Путешествие по Казани литературно-музыкальный вечер

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

МИНЕМ МОҢЛЫ КАЗАНЫМ (Әдәби - музыкаль кичә).

Алып баручы.Исәнмесез, кадерле кунакларыбыз!

Без бүген сезне башкалабыз, Казан шәһәре буенча сәяхәткә чакырабыз.

Рәхим итегез!

Карап тормый ара еракка

Дуслар килгән безгә кунакка

Дуслык бит ул тормыш үзәге

Дуслык бит - бәйрәм бизәге.

Матур итеп киендек

Бәйрәмгә бүген килдек

Сезне күргәч, кунаклар

Шатландык та сөендек.

Җыр «Казан вальсы»

Казан турында шигырьләр.

Көзгегә караган сыман

Иделгә карый Казан

Иделгә түгел, киләчәк

Көненә карый Казан.

И Казаным, урамнарның таш кына,

Күңелкәем сиңа ашкына

И Казаным, җыр бакчасы

Чәчәкләндергән кала

Дөньяга Тукайны, Сәйдәшне, биргән кала.

Ярга басып карап торам

Иделнең агышына

Колач җәеп Казан үзе

Килә төсле каршыма.(Ә.Ерикей.)

Бакчаларга уралып

Халкыбыздан нур алып

Гөрли Казан,матур Казан

Үсә Казан нурланып.

Зур гигантлар күтәрелә

Йөлдызларга үрелеп.

Йөлдызларга үрелеп -

Бөтен илгә күренеп.

Көннән - көн яктырак булып

Балкый Казан утлары

Бөтен Ватанга танылды

Казан комбинатлары.

Үсә Казан, гөрли Казан

Туган ил кочагында

Бүген күзәл,киләчәге

Гүзәлрәк тагын да.

Сокланып карап үтәсең

Һәр салынган йортына

Зур диңгезнең кораблары

Керә Казан портына.

Никадәр герой бе

Никадәр галим бездә

Һәркем сакта,һәркем сафта

Кадерле илебездә.

Алып баручы.Казанның тарихи истәлекле урыннары бик күп.Безнең беренче тукталышыбыз беләсезме кайда булыр? Әйтергә дә кирәк түгел дер? Хәзер барысында үзегез күрерсез.

Нинди манара күренә еракта

Сөембикә дигәнме ул?

Гүзәл дә соң! Безне әсир итте!

Ә риваятьче болай булган иде.

Сөембикә, гүзәл ханбикә,

Әсир итте чибәрлеге Явыз Иванны

Патша өйләнергә була аңа

Һәм Казанга чапты гаскәр белән

Булдырмас өчен сугышны

Патшага манара төзергә кушты ул

Һәм шуннан сикерде җиргә Сөембикә

Теләмәде аның хатыны булырга.

( Сөембикә чыга)

Алдында баш иеп

Кабатлыйм күңелдән

Кзаным, Казаным

Аерылмам илемнән

Казаным, Казаным!

«Сөембикә» җыры башкарыла.

Алып баручы. Икенче тукталышыбыз, дуслар, музейда булыр. Музейның якты, иркен заллары безне каршы ала. Монда тарихи вакыйгалар турында, халкыбызның гареф гадәтләре турында күп әйберләр сөйли. Карагыз, әле, нәрсәләр генә юк монда.

Бу сөлгеләр эскәтертләр

Тамбур белән чигелгән

Әллә инде өсләренә

Чын чәчәкләр сибелгән

Татар хатын - кызларыбыз

Эшнең серен белгәннәр

Кич утырып, җырлар җырлап

Оста чигү чиккәннәр.

Бию.

(Мәчет тукталышы)

Мин яшимен башкалада

Аның исеме Казан

Күңелләргә иман өстәп

Мәчеттән агыла азан

Бик борынгы шәһәр үзе

Аңа бер мең ел тула

Горур, бөек башкалама

Бөтен дөнья таң кала.

Чиксез бәхет минем өчен

Яшәү шәһри Казанда

Тукай телен, Сәйдәш моңын

Саклый Казан һаман да.

Алып баручы. Күңелләргә иман өстәп

Мәчеттән агыла азан.

Бу матур сүзләрне ишетеп, күңелләр тынычланып, рәхәтләнеп китә. Теләсәннәргә мәчет ишекләре һәркайчан ачык. Хәзер мин безгә бәйрәмгә килгән хөрмәтле кунакыбызны, Тәскирә апаны чакырасым килә.

Рәхим итегез, Тәскирә апа! ( дога укыла)

  • Казанда театрлар бик күп:

Муса Җәлил исемендәге Академия опера һәм балет театры.

  • Качалов исемдәге Казан дәүләт рус зур драма театры.

  • Кәрим Тинчурин исемендәге дәүләт драма һәм комедия театры.

  • Казан яшьләр театры, курчак театры да бар.

Алып баручы. Ә, Казанның Г.Камал театрын кем белми? Казанлылар да, башкала кунаклары да бу театрга бик яратып йөриләр. Әйдәгез, без дә бу театрның пәрдәләрен ачып карыйк.

( « Беренче театр» өзек күрсәтелә)

Алып баручы. Соңгы тукталышыбыз Бауман урамында булыр.

Беләсезме? Казанлылар һәм башкала кунаклар өчен Бауман урамы иң яраткан урамга әйләнде.

Әлек ул Проломная урамы дип аталган булган.Монда драмтеатр, кинотеатрлар, күп кибетләр, кафелар урнашкан.

Беләсезме? Бауман урамының бердән-бер җәяүлеләр урамы икәнен.

Монда патшабикә Екатерина II нең чын каретасын һәм атаклы опера җырчысы Федор Шаляпинга куелган һәйкәлне күреп була.

Алып баручы. Бауман урамында һәрвакыт музыка яңгырый, кешеләр ял итәләр, күңел ачалар.

Бию.

(Шигырь сөйләүчеләр чыгалар.)

Быел, 2015 нче елда Казаныбызга 1010 ел тулды. Казаныбыз көннән - көн матурлана: яңа йортлар, җир асты юллары төзелә. Баскетхол, Пирамида, Аквопарк инде сафка басты. Бу биналар үзләренең гүзәллекләре белән безне генә түгел, чит ил кунакларын да сакландыра.

Казаным! Казаным!

Җир йөзендә синнән матуррак

Шәһәрләр күп алар.

Мин беләм Рим, Парижлар данын

Берсенә генә дә алыштырмас сине

Минем Казаным.

Казан - син минем моң бишегем,

Балкып янар якты кояшым

Милләтемнең горурлыгы булып

Яктыллыкка дәшеп торасың.

Дәртле Казан,

Таныш урамнарың

Ташларына басып йөргәндә,

Хыялларым сәяхәткә китә

Еракларга, узган көннәргә.

Кайда гына бармыйм, кайда гына йөрмим.

Мин Казанны өзелеп сагынам

Үзем китсәм, йөрәгем кала кебек

Аерылмый Идел ярыннан.

Алып баручы. Матур Казан, горур Казан

Халыкларың булсын гел бергә,

Балкып торсын мәйданнарың,

Гөрләп яшә, Казан, гомергә!

Җыр:« Татарстан - туган илебез.»

Алып баручы. Рәхәт миңа, Казаным

Янымда син барында

Якты булсын киләчәгең

Үткәннәрдән тагын да.

Алып баручы. Казан шәһәре буенча сәяхәт тәмам, хушыгыз кадерле кунакларыбыз!



© 2010-2022