Н. Дәүли. 5кл. Туган җирдә минем бәхетем. Урок по ФГОС

Раздел Другое
Класс 5 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

5 сыйныф, рус төркеме, татар әдәбияты. Дата: 18.03.2016

Тема: Туган җирдә минем бәхетем

Максат. «Мин җирдә калам» әсәрен өйрәнү, шигырьне сәнгатьле итеп уку; бәхет, хезмәт турында фикер алышу, хезмәткә, туган якка, табигатькә ихтирам тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

М е т а п р е д м е т- Укучыларга әдәби әсәр аша туган илнең кадерен төшендерү.

Регулятив УУГ: максат кую; планлаштыру; үз фикереңне төгәл җиткерү;
Танып белү УУГ: тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу; төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм аңлау; укыганны анализлау; аңлап укуга ирешү.

Коммуникатив УУГ: башкаларның сөйләмен ишетү һәм тыңлау; үз фикереңә ышандыра белү; башкаларга аңлаешлы сөйләм төзү; сораулар кую; әңгәмәдәшнең тәртибенә җитәкчелек итү

П р е д м е т- «Мин җирдә калам» әсәрен өйрәнү, шигырьне сәнгатьле итеп уку.

Шәхескә кагылышлы- Балаларда туган якка, табигатькә ихтирам тәрбияләү.

Материал: дәреслек (2нче кисәк, 61-62 нче битләр), Интернет челтәреннән алынган мәгълүматләр.

Җиһазлау: мультимедиа проекторы, экран, төрле презентацияләр.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру

1. Дәресне оештыру.

Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру. Моны төрле фонда эшләргә була (укучылар бер-берсенә елмаеп карыйлар, яхшы теләкләр әйтәләр, хәл сорашалар, укытучы матур теләкләр әйтә, һава торышы турында сөйләшеп алалар h.6.).

2. Өй эшен тикшерү.

Укучыларның өй эшләрен тыңлау.

З. Актуальлаштерү.

Укытучы, юнәлдерүче сораулар биреп, укучылар белән туган ил турында әңгәмә оештыра.

- Туган ил дип нәрсәне атыйбыз? Һ.б.

4. Уку мәсьәләсен кую.

Укытучы бүген дәрестә туган ил турында сөйләшәчәкләрен, Н.Дәүлинең "Мин җирдә калам" әсәрен өйрәнәчәкләрен әйтә.

II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.

1. Н.Дәүлинең "Мин җирдә калам"әсәре буенча презентация карау.

1) Укытучы юнәлдерүче сораулар биреп, укучылар белән презентация буенча әңгәмә оештыра.

- Презентация кем, нәрсә турында?

2. Сүзлек белән эш.

3. Н.Дәүлинең "Мин җирдә калам" шигырен уку.

1) Укытучы сорау бирә:

- Лирик геройга кая очарга кушалар?

2) Укытучы шигырьне сәнгатьле укый.

3) Шигырьне укучылар үзлекләреннән укыйлар.

4)Шигырьне чылбыр буенча укыйлар, тәрҗемә итәләр.

4. Биремнәр һәм сораулар , эш дәфтәрендә эшләү.

1) Дәреслектән 2,3 нче биремнәр эшләнелә. Укучылар биремнәрне үзләре укыйлар, авыр булса. Тәрҗемә итәргә мөмкиннәр. Җавапны партадашлары әйтә.

2) Биремнәр эшләү. Укучылар биремнәрне үзләре укыйлар, мөстәкыйль эшләп, аннары бергәләп тикшерәләр. Чылбырлап, бер укучы әйтә, калганнары яза.

а)Сүзләрне татарчага тәрҗемә итәргә, алар җелән җөмләләр язарга.

Луна,тысяча,сердце, одиноко, Родина.

ә)Рифмалашкан сүзләрнең астына яшел карандаш белән сызарга(карточкаларда).

Мин бәхетне кайдан алырмын,

Туган йорттан китсәм гомергә?

Таш булып, мин җансыз калырмын,

Сүз югалыр минем телемдә.

Бер көн артык миҗа мең елдан,

Айда түгел - туган илемдә!

б) Мәкальне рус теленә тәрҗемә итегез.

Дустыннан аерылган җиде ел елар, иленнән аерылган гомер буе елар.

Илсез кеше - телсез сандугач.

III. Рефлексия

1. Рефлексив кабатлау.

Укытучы, шигырьнең эчтәлеген кабатлау өчен, укучыларга юнәлдерүче сораулар биреп, белән әңгәмә оештыра. Бу бирем эшләнгәндә,шигырьнең эчтәлеге кабатланырга тиеш.

- Шигырьдәге үзегезгә ошаган бер өзекне укыгыз. Анда нәрсә турында язылган? Сез бу фикер белән килешәсезме.?

- Дәрескә куелган уку мәсьәләсе чишелдеме?

- Нәрсәләр белдегез?

2. Бәяләү. Укучыларга дәрестә катнашканнары бәяләнеп билгеләр куела.

З. Өй эше: 1.Шигырьне сәнгатьле итеп укырга өйрәнергә.

2. Туган ил турында мәкальләр өйрәнергә.

3. Шигырь эчтәлеге буенча сораулар төзергә.


© 2010-2022