Разработка урока по татарской литературе на тему Фатих Карим (11кл.)

Раздел Другое
Класс 11 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


Башкортстан Республикасы Ярмәкәй районы

Тарказы урта гомуми белем бирү мәктәбе




Татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәсе

11нче сыйныф


Тема:

Фатих Кәрим-гражданин, шагыйрь Һәм солдат










Үткәрде

Тарказы урта мәктәбе

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Ганиева Зөлфия Сафуан кызы


2015

Максат. 1. Әдипнең тормыш юлын, иҗа­тын өйрәнү. 2. Урта сыйныфларда алган бе­лемнәрне барлау, истә калдыру, бәя бирү. 3. Шигырьләрнең батырлыкка рухландыргыч сыйфатларга бай булуын күрү; патриотик тәрбия бирү, Туган илне ярату хисе тәрби­яләү.

Җиһазлау. Ф. Кәрим портреты, китап­лар күргәзмәсе, магнитофон, кассета, дә­реснең эпиграфы язылган плакат, балалар эшләгән иллюстрацияләр.

Дәрес барышы. Психологик уңай халәт тудыру.

Укытучы. Урта сыйныфларда без шагыйрнең тормыш юлын, кайбер шигырьлә­рен өйрәнгән идек. Хәтерегездә калганнар­ны искә төшерик әле. (Бер укучы "Ант" ши­гырен яттан сөйли.)

  • Бу шигырь нәрсә турында?

  • Тагы нинди шигырьләрен ошаттыгыз?

  • Миңа "Сибәли дә сибәли" шигыренең үзенчәлекле булуы ошады.

  • Бу шигырьнең үзенчәлеге нәрсәдә соң?

  • Бу шигырьдә солдатның көзге яңгыр астында якын иптәшен күмү вакыйгасы безгә моңсулык өсти. Көзге яңгыр - үлем хәсрәтен, йөрәк сагышын көчәйтеп килә. Кара төн, шыксыз салкын яңгыр сугыш дәһшәтен искә төшерә. "Сибәли дә сибәли" шигырен укучы яттан сөйли.

Ф. Кәримнең "Кыр казы" шигыре дә Ту­ган ил язмышы, туган халкының киләчәге белән бәйләнгән. Сугыш кырына килеп чык­кан кыр казы - солдатның туган җирен са­гыну хисләрен, сөю ялкынын алып баручы бердәнбер тереклек. ("Кыр казы" шигырен укучы яттан сөйли.)

Без күренекле татар шагыйре Ф. Кәрим­нең сугыш елларында иҗат иткән ши­гырьләренең берничәсен искә төшердек.

Әйе, Ф. Кәрим - татар шигъриятенең сәнгатьчә үсешен яңа, югары дәрәҗәгә кү­тәреп, гражданлык каһарманлыгы һәм шигъри батырлык күрсәтеп һәлак булган шагыйрь.

Ул дөньяда барлыгы 36 ел гына яшәде. Шуның 4 елын төрмәдә, 4 елы сугышта үт­кәнен искә алсаң, аның гомере нинди кыска булганлыгын күрәсең.

- Хәзер укучылар, без аның иҗатына та­гын да якынрак килик. Үткән дәрестә ша­гыйрьнең тормыш юлын һәм иҗатын үзаллы өйрәнергә кушылган иде.

1. Әйтегез әле, Ф. Кәримнең иҗаты ничә өлешкә бүленә? Шагыйрь булып китүенә кемнәр сәбәпче була?

2. Ф. Кәрим шигъри остазларын ничек бәяли?

3. Ф. Кәримнең фронт лирикасының үзенчәлекләрен әйтегез?

Югарыда сөйләгәннәрдән чыгып, дәф­тәрләрдә "Хәтер төеннәре"н тутырабыз.

Ә хәзер программа буенча үтеләсе ши­гырьләрне Фоат Галимуллин укуында тың­лыйк. ("Ватаным өчен", "Мин - гуманист" шигырьләре тыңлана, анализлана.)

Рефлексия. Бүген дәрестә нәрсәләр белдек? Белемнәрне тәртипкә салыр өчен безгә ромашка таҗлары ярдәм итәр. (Ро­машка таҗларындагы сорауларга җавап бирү.)

1. Иҗаты ничә өлештән тора?

  1. Остазлары кемнәр булган?

  2. Яраткан рус шагыйре.

  3. "Табына торган аллам" дип кемне ата­ган?

5.Шагыйрьнең тормыш иптәше һәм кызларының исемен әйтегез.

  1. Яраткан төсе.

  2. Бүләкләре.


Разработка урока по татарской литературе на тему Фатих Карим (11кл.)





Ф. Кәрим иҗатына гомуми бәя биреп, шуны әйтергә кирәк: ул үзе кулланган жанрларның тулы мөмкинлеген файдаланып, сугыш кырындагы кешенең кичерешләрен, ба­шыннан үткәннәрен килер буыннарга ихлас дөреслек белән сурәтләп калдыра алды.

Үлем турында уйлама

Илең турында уйла

Илең турында уйласаң

Гомерең озын була.

Үзе дә бу сугышта катнашкан шагыйрь һәм язучы Нәби Дәүли әйткәнчә: "Ф. Кәрим безгә рядовой солдат турында олы сүз әйт­те. Ә ул солдат туган илен ярата белгән, ха­лыкка үз мөнәсәбәтен йөрәк түрендә йөрт­кән, туган җир өчен дошманнарга каршы көрәштә башын салган кеше иде. Ф. Кәрим үзе дә шундый солдат һәм, әлбәттә, олы шагыйрь".

Өйгә эш: дәреслектән 76-83 битләрне укырга, хрестоматиядән үзегезгә ошаган бер шигырен ятларга.


© 2010-2022