• Преподавателю
  • Другое
  • Технологическая карта урока по татарскому языку на тему Ясалышы ягыннан рәвеш төркемнәре

Технологическая карта урока по татарскому языку на тему Ясалышы ягыннан рәвеш төркемнәре

Раздел Другое
Класс 6 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Укытучы

Насыйбуллина Гөлнур Зәкәрия кызы

Предмет

Татар теле

Тема

Ясалышы буенча рәвеш төркемчәләре

Максат

Дидактик: ясалышы буенча рәвеш төркемчәләре турында төшенчә бирү, аларны сөйләмдә кулланырга өйрәтү.

Үстерелешле:рәвешләрне текстта танырга һәм ясалышы буенчатөркемнәрен билгеләргә өйрәтү.

Тәрбияви:башланган эшне сабырлык белән ахырына җиткерә белү сыйфатлары һәм игътибарлылык тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Предмет: рәвешләрнең ясалышы турындагы белемнәрне үзләштерү.

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау, максат кую һәм аңа ирешү.

РУУГ: башкаларның фикерләрен тыңлый, аңлый белү, үз фикереңне дәлилләп, башкаларга җиткерү.

КУУГ: тырышлыкның яхшы нәтиҗәләр бирүен аңлау.

Дәреснең тибы

Яңа белемнәрне формалаштыру

Төп төшенчәләр

Тамыр, ясалма, кушма, тезмә рәвешләр

Предметара бәйләнеш

Рус теле

Эшне оештыру

Фронталь, парларда, индивидуаль

Материал, җиһазлау

Р. Г. Хәсәншина, 6нчы сыйныф өчен татар теленнән уку әсбабы, татарча- русча сүзлек, Н. Исәнбәтнең "Фразеологик әйтелмәләр" сүзлеге, техник чаралар: экран, компьютер, проектор, презентация, карточкалар, интернет ресурс: Наречие - Википедия

ru.wikipedia.org›









\

Дәрес этаплары

Дәрес этабының максаты

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре(УУГ)

Оештыру, мотивлаштыру

(2 минут)

Укытучы өчен:

уңай психологик халәт барлыкка китерү

Балаларда яхшы кәеф,эшлисе килү халәте тудыру

-Исәнмесез!

Дәрескә әзерлекне тикшерәбез.Әйдәгез, дәрескә нинди кәеф белән килдегез икән , шуны билгелик. Парталарда өчәр түгәрәк ята. Кызыл түгәрәк-

" Мин дәрестә актив эшләргә әзер", сарысы- "Кәефем юк, актив эшләргә әзер түгел", зәңгәре- "Миңа барыбер, эшләргә дип ашкынып тормыйм"ди. Кәефегезгә туры килгән түгәрәкне сайлагыз. Дәрескә кайсы мәкальне девиз итеп сайларга мөмкин.

1.Гыйлем акча белән килми,

Тырышлык белән килә.

2. Аз сөйлә, күп эшлә.

3. Хезмәте каты - җимеше татлы.

-Мәкальләр нәрсә турында?

-Нәтиҗә ясау өчен, мин җөмләне башлыйм, ә сез дәвам итәсез. Димәк, без дәрестә... (тырышып һәм актив эшләргә әзер)

Дәфтәрләрен, дәреслекләрен, сүзлекләрне тикшерәләр. Үзләре сайлаган түгәрәкне күрсәтәләр. Дәрескә девиз сайлыйлар.

Көтелгән җаваплар:

-Мәкальләр тырышлык турында. Тырыш кеше генә зур уңышларга ирешә.

ШУУГ-үзмаксат кую, тырышлыкның яхшы нәтиҗәләр бирүен аңлау.

КУУГ -сыйныфташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү.

РУУГ- үзбәя, фаразлау.

Белемнәрне актуальләштерү

(5 минут)



Укытучы өчен: өйрәнелгән тема буенча укучыларның белем дәрәҗәләрен,укучыларга авыр булган сорауларны ачыклау.

Укучы өчен: уку эшчән-легенең аерым төрләрен активлаштыру максатын-нан биремне үтәү.

Укытучы бирем тәкъдим итә. Аның шартларын аңлата.

Бирем. Терәк сүзтезмәләр һәм җөмләләр ярдәмендә "Рәвеш турында сөйләшик" темасына диалог төзү (парларда эшлиләр).

Терәк сүзтезмәләр һәм җөмләләр язылган карточкалар таратыла:

рәвеш белдерә, сорауларга җавап бирә, башка сүз төркеменнән аерыла, сүз төркемен ачыклый, җөмләдәге функциясе.

