• Преподавателю
  • Другое
  • Р. Фәхретдинның «Идел суы ага торыр” тарихи язмасындагы лексик-грамматик материал

Р. Фәхретдинның «Идел суы ага торыр” тарихи язмасындагы лексик-грамматик материал

Рус мәктәбендә укучы 8нче сыйныфлар өчен рус төркемнәренә «Идел суы ага торыр” тарихи язмасындагы лексик-грамматик материал темасы буенча дәрес эшкәртмәсе.Дәрес коммуникатив технология кулланып, Р,З,Хәйдарова дәреслеге буенча төзелде. Дәрестә методик ярдәмлек, сүзлекләр,  Р.З.Хәйдарованың «Татарский язык в таблицах» файдаланылды. Түбәндәге максатлар куелды:Равил Фәхретдиновның «Идел суы ага торыр» тарихи язмасындагы яңа сүзләр белән таныштыру, хәл фигыльләрне сөйләмдә активлаштыру, укучыларның т...
Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема : Равил Фәхретдиновның "Идел суы ага торыр" әсәрендәге лексик - грамматик материал.

Дәрес тибы: ЛКФ

Дәрес максатлары:

Укытучы өчен:

  1. Белем бирү максаты:

Равил Фәхретдиновның "Идел суы ага торыр"әсәрендәге яңа сүзләр белән таныштыру; хәл фигыльләрне сөйләмдә активлаштыру; укучыларның телдән аралашу күнекмәләрен үстерү.

  1. Үстерү максаты:

Укучыларны актив аралашуга, иҗади сөйләшүгә тарту; гомумиләштереп нәтиҗә ясый белү күнекмәләренә өйрәтү.

  1. Тәрбия максаты:

Укучыларның татар телен өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру;

әдәплелек сыйфатларын тәрбияләү.

Укучы өчен:

Өйрәнелгән лексиканы аңлап куллана белүләренә ирешү, аларны актив сөйләмгә кертү;

Җиһазлау: Р. З. Хайдарова "Татар теле" (138-139нчы битләр), методик ярдәмлек (51-52нче битләр), Р.З. Хәйдәрова, "Татарский язык в таблицах"(33 нче бит), сүзлекләр.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру.Белемнәрне актуальләштерү.

  1. Уңай психологик халәт тудыру.

Укытучы.

Очрашканда кешеләр

Олылар һәм кечеләр

Бер-берсен сәләмлиләр:

-Исәннәрмесез, диләр.

-Саумы, кояш, саумы көн,

Дусларым, хәерле көн!

Телим сезгә сәламәтлек,

Бәхет һәм яшәү дәртен.

-Исәнмесез, укучылар. Бер-берегезгә карап елмаегыз. Әйдәгез әле бер-беребезне яңа көн белән котлыйк, матур теләкләр телик.Шушы җылы мөгаләмәдә дәресне башлыйбыз. Көтелгән җавап: Рәхмәт. Хәерле көн!

  1. Дежур укучы рапорты.



  1. Уку мәсьәләсен кую ситуациясе.

Укытучы. Бүген Равил Фәхретдиновның "Идел суы ага торыр" әсәрен өйрәнүгә әзерлекне башларбыз. Әлеге әсәрдәге лексика өстендә эшләрбез.

  1. Яңа теманы үзләштерү.

1.Уку мәсьәләсен адымлап чишү.

Яңа сүзләр белән таныштыру. Яңа сүзләрне уку.

Укытучы. Укучылар, сүзләрнең тәрҗемәләрен сүзлектән табып языйк әле.Һәр балага бер сүз бирелә.

  1. 138нче бит, 1нче бирем.

  2. 138нче бит, 2нче бирем. (телдән) Сүзләрнең тәрҗемәләрен табу

3.Ситуатив күнегүләр эшләү.

Как скажешь о том, что

-религия играет большую роль в жизни народа;

-есть разные религии;

- надо уважать религию каждого народа?

Үзбәя.

  1. Яңа сүзләрне сөйләмдә куллануны ныгыту.

1.138нче бит, 3нче бирем. Калын хәрефләр бтрелгән исемнәрнең килешен билгеләгез.

2. 139нчы бит, 5нче бирем. Сүзләрнең синоним парларын табу.

3. 139нчы бит, сүзләрнең логик парларын табу.

4. Язма эш. Нокталар урынына тиешле кушымчаларны өстәп языгыз.

V. Рефлексия.

  1. Укытучы. Дәрестә бүген нинди уку мәсьәләсе чиштек? Ничек чиштек? Нәрсәләр белдек?

  2. Өй эше: 138нче бит, 1нче бирем

  3. Гомуми бәя кую.

Укытучы. Барыгызга да рәхмәт! Сау булыгыз!





© 2010-2022