Рәвешнең ясалышы ягыннан төрләре һәм дөрес язылышы

Раздел Другое
Класс 6 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема : Рәвешнең ясалышы ягыннан төрләре һәм дөрес язылышы

Максат:

  1. белем бирү : ясалышлары буенча рәвешләрне төрле төркемнәргә туплау һәм аларны дөрес язу үзенчәлеген аңларга ярдәм итү;

  1. үстерү : фикерләү, сөйләм күнекмәләрен һәм төркемдә эшли белүне үстерү;

  2. тәрбияви : табигатькә , туган телгә мәхәббәт тәрбияләүгә этәргеч ясау.

Дәрес тибы : УМ кую һәм чишү.

Җиһазлау : электрон презентация, дәреслек ( Р.Хәсәншина "Татар теле " 6 нчы сыйныф, "Мәгариф" нәшрияты, 2009 ел) 148-149 нчы битләр.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

а) Класста психологик уңай халәт тудыру.

  • Исәнмесез, укучылар ! Хәерле имин көннәр барыгызга да!

  • Көнне башланганда һәрбер кеше изге теләкләр теләргә , бер-берсенә яхшы сүзләр әйтергә тиеш. Иртәне яхшы сүз белән башласаң , көнең дә матур үтәр, диләр. Укучылар , әйдәгез , бер-беребезне, кунакларны яңа көн белән котлыйк.

  • Яңа көн тынычлык алып килсен!

  • Әти- әниебезгә һәм барча кешегә ягымлы булыйк!

  • Яңа көндә яңа "5" леләр алыйк!

  • Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк !

Менә шулай бер-беребезгә ягымлы булып, тәмле сүзләр генә әйтеп дәресебезне башлыйк әле.

ә) белемнәрне тигезләү. 2.3 слайдлар.

Рәвешнең ясалышы ягыннан төрләре һәм дөрес язылышы

Рәвешнең ясалышы ягыннан төрләре һәм дөрес язылышы

2) - Димәк, без үткән дәрестә нинди УМ өстендә эшләдек?

К.җ.:

Без үткән дәрестә рәвеш турында гомуми төшенчә алдык. (Модельне искә төшерергә) .4 слайд.

Рәвешнең ясалышы ягыннан төрләре һәм дөрес язылышы


Үзбәя.

3) Өй эшен тикшерү:

а) 338 нче күнегү;

ә) ярым иҗади: 339 нчы күнегү;

б) иҗади: 340 нчы күнегү.

Үзбәя.

  1. УМ кую ситуациясе.

Өзекләрне сәнгатьле итеп укыгыз. Рәвешләрне табып, мәгънәле кисәкләргә таркатыгыз һәм дәрескә УМ куегыз. 5 слайд.

Рәвешнең ясалышы ягыннан төрләре һәм дөрес язылышы

Бирелгән өзекләрдән рәвешләрне табыгыз һәм мәгънәле кисәкләргә таркатыгыз һәм дәрескә УМ билгеләгез. 6 слайд.

Рәвешнең ясалышы ягыннан төрләре һәм дөрес язылышы

К.җ.:

- Бирелгән мисаллар арасында тамыр, ясалма, кушма, парлы һәм тезмә рәвешләр бар. Димәк, без бүген рәвешләрнең ясалышы турында сөйләшербез.

Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

II. УМ адымлап чишү.

  1. Модельләштерү.

341 нче күнегү. Рәвешләрнең ясалышы ягыннан төрләрен модельдә

чагылдырыгыз. 8 слайд.

Рәвешнең ясалышы ягыннан төрләре һәм дөрес язылышы

Нәтиҗә чыгарыгыз. Димәк, ясалышы ягыннан рәвешләр ничә төрле булалар ?

К.җ.: Ясалышы ягыннан рәвешләрнең 5 төре була: тамыр, ясалма, кушма, парлы , тезмә.


  1. Рәвешләрнең ясалышын аңлату. 9, 10 слайдлар.

Рәвешнең ясалышы ягыннан төрләре һәм дөрес язылышы


Рәвешнең ясалышы ягыннан төрләре һәм дөрес язылышы

5. 342 нче күнегү. Бирелгән сүзләрдән ясалма рәвешләр ясап языгыз.

К.җ.:

Якын-ча, гарәп-чә, әүвәлге-чә, яңа-ча; төлке-дәй, сөлек-тәй, без-дәй, ут-тай, кар-дай; тере-ләй, теге-ләй; ел-лап, сәгать-ләп, берәм-ләп; яшер-тен, әкер(ен)-тен; ярма-лата, күрә-ләтә, акча-лата, кием-ләтә.

Үзбәя.

  1. 343 нче күнегү. Җөмләләрне укыгыз, рәвешләрне ияргән сүзе белән

аерып языгыз, ясалышын һәм язылышын аңлатыгыз.

К.җ.:

1. Һәрвакыт (хәрәмләшүе белән) - кушма рәвеш кушылып языла;

төрлечә (акланырга тотынды) - ясалма рәвеш, -чә кушымчасы ярдәмендә ясалган.

2. Ишекле-түрле (йөренә) - парлы рәвеш сызыкча аша языла, антоним сыйфатларны парлап ясалган; әледән-әле (карый) - парлы рәвеш сызыкча аша языла, сүзләрне кабатлап ясалган.

3. Әкрен (исеп куйды) - тамыр рәвеш, язылышында үзенчәлек юк.

4. Яшьләй (тырыш) - ясалма рәвеш, -ләй кушымчасы ялганып ясалган.

5. Аннан-моннан (киендем) - парлы рәвеш сызыкча аша языла, антоним алмашлыкларны парлап ясалган.

6. Болай (ягымлыланып китүе) - ясалма рәвеш, -лай кушымчасы ялганып ясалган; чамадан тыш (ягымлыланып китүе) - тезмә рәвеш аерым языла, ике сүз тезмәсенең бер төшенчәне белдерүеннән барлыкка килгән.

III. Рефлексия, бәяләү.

  1. -Дәрестә нинди УМ өстендә эшләдек?

Нәрсәләр белдек ? (укучыларның җаваплары тыңлана)

Модельдә күрсәтәбез. 12 слайд.

Рәвешнең ясалышы ягыннан төрләре һәм дөрес язылышы

3. Дәрескә гомуми бәя кую.

2. Өй эше: 344 нче күнегү. Дәреслектәге текст буенча изложениегә әзерләнергә.

- Дәресебез тәмам. Дәрестә барыгыз да бик актив катнаштыгыз, афәрин!







Татарстан Республикасы

Актаныш муниципаль районы

Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе



Тема :

Рәвешнең ясалышы ягыннан төрләре һәм дөрес язылышы


дәрес эшкәртмәсе, татар теле ,

6 нчы сыйныф

Рәвешнең ясалышы ягыннан төрләре һәм дөрес язылышы

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы

Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галләмова Гөлназ Мөбәрәк кызы

© 2010-2022