• Преподавателю
  • Другое
  • Разработка внеклассного мероприятия по татарскому языку Тел - күңел көзгесе (Язык - зеркало души)

Разработка внеклассного мероприятия по татарскому языку Тел - күңел көзгесе (Язык - зеркало души)

Раздел Другое
Класс 8 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Разработка внеклассного мероприятия по татарскому языку Тел - күңел көзгесе (Язык - зеркало души)Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы

Әгерҗе шәһәре муниципаль бюджет гомуми белем бирү

учреждениесе 4 нче санлы урта мәктәп











Мәктәптә татар теленнән "Зирәкләр һәм тапкырлар клубы" үткәрү өчен эшкәртмә







Эшкәртмәне әзерләде:

югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Заһретдинова Әлфия Назиф кызы.














2015-2016 нчы уку елы

Максат: Укучыларның туган тел турында күзаллауларын, иҗади фикер йөртү сәләтен, эстетик зәвыгын, фантазияләрен үстерү; туган телебезгә хөрмәт, горурлык хисләре тәрбияләү, Халыкара туган тел көне турында мәгълүмат бирү.

Укытучы. Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, кадерле балалар.

Берләшкән Милләтләр оешмасы (БМО) карары буенча 21 нче февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Ни өчен 21 февраль соң? Эш шунда: 1952 нче елның 21 февралендә Пакыстанда банглы теленә дәүләт теле статусы таләп итеп көрәшкән 5 студент үтерелгән була. Пакыстанның көнчыгыш өлеше соңрак Бангладеш бәйсез дәүләтенә әйләнә.

ЮНЕСКО Халыкара Туган тел көнен билгеләп үтүне хуплап чыга. Чөнки бу оешма дөнья халыкларының матди булмаган мирасын саклау өчен көрәшә, традицион яисә халык музыкасын, биюләрен, гореф-гадәт һәм йолаларны, авыз иҗатын һәм җирле халыкларның туган телләрен саклап калу буенча зур эшчәнлек алып бара.

Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле. Туганнан алып, соңгы сулышына кадәр, тел белән сүз - аның аерылгысыз юлдашы. Ә кешенең иле бер генә булган кебек, туган теле дә бер генә була.

"И Туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле..." - дигән бөек Тукаебыз, һәм ул мең тапкыр хаклы. Ни өчен, дисезме? Чөнки кечкенәдән өйрәтелгән туган тел халык йөрәген шигърият белән генә сугарып калмый, аның күңелендә милли горурлык хисләре дә уята, ата-бабаларыбыз теленнән рухи ләззәт алу мөмкинлеге бирә.

Без дә бүген туган телебезгә багышланган "Зирәкләр һәм тапкырлар клубы"на җыелдык. Әлеге кичәдә үзебезнең туган телебезне ничек белүебезне, зирәклегебезне, осталыгыбызны сынарбыз.


  1. Командалар белән танышу, сәламләү.

Әлеге бәйгедә һәр команда исеме, девизы белән таныштырырга тиеш.


  1. Мәкальне язып бетер.

Безнең татар телебезнең байлыгы - мәкальләр. Хәзер шуларның кайберләре белән танышып үтәрбез. Әлеге бәйгедә сез мәкальләрнең ахырын табып язарга тиеш.

1

Яхшы сүз - җанга рәхәт,

2

Аз сөйләсәң,

3

Әдәп башы -

4

Иң татлы тел - туган тел,

5

Туган телне кадерләгән

6

Теле барлар халык булган

7

Телләр белгән -

8

Сөйдергән дә тел,

9

Берәүнең кулы эшли,

10

Дөньяда иң татлы нәрсә дә - тел,

11

Үзең сөйли башлаганчы

биздергән дә тел

яман сүз - җанга җәрәхәт

илләр белгән

анам сөйләп торган тел

тел

кешенең сүзен тыңлап бетер

иң ачы нәрсә дә тел

күп ишетерсең

икенченең теле эшли теле юклар балык булган

халык кадерле булыр


  1. Хикәя язу.

