Открытый урок для русскоязычной группы Сыйфат фигыль

Раздел Другое
Класс 8 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

МБГББУ Татарстан Республикасы

Әгерҗе муниципаль районы Тирсә урта гомуми белем бирү мәктәбенең

I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәбиуллина Луиза Зөфәр кызы

8 нче сыйныфның рус төркеме

Тема: Сыйфат фигыльнең заман формалары

Максат :1 .Сыйфат фигыльнең заман белән төрләнешен ныгыту;

-алда өйрәнелгән лексиканы дөрес куллану кунекмәләре булдыру өстендә эшләү;

- сыйфат фигыльне сөйләмдә (язма, телдән) танып-белү күнекмәләрен ныгыту;

-сыйфат фигыльле җөмләләрне тәрҗемә итү үзенчәлекләрен аңларга ярдәм итү.

2. Күнегүләр ярдәмендә укучыларның өйрәнелгән грамматик күренешне аңлап кулана белү күнекмәләрен үстерү;

- арадан мөһим мәгълүматны сайлап алу, белемнәрне гомумиләштереп бер системага сала белү, үз фикерләрен дәлилләп әйтә белү, фикер йөртергә өйрәтуче күнегүләр аша телне сиземләү сәләтен үстерү.

3. Башкаларны тыңлый, аларның фикерләрен хөрмәт итә белу хисе тәрбияләү;

4. Татарча дөрес сөйләшергә, фән буенча белгән материалны төрле ситуацияләрдә куллана белергә өйрәтүне дәвам итү.

Җиһаз: таблица, дәреслек (8 нче сыйныф.Р.З.Хәйдәрова,Р.Л. Малафеева), наутбоук

( презентация), карточкалар, мәкальләр.

I. Оештыру моменты.Уңай мотивация тудыру.

- Хәерлекөн, дуслар! Кәефләрегезничек? Дәресебезнебашлыйбыз. Барыгыз да әзерме?

II. Актуальләштерү

- Безсезнеңбеләнниндифигыльтөркемчәсенөйрәндек? (Сыйфатфигыль)

- Сыйфатфигыльниндифигыльтөркемчәсеикәненкемнәрәйтә ала? (неспрягаемая форма глагола, которая сочетает в себе признаки глагола с признаками имени прилагательного. Сыйфатфигыльүзендәберьюлысыйфатһәмфигыльбилгеләренберләштерә: улэш-хәлнепредметныңбилгесеитепбелдерә, нинди? соравынаҗавапбирәһәмаергычбула.)

- Сыйфатфигыльзат-сан беләнтөрләнәме? (Сыйфатфигыльзатланышсызтөркемчә.)

- Сыйфатфигыльзаманнардакиләме? (Сыйфатфигыльөчзамандакилә)

III. Төп өлеш.

1. Укытучы. Бүгенге дәрестә сыйфат фигыльнең заман формаларын карап үтәчәкбез .

- Дуслар, әйдәгез әле, алдагы дәресләрдә өйрәнгәннәрне искә төшерик. Тактада язылган җөмләләрне укып чыгыгыз, андагы сыйфат фигыльләргә игътибар итегез. (Укучылардан һәрҗөмләне укытып, сыйфат фигыльләрне әйттерү, заманнарын билгеләтү, ясалышын аңлаттыру)

Калган эшкә кар ява. (калган-ү.з. с.ф.) Үткәнзамансыйфатфигыльничекясала?

(-ган\-гән, -кан\-кән)

Безүстерәчәк урман һаванычистартыр.

Табигатьнесаклаучыкешеләрбулыпүсегез.

Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар.

Тырышкантабар, ташка кадаккагар.

Әйткән сүз, аткан ук.

Эшләмәгән кешеашамый.

Егылганны тукмамыйлар, коралланмаганга ташланмыйлар

Димәк, сыйфат фигыльнең 3 заманы бар: үткән, хәзерге, киләчәк. Русчаничекбула? Ниндиаффиксларярдәмендәясала?

Презентация

Кайчан нинди кушымча ялгана

  1. Калын сүзләргә калын кушымча, нечкә сүзгә нечкә кушымча ялгана

  2. Үткән заман сыйфат фигыльдә сузык һәм яңгырау тартыкларга тәмамланган фигыльләргә -ган , - гән кушымчасы, саңгырау тартыкларга тәмамланучыларга -кан , -кән кушымчасы ялгана

  3. -ачак, -әчәк, -асы, -әсе кушымчалары тартыкка тәмамланган фигыльләргә ,-ыйсы, -исе, -ячак, -ячәк сузыкка тәмамланган фигыльләргә ялгана

2. Һәр кешегә сыйфат фигыльнең төрле заманга куярга.

Әйт -әйтүче (кеше), әйтә торган (кеше), әйткән (сүз),әйтер (сүз), әйтәсе ( сүз), әйтәчәк (сүз)

Уйла - уйлаучы кыз, уйлый торган кеше, уйлаган эш, уйлар эш, уйлыйсы кеше, уйлаячак кеше

Укы - укучы бала, укый торган кыз, укыган хат, укыр китап, укыйсы китап, укыячак китап

Аша - ашаучы кеше, ашый торган кеше, ашаган кеше, ашар кеше, ашасы ризык, ашаячак кеше

Тап - табучы, таба торган, тапкан, табар, табасы, табачак

Эшлә - эшләүче, эшли торган, эшләгән, эшләр, эшләсе, эшләячәк

Оч - очучы , оча торган, очкан, очар, очасы, очачак

Сөйлә - сөйләүче, сөйли торган, сөйләгән, сөйләр, сөйләсе, сөйләячәк

Сакла - саклаучы, саклый торган, саклаган, саклар , сакласы, саклаячак

Б) Телдән 1әр фигыльне юклык формага куярга.

