10 нчы сыйныфта татар татар теле дәресе Күп мәгънәле сүзләр

Раздел Другое
Класс 10 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Казан шәһәре Идел буе районы автономияле гомуми белем муниципаль учреждениесе "139 нчы гимназия"





Күп мәгънәле сүзләр

(10 нчы сыйныфның татар төркеме өчен татар теле дәресе)



Укытучы:

Беренче квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Фатхрахманова Гөлназ Альберт кызы





2013-2014 нче уку елы



Дәреснең темасы: Күп мәгънәле сүзләр.

Дәреснең максаты: 1. Күп мәгънәле сүзләр турындагы белемнәрне тулыландыру,күп мәгънәле сүзләрнең төп һәм күчерелмә мәгънәсен аера белергә өйрәтү.

2. Укучыларның сүз байлыгын баету, фикер йөртә белү сәләтләрен үстерүне дәвам итү.

3. Тел дәресләренә карата кызыксыну, бер-береңә тәрбияләү.

Җиһазлау: Татар теле дәреслеге 90-91 нче битләр Р.С.Абдуллина, Г.М.Шәйхиева, проектор, экран, тема буенча презентация, карточкалар, татар теленең аңлатмалы сүзлеге, 3 нче том.



Дәрес барышы



  1. Оештыру моменты

Укытучы: Исәнмесез,укучылар, хәерле көн! Утырыгыз. Ә хәзер фонетик күнегү эшлибез:

Ма-мә - мәгънә

Те-тө - төшенчә

Чы-че - күчерелмә

Һе-һө - һөнәр

Ку-кү - күп

Укытучы: Укучылар, хәзер мин сезгә карточкалар тәкъдим итәм. Сүзтезмәләрне, җөмләләрне укыгыз, калын хәрефләр белән бирелгән сүзләргә игътибар итегез. Нинди нәтиҗә ясарсыз?

Карточка №1

  1. Баланың йөзе, күк йөзе, ипи йөзе, йөзе (намусы) саф,чиста.

  2. Балык тәңкәсе, кесәдә тәңкәләр чылтырый.

  3. Вак-төяк такталар; Карчыклар вак-төяк ыбыр-чыбырны (балаларны) үзләре белән өстериләр....(К.Нәҗми) Хәзрәт вак-төяк (дәрәҗәсез) кешеләр аңламый торган әйберләр турында сөйләшә...(М.Гафури)

  4. Зур калын гәүдәле кеше; ....Вокзалны бушатуда зур роль уйнады.(Ш.Усманов) Гаяз, - дим син, -һичшиксез, бик зур кеше булырсың, зур җитәкче булырсың син. (М.Әмир)

  5. Җил көчәйгән саен дулкын арта. (Ф.Кәрим)

Электромагнитик дулкыннар;

...Солтан балалар дулкынын узып, укытучылар бүлмәсенә узды (Г.Кутуй). Әле дә күз алдымда дулкын чәчең (Ш.Маннур). Ачу, нәфрәт дулкыны астында тыела алмый каласың (Ф.Кәрим).

Укытучы: Укучылар, әйдәгез эшне тикшереп алыйк. Нинди нәтиҗәгә килдегез?

Укучылар: Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләр берничә мәгънәдә кулланылган.

Укучылар: Сүз бер, ә мәгънәләре төрле, әзрәк аерыла.

Укучылар: Бер сүзнең мәгънәсе төп, ә калганнары шуңа кайсыдыр ягы белән охшаш. Мәсәлән, дулкын сүзе. Ул җил көчәйгәндә була - бу төп мәгънә. Ә балалар дулкыны аларның күп һәм хәрәкәт иткәннәрен күрсәтә. Судагы дулкын кебек. (билге куела)



  1. Теманы әйтү

Укытучы: - Сез миңа дәреснең темасын ачыкларга ярдәм иттегез. Бүген без күп мәгънәле сүзләр турында сөйләшәбез.

Дәреснең максаты: Күп мәгънәле сүзләрне сүзләрнең төп һәм күчерелмә мәгънәсен аера белергә өйрәнү, сүзлекләр белән эшләүне дәвам итү.

Укытучы: Сүзнең төп мәгънәсеннән башка күчерелмә мәгънәләләре дә булырга мөмкин. Төп мәгънәгә күчерелмә мәгънәләр өстәлү күпмәгънәлелек дип атала. Күчерелмә мәгънәле сүзләрнең мәгънә төсмере һәрвакыт төп сүзгә кайтып кала. Аларның мәгънә һәм функция ягыннан уртак ягы була. (слайд)



  1. Ныгыту.

Кагыйдәне уку. Дәреслекнең 90 нчы битен ачыгыз әле. Кагыйдәне бер кат укып чыгабыз. (бер укучы укый)

Укытучы: Рәхмәт. Кагыйдәне аңладыгызмы?

Укытучы: Ә хәзер мин сезгә сүзлекләр белән эш тәкъдим итәм. Укучылар, сүзнең күпмәгънәлелеген билгеләү өчен сүзлекләр белән эшли белергә кирәк. Кем әйтә: безгә нинди сүзлек кирәк булыр?

Укучылар: Татар теленең аңлатмалы сүзлеге.

Укытучы: Дөрес, әйдәгез без дә эшләп карыйк. Өстәлләрдә икенче номерлы карточкалар ята. Аларда берәр сүз язылган.

Карточка № 2

Аңлатмалы сүзлектән әлеге сүзнең төп һәм күчерелмә мәгънәсен язып алыгыз.

