Статья на тему Халык-тел сакчысы

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Халык-тел сакчысы

Фәизова Ләйлә,

Алабуга шәһәре 9 нчы мәктәпнең

11 сыйныф укучысы

Фәнни җитәкче: Бакирова Раилә Гәбделбәр кызы

Татар телебезнең бүгенгесе, киләчәге, дөньякүләм тоткан урыны, һичшиксез, милләтебезнең аң -белем дәрәҗәсенә, рухи-әхлакый үсешенә турыдан-туры бәйле.

Төп бурычларыбыз да шуннан чыгып билгеләргә була:

-яшь буында милли узаң тәрбияләү аша телебез һәм милләтебезне саклау, үстерүгә өлеш кертү;

-балаларга белем һәм тәрбия бирүдә буыннан-буынга тапшырылып килгән әдәп-әхлак нормаларын, гореф-гадәтләррне, милли үзенчәлекләрне гәүдәләндерүче әдәби һәм мәдәни җәүһәрләребезне файдалану;

-туган төбәктә туып үскән күренекле шәхесләрнең тормыш юлын, иҗатын өйрәнеп, аларның туган телебезгә керткән өлешен аңлау.

Соңгы пунктка без аеруча басым ясарга булдык , чөнки кешеләр һәрвакыт кемнәндер үрнәк алып яшәргә тиеш, кемдер дөрес юл күрсәтергә тиеш. Татар милләте өчен янып яшәүче шәхесләребез бик күп. Алар фидакарь хезмәтләре белән телебезне , мәдәниятыбызны, әдәбиятыбызны яшәтүгә, үстерүгә, саклап калуга юл тотып, башкаларны да шуңа әйдәп баралар. Шуңа күрә безнең өчен аларның татар милләте турындагы фикерләре бик кызыклы һәм мөһим.

Эшебездә күренекле шәхесләребезнең уйлануларына анализ ясарбыз һәм безне борчыган сорауларга җавап эзләрбез. Алар татар теле һәм әдәбиятының бүгенгесен һәм киләчәген ничек һәм нәрсәдә күрәләр микән?

Без эшебезне Сибгать Хәкимнең улы, күренекле Татарстан сәясәтчесе-Рафаэль Хәкимовтан башларга булдык. Тел һәм милләтне яшәтә торган беренче көч -дәүләтчелек дип саный ул. Икенче көч-рухи таяныч, ягъни дин. Һәм бу ике көч арасында бердәмлек кирәк булуын искәртеп китә. Телевидение, матбугат, язучылар-тел таянычы. Ә гади кешеләр гаиләдәге тәрбия ярдәмендә татар телен саклап кала алырлар дип басым ясый. Мисал да китереп китә. Гаиләдә татарча сөйләшкәнгә күрә, аның балалары татарча "рәхәтләнеп сөләшә"ди ул. Ул гына да түгел , аның хатыны үзбәк милләтеннән, шуңа күрә балалары шул телдә дә бик яхшы аралашырга өйрәнгәннәр. Кызы Ташкентка баргач, бөтенесе аптырап калалар: "Ничек бу бала бер рус сүзе кыстырмыйча үзбәкчә сөйләшә". Димәк, тел таянычы,милләт таянычы-гаилә. Ә туган телгә мәхәббәт, хөрмәт ана сөте белән ата-баба йортыннан башланып китә.

Күренекле рәссамыбыз, Татарстан һәм Россиянең атказанган рәссамы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе Илдар Зарипов иҗаты турында сөйләгәндә, аны күбесе "милли рәссам" дип әйтәләр. Үзенең интервьюсында ул болай ди: "Яле , мин милли булыйм әле",-дип йөрмим, ул үзе күңелгә үзеннән-үзе сарылып керә"-дип искәртә Аның фикеренчә, үзеңне татар булып тоюга өйрәнергә мөмкин түгел. Ул хис канга сеңгән булса гына үзен белдерә ала. Ә татар милләтен яшәтүче төп көч-авыл кешеләре дип әйтә ул. Чөнки "Татарлар бит,-нигездә, авыл кешеләре". Авыл кешеләренең эчке дөньсы чистарак Һәм матуррак, туган җирне ярату хисе аларда көчлерәк дигән фикердә ул. Димәк, телебезне, мәдәниятыбызны үстерү һәм саклап калу өчен авылларны торгызу һәм үстерү өчен вакытны да, көчне дә кызганмаска кирәк дигән нәтиҗә ясарга була.

Тагын бер әңгәмәдәшебез мәшһүр татар композиторы ,Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе һәм татар композиторы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе һәм халык артисты, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты-Фасил Әхмәтов.

