйгалар кешенең эчке кичерешләре, хисләре белән үрелеп бара. ( Поэма - бик үзенчәлекле жанр. Ул проза, лирика һәм хәтта драма сыйфатларын бергә синтезлау мөмкинлеге тудыра. Кемдәдер аның кайсыдыр ягы көчлерәк була. Минем уйлавымча, Һ. Такташ менә шушы әдәбиятның өч төренә караган асыл сыйфатларны үлчәү тәлинкәсен бозмаслык итеп куллана алган)

Поэманың кыскача эчтәлеген искә төшерик. (эчтәлеген сөйләтү)

Идеясе ? ( автор әйтергән теләгән төп фикер) : автор Зөбәйдә һәм Мәхмүт мисалында гыйбрәт алырга өнди.

Метафораларны , чагыштыруларны, эпитетларны табу

Поэмада төп образлар булып кемнәр тора? (Зөбәйдә һәм Мәхмүт)

Образларга характеристика бирегез.

Зөбәйдә - комсомолка кыз, чибәр. Карт әнисе белән яши.

Мәхмүт - "наборщик", ягъни хәреф җыючы булып эшли. Ләкин гадәти генә эшче түгел, ул җыелышларда доклад сөйли, театрга йөри. Димәк, сәясәттән, сәнгатьтән читтә тормый торган кеше. Шул ук вакытта ул яңа тормышта әхлакның нигезе "ирекле сөю" булырга тиеш дип уйлый. Бу аның ялгышы.

Мәхмүт күз алдына китергән "ирекле мәхәббәт" - кешенең татлы кичерешләреннән, аның омтылышларынна көлү ул.

- Аларның бер - берсенә булган мәхәббәтләре бер үк төрлеме?

-Юк, егет кызны чын күңелдән сөйми, бик җитди түгел ул. Мәхәббәтне күңелле вакыт уздыру өчен генә кирәк дип карый ул.

-Ә соңыннан нәрсә була?

  • Бала тугач, егет үкенә башлый, алар янына килә, гаилә тулылана.

-Мәхәббәткә нәрсә хас?

  • Тугрылык, намуслык, сафлык.

-Бөек акыл ияләре мәхәббәт турында менә нәрсә диләр ( 6 слайд)

"Мәхәббәт - ул мәңге карап торырлык көзгедәй күл өсте түгел. Анда су артып һәм кимеп тора, анда һәлакәткә очраган корабль ватыклары да, су астында калган шәһәрләр дә, сигезаяклар да, давыллар да, алтын тутырылган сандыклар да, энҗеләр дә бар. Ләкин энҗеләре бик тирәндә ята... Аларны табып алырга, алар өчен тир түгәргә кирәк". (Ремарк)

-Бу хәлне килеп чыгуында кем гаепле? (Икесе дә бертигез гаепле, алар бертигез җаваплы.)

-Чыннан да, татар халкына хас булган изге гореф - гадәтләрнең билгеле бер чикләрен атлап чыгу аларны шактый җайсыз хәлгә куя. Ә егетләр мондый кызларга ничек карый?

  • Егетләр андый кызларны яратмыйлар.

-Укытучы Әсәр бик матур кереш өлештән башлана. Татар шигъриятендә яшьлек һәм аның юлдашы мәхәббәт турында болай җыйнак, матур итеп әйтеп бирүче юк иде әле.

( Китап белән эш) (укучылар табып укый)

--Укытучы Бу юллар укучының күңелен алда барачак хәлләрне кабул итәргә әзерли. Нинди дә эш эшләгәнче, башта уйларга кирәклеген әйтә автор. "Мин баш итеп куйдым акылны", - ди ул.

Менә шулай, Һади Такташ яшьләр арасында булырга мөмкин төрле катлауларны гыйбрәт алырдай сурәтләп биргән. Автор нәрсә әйтергә теләгән? ("Ирекле сөюнең" кызганыч нәтиҗәләргә китерүен әйтергә теләгән. Зөбәйдә белән булган вакыйгадан гыйбрәт алыгыз, үзегез берүк ялгыша күрмәгез. Башкаларга үрнәк булыгыз.)

--Укытучы Ә сез авторның фикере белән килешәсезме? (Әйе, килешәбез)

--Укытучы 80 елдан артык вакыт үтсә дә бүгенге көндә дә автор күтәргән проблема актуаль. Мәхәббәт бары тик бәхет кенә китерәме? (Юк ).

--Укытучы "Ирекле сөю" бүгенге көндә нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин? (җаваплар тыңлана)

--Укытучы Нинди нәтиҗә чыгарыр идегез сез үзегезгә? (Эшне башкарганчы азагын уйларга кирәк, үзең эшләгән эшкә җаваплы булырга кирәк, кешеләргә үрнәк булырга кирәк, шулай булса, бар нәрсә дә яхшы була).

IV. Йомгаклау.

-Бүгенге дәрестә без ниләр турында сөйләштек? (Һади Такташның "Мәхәббәт тәүбәсе" поэмасын анализладык, яшьлек, мәхәббәт турында сөйләштек, эшне башкарганчы азагын уйларга кирәк, үзең эшләгән эшкә җаваплы булырга кирәк, кешеләргә үрнәк булырга кирәк, шулай булса, бар нәрсә дә яхшы була дигән нәтиҗә чыгардык.

Кеше гомере - диңгездәге бер тамчы, мәңгелекнең бер мизгеле генә. Шушы ыска гына вакыт эчендә кеше зур - зур планнар кора, барлык уйлаганын эшләп өлгерергә, җирдә үзенең эзен калдырырга, мәңгелек исем, мәңгелек яшәү алырга тели һәм гомере буе шуңа омтыла. Сезнең күпләрегез эчмәгән, тартмаган, акыллы егет һәм кызлар белән дуслашырга омтыла. Бәхетле тату гаилә коруда яраткан һөнәр иясе булуда күрә. Шулай итеп, бүгенге дәрес сездә саф, сау - сәламәт яшәү үрнәге булып исегездә калсын, тормышны яратырга рухландырсын, тагы да матуррак яшәү теләге тудырсын, тормышка һәм гүзәлеккә, әти - әниләрегезгә, сөйгән кешегезгә - чын, чиксез мәхәббәт хисләре тәрбияләсен, чөнки кешегә яшьлек ике килми. Ул гомернең тиз үтеп китә торган вакыты. Әгәр, яшьлекне, кадерен белеп, акыллы һәм мәгънәле үткәрмәсәң, чыннан да ,үкенечле булып калуы ихтимал.

V. Өй эше бирү.

1) поэмадан өзек ятларга;

2) иҗади бирем (инша): "Һади Такташның "Мәхәббәт тәүбәсе" поэмасындагы "ирекле сөю" дигән карашка минем мөнәсәбәтем".

VI. Бәяләр кую.

- Бүген дәрестә актив катнашканнарга билгеләр куям. Дәресебез тәмам

© 2010-2022