Урок татарского языка в 7 кл. (применение сингапурских структур)

Дәрестә җөмләнең модаль кисәкләрен кабатлау планлаштырыла. Дәрестә укучылар белән Бөек Ватан сугышы елларында тылдагы балалар һәм хатын-кызларның авыр тормышын һәм Җиңү өчен керткән өлеше турында сөйләшү һәм сочинение язуга әзерләү максаты куела. Дәрес түбәндәге документларга нигезләнеп  төзелде: Татар телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре өчен  ана теленнән программа (5 – 9 нчы сыйныфлар) төзүче-авторлары:  Г.Р. Галиуллина, М.М. Шәкүрова, ТР  Мәгариф министрлыгы, 2013 ел. (үрнәк про...
Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:



"Йөрәкләрдә сугыш ачысы" темасына сочинение язарга әзерләнү

(Җөмләнең модаль кисәкләрен кабатлау, ныгыту)





Төзеде: Бәдретдинова Альбина Мөҗәһит кызы,

ТР Минзәлә гимназиясенең

югары категорияле татар теле һәм

әдәбияты укытучысы





2015 ел

Тема: Җөмләнең модаль кисәкләрен кабатлау, ныгыту.

Максат:

  1. Җөмләнең модаль кисәкләрен сөйләмдә дөрес куллана белү, тыныш билгеләрен куя белү күнекмәләрен ныгыту.

  2. Иҗади фикерләү күнекмәсен, сүз байлыгын арттыру, сочинение язуга әзерлек.

  3. Сугыш чорында яшәгән балаларның авыр тормышын аңлау, аларның Җиңүгә керткән ролен билгеләү.

Җиһазлау: таблицалар, әзер сораулар, компьютер, дәреслек, презентация.



Дәрес барышы:

Дәрес этабы

Эш төре, укытучы эшчәнлеге

Кулланылган структуралар

I. Оештыру.

Уңай психологик халәт тудыру.

Укытучы: Хәерле көн, укучылар. Татар теле дәресен башлыйбыз. Бер-берегез белән исәнләшегез (укучылар төркемдә каршы як һәм ян парлары белән исәнләшәләр).

  • Озын чәчле кызлар, басыгыз.

  • Кыска чәчле малайлар, басыгыз.

  • Зәңгәр һәм яшел күзлеләр, басыгыз.

  • Кемнең туган көне апрель аенда, басыгыз.

  • Кем дәрескә әзер, басыгыз.

  • Рәхмәт, дәресне башлыйбыз.

ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН

Уңай психологик халәт тудыру.

II. Белемнәрне актуальләштерү.

ПОПКОРН (тиз җавап)

  • Җөмлә кисәкләрен нинди ике төркемгә бүлеп була? (баш һәм иярчен)

  • Баш кисәкләрне атагыз. (ия, хәбәр)

  • Ия нинди сорауларга җывап бирә? (кем, нәрсә)

  • Хәбәрнең сораулары?

  • Иярчен кисәкләрне атагыз (аергыч, тәмамлык, хәлләр, аныклагыч)

  • Аергыч нинди сорауларга җавап бирә?

  • Тәмамлык булып нинди исемнәр килә?

  • Хәлләрнең төркемчәләрен атагыз (урын, вакыт, ...)

  • Сорауларын атагыз: ...

  • Модаль кисәкләрне атагыз (кереш сүзләр, эндәш сүзләр)

ПОПКОРН

Алда үтелгән дәресләрне искә төшерү.

III. Кабатлау, ныгыту.

ДЖОТ ТОТС

(Буш кәгазьләргә модаль кисәкләрнең (кереш сүзләрнең) төркемчәләрен язып, уртага салырга.

  • Һәр төркемнән 1 нче сандагы укучы - килеп чыккан карточкаларны укыгыз, калган төркемнәргә җавапларын тулыландырырга була.

Ышану, раслау

Шикләнү, икеләнү

Үтенү

Фикер чыганагы

Фикер нәтиҗәсе, йомгагы

Фикер тәртибе

Фикергә бәйле тойгылар

ДЖОТ ТОТС

Бердәмлекне ныгыту, төркемдә эшләү күнекмәсен ныгыту, белемнәрне актуальләштерү

ФЭН ЭН ПИК

-Төркемчәләр язылган карточкаларны ФЭН ЭН ПИК структурасы өчен әзерләгез. (Веер итеп тотарга).

Бирем: төркемчәгә мисаллар атагыз.