Сез татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә матур сочинениеләр язасыз, аларны "Яңарыш" газетасы битләрендә укып куанасыз. Хәзерге бәйгедә сез бирелгән рәсем турында, бөтен фантазиягезне җигеп, әлеге предметны мактап, тасвирлама характерында бик шәп хикәя язарга тиеш. Хикәянең күләме - ярты бит. (Ишек рәсеме бирелә).


  1. Пантомимо.

Өй эше итеп бирелгән бирем: Командалар бер татар шагыйренең бер шигырен сүзсез генә сәхнәләштереп күрсәтәләр. Каршы команда танырга, шигырьнең исемен һәм авторын атарга тиеш.


  1. Капитаннар ярышы.

"Китапчык" сүзендәге хәрефләрдән 1 минутта мөмкин кадәр күбрәк сүзләр ясарга.


  1. Фразеологизмны әйт.

Фразеологик әйтелмәләрне мәгънәсе туры килгән сүзләр белән тоташтыр.

Борын күтәрү

Ачулану

Куян йөрәк

Мактану

Күз ачып йомганчы

Аңлаешсыз сөйләү

Борчак сибү

Елау

Бер кашык су белән йотарлык

Алдашу

Авыз эчендә ботка пешерү

Бик тиз

Балавыз сыгу

Бик чибәр

Кызган табага бастыру

Куркак


  1. Яшь шагыйрьләр.

Укучылар шигырьнең беренче юлы бирелә. Калган өч юлны үзләре уйлап чыгарып, дүртьюллык шигырь килеп чыгарга тиеш.

"Елга буйларына төшсәм",

.............................................

.............................................

.............................................


  1. Нинди сүз?

Алдагы бәйгегә күчәбез. Бу бәйгедә без сезнең татар алфавитын ни дәрәҗәдә белүегезне дә күрә алачакбыз. Сезнең алдыгызда саннар язылган таблица. Һәрбер сан алфавиттагы хәрефкә туры килә. Һәрбер сан астында нинди хәреф яшерелгәнен белә алсагыз, мәкаль килеп чыга.

24 7 15 7 18 3 7 15 2 17 2 13 24 14 2 17 17 7

14 25 15 35 18 3 7 15 2 17 37 32 15 2 21 14 26 22 23 2 24

Җавап: Телең белән әйткәнне кулың белән эшләп күрсәт.


  1. Тиз җавап бир.

Соңгы бәйгегә күчәбез. Сез тиз арада мин биргән сорауларга җавап бирергә тиеш булачаксыз.

Татарстанның башкаласы.

Татар телендә ничә сузык аваз бар?

Бер атнада ничә көн?

"Шүрәле" әкиятенең авторы?

Ничә сан төркемчәсе бар?

Җәйнең беренче аенда үткәрелә торган хезмәт бәйрәме.

Татарстан дәүләт гербындагы җәнлек.

Татар телендә ничә тартык аваз бар?

Кышның соңгы ае.

Ничә зат алмашлыгы бар?

Елның тугызынчы ае.

Татар телендә ничә килеш бар?

Бер гасырда ничә ел?

Йомгак ясау. Очколарны санау, җиңүче команданы билгеләү.

Теләктәшләргә сораулар.

  1. Нәрсә ул: ачы да, төче дә була; төпле дә, төпсез дә; авыры да бар, салкыны да, озыны да, кыскасы да; үлчәүгә салмыйча да үлчиләр; тузга язмасалар да, китапка язалар; биргәнче, син аңа хуҗа, биргәч, ул сиңа хуҗа? (тел, сүз)

  2. Туган тел, туган ил сүзләрен ничек укырга? (сулдан уңга)

  3. Көн белән төн нәрсәгә бетә? (н хәрефенә)

  4. Тау белән тау итәге арасында нәрсә бар? (белән)

  5. Кайсы хатын-кыз исеменнән баштагы һәм ахыргы "ә" хәрефен алсаң, зат алмашлыгы кала? (мин)

  6. Кайсы ай ашарга ярый? (май)

  7. 3 бертөрле хәрефтән торган сүз? (көч)

  8. 6 бертөрле хәрефтән торган сүз? (алтын)

  9. 10 бертөрле хәрефтән торган сүз? (тун)

  10. 50 бертөрле хәрефтән торган сүз? (җилле)

  11. 100 бертөрле хәрефтән торган сүз? (йөзә)

© 2010-2022