Вспоминание Үлемне җиңгән бабам!

           Язмыш кешене кайларга гына илтеп ташламый да, ничек кенә сынамый. Тик кайда гына йөрсә дә, ул һәрвакыт туган җирен уйлап яши, сагынып кайта. Бөек Ватан сугышында катнашучыларны да нәкъ шундый язмышлы кешеләр дип әйтер идем. Ничә ел гомерләрен япь – яшь килеш фронтта уздырган алар. Сугыш, үлем белән күзгә – күз очраштырса да, әллә нинди авырлыклар белән сынаса да, күңелләрендәге иң изге хискә – туган җиргә мәхәббәт хисенә кагыла алмаган.          Минем бабам, Биктимер Тимергали улы Ибр...
Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Үлемне җиңгән бабам



...Күптән тынган туплар

гөрселдәве,

Дзотларны үлән каплаган.

Траншеялар өсте - гөл

бакчасы,

Яраларны... хәтер саклаган.

Язмыш кешене кайларга гына илтеп ташламый да, ничек кенә сынамый. Тик кайда гына йөрсә дә, ул һәрвакыт туган җирен уйлап яши, сагынып кайта. Бөек Ватан сугышында катнашучыларны да нәкъ шундый язмышлы кешеләр дип әйтер идем. Ничә ел гомерләрен япь - яшь килеш фронтта уздырган алар. Сугыш, үлем белән күзгә - күз очраштырса да, әллә нинди авырлыклар белән сынаса да, күңелләрендәге иң изге хискә - туган җиргә мәхәббәт хисенә кагыла алмаган.

Минем бабам, Биктимер Тимергали улы Ибраһимов, 1923 елның 19 октябрендә Саба районы Өчнарат авылында дөньяга килә. Бөек Ватан сугышы башлангач, авылда беренчеләрдән булып фронтка китә.

Утлы елларны искә алып,ул безгә истәлекләр, башыннан кичкәннәрне еш хәтеренә төшереп сөйли:

"Сугыш башланган көнне болында печән әзерли идек. Җәй башы гына булса да, билдән печән иде ул елны. Шулчак бар көченә чаптырып бер атлы кеше килеп туктады: "Сугыш! Барыгыз да авылга,хәзер үк! - диде дә, кире китеп барды.

Нинди сугыш? Каян белсен 15 - 17 яшьлек үсмерләр аның нәрсә икәнен? Чалгы - тырмаларны җилкәгә салдык та, авылга кайттык. Кайгы - хәсрәткә баткан, күзләре яшьләнгән әниләр безне басу капкасына чыгып каршы алды. Иртәгесен егетләр, яшь әтиләр, ир уртасы абыйлар фронтка китте. Ул көннәрнең ятимлеге... бөтен җирдә бушлык, һәр почмакта сагыш... ир - артлар көн саен китә торгач, чират безгә дә җитте. Татарстаннан киткәндә үк билгеле булды: без Ленинградны сакларга барачакбыз! Солдатлар төялгән составны юлда бомбага тоттылар, өчтән бер өлешебез генә калдык.

Күп газаплар чигеп, ниһаять, Ленинградка килеп җиттек. Ладога күлен үтеп, төннәрен траншеялар, окоплар казыйбыз, көндез сугышчан әзерлек үтәбез. 23 майда оборона тоттык. Танклар үкерә, өзлексез бомба ява, чинап истребительләр әйләнә, күк белән җир тоташкан кебек тоела. Безнең укчы бригадада ничә солдат булганын хәтерләмим, әмма гарасаттан исән калганнар... өчәү идек. Сугышта берәү дә "үләм" дип йөрми. Дошманга нәфрәт чиксез булганга,үзеңне гел исән калырмын дип тоясың. Үлем белән үлемсезлек арасын мин дә үттем. Каты яраланып, 6 ай Соликамск шәһәре госпиталендә дәваландым."

Менә шул вакытта авылга "похоронка" кәгазе килә, хәтта җеназанамазы да укыйлар. Бу кайгылы вакытларны сеңлесе Минҗиһан әби дә хәтерли: "Үлде дип хәбәр килгәч, әни ашларында үткәрде. Абыйның кырыгын үткәреп, 41 көн дигәндә, әнигә хат килеп төште. Без сезне сөендерәбез, улыгыз Биктимер исән, хәзер Соликамск госпиталендә дәвалана", - дип язылган иде. Әни моңа ышанмый, хатны кочаклап өйдән - өйгә йөри. Өч айдан соң, абыйның үзеннән хат алгач кына тәмам тынычландык", - дип сүзен тәмамлады.

Әнисенең, якыннарының бәхетенә бабам күп михнәтләр күреп,1943 елда култык таяклары белән Өчнарат авылына исән - сау әйләнеп кайта.

Инвалид булып кайткан фронтовик бабам ике ел култык таяклары белән йөри әле. Сугыш яралары бераз ябылгач, 1950 елда Шәмәрдәнгә күченеп килә, нефтебазага каравылчы булып керә һәм пенсиягә чыкканчы (37 ел) эшли. "Мин малай чакта Биктимер абыйның култык таягы белән йөргәнен яхшы хәтерлим әле. Ул бүген безнең иң хөрмәткә лаеклы ветераныбыз",- ди "Шәмәрдән нефтепродукт" филиалы вәкиле Фаиз Хәбибуллин.

Әбиебез Мәхрүсә белән 1950 елда гаилә корып җибәрәләр. 3 бала: 1 кыз, 2ул үстерәләр. Хәзерге көндә һәрберсе үз гаиләләре белән Шәмәрдәндә яшиләр. Бабам 6 оныгы, 4 оныкчыгы белән һәрдаим элемтәдә тора. Картлык көннәрен генә тигезлек белән каршы ала алмыйлар, әбиебез 14 ел элек вафат булды. Бабам әледә Мәхрүсә әбине сагынып искә ала.

Бабам кул кушырып утырмый, электән килгән шөгыле - кәрҗиннәр дә үрә, дөнья хәлләре белән дә кызыксына.

Бабам 2014 елда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга барды. Очрашуга барырга кузгалганчы Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов белән истәлеккә фотога төшкәннәр.

Республика җитәкчеләре белән очрашудан бабам бик канәгать булып кайткан иде. "Чакырганнары өчен зур рәхмәт. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов барыбызны да бәйрәм белән котлады. Театр карадык, ресторанга алып бардылар, өрмәгән җиргә утыртмадылар. Сәламәтлек булып, барасы килгән җирләргә тагын шулай йөрергә язсын әле", - дип безнең белән дә фикерләрен уртаклашты.

Хәзерге көндә ветеран бабабыз улы Фидәил, килене Сания тәрбиясендә яши.

Бик күп авырлыклар күреп, Бөек Җиңүне якынайтуда үзеннән зур өлеш керткән бабамга исәнлек - саулык, тыныч тормыш, балаларының, оныкларының, оныкчыкларының игелеген күреп озак яшәргә язсын иде!

Ә мин, аның бишенче оныгы, бабам белән горурланам. Хәзерге вакытта Әтнә районы Бәрәскә урта мәктәбендә башлангыч сыйныфларда укытам. Үземнең укучыларны сугыш батырларын хөрмәт итәргә, туган илебезнең патриотлары булып үсәргә өйрәтәм.

Ибраһимова Айсылу Фидәил кызы

© 2010-2022