Фатих Хөснинең Малай белән солдат әсәре

Раздел Другое
Класс 5 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Фатих Хөснинең "Малай белән солдат" әсәре өстендә эш.

Максат: Укучыларның хикәяне аңлап укуына һәм сөйләвенә ирешү, аларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү; сугыш китергән фаҗигәне лирик герой күңеле

аша күрсәтү; балаларга патриотик тәрбия бирү, өлкән буынга ихтирам тәрбия-

ләү.

Җиһазлау: Ф.Хөсни портреты, әсәрләреннән күргәзмә, хикәягә иллюстрация-

ләр, сугыштан язылган соңгы хат.

Дәрес тибы: Әдәби әсәрне анализлау дәресе.

Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше.

1) Исәнләшү.

- Исәнмесез, укучылар. Утырыгыз.

2) дежур укучының рапорты.

II. Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.

Әдәбият дәресен башлыйбыз. Бүгенге дәрестә "Малай белән солдат" әсәре өстендә эшләрбез, II бүлек белән танышырбыз; вакыйгага, геройларга бәя би- рербез, автор фикерен ачыкларбыз.

- Әйтегез әле без кайсы язучының иҗатын өйрәнәбез? ( Җ. Ф.Хөсни)

- Ф.Хөсни кем ул? (Җ. Язучы)

- Без аның нинди әсәре белән таныштык? (Җ. ...)

- Аның нинди әсәрләрен беләсез? (Җ. "Кабак", "Утызынчы ел", "Малай белән солдат" ...)

- Игътибар итегез. Менә бу күргәзмәдә Ф.Хөснинең әсәрләренең бер өлеше ку-

елган. Аларның тематикасы төрле: "30 нчы еллар" романында колхозлашу чо-

рын "Йөзек кашы" мәхәббәт һәм нәфрәт, сугыш, авыл тормышын чагылдыра.

III. Өй эшен тикшерү.

- Ә үткән дәрестә без Ф.Хөснинең кайсы хикәясен укый башладык? (Җ."Ма- лай белән солдат" әсәрен)

- Әйдәгез, өй эшен тикшерик.

I бүлекнең эчтәлеген сөйләргә кирәк иде. Кем башлый? (1-2 укучы эчтәлек сөй- ли)

- Хәзер, тактадагы рәсемнәргә карагыз. Бу иллюстрацияләр хикәянең кайсы урынына туры килә? Шул урынны дәреслектән табып укыйк. ( 1 укучы укый)

- Сез бу фикер белән килешәсезме? ( Җ. Юк.....Килешәбез)

- Кем өсти?

IV. Актуальләштерү.

- Икенче өлешне укырга керешкәнче әсәрдәге аңлашылмаган сүзләр белән та-

нышырбыз.

аптырау - растеряться

бил каешы - ремень

сөйкемле - симпатичный

чат - перекресток

җиделе лампа - лампа №7.

Ут булмаган, җиделе лампаның фитиле зуррак, шуңа ул яктырак янган. Тагы өчле лампа да булган. (күрсәтәм)

V. Яңа тема.

1) Аңлатмалы уку. (укыйлар; укылганның эчтәлеген сөйлиләр)

- Хикәяне Алсу укый башлый.

- Алсу син нәрсә турында укыдың?

Наил үзен кичен ничек хис итте?

2) Әсәр буенча фикер алышу.

Хикәяне укып чыктык. Әйдәгез, әсәр буенча фикер алышыйк.

- Вакыйга кая бара?

- Наил нинди малай?

- Солдат турында ниләр белдегез? ( ул сугыштан кайта) Солдатка характерис-

тиканы дәреслектән укыгыз.

3) Дәреслек белән эш.

Дәреслегегезнең 158 нче битен ачыгыз. Сорауларга җавап бирәбез.

- Наилнең әнисе ни өчен елый?

Шул җөмләне яңадан укып чыгыйк әле.

4) Дәфтәрләрдә эш.

- Дәфтәрләрегезне алыгыз. Бүгенге числоны, теманы языгыз һәм сез ничек уй- лыйсыз. Ана ни өчен елый? Үз фикерләрегезне языгыз.

- Фикерләрне укыту.

- солдатка чаңгы ясап биргәнгә;

- сугыштан кайткан солдатны күрү шатлыгыннан;

- баласының атасыз, ятим калуы өчен борчылып.

- Димәк ана нинди хисләр кичерә?

- Ул берүк вакытта кайгыра да, шатлана да, борчыла да.