3. Рус теленә тәрҗемә итегез

Барган кеше - человек , который ходил

Укыган китап - прочитанная книга

Язган хат - написанное письмо

Язачак кеше - человек , который напишет

Барачак дустым - мой друг , который поедет

Барыр юл - дороги , по которой пройдут

Баручы, бара торган - идущий

Рус телендә нинди сүз төркеменә карый?

4.Бу төзелмәләр ничек аерыла ?

Дустым киләчәк. - Бүген киләчәк дустымны каршы алам .

Илдар бу китапны укыган. - Укыячак китабымны каядыр куйганнар.

Ул безгә киләсе. - Безгә киләсе кунак адашкан.

Дәфтәрем өйдә калган. - Калган эшкә кар ява.

Хикәя фигыль белән сыйфат фигыльне ничек аерып була?

5.Без сыйфат фигыльнең заманнарын, кушымчаларын искә төшердек. Ә хәзер перфокарталар ярдәмендә узган темаларны үзләштерү дәрәҗәсен тикшерик.

(Бу эш перфокарталар белән эшләү дәфтәрендә башкарыла). Бирелгән сыйфат фигыльләрнең заманнарын дөрес итеп билгеләргә.

Туар көн, бәсләнгән агач,укый торган китап, җырлаучы кыз, киләчәк буын, кызарган йөз,сөйләячәк шигырь, сөйләр сүз, көткән кеше.

Х.з.с.ф

*


Ү.з.с.ф.



К.з.с.ф


*

(Укучыларэшләрентөгәлләгәннәнсоң, укытучыныңсызымыбеләнүзләренеңсызымнарынчагыштыралар, хаталарыбулса, төзәтәләр. )

6. Тест ярдәмендәукучыларныңбелементикшерү.

Сыйфатфигыль. Тест

  1. Сыйфатфигыльнәрсәнебелдерә?

  1. Зат яки предметның эшен;

  2. Зат яки предмет эшенең билгесен;

  3. Зат яки предметның эшен билге итеп.

2. Хәзерге заман сыйфатфигыль ничә төрле була?

1) 2 ; 2) 3 ; 3)4.

3. Хәзерге заман сыйфат фигыль нинди кушымчалар белән белдерелә?

1) -ы, -е ; 2) -чы, -че ; 3) -учы, -үче.

4. Хәзерге заман сыйфат фигыльнең гади формасы нинди эшне билге итеп белдерә?

1) затка бәйле; 2) даими үтәлә торган ; 3) кайвакыт үтәлә торган.

5. Хәзерге заман сыйфат фигыльнең тезмә формасы нәрсә белән белдерелә?

1) - а кушымчасы; 2) торган ярдәмче фигыле;3) -а торган формасы.

6. Хәзерге заман сыйфат фигыльнең тезмә формасы нинди эшне билге итеп белдерә?

1) Кайвакыт үтәлә торган ; 2) үтәлми торган; 3) даими үтәлә торган.

7. Хәзерге заман сыйфат фигыльнең гади формасы нинди үзенчәлеккә ия?

1) исемгә күчми;

2) кайвакыт исемләшә;

3) исемләшә һәм исемнәргә күчә ала.

8. Үткән заман сыйфатфигыльләр ничә формада кулланыла?

1) 1; 2) 2 ; 3) 3.

9. Үткән заман сыйфат фигыльләр нинди кушымчалар белән белдерелә?

1) -ачак, - әчәк; 2) - ыр, -ер, - р; 3) -ган, - гән.

10. Үткән заман сыйфат фигыльләрнең исемләшү үзенчәлеге бармы?

1) исемләшә; 2) исемләшми; 3) кайберләре генә исемләшә.

11. Киләчәк заман сыйфат фигыльләрнең ничә формасы бар?

1) 2; 2) 3 ; 3)4.

12. Киләчәк заман сыйфат фигыльләр нинди кушымчалар белән белдерелә?

1) -ды, - де, -ты, -те;

2) - ган, -гән. -кан, -кән;

3) -ачак, -әчәк, -асы, -әсе -ыр, -ер, -р.

13.Килгән (кеше) тезмәсендәге билгеләнгән сүз нинди сүз төркеменә керә ?

1) үткән заман хикәя фигыль; 2) үткән заман сыйфат фигыль; 3) сыйфат.

14. Укый торган (кеше) тезмәсендәге билгеләнгән сүзләр нинди сүз төркеменә керә ?

1) сыйфат ; 2)хәзерге заман сыйфат фигыль; 3) 2) үткән заман сыйфат фигыль.

15. Укыйсы (китап) тезмәсендәге билгеләнгән сүз нинди сүз төркеменә керә

1) шарт фигыль; 2) тартымлы исем ; 3) киләчәк заман сыйфат фигыль.

16. Укыр (китап) тезмәсендәге билгеләнгән сүз нинди сүз төркеменә керә?

1) киләчәк заман сыйфат фигыль; 2) киләчәк заман хикәя фигыль; 3) боерык фигыль.

17.Укыячак (китап) тезмәсендәге билгеләнгән сүз нинди сүз төркеменә керә ?

1) ) киләчәк заман хикәя фигыль; 2) киләчәк заман сыйфат фигыль; 3) шарт фигыль.



Өй эше. Сыйфат фигыль кергән 8 мәкальне тәрҗемәсе белән язарга.

© 2010-2022