Презентация по родному языку на тему Исем

Раздел Другое
Класс -
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Исем фигыль

Максат: Исем фигыль, аның ясалышы, кулланылышы, үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирү; исем фигыльләрне тексттан табарга өйрәтү; укучыларның фикерләү сәләтләрен үстерү; сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру.

- Бүгенге дәресне тылсымлы сүзләрдән башлыйк. Кеше бер-берсе белән очрашкач, нинди сүзләр әйтә?

- Исәнмесез! Хәерле иртә! Хәерле көн! Сәлам! Шушы җылы мөгаләмәдә дәресне башлап җибәрик.


  1. Актуальләштерү:

  1. Без нинди сүз төркемнәрен өйрәндек?

  2. Сайланма диктант. Шигырь юлларыннан бер баганага исемнәрне, икенчесенә фигыльләрне язабыз:

Кәефегез яхшы булсын

Гел елмаеп торыгыз.

Әгәр ярдәм кирәк икән,

Гел янәшә булыгыз.

Ярдәм итәр өчен, дуслар,

Бер сүз җитә нибары.

Яхшы кәефтән һәрвакыт

Килеп торыр Җир шары.

Кәефегез, ярдәм, дуслар, сүз, булсын, елмаеп, торыгыз,

кәефтән, Җир шары. итәр, җитә, Көлеп, торыр,

булыгыз.

  1. Эшләрне тактада бирелгән җаваплар белән чагыштыру.

  2. Сайлап алган сүзләргә нигезләнеп, сорауларга җавап бирәбез:

а) Исем нәрсәне белдерә?

б) Исем нинди сорауларга җавап бирә?

в) Исем нәрсәләр белән төрләнә?

г) Фигыль нәрсәне белдерә?

д) Нинди сорауларга җавап бирә?

е) Нәрсәләр белән төрләнә?

ж) Фигыльнең ничә төркемчәсе бар?

з) Кайсы фигыль төркемчәләрен, аларга хас булган билгеләрне өйрәндек?

Бер фигыльне барлык төркемчәгә дә кую.

и) Укучылыр, сез ничек уйлыйсыз, бүгенге дәрестә фигыльнең кайсы

төркемчәсен өйрәнәбез? (Исем фигыльне)

5. Дәреснең максатын аңлату.

II. Яңа белем.

  1. Бүгенге дәрестә исем фигыль төркемчәсен өйрәнәчәкбез.

Бу фигыль исем һәм фигыль билгеләрен йөртә. Бу билгеләрне карап үттек.

  1. Хәзер кабатлаган белемнәребезгә нигезләнеп, исем фигыльгә билгеләмә биреп карыйк.

Исем фигыль: а) исем кебек нәрсә белән төрләнергә тиеш? (сан, килеш, тартым)

б) фигыль кебек нәрсәне белдерергә тиеш? (эш-хәл, хәрәкәт)

в) фигыль кебек нинди формаларда булырга мөмкин? (барлык-юклык)

г) фигыль кебек нәрсә белән төрләнергә тиеш? (юнәлеш)

3. Модель ясау. Укучыларга карточкалар таратыла. Алар такта янына чыгып модельне төзиләр.

Исем фигыль

Исем Фигыль

-килеш - барлык, юклык

- тартым - юнәлеш

- сан

Нәрсә?

Нишләү?

Затланышсыз фигыль

III. Белем һәм күнекмә.


  1. Физкультминут "Язганда туры утырам"

Язганда туры утырам (гәүдә торышын)

Тигез тора иңсәләр (җилкәләрне сикертү)

Баш иелми, баш бармаклар

Күз читенә тисәләр.

Ручканы мин дөрес тотам,

Дәфтәрне- авыш итеп.

Яза башлыйм хәрефләрне

Чиста һәм матур итеп.

  1. Тактадагы текст өстендә эш. Текстны укып чыгу. Фикер алышу.

Сәламәтлек - кешенең иң зур байлыгы. Аны бернинди акчага да сатып алып булмый. Югалган сәламәтлекне кайтару бик авыр. Көчле, җитез булуыбызның сере- чыныгуда. Чыныккан - чирен еккан дип халык белеп әйтә. Икенче яктан, чыныгу - физик көчне үстерү, спорт белән шөгыль-

ләнеп, тазалыкны арттыру. Француз язучысы Альфред Мюссе бу хакта болай дигән: "Физик күнегүләр бик күп даруларны алыштырырга мөмкин, әмма дөньядагы бер генә дару да физик күнегүләрне алыштыра алмый."

  1. Билгеләмәгә туры килгән сүзләрне (исем фигыльләрне) сайлап язарга. Мәгънәле кисәкләргә таркатып язабыз; кушымчаларын билгеләргә.

Булу- ыбыз- ның - I зат, күплек сан, иялек килеше.

Шөгыльән- ү- дә - урын-вакыт килеше.

Димәк, а) исем фигыль исем кебек нәрсә белән төрләнә?

б) фигыль кебек нәрсә белән төрләнә?

в) исем фигыль нинди кушымча ярдәмендә ясала?

4. Дәреслектәге кагыйдә белән әйтелгәннәрне чагыштыру.

5. Укылган кагыйдәләр буенча бер-берләренә сораулар бирү.

6. Күнегү 174 (тексттан исем фигыльләрне табу, җөмлә кисәкләрен билгеләү.

7. Артык сүзне тап уены.

Сәламәтләнү Канәгать (Язылышын аңлатырга)

Тазару Савыгу

Тернәкләнү

Шушы сүзләрнең берәрсе белән җөмләләр төзү.

8. Йомгаклау.

- Бүгенге дәрестә нәрсә өйрәндек?

- Нинди билгеләргә ия?

- Исем кебек нәрсәләр белән төрләнә?

- Фигыль белән нинди уртаклыгы бар?

IV. Өй эше. 1. Мәҗбүри күнегү 175.; 2. Исем фигыльләр кулланып сәламәтлек турында шигырь язып карарга;

3. "Озак яшәүнең сере" - инша.


© 2010-2022