Дәрес эшкәртмәсе. Аергыч һәм аның беледерелүе (7 класс)

Исемне ачыклап килгән теләсә нинди сүз аергыч дип атала. Димәк, барлык мөстәкыйль сүз төркемнәре дә аергыч була ала. Аергычны билгеләү өчен, башта исемне, аннары аңа ияргән сүзне табарга кирәк. Җөмләдә исем урынында килгән алмашлык һәм санны ачыклаучы сүз дә аергыч була (мисал: кызларның берсе аңа карап елмайды) Аергычлар җөмләнең төрле урынында башында, уртада килә ала. Аергычларның барысы да үзен иярткән кисәктән алда килгән, һәм ияртүче кисәк кайда булса, алар да шунда торалар. Аергычны ияр...
Раздел Другое
Класс 7 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Кукмара муниципаль районы

Мәчкәрә гомуми урта белем бирү мәктәбе








Аергыч һәм аның белдерелүе.

7 нче сыйныфта

татар теленнән

ачык дәрес эшкәртмәсе




Сабитова А.Ф.


2015

Тема: Аергыч һәм аның белдерелүе.

Максат: Укучыларга аергычлар, аларның белдерелүен аңлату, эзлекле фикер йөртү һәм иҗади сәләтне үстерү, туган якның шагыйрьләре белән горурлану хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: Дәреслек, таблица, якташ язучыларыбызның шигырьләре җыентыгы, карточкалар, тест сораулары, сигнал карточкалар.

Методы: әңгәмә, төрле биремнәр үтәү, сорау - җавап.

Тибы: яңа материалны өйрәтү дәресе.

Дәрес барышы:

I Оештыру өлеше. Укучыларның белемнәрен актуальләштерү.

Исәнмесез! Хәерле көн укучылар, килгән кунаклар! Бүген бездә татар теле дәресе. Әйдәгез, бер - беребезгә карап елмайыйк та, дәресебезнең күңелле, мавыктыргыч үтүен телик.

  1. Үткән дәрес материалын искә төшерү.

Сораулар.

- Нинди кисәкләр баш кисәк дип атала?(Ия белән хәбәр)

- Нинди җөмлә кисәге ия була? (Баш килештә килеп, җөмләдә башка сүзләргә буйсынмыйча, кем? нәрсә? соравына җавап бирә торган җөмлә кисәге ия була)

- Нәрсә ул хәбәр? ( ия турында нәрсәдер хәбәр итә торган җөмләнең баш кисәге хәбәр була)

- Ия белән хәбәр арасына кайсы очракта сызык куела?(җөмләнең хәбәре исем, исем фигыль һәм исем урынында килгән башка сүз төркемнәре белән белдерелгәндә, ия белән хәбәр арасына сызык куела)

  1. Биремнәр үтәү (ике рәткә бүлеп бирү):

1рәт. «Качкын» ияләр. Җөмләләрнең баш кисәге-ияләре качкан. Кайсыгыз качкыннарны тизрәк таба? Аларны табарга җәяләр эчендә бирелгән мәгълүматлар ярдәм итәр.

(Исем) мәктәпкә бара, ә кулында (исем) юк.

(Алмашлык) кечкенә песи балаларын үзенә алды.

Икегә өчне кушкач (сан) була.

Кичтән әйтелгән булса да, (рәвеш) җыелышка килмәде.

(Исемләшкән сыйфат) безнең якка борылып та карамады.

Баянда (исемләшкән сыйфат фигыль) кинәт туктап калды.

(Исем фигыль) миңа бик ошады.

«Качкыннар» : сумка, җиде, Алсу, сөйләве, ул, күбесе, уйнаучы.

2 рәт. «Адашкан» хәбәрләр. Җөмләләргә югалган хәбәрләрен табарга ярдәм итегез.

1.Күңелгә дәрт һәм шатлык өстәп, очып - очып татар кызы (хикәя ф.).

2.Син әти - әниеңне (боерык ф.).

3. Малай (шарт ф.), ат шунда ук (хикәя ф.).

4. Җәмәгать, мин дә үз фикеремне (боерык ф.).

5. Исегездә тотыгыз: китап битләрен (инфинитив, юклык төре).

6. Мин кичә дустымнан хат ( хик. фиг.).

Җаваплар: борчыма, бии, чакырса, килеп җитә, әйтим әле, ертмаска, алдым.

  1. Ялган ияләр. Кара белән бирелгән сүзләр үзләрен «ия» диләр. Моның шулаймы, түгелме икәнен сигнал карточкалары белән күрсәтегез.

-Мин кичә дустымнан хат алдым.

- Тәрәз төбендәге гөлләрем дә чәчәк аттылар.

- Батыр яуда беленер.

