Тест по татарскому языку 5 класс

Раздел Другое
Класс 5 класс
Тип Тесты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

5нче сыйныф өчен тест биремнәре

1.Нечкә сузыклы сүзләрдән генә торган рәтне табыгыз

а) күлмәк,китап,күз,кишер;

б)ваза,роза,бака,елга;

в)сөлге,көймә,мәче,өрәңге;

г)каен,зал,арыслан,кыяр.

2"Алсу ике китап,өч дәфтәр сатып алды" җөмләсеннең кайсы оч-

рагында ия белән хәбәр дөрес күрсәтелгән:

а)Китап сатып алды;

б)Айсылу китап,дәфтәр;

в)Дәфтәр сатып алды;

г)Алсу сатып алды.

3.Парлы сүзләрдән торган рәтне табыгыз

а)алмагач,умарта,пәрәмәч,диңгез

б)чокыр-чакыр,савыт-саба,ара-тирә,бала-чага

в)станок,алъяпкыч,карандаш,күке

г)ташбака,төнбоек,карабодай,җитмеш

4.Хаталы сүзе булган җөмләне табыгыз

а)БүгенБулатның туган көне.

б)Мин мәктәпемне яратам.

в)Зәңгәр күлдә аккош йөзә.

г)Төзүчеләр яңа амбар салдылар.

5.Тамырдаш сүзләрдән торган рәтне табыгыз

а)ачкыч,ачлык,ача

б)эшче,эшләпә,эшчән

в)белем,белгеч,белемле

г)урам,урманчы,урамда

6.Төшеп калган сүзне табыгыз: "... предметның билгесен белдерәләр."

а)фигыльләр

б)исемнәр

в)алмашлыклар

г)сыйфатлар

7.-га,-гә кушымчалары исемнең кайсы килешенә ялгана?

а)У.-в.к.

б)Т.к.

в).Ю.к.

д)И.к.

8.Кайсы рәттәге сүзләргә -нар,-нәр кушымчалары ялгана

а)елга,кибет,малай

б)бүре,куян,дәфтәр

в)инеш,гөл,балан

г)урман,тиен,идән


© 2010-2022