Эссе. Минем педагогик осталыгым

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы

Сарман муниципаль районы

МБББУ «Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбе"









«Минем педагогик осталыгым»

темасына эссе

















Татар телеһәм әдәбияты укытучысы

Фазлиева Гүзәл Дамир кызы









2016



Кемне яраталар, шуннан өйрәнәләр.

И.В.Гёте.

Эшчәнлегемнең төп кагыйдәсе - бала хәтерен механик рәвештә мәгълүмат белән тутырмыйча, аны кайдан һәм ничек табып, кулланып булуын аңлату. Укытучының эше түбәндәге биш асылны үз эченә ала:

1. Һөнәри белемгә ия булу;

2. Һәрдаим үз өстеңдә эшләү;

3. Һәр балага индивидуаль якын килү;

4. Һәр эшне иҗади башкару;

5. Балаларны ярату, хөрмәт итү, ягъни түземле, ярдәмчел булу.

Барон Мюнхгаузен фикеренчә, һәр көн ачыштан башланырга тиеш. Шулай ук дәрес тә: укучы һәм укытучы дәрес темасы буенча үз ачышын ясасын.

Төп максатым - фикерләргә өйрәтү.

Балачак - тормышның бер өлеше. Балалар проблеманы чишүдә беренчел тәҗрибә алалар, башка кешеләр белән яшәргә һәм эшләргә өйрәнәләр, әйләнә тирә турында мәгълүмат туплыйлар. Әкренләп бала "Кем мин?", "Нинди мин?" дигән сорауларына җавап эзли башлый. Моңа җавапны бала яшьтәшләреннән, дусларыннан һәм, әлбәттә, без - өлкәннәрдән таба.

Психологлар фикеренчә, шартлар тудырылса, сәләт тә үсә. Шуңа без, укытучылар, укучыларга төрле эшчәнлек шартлары тудырып, үсешенә йогынты ясарга тиешбез.

Хәзерге вакытта мәгариф иҗади фикер йөртүче сәләтле укучылар тәрбияләүне таләп итә. Мәгълүмат күләме елдан ел арта барганда, бала югалып калмасын өчен, бу үзгәрешләргә әзер булырга тиеш. Димәк, хәзерге уку-укытуның төп мәсьәләсе - иҗади сәләтне үстерү. Моның өчен махсус укыту- тәрбияләү технологиясе кирәк.

Балаларга мәктәптә кызык булсын өчен нәрсә эшләргә? Нинди формалар кулланырга? Төрле эшчәнлеккә ничек җәлеп итәргә? Бу көн дә борчый торган сораулар. Әгәр бала үзеннән кечкенә генә өлешен кертсә дә, бу аңа чын бәйрәм була. Һәр балага үзен ачып бирердәй шартлар тудыру мәслихәт. Моның өчен җылы мөгаләмә, ышанычлы мөнәсәбәт, иркен аралашу атмосферасы тудырам. Баланың кабатланмаслыгын ассызыклап, мөстәкыйльлеккә этәрәм. Монда тестлар, иҗади уеннар, конкурслар, мәгълүмат туплауда төрле юллар куллану баланың иҗади үсешенә тәэсир итүдә зур роль уйный.

Минем педагогик карашым - һәр бала үзенчә сәләтле.

Бу сәләтләрне күреп алып үстерү өчен, балаларны төрле түгәрәкләргә җәлеп итәм, фән атналыкларында, мәктәп күләм чараларда, стенгазета чыгаруда, кичәләр үткәрүдә катнаштырам. Бала үзенең җәмгыятьтәге урынын тапсын өчен, ата-ана һәм укытучының кулга-кул тотынып эшләве мөһим. Ата-аналар мәктәп кысаларында оештырылган барлык чараларда актив катнашалар: "түгәрәк өстәл", гаилә бәйрәмнәре, экскурсияләр, кичәләр алардан башка үтми. Бергә эшлибез! Бергә ял итәбез! Бергә тормыш төзибез!

Баланың күңелен күрү өчен, минемчә, түбәндәгеләрне истән чыгармаска кирәк:

  • Ял итә белү. Ял актив булсын, һәр эш шатландырсын.

  • Мөстәкыйльлек. Балаларга фикер йөртергә ирек бир, алар өчен эшләмә.

  • Күмәклек. Бердәмлектә көч. Һәр эш күмәк булсын, уртак булсын.

  • Иҗадилык. Искелектә яңалык. Һәр нәрсәдән яңалык эзлә.

  • Файдалы булу. Һәр баланың өлеше керсен.

  • Сер саклау. Серсез дөнья кызыксыз.

Бары тик бердәм эшчәнлек булса, тиешле шартлар тудырылса гына, бала үзенең асылына төшенә, мөмкинлекләрен ача. Ышанып әйтә алам: сыйныфта тормыш гөрли, һәркем ни беләндер кызыксына, һәркемнең үз вазыйфасы бар.

Педагогик эшчәнлекнең максаты - һәр баланы шәхес буларак күрү, табигый сәләтләрен вакытында күреп алып үстерү, хаталарын тану һәм төзәттерү, каршылык алдында югалып калмаска өйрәтү.

Укытучы хезмәте - иҗади хезмәт. Курыкмыйча төрле тәҗрибәләрне үткәреп карарга кирәк. Дәресләрне кызыклы, истә калырлык итеп оештырам. А.П.Чехов әйтмешли, "Укытучы артист, рәссам, чын күңелдән үз эшен яратучы булырга тиеш". Бер дәрес икенчесенә берничек тә охшый алмый. Дәрескә иҗади якын килгәндә генә уңышка ирешеп була. Җаның-тәнең белән бирелеп эшләсәң, нәтиҗәсе озак көттермәс. Ә балаларның уңышын күрү үзе бер куаныч.

Мәктәптә эшләү дәверендә шуңа инандым: уку-укытуда төгәл рецепт була алмый. Нинди генә хәл булмасын, укытучы укучылары өчен "чын кеше", дус булып калырга тиеш.

Укытучының осталыгы зур көч таләп итә.

-Бала фәнеңне яратсын өчен, үзең шул фәнне яратырга тиеш.

-Бала укуга тартылсын өчен, аның белән берлектә эшләргә кирәк .

-Бала эшкә күңелен бирсен өчен, аны кызыксындыра белү шарт.

Укучы уңышы - минем өчен дә уңыш.

Тормыш девизым -кыл яхшылык, якыннарга ярдәм кулы суз, ә һөнәри девизым - һәрдаим үз өстеңдә эшлә, белемеңне тулыландыр, заман таләбенә туры килерлек итеп яшә.



© 2010-2022