Мәгънәләре

Мисаллар

Шикләнү, икеләнү

ихтимал, күрәсең, бәлки, ахрысы, никтер, шәт, мөгаен

Фикернең шиксез икәнлеге (ышану, раслау)

әлбәттә, шөбһәсез, шиксез, дөрес,

һичшиксез, бәхәссез, билгеле, чынлап та

Фикернең чыганагы

минемчә, синеңчә, аныңча, минем уемча

Үтенү

зинһар

Фикернең гадәтилеге

табигый, гадәттә, билгеле булганча, мәгълүм булганча

Сөйләүченең төрле тойгылары

Фикергә бәйле тойгылар

бәхеткә, кызганычка каршы, имеш, янәсе, ичмасам, валлаһи, билләһи

Игътибар җәлеп итү

кара әле, тыңла әле, беләсең килсә, әйтсәм әйтим, гафу ит, тукта әле

Фикер нәтиҗәсе, йомгагы

гомумән, димәк, кыскасы, җыеп әйткәндә, мәсәлән, киресенчә, шулай итеп, шулай булгач, киресенчә

Фикерләрнең үзара мөнәсәбәте

мисал өчен, ниһаять, әйтик, беренчедән, икенчедән, бер яктан, икенче яктан, хәер

Фикер тәртибе

Беренчедән, икенчедән, бердән, ниһаять, барыннан да элек

ФЭН ЭН ПИК

Белемнәрне кабатлау.

ТЕСТЛАР ЧИШҮ (эндәш һәм кереш сүзләр янында тыныш билгеләре куюны ныгыту)

1. Кереш сүзе булган җөмләне табыгыз:

1) Безнең сабый чаклар сугыш елларына туры килде.

2) Олырак малайларның инде ябык җилкәсенә ул елларның котсыз нужасы менеп кунакларга өлгергән.

3) Хәер, безнең сабый чаклар да яшел чирәмдә генә үтмәде.

2. Кереш сүз мәгънәсе буенча кайсы төркемгә карый?

Шулай итеп, урам чирәменә тулысынча без, алты малай хуҗа идек.

1) фикер чыганагы

2) үкенү

3) фикер нәтиҗәсе, йомгагы

3. Кереш сүзе раслауны белдерүче җөмләне табарга.

1) Әлеге котсыз нужа бабай нәни җилкәләрдән дә атлап узарга өлгерде.

2) Хуҗа булгач, әлбәттә, эшенә дә син хуҗа инде.

3)Аңа карамадык, Тегәрҗепнең яшел чирәмендә алты малай тәгәрәшеп тә үстек.

4. Кереш җөмлә кайсы җөмләдә кулланылган?

1) Суын китерәсең, идәнен юасың, чыбык-чабык чабасың.

2) Олырак малайларның инде ябык җилкәсенә ул елларның котсыз нужасы менеп кунакларга өлгергән.

3) Ачыклабрак әйтсәң, урам чирәменә генә түгел, әниләр, абыйлар һәм апалар гел эштә булганлыктан, өйләргә дә без хуҗа идек.



  1. Кереш сүз нәрсәне белдерә?

Ул бәрәңге бакчасының эше дә яртысыннан артыгы, һич арттырусыз, безнең кулда иде.

1) фикер тәртибен

2) раслауны, ышануны

3) шикләнүне

6. Эндәш сүз янында нинди куелган тыныш билгесе санын әйтегез.

И сабыйлар, (1) эшләгез сез, (2) иң мөкатдәс нәрсә - (3) эш.

1) 1

2) 1,2

3) 3

НАМБЭД ХЕДС ТУГЭЗЭ

Бирем: почмаклардагы җөмләләрне сайларга.

  • Бирелгән фразалар кайсы чорны тасвирлый?

  • Сез сайлаган фразаны нинди кеше әйткән, дәлилләп күрсәтегез, мисаллар китерегез.

Без, туган илебезне саклап, утка кердек.

Без фронт өчен корал җитештердек, иген иктек.

Минем бала чагымны сугыш тартып алды.

Без - әтисез үскән балалар, ятимлекнең ачысын без бик иртә татыдык.

КОНЭРС

РЭЛЛИ РОБИН

Максат: текстны укырга әзерләү, тема буенча сөйләм телен үстерү.

Рәсем буенча әңгәмә.

Бирем:

Рәсемдә нәрсә күрәсез?
Бу турыда нәрсә уйлыйсыз?
Нәрсә беләсез килә?

СИ ФИНК УАНДЭ

Яңа белем алуга кызыксындыру

254 нче күнегү. Текст өстендә эш. Текстны уку.

