Тесты по разделу фонетика Фонетика буенча тест 5 класс

Раздел Другое
Класс 5 класс
Тип Тесты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Фонетика буенча тест

1нче вариант

1.Фонетика фәне нәрсәне өйрәнә?

1) дөрес әйтелеш кагыйдәләрен

2) дөрес язу кагыйдәләрен

3) телнең аваз системасын

2. Хәреф саны аваз саныннан күбрәк булган сүзләрне күрсәт.

1) ятьмә, тәэмин, ямь, берьюлы, җәмгыять

2) тәгълимат, пакъ, зәгыйфь, мөстәкыйль

3) яхшы, куян, яланаяк, уен, тыюлык

3. Сингармонизм законына буйсынган сүзләрне күрсәт.

1) бодай, ата-ана, гөлҗимеш, Мәрьям, үзсүзле

2) Миңсылу, дөнья, бишьеллык, һәрвакыт, җир-су

3) китап, дәреслек, чикләвек, миңа, төньяк

4. Яңгырау тартык авазлар гына кергән сүзне билгелә.

1) рәхмәт

2) милләттәш

3) дөньяда

5. Коръән сүзендә ъ билгесе ни өчен язылган?

1) аеру билгесен белдерү өчен

2) һәмзә тартыгын белдерү өчен

3) иҗекне калынайту өчен

6. Басымы икенче иҗеккә төшкән сүзләрне күрсәт.

1) барсыннар, көткәннәрдер, тырышалар

2) сөйләмәгез, килерме, ышанмагыз

3) кемдер, һәрвакыт, кызмы

7. Кайсы сүзләрдә калын, иренләшмәгән озын сузык төшеп калган

1) г.дәт, табиг.ть, кәг.зь. мәк.лә, к.дерле

2) с.гать, Г.ли, мәгълүм.т, верт.лет, в.кыйга

3) г.ди, к.рдәш, д.ва, кан.гать, г.йрәтле

Фонетика буенча тест

2 нче вариант

1.Фонетика фәне нәрсәне өйрәнә

1) дөрес әйтелеш кагыйдәләрен

2) дөрес язу кагыйдәләрен

3) телнең аваз системасын

2. Хәреф саны аваз саныннан кимрәк булган сүзләрне күрсәт.

1) борын, бишьеллык, ашъяулык, бөре, бодай

2) яңа, кием, яланаяк, яфрак, саескан

3) кагыйдә, ягъни, тәгъбир, мәсьәлә, суыткыч

3.Рәт гармониясе сакланмаган сүзне тап.

1) хәзер

2) ярдәм

3) фабрикалар

4. Саңгырау тартык авазлар гына кергән сүзне билгелә.

1) көрәш

2) китап

3) газета

5. Вәгъдә сүзендә ъ билгесе ни өчен язылган?

1) аеру билгесен белдерү өчен

2) иҗекне калынайту өчен

3) тартыкны калынайту өчен

6. Басымы беренче иҗеккә төшкән сүзләрне күрсәт.

1) еракта, түбәндә, кирәккә

2) көлмә, бардыр, атма

3) бушка, ары, бераздан

7. Кайсы сүзләрдә нечкә, иренләшкән кыска сузык төшеп калган

1) к.мәч, к.ак, җә.һәр, к.нак

2) к.лмәк, .рдәк, к.мәк, к.негү

3) с.рәт, үт.к, к.ләгә, мәгъл.мат

Фонетика буенча тест

3 нче вариант

1.Фонетика фәне нәрсәне өйрәнә

1) дөрес әйтелеш кагыйдәләрен

2) дөрес язу кагыйдәләрен

3) телнең аваз системасын

2. Хәреф саны белән аваз саны туры килгән сүзләрне күрсәт.

1) пакьлек, игътибар, кыйммәт, игълан

2) яшь, тәэсир, ярдәм, уен

3) матурлык, ышаныч, хөрмәт, тигезлек

3.Ирен гармониясе сакланган сүзләрне тап.

1) колын, болытлы, бөтенесе

2) тормыш, төссез, колга

3) өметле, койма, түземсез

4. Яңгырау тартык авазлар гына кергән сүзне билгелә.

1) көрәш

2) китап

3) умырзая

5. Ашъяулык сүзендә ъ билгесе ни өчен язылган

1) аеру билгесен белдерү өчен

2) иҗекне калынайту өчен

3) тартыкны калынайту өчен

6. Басымы өченче иҗеккә төшкән сүзләрне күрсәт.

1) бернәрсә, һичнинди, кайчандыр

2) унарлап, барсыннармы, сорашсаңчы

3) күренгәндер, бармагыз, сөйләмә

7. Кайсы сүзләрдә калын, иренләшкән кыска сузык төшеп калган

1) .марта, к.ак, с.рәт , к.нак

2) к.лмәк, лоз.нг, к.негү, м.нча

3) к.шма, мәҗб.р, укыт.чы

Фонетика буенча тест

4 нче вариант

1.Фонетика фәне нәрсәне өйрәнә

1) дөрес әйтелеш кагыйдәләрен

2) дөрес язу кагыйдәләрен

3) телнең аваз системасын

2. Хәреф саны аваз саныннан кимрәк булган сүзләрне күрсәт.

1) яланаяк, аю, сөенеч, тыюлык

2) яшь, тәэсир, ярдәм, уен

3) сәгать, берьеллык, җәяү, мәктәп

3.Сингармонизм законына буйсынмаган сүзләрне тап.

1) колын, болытлы, бөтенесе

2) китап, сиңа, бишьеллык

3) өметле, койма, түземсез

4. Саңгырау тартык авазлар гына кергән сүзне билгелә.

1) көрәш

2) китап

3) умырзая

5. Игътибар сүзендә ъ билгесе ни өчен язылган

1) аеру билгесен белдерү өчен

2) иҗекне калынайту өчен

3) тартыкны калынайту өчен

6. Басымы соңгы иҗеккә төшкән сүзләрне күрсәт.

1) бернәрсә, һичнинди, кайчандыр

2) унарлап, таудай, батырларга

3) күренгәндер, бармагыз, сөйләмә

7. Кайсы сүзләрдә нечкә, иренләшмәгән озын сузык төшеп калган

1) д.выл, т.выш, күл.гә, т.рбия

2) к.дерле, с.гать, к.нат, к.газь

3) г.рәбә, м.чет, җил.к, д.валау



© 2010-2022