- Преподавателю
- Другое
- Разработка урока по татарскому языку на тему Казанский федеральный университет (10 класс)
Разработка урока по татарскому языку на тему Казанский федеральный университет (10 класс)
Раздел | Другое |
Класс | 10 класс |
Тип | Конспекты |
Автор | Шайдуллина Л.М. |
Дата | 08.08.2015 |
Формат | doc |
Изображения | Нет |
Разработка урока по татарскому языку для русскоязычных
учащихся 10 класса по учебнику Р. З. Хайдаровой.
В программу данного курса включена тема "Казанский государственный университет". Тема изучается в разделе "Знание и жизнь". В предверии выбора профессии, знакомство с высшими учебными заведениями, хоть и виртуальное, актуально и интересно. Предлагаю разработку урока татарского языка для русскоязычных учащихся в 10 классе по учебнику Р.З. Хайдаровой и Р. Л. Малафеевой.
Тема: Казан дәүләт университеты.
Максат: 1. укучыларда укуга уңай мотивация булдыру өстендә эшне дәвам итү, югары уку йортлары (Казан дәүләт университеты) белән кызыксыну уяту;
2. укучыларның диалогик сөйләмнәрен камилләштерү, тәрҗемә итү күнекмәләрен үстерү;
3. "Казан дәүләт университеты" текстындагы яңа лексик материал белән танышу, практик үзләштерү;
Җиһазлау: Дәреслек (10 сыйныф, Р. З. Хәйдәрова, Р. Л. Малафеева) 16-17 битләр, интернет-ресурс, плакат, электрон презентация.
Дәрес барышы:
-
Оештыру өлеше.
1.Сәламләү.
Укытучы: Исәнмесез, укучылар!
Укучылар: Исәнмесез, исәнмесез,
Исәнмесез, саумысез!
Барчагызга сәламәтлек,
Хәерле көн телибез!
Укытучы: Сезгә дә сәламәтлек һәм хәерле көн телим.
2. Кизү сүзе.
Мин бүген дежур. Сыйныфта барысы да бар. Бүген 5нче октябрь, сишәмбе көн. Урамдагы һава торышы турында хәбәр ителә.
-
Актуальләштерү.
-
Өй эшен тикшерү.
-
Кереш әңгәмә:
-
Мәктәпне тәмамлагач кемнәр югары уку йортларына керергә тели?
-
Нинди уку йортлары сайлар идегез? Ни өчен? Бу уку йортлары, бу һөнәрләр сезне кайсы ягы белән кызыксындыралар?
(Шул типтагы сорауларны укучылар бер-берсенә дә бирәләр:
-
Син кайда укырга керергә уйлыйсың? Ни өчен ул уку йортын сайларга уйлыйсың?)
-
Без бүген дәрестә Россиянең иң өлкән университетларының берсе булган Казан дәүләт университеты турында сөйләшербез.
(Слайд 1-3, 22)
-
Яңа теманы аңлату.
-
Сүзлек эше.
-
Әлеге тема буенча сөйләшү өчен, безгә тактада язылган сүзләр өстендә эшләргә кирәк.
Тактага яңа лексик материал язылган плакат эленгән:
өлкән -
бөек -
белгечлек -
төрле юнәлеш -
икътисад -
хокук -
халыкара мөнәсәбәтләр -
нәшрият -
борынгы китаплар -
сирәк очрый торган чыганаклар -
(Укучылар сүзлекләр белән эшлиләр, тәрҗемәләрен табалар һәм сүзлек дәфтәрләренә яза баралар.)
-
Дөрес әйтелеш өстендә эш.
Укучылар яңа сүзләр белән җөмләләр төзиләр, бирелгән схема буенча диалоглар төзиләр:
-
Сорау.
-
Җавап.
-
Тәкъдим итү.
-
Ризалашу.
-
Текстны уку. Дәреслек буенча эш (16 нчы бит)
а) укытучының үрнәк укуы.
б) укучыларның чылбыр буенча укулары, тәрҗемә итүләре.
в) Сорауларга җавап бирү:
- Университет кайчан ачылган? Аның тарихы нинди бөек галимнәрнең исемнәре белән бәйле? (3-4, 19-21 нче слайдлар. Анда университет тарихы турында мәгълүмат бирелгән)
- Университетның нинди факультетлары бар?
- Университетның фәнни китапханәсе турында нәрсәләр әйтеп була?
- Университетка укырга керүчеләргә нинди шартлар тудырылган?
(Әлеге сорауларга җавапларны тексттан табып укырга да мөмкин)
Физкультпауза.
-
Казан дәүләт университетында тагын нинди факультетлар барлыгы турында без слайдлар карап китәрбез. Бәлки үзегез дә ниндидер факультет белән кызыксынып китәрсез.
(Слайдлар 6-16)
-Укучылар, әгәр университет турында тулырак мәгълүмат алырга телисез икән, университетның сайтын язып куегыз: ksu.ru.
IV. Ныгыту.
-
Диалогик сөйләм. 11нче һәм 12нче күнегүләр.
Схема буенча диалог төзү:
-
Хәбәр.
-
Гаҗәпләнү, сорау бирү.
-
Җавап.
-
Өстәмә сорау.
-
Җавап.
-
Кроссворд чишү.(16нчы күнегү)
-
Йомгаклау.
-
Укучылар, сез мәктәпне тәмамлагач, сезнең алдыгызда бик күп юллар ачыла. Дөрес һөнәр сайлау, дөрес уку йортын сайлау - сезнең бурычыгыз.
-
Өй эше.
Өй эше төркемнәргә бүленеп бирелә:
-
Интернет-ресурслардан файдаланып, КГУ турында реклама әзерләргә.
-
Дустыңа интернет-олимпиадада катнашырга тәкъдим яса. Сезнең арада нинди диалог килеп чыгар?