Конспект по татарской литературе на тему Ш. Галиев Әткәйгә хат поэмасын өйрәнү

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан сугыш һәм тыл фидакарьләренең батырлыгын өйрәнү. Поэманы анализлау, укучыларның фикерләү сәләтен, сөйләм телләрен үстерү, ата-анага хөрмәт тәрбияләү;Дәрестә бирелгән сорауларга җавап эзләү өчен парлап эшләү, төркемнәрдә эшләү, Сингапур методикасының Микс-Пэа-Шэа структурасы кулланылды.
Раздел Другое
Класс 8 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Яр Чаллы шәһәре 10нчы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хабипова Зимфира Динислам кызының рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен 8 сыйныфта үткәргән әдәбият дәресе эшкәртмәсе.

Тема. Ш. Галиевның "Әткәйгә хат" поэмасын өйрәнү.

Максат: 1) Ш.Галиев иҗаты турындагы белемнәрен ныгыту;2)Укучыларда сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру;3)Поэманы анализлау, идеясенә төшендерү; укучыларның фикерләү сәләтләрен, сөйләм телләрен үстерү; 4)Патриотик тәрбия бирү,ата-анага хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау:8нче сыйныф өчен дәреслек, Ш.Галиев портреты,әсәрләреннән күргәзмә,сугыш күренешләрен тасвирлаган видеоязма, рефератлар,интерактив такта,аудиоязма.

Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше.

а) исәнләшү;

б) укучыларны дәрескә әзерләү.

в) өй эшен тикшерү.

Ә хәзер игътибарыгызны экранга юнәлтик,сорауларга җавап биреп алыйк.

Слайд 1

- Без узган дәрестә нинди язучы белән таныштык?(укучыларның җавабы)

б) Хәзер тест эшләп алабыз. Слаид2

Ш.Галиев иҗаты буенча тест.

1. Ш.Галиев туган як.

а) Арча районы, Өчиле авылы.

ә) Апас районы, Бакырчы авылы.

б) Азнакай районы,Тымытык авылы.

2. Ш.Галиев беренче шигырен кайчан язган?

а)1945 нче елда

ә) 1948 нче елда

б) 1953 нче елда

3. Ш.Галиев

а) драматург

ә) балалар язучысы

б) лирик шагыйрь

4. Ш.Галиев кайсы елларда язучылар союзының әгъзасы итеп билгеләнә?

а)1958 нче елларда

ә) 1959 нчы елларда

б) 1961 нче елда

5. Ш.Галиевка "Татарстан Республикасының халык шагыйре" дигән мактаулы исем кайчан бирелә?

а) 1995 нче елда

ә) 1996 нчы елда

б) 1997 нче елда

Актуальләштерү.

-Ә менә бүгенге дәрестә нәрсәләр турында сөйләшербез икән? . Бу сорауга җавапны да бергәләп эзләп карыйк, әйдәгез экраннарга күз салыйк.

(Сугыш күренешләрен тасвирлаган видеоязма күрсәтү.)

-Бу өзекне караганнан соң нинди кичерешләр сиздегез?(укучыларның җавабы )

-Сугыгыш сүзен ишетүгә сезнең күз алдына нәрсәләр килеп баса?

-Җимерелгән шәһәрләр,янып көлгә әйләнгән авыллар,кара күмергә әверелгән бакчалар.

Слайд 3

Бирелгән өзекләрне укыйк:

Элгәреге сугышлардан калган

"Кара пичәт" сүзе телләрдә

Көтмәгәндә капкаларны шакып

Кермәде ул инде кемнәргә....

"Син әтиең белән горурланырга тиеш! - диде әткәйненең күп еллардан соң очраган танышы. Әткәй турында кырык елдан соң килгән хәбәр аны терелткәндәй булды, сөенеп, канатланып киттем."

-Бу өзекләрдә нәрсә турында сүз бара?

- Сугыш һәм әти турында.

Слайд 4 (Бөек Җиңүнең 70 еллык логотибы һәм әти рәсемен күрсәтү)

.- Укучылар,быел Бөек Җиңүнең ничә еллыгын бәйрәм итәбез?