Бер- берсенә рәвеш турында сорау бирәләр, җавап алалар. Ике укучы әзер диалогларын класс коллективына тәкъдим итә.

-Рәвеш җөмләдә нәрсәне белдерә?

-Нинди сорауларга җавап бирә?

-Ул нинди сүз төркеме?

-Башка сүз төркеменнән аерыламы? Аерылса, ничек?

-Нинди сүз төркемнәрен ачыклап килә?

-Җөмләдә нинди функцияләрне үти?

Нәтиҗә ясыйлар.

Предмет: рәвеш турында өйрәнелгән материалга нигезләнеп сөйли һәм аңлата белү.

ТБУУГ-дәреслектә булган мәгълүматтан файдалана һәм гомумиләштерә белү.

РУУГ- кагыйдәләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу.

КУУГ- коллектив фикер алышуда катнашу, сорауларга һәм җавапларга төзәтмәләр кертү.

Проблемалы ситуация булдыру

Уку мәсьәләсен кую (12 минут)

Укытучы өчен: яңа белемнәр кабул итүне оештыру һәм үзләште-рүгә юнәлеш бирү. Укучылар өчен: максат кую, дәреснең темасын формалаштыру.

Укучыларның белемнәрен активлаш-тыра, проблемалы ситуация тудыра.

Карточкалар тарата. Укучылар төркемнәрдә эшлиләр.

2 нче карточка

Бирем. Бирелгән сүзләрне мәгънәле кисәкләргә таркатып түбәндәгечә тикшерегез: салмаг- рак (тамгалар куела).

Сирәк, аз-маз, икеләтә, бервакыт, тиз- тиз, күз ачып йомганчы, яланаяк, ерак, көмештәй, бер тында.

-Бу дәрестә нинди тема өйрәнербез? --Нинди уку максатлары куярбыз?

-Сүзләрне, төркемләп, таблицага тутырыгыз (интерактив тактада).

-Ни өчен шулай төркемләдегез? Алар бер- берсеннән нәрсә белән аерыла?

Интерет ресурс материалын күрсәтү

суффиксальный: быстрый - быстро, творческий - творчески;

Сүзләрне, төркемләп, интерактив тактада таблицага тутыралар. Укытучының сорауларына җавап эзлиләр, бер фикергә килеп, шуны формалаштыралар. (Бу сүзләр- рәвешләр. Алар бер- берсеннән төзелешләре белән аерылалар)

Буш калган шакмакка рәвешләрнең ясалышы төрләрен язалар. Рәвешләрнең рус телендә ничек ясалуын интернет ресурста күзәтү, чагыштыру. Нәтиҗә ясау. (Татар телендә рәвешләр ясалышының 5 төре, ә, рус телендә 3төре бар.)

148 биттәге кагыйдәне укыйлар, үзләренең белемнәре белән чагыштыралар.Рәвеш ясалышы буенча модель төзиләр, модель буенча 1-2 укучы чыгып сөйли.


Предмет: Рәвешләрнең ясалышы темасына кирәкле мәгълүматны туплау.

ТБУУГ-танып белү мәсьәләләрен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую; тамга- символик гамәлләр-не куллана белү, уку мәсь-әләсен чишү өчен анализ, синтез, классификцияләү, чагыштыру гамәлләрен тормышка ашыра белү.

КУУГ- үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү.

РУУГ-җавап алгоритмын планлаштыра белү.





Уку мәсьәләсен кую



приставочно-суффиксальный: сухой - досуха

приставочный: хорошо - нехорошо, куда - никуда;

Сложение разных видов:

сложение слов: еле, еле - еле-еле, опрометчиво - безумно;

сложение с первым элементом полу: полулежа; полусидя;

сложение с присоединением суффикса или приставки и суффикса: мимо ходить - мимоходом; половина, сила - вполсилы.




Проблеманы чишү проектын билгеләү

(2 минут)

Укытучы өчен : проблеманы чишү юнәлешен күрсәтә

Укучы өчен: максатка ирешү планын төзи, алгоритмны билгели.



Рәвешләрне танып белү алгоритмын төзеп карарга тәкъдим итү.

Алгоритм төзү (төркемнәрдә).

Иң яхшы алгоритмны өлге итеп сайлап алу.

Сорау ↦ мәгънәсен ачыклау ↦ төзелешен тикшерү ↦ ясалышын билгеләү.

Предмет: рәвешләрнең ясалышы турындагы бе-лемнәрне гомумиләштерә белү.

ТБУУГ- уку мәсьәләсен чишү өчен модельләштерә һәм нәтиҗә ясый алу.