Аның фикеренчә, бүгенге тормышта кешеләр күбрәк байлык артыннан куу белән мавыгып, "рухи байлык " дигән төшенчә турында оныталар. Нәтиҗәдә кешеләрненең зәвыклары, эстетик тәрбияләре кими. Алар очсызлы концертларга йөриләр, очсызлы музыка тыңлыйлар. Професиональ сәнгать белән кызыксыну юк дәрәҗәсенә төшә. Кешеләрдә битарафлык хисе хөкем сөрә башлый. "Татар халык мәкале белән әйтсәк, арба ватылса-утын, үгез үлсә-ит була инде..."-ди Ф.Әхмәт. Ә безнең бурычыбыз- кешеләрдә бу битарафлык хисен бетерү. Аның өчен татарларга бары тик талантлы, камил, милли рухлы, безнеңчә булган сәнгатькә тарту. Бу мәсьәләне чишү өчен дәүләт бик күп көч куярга тиеш. Беренчедән, профессиональ сәнгать бөтен татар җәмгыятенә барып ирешерлек бусын өчен, матди як белән бәйле сорауларны чишәргә кирәк. Гади кеше дә профессиональ театр карарлык, сыйфатлы музыка, опера тыңларлык тотрыклы материаль хәлдә булуы бик мөһим. Икенчедән, дәүләт радио һәм телевидениене басып алган шоуларны киметеп, югары сәнгатьне пропагандалауны арттыруга юл тотарга тиеш.

Тагын бер әһәмиятле фикерне без язучыбыз Роберт Миңнуллин әйткән сүзләрендә ишеттек. Ул советлар чорындгы пионерия турында сагынып сөйли. Пионерлык хәрәкәте билгеле бер идеологиягә корылган булса да, аның уңай якларын билгеләп үтте. Шуларның берсе-героизм. Балаларның ихластан ышанып үскән геройлары бар иде-Зоя Космодемьянская, Олег Кошевой һ.б. Балалар алардан яхшы үрнәк алалар иде. Хәзерге яшь буынга да "халкыбызның матур традицияләрен саклый белгән, милләтебезне башка зур халыклар дәрәҗәсенә" күтәрә белгән геройлар, көчле шәхесләр кирәк дип уйлый ул.

Аллага шөкер, бездә андый кешеләр юк түгел. Татарстан президентларыннан башлап, атказанган язучылар, җырчылар, композиторлар, рәссамнар, дин әһелләре, артистлар безне әйдәп, милләт сакчылары гәскәренә туплап баралар.

Шушы әйтелгән фикерләрне гомумиләштерсәк, түбәндәге нәтиҗәгә килергә була. Татар теленең бүгенгесе һәм киләчәге халкы белән тыгыз бәйләнештә тора. Халык тел сагында булып торсын өчен ,аның милли үзаңы булырга тиеш. Ул милли узаң җәмгыятьнең төрле катламнарын берләштереп, гаиләдә, тәрбия-укытуда, сәясәттә, мәдәни тормышта һәм яшәешебезнең калган өлкәләрендә дә чагылуы зарур.

Эшебезне тәмамлап, татар халкының хикмәтле сүзләренә мөрәҗәгать итәсе килә. "Дуслык тау күчерә"- ди халык. Ягъни, ничек кенә булмасын, үз максатыбызга бары тик берләшеп ирешергә була. Бердәмлектә чишәсе мәсьәләләр тизрәк чишелә, кыенлыкларны җиңелрәк үтеп була.

Туфан Миңнуллин каләмдәшләре белән әңгәмәдә болай дигән: "Төрле холыкта булсак та, туган халкыбыз язмышы мәнфәгатьләрендә сүзебез бер булды безнең". Ә Фәндәс Сафиуллин дәвамчанлыкка да зур әһәмият бирә : "Нинди юл белән барсак та, халкыбызга хезмәт итү нәтиҗәләребез бер булды. Шушы бердәмлегебез сакланып калсын иде. Эшебезне дәвам итүчеләр бездән соң да безне искә алып,үзләре турында сөйләп, киләчәктә дә шушындый кичәләр үткәрергә насыйп булсын".

Әдәбият

1.Р.Вәлиев. Җанга уелган уйлар:шагыйрь Разил Вәлиевның күренекле шәхесләр белән әңгәмәләре.Казан: Татар. кит.нәшр., 2007.-720 б.

2.И.Низамов Ярдәмең берлән синең...-Казан:Мәгариф,2008.-237 б.

3.Д.Гыйләҗев .Милли тәрбия -тел һәм милләт язмышы сагында// Мәгариф,№12,2013.-Б.62-64



© 2010-2022