Сингапур укыту алымнары кулланып төзелгән дәрес эшкәртмәсе

Раздел Другое
Класс 7 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:



МББУ "26 гимназия"









Сингапур укыту структуралары кулланып төзелгән дәрес конспекты.

(7 сыйныф,рус телле укучылар өчен татар теле дәресе)





Укытучы: Шагалиева Ләйлә Рафак кызы























Яр Чаллы

2013

Тема: Табигать һәм Кеше. БСҮ.

Максат : Табигать турында белемнәрне камилләштерү.Яңа сүзләрне сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәнү.Аралашу,иҗади фикер йөртә белү сәләтен ,бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү.Табигатькә сак караш,мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау:Экран,проектор,ноутбук,карточкалар.

Дәреслек:7 сыйныф өчен татар теле (рус телле укучылар өчен) Авторы:Ф.С.Сафиуллина,К.С.Фәтхуллова.Казан."Мәгариф" нәшрияты.2007.

Укучылар төркемнәрдә эшлиләр.Традицион булмаган утыру(йөзгә - йөз,җилкәгә-җилкә куеп,бер өстәл артында дүрт укучы утыра)

Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше.

1) Исәнләшү. Уңай психологик халәт булдыру.

2) Өй эшен тикшерү. Дәреслек буенча 71бит, 8 күнегү. Сүзтезмәләр төзеп язу. Бер-берсе белән(партнер по лицу) тикшерәләр. Таймд раунд робин. Аннары кайбер укучылардан укыту.

II. Актуальләштерү.

1)Һәр укучы өчәр карточкада "табигать" темасына караган сүзләр яза. Кабатланмасын өчен башта кычкырып әйтәләр, аннары язалар. Сүзләр язылган карточкаларны уртага 3Х3 формасында куеп, һәрберсе өчәр җөмлә төзеп яза.Тик тэк тоу. Партнер по плечу белән тикшерәләр , төзәтәләр. Кайбер укучылар кычкырып укый.

2)Экранда слайд - шигырь. "Бу гүзәллек яшәрме?" шигыре. Аны уку. Эчтәлеген аңлау. Сәгать 12 дә очрашу билгеләгән пары белән очрашалар. Шигырьнең эчтәлеге буенча сорауга җавап бирәләр. Клок баддис.

---- Җир нигә елый?

---- Кешеләр табигатьне ничек пычраталар? Билгеләнгән вакыт эчендә башта бер укучы, аннары икенче укучы җавап бирәләр.

3)Һәр өстәлгә бер сүзнең мәгънәсе аңлатылган, билгеләмәсе бирелгән карточкалар таратыла.Төркемдәге укучылар нинди сүз икәнен аңлап, шул турыда кәгазьдә икешәр җөмлә яза. Кабатланмасын өчен башта телдән әйтәләр, аннары язалар.Куиз Куиз трейд.

4)Музыкага хәрәкәт итәләр, музыка туктауга бүтән төркемдәге укучы белән парга берләшәләр. Һәр укучы үзенең җөмләләрен укый, пары төзәтә, язып ала. Микс пэа шэа.

IV. Физкультминут. Бүлмә буйлап музыкага хәрәкәт итәләр. Алда баручы укучы нинди күнегү ясый, калганнар шуны кабатлый. Аннары лидер үзгәрә, ул бүтән төрле күнегүләр ясата.

V. Һәр укучыга бирелгән темага язылган раслаулар таратыла. Укучылар аларны укып, кайсы раслау белән риза, кайсы белән риза түгел икәнен билгеләп куялар.Экранда "Чишмәләр моңы" дип аталган презентация күрсәтелә. Презентацияне карагач, яңадан шул ук раслауларны тагын бер кат карап, билгеләп чыгалар. Кайсы раслауда аларның фикерләре үзгәргән, шул турыда партнер по плечу белән уртаклашалар.

--- Кайсы раслау сезнең өчен иң мөһиме?

--- Ни өчен? Сорауларга җавап бирәләр. Эй ар гайд.

VI. Хикәя төзү.Һәр укучы дәрес буена җыелган җөмләләрен барлап, төркемнәрдә бер кәгазьдә круг буенча "Табигать - безнең йортыбыз" темасына җөмләләр язалар. Ике круг ясыйлар. Нинди хикәя килеп чыкканын һәр өстәлдән берәр укучы укый, яисә сөйли. Финк райт раунд робин.

VII. Дәрескә йомгак ясау.

1) Дәрес буенча сораулар бирү.

2013 ел узып бара. Бу ел нәрсәгә багышланган ел булды?

Без нәрсә турында сөйләштек?

Кемнәргә бүгенге дәрес кызыклы булды?

Кемнәргә дәрестә авыр булды?

Дәрес темасы буенча нинди нәтиҗә ясыйбыз?

2)Билгеләр кую.

3)Өй эше бирү. "Табигать - безнең йортыбыз" темасына монологны сөйли өйрәнергә.

© 2010-2022