- Бу борчуларның, кайгыларның сәбәбе нәрсә? (Җ. Сугыш)

- Сугышны кем башлаган? (Җ. 1941 елның 22 июнендә немец-фашист илба- сарлары безнең илгә басып керде)

- Әйе, 22 июньдә немец илбасарлары безнең илгә басып керә. Шәһәрләр, авыл- лар талана, яндырыла.

Сугыш гаиләгә хәсрәт, кайгы китерә. Балалар ятим, атасыз кала.

- Ф.Хөснинең "Малай белән солдат" хикәясендә кайсы еллар күрсәтелә? (Җ. Сугыштан соңгы еллар)

- Әсәрнең идеясе? (Җ. Сугыш китергән фаҗигане күрсәтә)

5) Сугыш, сугыштан соңгы авыр еллар турында сезнең нинди әсәрләр, кино-

филмьнар караганыгыз бар? (Җ. Д.Аппакова "Шыгырдавыклы башмаклар" хи- кәясе, Ф.Кәрим "Үлем уены" поэмасы)

6) Йомгак.

Әйе, укучылар бу әсәрләрдә дә сугыш, сугыш китергән кайгы-хәсрәтләр ту-

рында языла.

Димәк, сугыш булмаса балалар ятим, хатыннар тол калмас иде. Алар тату, ти- гез гаиләдә яшәрләр иде.

7) Фронттан хат.

Сугыш бер генә гаиләне дә читләтеп үтмәде. Мин үзем тумышым белән Кукма- ра районыннан. Менә минем кулымда хат. Бу хатны 1941 нче елның июль аенда

бабам, әтиемнең әтисе язган. Бу бабамның соңгы хаты.

- Хатны уку, фотоны күрсәтү.

- Әтиемә, бабам сугышка киткәндә 4 яшь була. Ул әтисен күпме генә көтсә дә ул сугыштан кире әйләнеп кайтмый. Бары тик аның Белоруссия фронтында Орша янында барган сугышта пленга эләгүе турында Иван абый әйтә. Иван абый пленнан кача, исән сау әйләнеп кайта. Ә әбигә "хәбәрсез югалды" дигән хат кы- на килә.

8) Шәһәр.

Сугыш безнең шәһәребезне дә читләтеп үтми. Бөек Ватан сугышына шәһәр һәм районнан 13952 кеше китә, 5140 кеше сугыш кырларында ятып кала, 6500 Ала-

бугалы орден һәм медальләр белән бүләкләнә, 5 герой Советлар Союзы Герое

исеме белән бүләкләнә.

Бу күргәзмә Бөек Ватан сугышы турында.

Ә бу хәтер китабы. Анда Алабуга районыннан китеп сугышта һәлак булган ке- шеләрнең исемнәре тупланган.

Киләчәктә сугыш булмасын, күгебез һәрчак аяз, көннәребез якты булсын, бар-

лык кешеләр дә бәхетле һәм тыныч яшәсеннәр иде.

VI. Өй эше.

Ә хәзер көндәлекләрегезне ачыгыз һәм өй эшен языгыз.

  1. Сезнең гаиләдә сугышта катнашкан бабаларыгыз турында хикәя язу.

  2. Наил образына характеристика бирү.

Өй эшен сайлап эшли аласыз.

VII. Билгеләр кую.

Өй эшен яхшы әзерләп килгәнегез һәм дәрестә катнашканыгыз өчен "4" һәм "5" билгеләре куям. Билгеләрне көндәлекләргә төшерегез. Мин имзамны ку-

ярмын.

VIII. Йомгаклау.

Без бу дәрестә ниләр эшләдек? (Җ. Укыдык, сорауларга җавап бирдек, рәсем буенча сөйләдек...)

Укучылар, без бүген куйган максатыбызга ирештек.

Барыгызга да рәхмәт. Дәресне түбәндәге шигъри юллар белән тәмамлыйсы килә.

Авылдан бик ерак иде, диләр,

Фронт сызыгын,

Комсыз сугышны...

Алай икән, ник соң ул сугышны

Уйласаң да

Кыса сулышны?

Йөздән артык солдат

Өйләренә

Ни сәбәпле кайтмый калган соң?

Яшь хатыннар ирсез,

Ә малайлар

Ник әтисез калган аннан соң?

Нигә соң ул сугыш

Авылдагы

Һәрбер йортны мең кат тетрәткән?

Хирурглар

Ярчыкларны һаман

Чүпләп бетерә алмый күкрәктән?

Яудан соң да

Ник солдатлар түгел,

Үлем кәгазьләре ачылган

Йә, кем әйтә ала

Ул сугышны

Узмаган дип безнең авылдан?

















© 2010-2022