  • Әйе,70 еллыгын бәйрәм итәбез. Өй эшенә нәрсә бирелгән иде?

  • Ш.Галиевнең "Әткәйгә хат" поэмасыннан өзекне укып килергә.

  • Искә төшерик әле,нәрсә ул поэма?

  • Поэма- әдәбиятның бер жанры. Шигырь белән хикәяләп язылган зур әдәби әсәр. Аны лиро-эпик әсәрнең бер төре дип тә атыйлар Слайд 5

  • Әйтегез әле, ә менә "Әткәйгә хат" поэмасында сүз нәрсә турында бара соң?

  • Сугыш һәм әти турында.

  1. Дәреснең темасын һәм максатын билгеләү.

  • Бик дөрес әйтәсез. Бәлки берәрегез бүгенге дәреснең темасын әйтергә дә әзердер. Кем белә, бүген нәрсәләр турында сөйләшәчәкбез?

  • Сугыш турында, ул алып килгән авыр югалтулар, әтиләрнең сугышка китүләре турында.

Слайд 6,7

-Әйе,дөньяда иң кадерле кешеләребез-әти һәм әни.Халкыбыз юкка гына"Ата-ана-алтын казык"димәгән шул.Ә сез әтиләр турында нинди мәкаль һәм әйтемнәр беләсез?

-Ата-беләк,ана-йөрәк.

-Ата-ак тирәк,бала-яфрак.

-Аталар сүзе-акылның үзе.

Слайд 8

  • Әйе, бик дөрес. Бүген без Ш. Галиевнең "Әткәйгә хат" поэмасын өйрәнүне дәвам итәбез . Бу поэманы автор кемгә багышлый? Слайд 9 (Ш.Галиевның әтисенең рәсемен күрсәтү)

  • Ш. Галиев "Әткәйгә хат" поэмасын әтисе Галиулла истәлегенә багышлый. .

  1. Яңа тема.а ) Сүзлек өстендә эш. . Слайд10

Элгәре-элекке чөй-элгеч

Төн йокысы качу - йоклый алмау

Тол хатын - ирсез хатын

Тоеп - сизеп

Ятим -сирота

б)Укытучының кереш сүзе. . Слайдлар 11,12.
Сугыш... Күпме ачы күз яшен, кайгы-хәсрәтне үз эченә алган бу шомлы сүз. Аны ишетүгә үк, күз алдына янып каралган кырлар, ятим калган сабыйлар, газиз ирләрен, сөекле балаларын югалткан аналар килеп баса. Сугыш гарасаты җир йөзенә коточкыч зур афәт алып килә. Күпме бала әтисез, яклаучысыз калды. Күпме кеше яу кырларында газиз башларын салды.Безнең яраткан шагыйребез Ш.Галиевның да балачагын,киләчәккә өмет-хыялларын,әтисен тартып алучы да-сугыш. . Сугыш башланганда Ш.Галиев 12 яшьлек малай була. Ул бу чорның кырыс чынбарлыгын, ачлыгын, ятимлеген үз җилкәсендә татыган.Дәрестә без поэманың берничә бүлеген укып, фикер алышырбыз.

Слайд 13 "Мин унике яшьлек малай идем" бүлеге буенча фикер алышыйк.(1укучы эчтәлеген сөйли)

Срауларга җавап эзләү:

  • Ни өчен бүлек "Мин унике яшьлек малай идем" дип аталган?

  • Лирик геройның кичерешләре аша ниләр аңлыйсыз? Үзегез белән чагыштытып карагыз?

- Сугыш кырына чыгып киткәндә әтисе нинди хисләр кичерә?

- Борчылуын ничек яшерергә тырыша?

Слайд 14

-Әйдәгез балалар игътибарыбызны "Ятимлекнең беләм ни икәнен" бүлеген өйрәнүгә юнәлтик.(чылбырлап уку)

-Түбәндәге юлларны ничек аңлыйсыз?
"Элгәреге сугышлардан калган
"Кара пичәт" сүзе телләрдә.
Көтмәгәндә капкаларны шакып,
Кермәде ул инде кемнәргә... "

-Әйе,кара пичәтле хатлар һәр гаиләнең диярлек ишеген какты сугыш елларында.Гаилә ятим,әниләр тол,балалар әтисез-пар канатсыз...Лирик герой инде әтиләренең һәлак булуы турындагы хәбәрне алса да,өметен өзми,ул аның -йөрәгендә,күңелендә.