1) Безнең сабый чаклар сугыш елларына туры килде. 2)"Әти" дигән кешеләрне без карточкаларда гына күреп белдек, күмәч яки кабартма, шикәр яки конфет ишеләрнең дөньяда бары-югы турында хәбәрләребез дә булмады. 3)Аңа карамадык, Тегәрҗепнең яшел чирәмендә алты малай тәгәрәшеп тә үстек.

4)Алты малай дигәч тә, бөтен шул зур урамның бала-чага халкы бары алты бөртектән генә тора иде дигән сүз түгел. 5)Олырак малайларның инде ябык җилкәсенә ул елларның котсыз нужасы менеп кунакларга өлгергән. 6)Еш кына алар, атка атланып, безнең яннан егетләрчә чыбыркы шартлатып үтәләр дә басуга тырмага, сукага китеп баралар.

7)Шулай итеп, урам чирәменә тулысынча без, алты малай хуҗа идек. 8)Хәер, безнең сабый чаклар да яшел чирәмдә генә үтмәде. 9)Әлеге котсыз нужа бабай нәни җилкәләрдән дә атлап узарга өлгерде. 10)Ачыклабрак әйтсәң, урам чирәменә генә түгел, әниләр, абыйлар һәм апалар гел эштә булганлыктан, өйләргә дә без хуҗа идек.

11)Хуҗа булгач, әлбәттә, эшенә дә син хуҗа инде. 12)Суын китерәсең, идәнен юасың, чыбык-чабык чабасың. 13)Ул бәрәңге бакчасының эше дә яртысыннан артыгы, һич арттырусыз, безнең кулда иде. 14)Чишмә булып акты безнең тирләр ул бакчага. Әйе. 15)Ләкин, ни генә булмасын, сабый чакларым искә төштеме, иң беренче әнә шул яшел чирәм килә дә баса минем күз алдыма.

Әлеге котсыз нужа бабай нәни җилкәләрдән дә атлап узарга өлгерде.

Җөмләсен син ничек аңлыйсың? Сугыш чоры балалары җилкәсенә нинди авырлыклар төшкән?

  • Балалар, тагын бер тапкыр почмакларны сайлыйбыз, кайсы фраза укыган текстның исеме булып килә ала? Ни өчен?

ФИНК-РАЙД-РАУНД РОБИН ("подумай-запиши-обсуди в команде")

  • уйларга,

  • дәфтәргә язарга,

  • төркемдә фикерләшергә,

  • уртак фикерне әйтергә

Якынча җаваплар:

Бирем: һәр абзацның төп фикерен билгеләргә, язарга, киңәшләшергә һәм уртак фикергә килергә.

  • Безнең сабый чаклар сугыш елларына туры килде.

  • Олырак малайлар сукага йөриләр.

  • Өйләргә без хуҗа.

  • Чишмә булып акты безнең тирләр ул бакчага.

ФИНК-РАЙТ-РАУНД РОБИН

Төркемнәрдә уртак эшчәнлек аша берләштерү,бер-берсенә ярдәм итү күнекмәсен арттыру

255 нче күнегү

Хәтерләүдән курыкма син!

Үткәннәрне онытма син!

Бел син ерак бабайларның

Ничек итеп көн иткәнен,

Ни иккәнен, ни чиккәнен,

Нинди уйлар, нинди моңнар

Безгә калдырып киткәнен.

Исеңдә тот, аларның син

Сугышларда кан түккәнен,

Туган җирнең иреге өчен

зинданнарда интеккәнен.

Хәтерләүдән курыкма син!

Үткәннәрне онытма син!

(Р.Фәйзуллин)

Сорау: Җиңүне якынайтуда тыл балаларының роле нинди?




ПЛЕЙСМЭТ КОНСЕНСУС

Уртак фикер

Йомгаклау.

Өйгә эш. "Җиңүне якынайтуда тыл балаларының роле нинди?" соравына җавапны язмача башкарырга, кереш сүзләр һәм эндәш сүзләр кулланырга.

Конкурс өчен хикәя төзеп килергә. "Йөрәкләрдә сугыш ачысы".

Сез классташларыгызның хикәяләре һәм бшка материаллары белән мәктәп сайтында таныша аласыз.

Йомгаклау.

Дәресне йомгаклау. Билгеләр кую.

Парковка. Дәрес турында фикерләрегезне язып ябыштырыгыз:

  • Сезгә дәрес ошадымы?

  • Дәрестә син үзеңне ачып бетерә алдыңмы?

  • Дәрес темасын аңладыңмы?

  • Дәрес бетте, барыгызга да рәхмәт. Чыгарга мөмкин.


© 2010-2022