Методическая разработка на тему Әдәби әсәргә гомуми анализ

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:








Татар теле һәм әдәбияты буенча

район методик оешма утырышында каралган

методик кулланма


Әдәби әсәргә гомуми анализ буенча киңәшләр



Төзеде:

Иске Турай урта мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Кәримова А.Т.



2011



Әдәби әсәргә гомуми анализ

1.Әсәрне иҗат иткән язучының кайсы чорда, нинди шартларда яшәгән һәм иҗат иткәнлеген исәпкә ал. Язучы иҗат иткән тарихи шартларны билгеләгәндә генә, әсәрдәге вакыйгаларга, андагы образларга, тел, стиль һәм милли үзенчәлекләргә дөрес бәя бирергә мөмкин. Монда ук әсәрнең кайсы елда язылуын күрсәт.
2. Әсәрнең нинди жанрда язылуын һәм бу жанрның үзенчәлекләрен ачыкла. Һәр жанрның үзенең анализ элементлары, аермалыклары барын да истә тот.
3. Әсәрне дөрес итеп, игътибар белән укып чык. Кычкырып уку, эчтән уку, кеше укыганны күзәтеп бару, сайлап уку, йөгерек уку һ.б. форманы сайлый аласың.
4. Эчтәлекне сөйләп чык (тулысынча, өлешчә яки сорауларга җавап рәвешендә).
5. Әсәрне өлешләргә бүл (вакыйгаларның үзгәрүеннән, образларның гамәлләреннән, язучының фикерләре үзгәрүеннән чыгып, әсәрне өлешләргә бүлү - анализның мөһим элементы).
6. Әсәрнең төзелешен, композициясен күз алдына китер. Сюжетын билгелә: төенләнешен, вакыйгалар үстерелешен, кульминацион ноктасын, чишелешен ачыкла.
7. Әсәрнең темасын билгелә. Гадәттә тема анализның башында ук ачыклана. Әсәрнең нәрсә турында булуы, нинди хәлләрне ачыклавы, нәрсәгә багышлануыннан чыгып, аның темасы билгеләнә.
8. Әсәрдәге образларны, геройларны билгелә, аларны төркемлә, төп һәм ярдәмче образларга бүл. Аларның үзара мөнәсәбәтләрен, каршылыкларын, эшләрен күрсәт. Образларны сөйләмнәренә, тышкы кыяфәтенә, тышкы һәм эчке дөньяларына, характерларына бәя бир. Геройлар яшәгән, формалашкан мохиткә игътибар ит.
9. Әсәрдә булган сурәтләүләргә: чагыштыру, каршы кую, тасвирлау, әсәр телендәге образлы сүзләр, фольклор элементларына игътибар ит һәм аларның әһәмиятен ач.
10. Әсәрнең эчтәлеген үзләштергәннән соң, язучының төп фикерен - әсәрнең идеясен билгелә.
11. Әсәрне бербөтен итеп күз алдына китер, ягъни синтезла.
12. Әсәрнең милли үзенчәлеген, аның халыкчанлыгын, татар һәм дөнья әдәбиятында тоткан урынын билгелә.
13. Әсәр турында үзеңнең фикереңне әйт: ул нинди тәэсир калдырды?

Аерым жанрлар буенча анализ

Чәчмә (эпик) әсәргә анализ тәртибе

1. Жанры (роман, повесть, новелла, хикәя һ.б.) һәм аны билгеләүче сыйфатлар.


2. Темасы (әсәр нәрсә турында?)


3. Конфликты (төп конфликт, ярдәмче конфликтлар; аларның үзара бәйләнеше; кульминациясе, чишелеше; эчке конфликт; характерлар һәм хәлләр арасындагы конфликт).


4. Сюжеты (аның үсеше, этәргеч көчләр; төп һәм ярдәмче сюжет сызыгы, сюжет элементлары).


5. Композициясе.


6. Образлар системасы (төп һәм ярдәмче, актив һәм пассив, уңай һәм тискәре, конфликтта катнашучы геройлар, аларның үзара мөнәсәбәтләре, эш-хәрәкәтләре, төп сыйфатлары, автор тарафыннан аларга бирелгән бәяләмә)

7. Сурәтләү үзенчәлекләре (портрет; пейзаж; интерьер; автор яратып кулланган сурәтләү чаралары; хикәяләү формасы, ягъни кем исеменнән сөйләнүе һ.б.).


8. Персонажларның һәм авторның теле.

9. Әсәрнең идеясе (күтәрелгән темадан туган фикерләр).

10. Әсәрнең әһәмияте (идея-эстетик кыйммәте, тәрбияви роле, әдәбиятта тоткан урыны һ.б.).

Лирик әсәргә анализ тәртибе

  1. Жанры (газәл, хат, эпиграмма, сонет, робагый һ.б.).

  2. Тематикасы (пейзаж лирикасы, мәхәббәт лирикасы, фәлсәфи лирика, сәяси лирика һ.б.).

  3. Идеясе.

4. Лирик шигырьләрдә шагыйрьнең эчке кичерешләре чагылу үзенчәлеге; герой образы һәм автор, гомум хисләрне тасвирлау.

  1. Лирик герой, аның хисләре, кичерешләре, шомланулары, өметләре, рух диалектикасы.

  2. Лирик әсәрнең композицион бердәмлеге (үзәк геройны ачучы төп поэтик детальләр, рефрен һ.б.). Сюжетсыз лирик әсәрнең композициясе (мәсәлән, фәлсәфи шигырьдә).

7. Тел-сурәт чаралары (метафора, эпитет, сынландыру, антитеза, янәшә кую, аллегорик-символик образлар һ.б.).


8. Интонациясе.


9. Ритмик төзелеше.


10. Әһәмияте.


Драма әсәренә анализ тәртибе


  1. Жанры (драма, трагедия, мелодрама, комедия, водевиль; музыкаль комедия һ.б.), аны билгеләүче сыйфатлар.


  1. Темасы (әсәрдә яктыртылган тормыш күренешләре).


  1. Конфликты (төп конфликт, ярдәмче конфликтлар; аның персонажлар арасындагы мөнәсәбәтләрдә, аларның эш-хәрәкәтләрендә, уй-фикерләрендә һәм омтылышларында чагылышы).


  1. Сюжеты (аның үсеше, төп сюжет сызыклары). Сюжет һәм композиция.


  1. Образлар системасы (төп һәм ярдәмче; актив һәм пассив; уңай һәм тискәре; аларның сыйфатларын билгеләүче факторлар).


  1. Драма әсәренә хас элементлар (персонажлар исемлеге, ремаркалар, декорация, диалог, индивидуаль сөйләм һ.б.) һәм аларның автор идеясен, образларны ачудагы роле.


  1. Идеясе.


  1. Әсәрнең әһәмияте (идея-эстетеик кыйммәте, тәрбияви роле, әдәбиятта тоткан роле).


© 2010-2022