Разработка урока по теме Туган ягым тексты өстендә эш

4а сыйныфында (рус төркеме)Әдәби укудан дәрес конспектыТема: "Туган ягым" тексты өстендә эш.Максат:1) "Туган ягым" тексты өстенлә эшләүне дәвам итү, алдагы дәресләрдә алган белемнәрне сөйләмдә активлаштыру. 2) Диалогик,сөйләм телен үстерү; фикерләү сәләтен, сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү3)Туган якка мәхәббәт һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү.
Раздел Другое
Класс 4 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

4а сыйныфында (рус төркеме)



Әдәби укудан дәрес конспекты





Тема:

"Туган ягым" тексты өстендә эш.











Укытучы:

Кәримова Альбина Әмир кызы

Әгерҗе, 4нче мәктәп





2015

Тема: "Туган ягым" тексты өстендә эш.

Максат:

1) "Туган ягым" тексты өстенлә эшләүне дәвам итү, алдагы дәресләрдә алган белемнәрне сөйләмдә активлаштыру.

2) Диалогик,сөйләм телен үстерү; фикерләү сәләтен, сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү

3)Туган якка мәхәббәт һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Дәрес барышы:

I.Оештыру өлеше.

Дәүләт теле буларак татар телен өйрәнүне дәвам итәбез. Дәресебезнең девизы: "Мин бик теләп татар телен өйрәнәм".

Сөйләшеп алыйк әле.

-Хәзер нинди дәрес?

-Татар теле дәресе.

-Елның кайсы фасылы ? (балалар бер-берсенннән сорыйлар)

-Яз вакыты.

-Бүген ничәнче число ?

- 15 октябрь.

-Атнаның нинди көне?

-Атнаның җомга көне.

-Саша , син татарча яхшы сөйләшәсеңме?

-Әйе,мин татарча яхшы сөйләшәм.

-Даша, сиңа татар теле ошыймы?

-Әйе , миңа татар теле ошый.

II.Фонетик күнегү.

-Укучылар ,сез татар телендә бик матур сөйләшәсез. Сүзләрне тагын да дөресрәк әйтер өчен без сезнең белән авазларны кабатлап китәбез.

Слайд №1

[ә] авазы- шәһәр, мәктәп, Бөгелмә.

[ү] авазы- бүре, Түбән Кама, күңелле.

[ө] авазы- төн, көз ,көн.

-Балалар үзләре шушы авазлар кергән сүзләр уйлап җөмләләр төзиләр.

III.Белемнәрне актуальләштерү.

-Укучылар , хәзер без сезнең белән өйрәнелгән лексиканы кабатлыйбыз .

1)"Тәрҗемәче" уены.(Еду.татар.ЦОР)

Слайд №2

2) "Сүзләрне төркемләү" уены.

-Балалар , әйдәгез алдагы эшне карыйк әле. Мин сезгә тагын сүзләр әзерләдем.

Туган як, киң , кыр, озын ,Казан, елга,Бөгелмә, Идел, төлке, поши ,аю , Агыйдел,Түбән Кама, Нократ.

(Хор белән кабатлыйлар)

-Укучылар , монда шәһәр исемнәре бармы ?

(Бөгелмә, Түбән Кама, Казан)

-Ә елга исемнәре ?

(Идел,Агыйдел,Нократ, Иж)

-Ә нинди хайваннар бар икән?

(Төлке ,поши,аю, куян)

- Балалар, шушы сораулардан чыгып , дәресебезнең темасы билгелик әле . Бүген нәрсә турында сөйләшербез икән?

-Татарстан турында.

Слайд № 3

-Әйе, Татарстан турында сөйләшүебезне дәвам итеп "Туган ягым" тексты өстендә эшләрбез .

IV.Өй эшен тикшерү.

-Хәзер өй эшен тикшереп алабыз. Сезгә " Туган ягым" текстын сәнгатьле укырга бирелгән иде.

(1-2 укучы сәнгатьле итеп укый)

V.Яңа белемнәрне һәм күнекмәләрне формалаштыру.

А) Әңгәмә "Туган ягыбыз"

-Чыннан да укучылар , безнең Туган ягыбыз бигрәк матур. Дөресме ?