КУУГ- тыңлый һәм үз фикерләрен тәгъбир итә белү.

РУУГ- мәгълүмати эзләнү методын куллана белү

Белемнәрне

беренчел ныгыту (19 минут)

Укытучы өчен:

белемнәрне беренчел ныгыта.

Укучылар өчен: алгоритмнан файдалана белү

Типик биремнәр үтәтү.

1. 342нче күнегү.

Нәтиҗә ясау өчен сорау: рәвешләр нинди сүз төркемнәреннән ясала?


2. 343нче күнегү. (1 вариантка 1-3 нче һәм 2 вариантка 4-6нчы җөмләләр)

Нәтиҗә өчен сорау: рәвешләрнең төзелеше буенча нинди төрләре кулланылган?

3. Түбәндәге фразологизмнарның синонимнарын (рәвеш булырга тиеш) табарга. "Җиләк җыйганда" дигән темага, бирелгән рәвешләрдән файдаланып, кечкенә хикәя язарга.

Күз ачып йомганчы-

Чамадан тыш-

Корт чаккандай-



Бирелгән сүзләрдән ясалма рәвешләр ясап язу. Көчле укучылар өчен шул сүзләр белән өч җөмлә төзеп язу.


Җөмләләрне мөстәкыйль рәвештә уку, таныш булмаган сүзләрне сүзлектән карау, рәвешләрне ияргән сүзе белән язып алу һәм ясалышы буенча рәвеш төрләрен билгеләү . Үзара тикшерү.

Биремне үтәү, фразеологизмнар сүзлегеннән аңлашылмаган фразеологизмнарның мәгънәсен табу, 55-6 җөмләдән торган хикәя язу, укып күрсәтү. Хикәяләрнең уңышлы һәм уңышсыз якларын билгеләү.

Предмет:төрле сүз төркемендәге сүзләрдән рәвешләр ясый белү;

РУУГ- уку гамәлләрен башкара белү;

КУУГ-башкаларның фикерләрен тыңлый, аңлый белү

Предмет: яңа белемне куллана белү.

РУУГ-эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

КУУГ-күршең белән хезмәттәшлек итү.

Предмет: яңа белемнәрдән файдаланып, бирелгән темага фикерләрен язмача бирә белү;

РУУГ- мөстәкыйль эшли белү.

КУУГ- сораулар бирә белү


Уку эшчәнлеген йомгаклау

(2минут)

Дәрестә алган белемнәренең үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау

Дәрескә йомгак ясау. Укучылар эшчәнлеген бәяләү.

-Тексттан рәвешләрне ничек табарга?

-Ясалышын ничек билгеләргә?

-Ясалышы буенча рәвеш төркемчәләре ничәү һәм ниндиләр?

Алгоритмны кабатлау: сорау кую, мәгънәсен ачыклау, тамыр һәм кушымчаларын билгеләү.

ШУУГ-үз уңышларының яки уңышсызлыкларының сәбәпләре турында фикер йөртү.

РУУГ-үз эшчәнлегеңне контрольдә тоту

Өй эше (1 минут)


Рефлексия (дәреснең нәтиҗәләре), бәяләү, үзбәя



Өй эше биремен аңлату

1.Рәвешләрнең ясалышы төрләренә өчәр мисал уйлап язарга.

2. Рәвешләр кергән ике татар халык мәкале табарга.

3. "Рәвешләр ясалышы" темасына әкият язарга.

Өй эше биременең аңлашылмаган өлешен ачыклыйлар, сайлап алалар.

РУУГ- үз уку эшчәнлеге-нең нәтиҗәләрен яхшыр-туга ихтыяҗ формалаш-тыру.

Рефлексия (1 минут)

Рефлексияне оештыра. Һәр укучының максатка ирешү дәрәҗәсен билгели.

Укучыларның дәрестәге эшен бәяли.


-Дәрестә нинди яңа белемнәр үзләштердегез?

-Яңа белемнәрне кайда кулланырга була?

Кәгазь битләрендә тамга куярга:

1.Мин бу теманы аңладым, башкаларга да аңлата алам.

2. Мин бу теманы аңладым, ләкин башкаларга әле аңлата алмыйм.

3. Бу тема миңа аңлашылмады.

Үзләренең эшчәнлекләренә бәя бирәләр, максат һәм нәтиҗәләрне, аларның туры килү дәрәҗәсен чагыштыралар.

ШУУГ-үз уңышларына һәм башкаларныкына сөенә белү, башкаларга ярдәм итә алуың белән горурлану.

РУУГ- эш сыйфатына бәя бирә алу.





© 2010-2022