• Преподавателю
  • Другое
  • Разработка урока по татарскому языку на тему Гади җөмлә синтаксисы. Сүзләр арасында мәгънә мөнәсәбәтләре. 9 класс)

Разработка урока по татарскому языку на тему Гади җөмлә синтаксисы. Сүзләр арасында мәгънә мөнәсәбәтләре. 9 класс)

Гади җөмлә синтаксисы.Сүзләр арасында мәгънә мөнәсәбәтләре. Максат: Гади җөмлә синтаксисы.Сүзләр арасында мәгънә мөнәсәбәтләре.                 Укучыларның уйлау сәләтен, фикерләү активлыгын, сөйләм                 телен үстерү.  Патриотик хис һәм табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.  Җиһазлау : Мультимедиа проекторы, слайдлар, тест.  Дәрес тибы. Яңа тема аңлату дәресе. Укыту методы:  Аңлату, әңгәмә;  Укыту алымнары., Дәреслек белән  эш, сөйләм  үстерү,  күнегүләр    эшләү,  тест Дәрес планы I. Ое...
Раздел Другое
Класс 9 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Разработка урока по татарскому языку на тему Гади җөмлә синтаксисы.Сүзләр арасында мәгънә мөнәсәбәтләре. 9 класс)Разработка урока по татарскому языку на тему Гади җөмлә синтаксисы.Сүзләр арасында мәгънә мөнәсәбәтләре. 9 класс)Разработка урока по татарскому языку на тему Гади җөмлә синтаксисы.Сүзләр арасында мәгънә мөнәсәбәтләре. 9 класс)Разработка урока по татарскому языку на тему Гади җөмлә синтаксисы.Сүзләр арасында мәгънә мөнәсәбәтләре. 9 класс)Разработка урока по татарскому языку на тему Гади җөмлә синтаксисы.Сүзләр арасында мәгънә мөнәсәбәтләре. 9 класс)Тема: Гади җөмлә синтаксисы.Сүзләр арасында мәгънә мөнәсәбәтләре.

Максат: Гади җөмлә синтаксисы.Сүзләр арасында мәгънә мөнәсәбәтләре.

Укучыларның уйлау сәләтен, фикерләү активлыгын, сөйләм

телен үстерү. Патриотик хис һәм табигатькә сакчыл караш

тәрбияләү.

Җиһазлау : Мультимедиа проекторы, слайдлар, тест,

Дәрес тибы. Яңа тема аңлату дәресе.

Укыту методы: Аңлату, әңгәмә;

Укыту алымнары., Дәреслек белән эш, сөйләм үстерү, күнегүләр эшләү, тест

Дәрес планы

I. Оештыру Уңай психологик халәт тудыру.

Укытучы. Хәерле көн, укучылар. Татар теле дәресен башлыйбыз.

II.Белемнәрне актуальләштерү. Алда үтелгән дәресләрне искә төшерү. Төркемнәр арасында капма -каршы сорауларга җаваплар бирү.

1. Синтаксис фәне нәрсәне өйрәнә? (Синтаксис-телнең сөйләм төзелеше дә, шул төзелешне өйрәнә торган фән тармагы)

2.Сөйләм оешуда нинди чаралар катнаша?(Сүз, сүзтезмәләр, җөмлә, җөмлә кисәге, текст)

3.Бирелгән җөмләгә синтаксик анализ бирергә.

Сызганулы беләкләр, багорлар, көрәкләр Мөнирәнең күз алдында уйнаклап торалар кебек. - Гади җөмлә, ике составлы....

4. А) Бер составлы җөмләләрне төрләргә аерыгыз.

Б) Раслау һәм инкяр җөмләләрне аерыгыз.

1. Малайларның акрынлавына ачуым килде.

2. Бу эшегезне күрсәләр рәхмәт әйтмәсләр.

3. Җилле, давыллы көннәрнең берсе иде.

4. Буяучыга да кереп чыгасым бар.

5. Байбичәнең җаны әрнүле иде.

6. Аңар тагын адвокат булырга!

7. Чәчмиләр, урмыйлар бу җирдә.

8. Ни чәчсәң, шуны урырсың.

9. Тагы өмет-газап эчендә үткәрелә торган авыр минутлар.

10. Ул укучымы? - Түгел.

11. Харап, иптәшләр, харап!

12. Юк бит, юк!

Җавап:

А) 1. Билгеле үтәүчеле җөмлә: 1,4,5,6,7,

2. Билгесез үтәүчеле җөмлә: 2,8

3. Атау җөмлә: 3.9.11

4. Сүз җөмлә: 10,12

Б) Раслау: 1,3,4,5,6,8,9,11

Инкяр 2,7,10,12

Тест эшләү (ДЙА очрый торган биремнәр)

А5.Сөйләмнең тәэсир итү көчен арттыру өчен,кайсы җөмләдә кире сүз тәртибе күзәтелә?

1)Бала да бит,теле ачылгач,иң беренче: " Әннә!"- дип эндәшә.

2)Ниләр генә эшләми алар?! 3)Утка да,суга да кергән бу кытыршы кулларны мин бар нәрсәдән өстен куям,бары тик изгелек кылучы көчкә тиңлим.

4)Шуңа күрә дә без авыр вакытта әнигә килеп сыенабыз,аннан киңәш сорыйбыз.

А 14. Дөнья матур, дөнья киң! (Г.Тукай) җөмләсендә аерып бирелгән

сүзләр:

а) Ия б) тәмамлык

ә) аергыч в) хәбәр

В3. 20-25 нче җөмләләрдән тиңдәш хәбәрләре булган җөмләләрне үсә бару тәртибендә язарга.