-Хәзер барыбыз да бастык, урындыкларны этеп куябыз.( Сингапур методикасы буенча Микс- Пэа- Шэа структурасын куллану)

1 Музыка башлангач,сыйныф бүлмәсе буенча йөрисез.(Музыка башлана)

2.Музыка туктый.

3.Парлашасыз.

4.Бирелгән сорауларга җавап бирәсез.30 секунд вакыт бирелә. 15 секунд эчендә башта берегез,аннары калган 15 секундта икенчегез җавап бирә.Җавапны тикшерәбез.Беренче булып җавап бирә:

- чәче озын укучы;

- киемендә төймәләре күп булган укучы;

- яз көне туган укучы.

Сораулар:

  • Автор "Кош теледәй кәгазьгә" нинди мәгънә салган?

- Гаиләдә әтисеннән калган нинди якты истәлекләр саклана?

- Кемнәр алар ятимнәр?(урыннарга утыралар)

Слаид15

- Һәр бала әтисенең җиңеп кайтачагына,яңадан әти кайгыртуын тоярга өметләнде.Хыял-өмет ,теләкләрне хатлар ялгады.Өчпочмаклы солдат хатлары.(экранда солдат хатлары күрсәтелә) . Слаид 16 (Ш.Галиевның әтисенең хаты текстын күрсәтү)

-Ш.Галиев гаиләсе дә 3 ел буе әтисе язган хатлар белән юанып яши. Укучылар,сез экранда Ш.Галиевның әтисе язган соңгы хаты текстын күрәсез.

Слайд17

"Син күрмәдең әткәй бу көннәрне" бүлеген аудиоязмадан тыңлау.

Укытучы сүзе:

Син күрмәдең,әткәй,бу көннәрне...

Рәшәткәгә әнкәй сөялеп:

"Исән кеше кайтыр,безнең генә

Кайтмас..."-диде, яшькә төелеп.

- Бу юлларны ничек аңлыйсыз? Лирик геройның әнисе нигә елый?

-Минемчә,әнисе сөенечтән елый,чөнки сугыш беткән.Шулай ук кайгыдан да елый.Балаларының әтиләре сугыш кырында ятып калган.

... Бу ятимнәр соңгылары булсын булсын.

Кеше каны бүтән акмасын.

Бөек Ватан сугышы бик күпләрне әтисез, ятим калдырды.

Ш.Галиев: "Күңелемдә, тел очымда "Әткәй!" дип әйтәсе килү, күпме ярату, ачыргалану тыелып калган."

- Бик күп бала "Әти", "әткәй" сүзен әйтә алмый үскән. Әтиле балаларга да көнләшеп караган. Сез минем белән килешәсезме?

- Ә хәзер бүгенге көнгә килеп карыйк: ни өчен әле дә ятим балалар бар? Моның сәбәпләре нәрсәдә?

  • Эчкечелек, ялгыз аналар, үз балаларын ташлап калдыру очраклары да бар. (Әфган , Чечен һәм Украина сугышлары турында әйтеп узу) Туган илне саклау - ир-егетнең изге бурычы. Дөньялар тыныч булсын. Кирәкми безгә сугыш. Без тынычлык телибез!

Слайд 18 (Экранда)


  1. Дөньялар һәрвакыт тыныч булсын!


  1. Исәннәргә матур гомер телик

3. Корбаннарга мәңге - мәңге дан!

  1. Дәресне йомгаклау.

Слайд 19

- Әйдәгез бергәләп дәресебезгә йомгак ясыйк.

-Сугышның шомлы авазын Ш. Галиевнең "Әткәйгә хат" поэмасында кайларда күрдек?

- Бу поэма безне нәрсәгә өйрәтә ?

1.Нәтиҗә ясау.

2.Билгеләр кую.

Өй эше: 1)"Әткәйгә хат "поэмасын тулысынча укып бетерергә.2)"Син күрмәдең,әткәй,бу көннәрне"бүлеген ятларга.


© 2010-2022