Публикация Тәлгат Миңнебаев истәлегенә!

Раздел Другое
Класс 9 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат zip
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Туган телен зурлаган шәхес!

2015 елның июнь аенда Тәлгатъ Миңлебаев истәлегенә Татарстан Республикасының журналистлар берлеге җитәкчелегендә фәнни-гамәли конференция үткәрелә. Әлмәт районы Кичүчат авылында гади колхозчы гаиләсендә туган егетнең, авылда, Ризаэддин Фәхреддиннән соң икенче шәхес булып торуы юкка гына түгелдер. Укытучылары Хәдичә апа белән Зәкия апа оештырган әдәбият түгәрәкләренә йөреп каләм чарлаган, телгә булган мәхәббәтен елдан - ел үстергән, яши-яши камилләштергән, яклаган, үзе дә шундый ук укучылар үстергән шәхес буларак зур хөрмәткә лаек - Тәлгать Хаҗиәхмәт улы Миңлебаев!

Конференциягә әзерләнеп йөргән көннәрдә музеебызда аның шигырьләре күчереп язылган альбомга тап булдым. Шигырьләрне укып чыккач 9 нчы сыйныф укучысы язган тирән фәлсәфи мәгънәле эчтәлеккә таң калдым. Шаккаткыч, мәктәптә укыган елларында ук бик тырыш, оештыру сәләтенә ия укучы булган ул. Шул шигырьләрнең берничәсен сезнең игътибарга тәкъдим итәм. Шигырьләрне альбомга мәктәбебез укучылары, Нәсимә апа Миннеханова җитәкчелегендәге әдәбият түгәрәгенә йөргәндә, күчереп язганнар. Алар язган вариантта бирелә.

Тәлгать Миннебаев шигырьләре

Бөркет турында баллада!

Зәңгәр... Зәп-зәңгәр күк йөзе

Сөттән ак болыт

Күренә бөркет һавада

Бер нокта булып.

Күзәтә бөркет биектән

Тау-таш арасын

Болыннарны карый җәеп

Ике канатын.

Һаман түбәнгә төбәлгән

Очлы күзләре:

Ком өстендә сибелеп ята

Йомран эзләре.

Менгән саен килә аның

Күккә менәсе

Килә аның: "Нинди рәхәт

Күктә !" диясе.

Күңелендә тоеп җир җылысын

Бөркет күтәрелә һавага

Туган җирнең чиксез гүзәллеген

Болытларга менеп карарга

Айкый-айкый үлән араларын

Шуып үтә елан ысылдап

"Нигә миңа канат булмаган"

Әйе, җирдә шуар өчен туган -

Күктә очар өчен тумаган.

Ул гел шулай шуа җир буйлап

Һич гаме юк аның дөньяда

Ничек гомер итә бу шулай -

Аптыраган бөркет моңарга.

Төшә очып

Күктән түбәнгә

Җирдә яткан

Елан янына.

Төшү белән елан

Сарыла

"Мен утыртып канатларыңа"

Күрсен диеп

Җирне биектән

Тойсын диеп

Күкне биектә.

Бөркет алып менгән

Еланны

Болытларга кадәр

Югары.

Елан карый

Күктән түбәнгә

Очу дәрте

Туа моңарда.

Бөркеттән ул

Сорый канатын

Үзе әзер

Аны буарга.

Бөркет менгән

Һаман биеккә.

Соңгы кабат

Карый җир өстен

Ул сөйде бит җирне,

Ә үләргә тиеш!

Ни өчен?

Җирне шулай шашып

Сөйгәнгәме?

Болытларга менеп

Көлгәнгәме?

Күктә очу тәмен

Белгәнгәме?

Җирдән биек менеп

Очкангамы?

Болытларны очып

Кочкангамы?

Җирне күктән карап

Очкангамы?

Ул үләргә тиеш!?

Юк, булмас!

Күктә очар өчен туганнар-

Җирдән шуар өчен тумаган.

Бирмәс канатларын

Үлсә дә,

Елан белән үлем

Килсә дә,

Язмыш бүген шулай

Көлсә дә.

Һич куркытмый

Елан кебекләр

Бөркет кебек булган ирләрне

Явызлыкта шулай үлсә дә.

Канат биреп башын иярме?

Бөркет менә шулай уйлаган.

Болытларга менеп уйнамаган

Әле җирне сөеп туймаган.

Дан җырларлар шулай үлгәнгә

Үлә шулай ирек сөйгәнгә

Үлә җирне шашып сөйгәнгә.

Канатларын җыеп

Таш кебек

Уктай атыла

Бөркет түбәнгә.

Әкиятме бу?

Әйе, әкият.

Әкиятнең бит була төрлесе

Күпме бөркет

Елан аркасында

Гомерләрен бирде ил өчен.

Гомерләрен бирде җир өчен.

Гомерләрен бирде саф зәңгәр,

Ак болытлы чиста күк өчен.

Болытларга җитеп еланнар

Канатланып очмасын өчен.

60 яшь (Харрас абыйга)

Еллар авыр, баскыч текә булган

Барыр өчен юллар катлаулы

Харрас абый ул юллардан үтте

Тормыш юлы авыр, мактаулы.

Еллар авыр, баскыч текә булган

Текә баскыч дәшә яктыга

Шул баскычны үткән кеше күңеле

Дистә саны җиткән алтыга.

Һәрбер егет, һәрбер кыз елмаеп

Аттестатын алгач кулына

Укытучым! якты образыңны

Сүнмәс маяк итә юлына!

Мәктәптә укыганда укытучысын олылап язган шигырь юлларын, бүген үзенә атап әйтерлек. Аның да исеме, эшләре укучыларына, якташларына якты маяк!

Гөлия Нәбиулла кызы ҖАМАЛИЕВА, Әлмәт шәһәре 1нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары.

© 2010-2022