- Алар таң атканда гына кузгалдылар.

- Әби оныкларына оекбаш бәйли.

- Дилә - уңган кыз.

- Алинәнең өе мәктәптән шактый ерак.

- Ниндидер могҗиза белән бу авыл сакланып калган.

- Су юлына «Мәрьям сукмагы» дигән исем биргәннәр.

- Алсу бик матур җыр башлады.

Сез нинди иярчен кисәкләрне беләсез?

- Аергыч, тәмамлык, хәл.

- Бүген иярчен кисәкләрнең берсе - аергыч һәм аның белдерелүен карап китәрбез.

II Яңа төшенчәләр, ысуллар формалаштыру.

  1. Таблицадан җөмлә тикшерелә.

Исемне ачыклап килгән теләсә нинди сүз аергыч дип атала. Димәк, барлык мөстәкыйль сүз төркемнәре дә аергыч була ала. Аергычны билгеләү өчен, башта исемне, аннары аңа ияргән сүзне табарга кирәк. (мисал: көләч йөз, яхшы сүзләр һәм дуслык белән безне каршыладылар)

Җөмләдә исем урынында килгән алмашлык һәм санны ачыклаучы сүз дә аергыч була (мисал: кызларның берсе аңа карап елмайды)

- Укучылар, игътибар итегез әле, аергычлар җөмләдә кайсы урыннарда килгән?

( җөмләнең төрле урынында: башында, уртада.)

- Ләкин шуларның берәрсе ияртүче кисәктән соң килгәнме?

-Әйе, аергычларның барысы да үзен иярткән кисәктән алда килгән, һәм ияртүче кисәк кайда булса, алар да шунда торалар. Аергычны ияртүче кисәк аерылмыш дип атала.

Ә шигъри яки гади сөйләмдә аергыч аерылмыштан соң да килергә мөмкин. (Исемең ничек синең?)

Йомгаклыйк. Димәк, ияртүче кисәк - аерылмыш - аергыч һәрвакыт исем белән белдерелә; нинди? кайсы?, кемнең? нәрсәнең?,ничә? ничәнче? кебек сорауларга җавап бирә, барлык мөстәкыйль сүз төркемнәре белән белдерелә ала.

  1. Тактада эш.

Җөмләләр тикшерү.

  1. Без «Хезмәт даны» газетасын яратып укыйбыз.

  2. Шагыйрь Һ. Такташ- безнең горурлыгыбыз.

  3. «Бөр» хуҗалыгы бәрәңгедән зур уңыш алды.

  4. Күкшел авылы Бөр елгасы буена урнашкан.

Нәтиҗә: Аергыч шулай ук килеш кушымчасыннан башка килгән исемнәр - газета - журнал, авыл, шәһәр, район исемнәре белән дә белдерелә ала.

III Осталык һәм күнекмәләрне булдыру.

  1. 82 нче күнегү.

  2. Карточкалар белән эш.

Мәкальләрне укып аергычларны табарга, сызарга.

1. Ялкау шәкертнең китабы керләнми.

2. Акыллы кеше сүз әйткәндә, әйтер сүзен чамалар.

3. Балага иң куәтле кеше-ата.

4. Йөргән таш шомарыр, яткан таш мүкләнер.

5. Яхшы тел яз кебек, яман тел көз кебек.

6. Акыллы кеше мәкальсез сөйләмәс.

3. «Картинага җан керт» уены.

Аергычлар кергән җөмләләр уйлап, төркемнәрдә хикәя төзү.

4. Аергычның җөмләләрдәге әһәмиятен күрсәтү.

- Җөмләдә аергычны куллану ни өчен кирәк?

- Аергычлар җөмләне матурлыйлар.

-Алар әдәби әсәрләрдә бик еш кулланылалар. Мәсәлән, шаян җил, ак, ал, кызыл чәчәкләр. Мондый аергычларны сурәтләү чарасы буларак эпитет дип атыйлар. Әйе, безнең якташ шагыйрьләребез әсәрләрендә дә бар алар. Сез якташ шагыйрьләрдән кемнәрнең исемнәрен беләсез?

-(Р. Рахман, Г. Морат, Ш. Мостафин, Ф. Галимуллин, М. Насыйбуллин)

якташ язучыларыбызның портретлары күрсәтелә.

- Без аларның шигырьләрен өйрәнергә, якташларыбыз белән горурланырга тиешбез.

Якташ шагыйрьләребез җыентыкларыннан аергычлар кергән шигырь юллары эзләү.

IV Дәресне йомгаклау.

-дәрес темасы буенча тест алу.

Өй эше: 1в. 84 нче күнегү.

2в. Аергычлар кертеп, «Авылым иртәсе» дигән инша язарга.

Билгеләр кую.


© 2010-2022