Тулы



Карточка № 2

Аңлатмалы сүзлектән әлеге сүзнең төп һәм күчерелмә мәгънәсен язып алыгыз

Язу

Карточка № 2

Аңлатмалы сүзлектән әлеге сүзнең төп һәм күчерелмә мәгънәсен язып алыгыз

Чәчү

Карточка № 2

Аңлатмалы сүзлектән әлеге сүзнең төп һәм күчерелмә мәгънәсен язып алыгыз

Тын

Аңлатмалы сүзлектән әлеге сүзнең төп һәм күчерелмә мәгънәсен язып алырга кирәк. Слайдка игътибар итегез. Сезгә эш үрнәген тәкъдим итәм. Кем укый? ...(...)

Үрнәк: Йөз

Төп мәгънәгә: Кеше башының алгы өлеше, бит(көләч йөз).

Күчерелмә мәгънә: 1. Нәрсәнең дә булса өске ягы, өсте(ипи йөзе).

2. Кемнең яки нәрсәнең дә булса, үзенә генә хас сыйфаты(язучының иҗат йөзе).

3. Дәрәҗә, абруй, намус(кешелек йөзен югалту).

Укытучы: - Башлыйбыз. Сезгә 4-5 минут вакыт.

Укытучы: - Биремне тикшерәбез. Кем укып күрсәтә?

Укучы: Тулы сүзе

  1. Берәр нәрсә белән эче бөтенләй тулган.

  2. Таза, симез( Тулы гәүдәле).

  3. Эшкә, вакыйгаларга бай ( Вакыйгалар белән тулы гомер).

Укытучы: - Синеңчә, кайсы аңлатма сүзнең төп мәгънәсен ачыклый?

Укучы: - Беренчесе аңлатма сүзнең төп мәгънәсен ачыклый.

Укытучы: - Бу мисалларда уртак мәгънә нәрсәне аңлата?

Укучы: - Нәрсәнең дә булса тулы булуын. (Билге)

2 нче укучы : Чәчү сүзе

  1. Әзерләнгән туфракка орлыклар салу.

  2. Төрле якка тарату, сибү.

  3. Туктаусыз сөйләү.

Укытучы: - Синеңчә, кайсы аңлатма сүзнең төп мәгънәсен ачыклый?

Укучы: - Беренчесе аңлатма сүзнең төп мәгънәсен ачыклый.

Укытучы: - Бу мисалларда уртак мәгънә нәрсәне аңлата?

Укучы: - Нәрсә дә булса Сибүне яки таратуны. (Билге)

3.Белемнәрне тикшерү этабы.

Укытучы: Укучылар, хәзер әйдәгез тикшерәбез: сез бу теманы яхшы аңлагансызмы икән? Мин сезгә белелемегезне тикшерү өчен 3 нче номерлы карточкаларда эш тәкъдим итәм. Һәр укучы өчен биремнәрнең авырлык дәрәҗәсе төрле. Биремне игътибар белән укыгыз, һәрберегезгә билге куелачак. Эшне башладык.



Карточка №3

Төп мәгънәне белдергән сүзләр астына ике сызык, күчерелмә мәгънәне белдергән сүзләр астына бер сызык сызарга.

Кабып йотар алдыннан төлке дә тавыкны мактый. Мәкаль.Солтан, Гайбәт сату була дип, әйтер сүзен йотып, әйтмичә калды. А.Расих. Яңалык Ильясны шулкадәр йотты, ул хәтта кызның якташы булуын да онытты. А.Расих

Иптәшенең начар, йомшак булуына Габитның эче поша башлады. Ф.Кәрим. Су күп булганга, биредә климат та йомшак. Йомшак туфрак .

Менә, ичмасам, безнең эшче халыкны әйтсәң дә ярый, алтын бит алар. Ш.Камал. Анысы инде, алтыным, кайчакта дагалы ат та абына. Р.Ишморат. Җир астыннан тапкан алтыннары күзне чагылдырып торалар. М.Гафури.

Карап торам, шаулап бозлар ага, ярга сыймый Идел ташкыны. Ф.Кәрим. Тик соңгы вакытта бүләкләр дә арадагы бозны эретә алмый башладылар. Ә.Маликов. Бозны күптән түгел генә себереп чыгарганнар һәм аңа су сипкәннәр булса кирәк.



Карточка №3

Әлеге җөмләләрдәге күп мәгънәле сүзләрнең мәгънәләрен аңлатып языгыз

Кабып йотар алдыннан төлке дә тавыкны мактый. Мәкаль.Солтан, Гайбәт сату була дип, әйтер сүзен йотып, әйтмичә калды. А.Расих. Яңалык Ильясны шулкадәр йотты, ул хәтта кызның якташы булуын да онытты. А.Расих

Иптәшенең начар, йомшак булуына Габитның эче поша башлады. Ф.Кәрим. Су күп булганга, биредә климат та йомшак. Йомшак туфрак .



4.Өй эше.

Укытучы: Укучылар, 3 нче номерлы карточкаларны җыеп алыйк. Хәзер көндәлекләрне ачыгыз һәм өй эшен языгыз. (слайд)

5.Йомгаклау.

Укытучы: Без бүген дәрестә нәрсә белдек?

Укучы: Сүзнең төп һәм күчерелмә мәгънәсе була.

Укучы: Күп мәгънәле сүзләр турында сөйләштек.

Укытучы: Ә бу нинди сүзләр?

Укучы: Аларның төп һәм күчерелмә мәгънәләре була.

Уытучы: Сез дәрестә бик яхшы эшләдегез. Сезгә унышлар телим. Рәхмәт. Хәзергә саубулыгыз!

© 2010-2022