Татар теленнән конспект Табигать белән бергә

Раздел Другое
Класс 6 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

«27 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе»












"Табигать белән бергә"

(6 нчы б сыйныфының рус төркемендә

татар теле буенча үткәрелгән ачык дәрес)






Дәреснең максаты:

1. "Табигать белән бергә" циклы буенча өйрәнелгән лексиканы ныгыту, актив кулланышка кертү, грамматик материалны сөйләмдә дөрес куллануга ирешү, диалогик сөйләмне үстерү;

2. Укучыларның аралашу күнекмәләрен, логик фикерләү сәләтен, иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү, укучыларның үз фикерләрен тиз һәм төгәл әйтә белүләренә ирешү;

3. Аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен үстерү, табигатькә, экологиягә сак караш тәрбияләү.

Дәреснең девизы: "Белемне мөстәкыйль үзләштер!"

Дәрес тибы: диалогик һәм монологик сөйләмгә чыгу

Җиһазлау: дәреслек, такта, компьютер, интерактив такта, ватманнар, төсле каләмнәр, "Табигать белән бергә" темасына презентация, укучыларның проект эшләре.

Дәрес элементлары

Вакыт

1

Оештыру моменты (исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру)

2 мин

2

Актуальләштерү (кроссворд чишү, табигатькә караган проект эшләре белән танышу, аудирование күнегүләре, төркемнәрдә эш)

5 мин

3

Төп өлеш (диалогик һәм монологик сөйләмгә чыгу, проблемалы сорауга җавап бирү)

16 мин

4

Ныгыту (ситуатив күнегүләр эшләү, экологиягә караган постерлар ясау)

15 мин

5

Йомгаклау (шигырьләр һәм диалоглар тыңлау, белемнәрне бәяләү)

5 мин

6

Өй эше (1 вариант -табигать турында 5 мәкаль ятларга;

2 вариант - «Экологик куркынычсызлык» темасына постер ясарга;

3 вариант - " Кызыл китап" турында мәгълүмат тупларга

2 мин

Дәрес планы:

Дәрес төзелеше:

1 слайд: позитив рәсемнәр

I. Оештыру:

  1. Исәнләшү.

- Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн!

2) Кизү укучыны тыңлау, аның сораулары.

3) Дәрестә уңай халәт тудыру.

  • Сезнең кәефегез дэ шундый матур булсын!

  • Мин сиңа якты көн, уңышлар телим!

  • Дәрестә "биш" ле ал!

  1. Карагыз әле, бүген безгә кунаклар да килгән икән, әйдәгез аларга да яхшы теләкләр телик!Татар теленнән конспект Табигать белән бергә

Кояшның шаян нурлары

Безне уята.

Хәерле иртә тели ул,

Хәерле иртә!

Син дә шулай һәркемгә

Елмаеп эндәш.

Бәхет, шатлык, куаныч

Булсын гел юлдаш!

Әйдәгез, бүгенге дәрестә үзегезнең чын дуслар булуыгызны күрсәтегез.

Чын дуслар нинди була? (укучыларның җаваплары тыңланыла)

- Бердәм булып эшләр өчен дәрестә игътибарлы булырга, бер-берегезне бүлдермичә тыңлый белергә, иптәшеңне аңларга тырышырга һәм аңа ярдәм итәргә омтылырга кирәк.


  1. Актуальләштерү.

  1. Аудирование (аудиоязма)

"Яз" темасы буенча аудирование тыңлау, карточкаларда тест эше:

1.Чулпан кайда яши?

А. Авылда

Ә. Башкалада

Б. Яр Чаллыда

2.Кыз нинди ел фасылын ярата?

А.Җәйне

Ә.Көзне

Б.Язны

3.Язын көннәр нинди була?

А. Кояшлы

Ә. Буранлы

Б. Салкын

4. Чулпан яз көне нәрсә белән шөгыльләнә?

А.Футбол

Ә.Йөзү.

Б.Теннис

5. Ни өчен кыз кышны яратмый?

А.Кыш көне пычрак

Ә. Кыш көне эссе

Б.Кыш көне салкын


  1. Дәрес максаты белән танышу.