-Татарстанда урманнар бармы ? Алар нинди?

-Татарстанда нинди елгалар ага ,исемнәрен әйтегез әле?

-Татарстанда нинди зур шәһәрләр бар? Санап китик әле ?

Ә) Спроси у друга:

-Какие города есть в Татарстане ;

-есть ли в Татарстане леса ;

-какие реки есть в Татарстане ?

Б) Китап белән эш. ( 106 бит ,7 күнегү.)

Найди в каждой группе обобщающее слово.

1) Агыйдел,Кама ,Идел -...

2)Төлке,бүре,аю,куян-...

3)Яр Чаллы,Яшел Үзән,Түбән Кама-...

4) Карга, күгәрчен,чыпчык-...

(телдән дөреслеген тикшерәбез.)

В) Физминутка (слайд №3)

Г) Әңгәмә.(шигырь буенча)

-Ә хәзер экранга карагыз әле. Биредэ матур шигырь юллары язылган (1 укучы укый)

(Эчтән уку.)

Татарстан үз илебез,

Безнең газиз җиребез.

Шушы газиз җиребезнең

Балалары инде без.

-Шигырь нәрсә турында ?

-Татарстан турында.

-Укучылар ,ни өчен без Татарстанны "туган җирем" дибез?

-Чөнки без Татарстанда яшибез.

V.Белемнәрне ныгыту.

А) Укытучы- укучы диалогы.

-Безнең өчен туган җир нинди шәһәр?

-Әгерҗе шәһәре.

Слайд № 5(Карта Татарстана)

-Балалар , әйдәгез , Әгерҗе шәһәрен картадан табыйк эле (1-2 укучы күрсәтә)

-Ә безнең Әгерҗе шәһәрендә нәрсәләр бар?

(Туган як музее, Җиңү паркы,Боз сарае,Стадион, Сәнгать мәктәбе бар)

Ә) Укучылар чыгышы (Әгерҗе төбәге шагыйрьләре иҗаты Ч.Мусин, Н.Сипова, Ә.Хәсәнов, Н.Ясовиева шигырләрен укыйлар)

Слайд № 6

Текст: Мин Менделеев шәһәрендә яшим. Безнең шәһәребез зур , матур ,чиста. Шәһәребезнең табигате дә чиста,матур. Шәһәребезнең табигате дә чиста,матур.Менделеев шәһәрендә кинотеатр , бассейн ,боз сарае, спорт сарае бар. Мин шәһәребезне бик яратам!

Б) Парларда эш.

(Сөйләнгән монолог буенча бер-береңә сорау бирү.)

В) Диалог "Минем шәһәрем"

(1-2 укучы диалог төзи)

Г) Ситуатив күнегү.

-Укучылар ,әгәр безнең шәһәргә Америкадан кунаклар килсә , Татарстан турында нәрсәләр сөйләр идегез?

(җомләләр тыңлана ,текстның эчтәлеген сөйли белергә тиешләр)

VI. Йомгаклау.

Тест (5 бирем)

1.Мин ..... яшим

А)Бөгелмәдә ; Б)Татарстанда; В) Әлмәттә

2.Татарстанда..... күп

А)елгалар; Б)диңгезләр

3. Татарстанда шәһәрләр.....

А)чиста; Б)матур

4.Татарстан урманнарында ..... яши.

А)жираф; Б)фил; В)төлке

5.Татарстанның табигате.....

А)матур;Б) ямьсез

VII.Өй эше (шәхси мөмкинлекләрдән чыгып, төрлечә)

  1. Әгерҗе шәһәре турында 5-7 җөмләдән торган кыска хикәя төзергә.

  2. Әгерҗе шәһәре турында башка чыганаклардан өстәмә мәгълумат эзләргә.

  3. Әгерҗе шәһәренең рәсемен ясарга

VIII.Рефлексия

- Балалар бер- берсенә билгеләр куялар.

-Дәрескә нәтиҗә ясыйлар.

Укытучы :

Татарстанның бер кечкенә төбәге булган Әгерҗе - безнең туган шәһәребез, дигән фикер белән дәресебезне тәмамлыйбыз.

© 2010-2022