Конспект урока по татарскому языку ( 5 класс)

Раздел Другое
Класс 5 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

5 нче сыйныф.

Татар теле дәресе.

"22 "октябрь 2012 нче ел.

Тема: " Фигыль формаларын кабатлау "

Дәрес тибы: кабатлау, белемнәрне тирәнәйтү, системалаштыру.

Максатлар:

өйрәтү: хәзерге заман hәм үткән заман хикәя фигыль формалары турындагы белемнәрне ныгыту;

алган белемнәрне биремнәр эшләүдә куллана белергә күнектерү;

үстерү: фикерләү сәләтен,активлыгын көчәйтү

тәрбияви: табигатькә сакчыл караш тәрбиялә

Метод hәм алымнар: әңгәмә, өлешчә эзләнү,мөстәкыйль эш.

Җиһазлау: индивидуаль каточкалар,мультимедиа, интерактив такта, компьтер, фишкалар.

Дәрес барышы.

I.Оештыру өлеше.

1) Исәнләшү.

2). Уңай психологик хәләт тудыру. (комплементлар әйтү)

Бер -беребезгә комплементлар әйтик әле.

3) әңгәмә

Сиңа ничә яшь?

Синең сыйныф җитәкчең кем? h.б.

4)өй эшен тикшерү

1 нче төркем "Мин өйдә булышчы" темасына кечкенә хикәя төзергә иде.

2 нче төркем чүп чыгара,себерә,тузан суырта,үтүкли сүзләре белән җөмләләр төзергә

3 нче төркем чүп чыгара,себерә,тузан суырта,үтүкли сүзләренең тәрҗемәсен өйрәнергә.

I I Уку мәсьәләсен кую.

- Балалар, безгә дәресебезне дәвам итү өчен , крассворд чишәргә кирәк. Шуны чишсәгез безнең бүгенге темабыз килеп чыга. Әйе ,фигыль.Фигыльнең

нинди заманнары ,моны без сезнең белән өстәләрдәге ребусларны чишеп,белә алабыз. Дөрес җавап бирүчеләргә фишкалар бирелә.

(хәзерге заман, үткән заман)

III. Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.

Сораулар бирү:

  1. Хәзерге заман нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?

  2. Ә,үткән заман кушымчалары нинди? (Слайдта тикшерелә)

  3. Шушы фигыльләрнең юклык формасы нинди кушымчалар ярдәмендә ясала? (слайдта тикшерелә)

  4. Зат -сан белән төрләнәләрме? (слайдта тикшерелә)

Күзләргә гимнастика.

Тәрбияви эш . Табигатькә сакчыл караш , үзеңне ничек тоту, кош кортларга сакчыл караш турында укытучы сөйләме (слайд күрсәтелә)

I V Язма эш : Фигыльләрне язып алыгыз

Матур язуга күнегү : әни сүзе

Эшне слайдта тикшерү : үзбәя кую.

V Ситуатив күнегү эшләү (дөрес җаваплар өчен фишкалар бирү)

Төрле ситуациядә килгән җөмләләрдә дөрес итеп фигыль кушымчаларын ялгарга

Ял моменты.

Күңелле музыка астында төрле хәрәкәтләр ясау

V I төркемнәргә бүленеп эшләү. (hәр укучы үзенә бирем сайлый)

Төрле төстәге карточкалар да биремнәр бирелгән.

"5" кызыл карточка барды фигылен зат -сан белән төрләндерергә

"4" уйнады,язды,сөйли фигыльләре белән җөмләләр төзергә

"3" фигыльләргә үткән заман кушымчалары ялгарга уйна.. , кит.., кара.., сөйлә.., кайт.. .

(беренче бирем слайдта тикшерелә)

V I I .Үзләштергәннәрне ныгыту.

-Балалар, бүген без дәрестә нинди 2 фигыль заманын искә төшердек.

Хәзерге заман,үткән заман турында ниләр белдегез?

V I I I .Өй эше.

1 нче төркем " Көз" темасына фигыльнең без өйрәнгән ике заман формасын кертеп кечкенә хикәя төзи.

2 нче төркем "Көз" темасына диалог төзи.

3 нче төркем "Көз" темасына караган сүзләрне язып килә.

Йомгаклау. Билгеләр кую.









© 2010-2022