Укучылар, хәзер яз, безнең күңелләрдә шатлык. Әйдәгез, мәктәпкә яхшы кәеф белән килик, дәресләрдә актив булыйк! Үткән дәресләрдә без нинди тема буенча эшләдек? Әйдәгез, кроссворд ярдәмендә темабызны ачыклыйк.

ТАБИГАТЬ


  1. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

  1. Төркемнәрдә эш (1 укучы альбом битенә табигатькә караган сүзләр яза; икенчесе - сүзтезмә төзи, өченчесе - кыска җөмлә төзи, бер-берсен таныштыралар) - сәгать теле буенча эшлиләр, ком сәгате кулланыла.

  2. Каршыдагы партнер белән диалоглар төзү.

  3. Дәреслек белән эш (113 нче бит, 1 нче к., укырга, текст буенча сорауларга җавап бирергә)

  4. Дәфтәрләрдә эш бүленеп бирелә (113 нче бит, 2 нче к.)

  5. Күзләргә зарядка ( туп артыннан күзләрне йөртү)

  6. Сезгә өй эше проектлар төзеп килергә иде. Әйдәгез, үз проектыгызны яклагыз.

1 нче төркем - Татарстандагы кошлар

2 нче төркем - Татарстандагы хайваннар

  1. нче төркем - Идел һәм Чулман елгасы

  1. Проблемалы сорау: Табигатьне саклау буенча Закон кабул ителгән. Безнең Татарстанда 2 зур тыюлык бар. Раифа тыюлыгы, Идел- Кама тыюлыгы. Күп кенә бетү алдында торган үсемлекләрне һәм җәнлекләрне " Кызыл китапка" кертәләр. Ничек уйлыйсыз, кызыл төс нәрсәне аңлата икән? ( кисәтә).

  2. Физкультминутка

Укучылар, без Татарстан республикасында яшибез. Безнең республикада ничә дәүләт теле? Әйдәгез, ике телне дә яхшылап өйрәник.

("Үз җырыбыз" җыры)

  1. Монологлар төзү (чылбыр буенча)

  • Укучылар, өй эшләрегезне тыңладык, тырышкансыз. Ә хәзер әйтегез әле, безнең шәһәр нинди елга буенда урнашкан?

Безнең шәһәр Чулман елгасы буенда урнашкан. Ул зур түгел. Безнең шәһәрбездә заводлар күп. Алар экологияне пычраталар. Һава чиста булсын өчен, агачлар утыртырга кирәк. Безнең шәһәрдә күп агачлар утырталар. Аларны сындырырга ярамый. Әйдәгез, табигатьне саклыйк! Үз шәһәребезне яратыйк!

  1. Ситуатив күнегүләр:

Как скажешь о том, что:

- в нашей республике природа разнообразна и богата;

- по территории протекает 4 большие реки;

- мы берем от природы все необходимое.

Посоветуй другу:

- беречь природу;

- не ломать деревья;

- не разжигать костры;

- не оставлять за собой мусор!

Как спросишь у одноклассника:

- есть ли закон о защите природы?

- имеются ли заповедники в нашей республике?


  1. Һәр төркем табигатьне саклау буенча 2 җөмлә әйтә, аларны яклый.

Укучылар, табигатьне саклау- безнең изге бурычыбыз! Сез бүген - экология экспертлары. Әйдәгез әле, экология темасына плактлар ясыйк!

IV. Йомгаклау

1) Белемнәрне бәяләү:

- Укучылар, сезгә дәрес ошадымы? Бүгенге дәресне "5"легә кемнәр үзләштерде? Кемнәр үз эшчәнлегенә "4" ле куя, кемнәр "3"ле куя? Өстәлегездә билгеләр язылган түгәрәкләр бар. Җөмләләрне укып, түгәрәкләрне күтәрегез.

Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам. Татар теленнән конспект Табигать белән бергә

Әйбәт эшлим, материалны аңладым.Татар теленнән конспект Табигать белән бергә

Әйбәт эшлим, ләкин иптәшемнән ярдәме көтәм. Татар теленнән конспект Табигать белән бергә

  1. Өй эше:

1 вариант -табигать турында 5 мәкаль ятларга;

2 вариант - «Экологик куркынычсызлык» темасына постер ясарга;

3 вариант - " Кызыл китап" турында мәгълүмат тупларга

  1. Саубуллашу.


© 2010-2022