Татар теленнән Исем темасына тест

Раздел Другое
Класс -
Тип Тесты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

"Исем" темасы буенча тест

1) Ике канатлы җиңел самолет бераз гына җирдән элдереп барды да, улый-үкерә һавага менеп тә китте. 2) Зур шәһәрнең бихисап йортлары, шау-шулы урам-мәйданнары, аларны тутырып йөргән кешеләре, армый-талмый киләп салып йөрүче тыгын трамвай-троллейбуслары, автобуслары артта калды. 3) Алда - иркенлек, зәңгәр күк йөзе, күпереп торган мамыктай аксыл болытлар, һәм... туган як.

4) ...Ул бәләкәй чакта ук утыртылган кыр ышыклау полосасындагы, шактый биек булып үскән өрәңге агачларындагы кошлар солдат абыйларын сәламлиләр иде шикелле. 5) Туган якның тымызык кына искән җылы җиле дә тәнне генә түгел, җанны да иркәли сыман... 6) Кояшы да яктырак, болытлары да аграк, күге дә зәңгәррәк... 7) Ә инде еракта шактый зур булып утырган туган авылын күргәч, Габделнурның күңеле бөтенләй нечкәрде, күзләре дымланды. 8) «Туган җирем! Мин сине гомерем буе сагынып яшәдем!» (Р. Кәрами)

В1 - В4 нче биремнәргә җавапны сүзләр белән языгыз.

В1. 1-3 нче җөмләләрдән юнәлеш килешендәге исемне язып алыгыз.

В2. 4 нче җөмләдә аерып бирелгән сүзнең килешен языгыз.

В3. Беренче абзацтан ясагыч кушымча ярдәмендә ясалган исемне табып,

язып алыгыз.

В4. 5-7 нче җөмләләрдән баш килештә күплек санда килгән исемнәрне язып алыгыз.

В5 - В9 нчы биремнәргә җавапны цифрлар белән языгыз.

В5. 1-3 нче җөмләләрдә тартым белән төрләнгән ничә исем кулланылган?

В6. Ялгызлык исеме кулланылган җөмләне табып, номерын языгыз.

В7.Тезмә исем кулланылган җөмләнең номерын языгыз.

В8. 1- 4 нче җөмләләрнең кайсында урын-вакыт килешендәге исем кулланылган? Шул җөмләнең номерын языгыз.

В9. Тамыр + модаль кушымча+бәйләгеч кушымча схемасына туры килгән исем кулланылган җөмләнең номерын языгыз.

© 2010-2022