20)Әбиләрен- йөзяшәр Йөзлекәй карчыкны да- шушы ирдәүкә кыз тәрбияләп озатты.21)Әнисе Мәгыйшә аны күпме каргады, өемнең бусагасыннан атлатмыйм дип куркытты, баласын бала итеп тә танымады. 22)Бер уйласаң, Фәйрүзә шуларны күңеленә авыр бер төен итеп төйнәп куярга да менә хәзер әнисенә әйләнеп тә карамаска тиеш иде. 23)Юк, килгән, кулларын кулына алып җылыта, мендәрләрен рәтли.24) Бирсә дә бирер икән табигать моңа мәрхәмәт! 25)Халыкта гомер-гомергә килә торган ата-анага карата мәрхәмәтле булу-менә шушыдыр инде ул...

Җавап:______________

В4. 1-5 нче җөмләләрнең кайсысында тиңдәш ияләр бар?

1) Әни! 2) Нинди ягымлы да, гүзәл дә, назлы да сүз ул! 3) Бу сүздән күпме җылылык, сафлык бөркелә. 4) Бала да бит, теле ачылгач, иң беренче: "Әннә!"-дип эндәшә. 5) Тәүге назны да әнисенең йомшак кулларында тоя...

Җавап__________________________

В7. 17-20 җөмләләр арасыннан аерымланган рәвеш хәле белән катлауландырылган

җөмләнең санын язарга.

(17)Без дәшмибез, борыннарыбызны тарткалап, яланаяклар белән юл тузанында таптанабыз.

(18) - Мәгез, наныйлар, тамак ялгап алыгыз, - дип, Сәгъдия апа безгә юка гына телемнәре кисеп бирә.(19) - Картым белән улларымның сугыштан исән-сау кайтуларын теләгез. (20)Үскәч, үзегез иккәне белән игелек күрсәтерсез, наныйлар, - ди ул , безне озатканда.

Җавап: __________

В9. 23-25 нче җөмләләрнең кайсысында тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүз килгән

23)Бу дөньяда иң йомшагы- әни куллары,иң сизгере - әни йөрәге.24)Бу йөрәктә балага карата мәхәббәт тойгысы беркайчан да сүнми.25)Әнинең йокысыз үткәргән төннәре дә,куанычлары да,эше дә,көче дә<…> барысы да баласы өчен.

Җавап__________________________

Тест җаваплары

А5.Сөйләмнең тәэсир итү көчен арттыру өчен,кайсы җөмләдә кире сүз тәртибе күзәтелә?

2)Ниләр генә эшләми алар?!

А 14. Дөнья матур, дөнья киң! (Г.Тукай) җөмләсендә аерып бирелгән

сүзләр:

в) хәбәр

В3. 20-25 нче җөмләләрдән тиңдәш хәбәрләре булган җөмләләрне үсә бару тәртибендә язарга.

.21)Әнисе Мәгыйшә аны күпме каргады, өемнең бусагасыннан атлатмыйм дип куркытты, баласын бала итеп тә танымады. 22)Бер уйласаң, Фәйрүзә шуларны күңеленә авыр бер төен итеп төйнәп куярга да менә хәзер әнисенә әйләнеп тә карамаска тиеш иде. 23)Юк, килгән, кулларын кулына алып җылыта, мендәрләрен рәтли.

В4. 1-5 нче җөмләләрнең кайсысында тиңдәш ияләр бар?

3) Бу сүздән күпме җылылык, сафлык бөркелә.

В7. 17-20 җөмләләр арасыннан аерымланган рәвеш хәле белән катлауландырылган

җөмләнең санын язарга.

(17)Без дәшмибез, борыннарыбызны тарткалап, яланаяклар белән юл тузанында таптанабыз.

В9. 23-25 нче җөмләләрнең кайсысында тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүз килгән

25)Әнинең йокысыз үткәргән төннәре дә,куанычлары да,эше дә,көче дә<…> барысы да баласы өчен.

Нәрсә ул сүзтезмә? (Ике яки берничәмөстәкыйль сүзнең төгәлләүле мөнәсәбәткә керүе нәтиҗәсендә ясалган һәм төгәлрәк төшенчәне белдерә торган төзелмә )

Җөмләне сүзтезмәләргә таркатабыз.

Сызганулы беләкләр, багорлар, көрәкләр Мөнирәнең күз алдында уйнаклап торалар кебек.

Сызганулы беләкләр, Мөнирәнең күз алдында, күз алдында уйнаклап торалар

Сөйләмдә сүзләр бәйләнеше





Тезүле бәйләнеш Ияртүле бәйләнеш

Беләкләр,багорлар, көрәкләр Сызганулы беләкләр, Мөнирәнең күз алдында,

күз алдында уйнаклап торалар


Ияртүле бәйләнештә торган сүзләр арасында өч төрле мөнәсәбәт урнаша



Ачыклаулы мөнәсәбәт хәбәрлекле мөнәсәбәт аныклаулы мөнәсәбәт

Сызганулы беләкләр беләкләр уйнаклап торалар таба ашы (коймак) пешерә

Җөмләдәге сүзләрне мөнәсәбәтләргә аербыз.

Быел җәй көне Гөлшаһидә Казанга - врачларның белемнәрен күтәрү курсларына укырга килде.

Ачыклаулы мөнәсәбәт хәбәрлекле мөнәсәбәт аныклаулы мөнәсәбәт

укырга килде Гөлшаһидә килде Казанга-врачларның күтәрү курсларына

Казанга килде

Дәреслек өстендә эш. Күнегүләр эшләү.

50 нче күнегү. Җөмләләрдәге сүзтезмәләрне аерып языгыз.

51 нче күнегү. Җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә.

Өй эше. Гади җөмләдәге тыныш билгеләрен кабатларга.

Йомгаклау.


© 2010-2022