Иярчен җөмләләрнең төзелеш ягыннан төрләрен кабатлау

Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

ТЕМА: Иярчен җөмләләрнең төзелеш ягыннан төрләрен кабатлау

МАКСАТ:

1. Укучыларга иярчен җөмләләрнең төзелеш ягыннан төрләре буенча белемнәрен системалаштыру, элек өйрәнгән эш ысулларын ныгыту өчен җирлек тудыру, нәтиҗә ясарга ярдәм итү.

2. Өйрәнелгән белемнәрне төрле ситуацияләрдә куллана белү сәләтен үстерү, игътибарлыкларын арттыру, тестлар белән эшләү күнекмәләрен камилләштерү.

3. Укучыларда мөстәкыйльлек, халык авыз иҗаты аша милли хис тәрбияләү.

Дәрес материалы: дәреслек, инд. карточкалар, компьютер

Метод: аңлату, өлешчә эзләнү, күрсәтү.

Алымнар: укытучы сүзе, укучы сүзе, дәреслек белән эшләү, әңгәмә, язмача эш, таблица белән эш, карточкалар белән эш, күнегү.

Дәрес төре: кабатлау дәресе.

Дәрес барышы

  1. Оештыру моменты, дәреснең максаты белән таныштыру. Дежур рапорты. (1 нче слайд)

  2. Өй эшен тикшерү (дәфтәрләр җыела)

  3. Узган дәрес материалының үзләштерелүен тикшерү

а) компьютерда тест буенча ;

б) 2 укучы тактада карточка белән эшли.

1.Кушма җөмлә ул -...

1) бер яки ике грамматик нигезе булган җөмлә

2) ике яки икедән артык грамматик нигезе булган җөмлә

3) бер генә грамматик нигезе булган җөмлә

4) бер яки берничә грамматик нигезе булган җөмлә

2. Тезмә кушма җөмлә ул - ...

1) гади җөмләләре үзара җыючы, каршы куючы яки бүлүче теркәгечләр ярдәмендә генә бәйләнгән кушма җөмлә

2) гади җөмләләре икедән артык җөмлә

3) гади җөмләләре үзара ияртүче теркәгечләр ярдәмендә бәйләнгән кушма җөмлә

4) гади җөмләләре үзара тезү юлы белән бәйләнгән кушма җөмлә

3. Иярченле кушма җөмләдә ...

1) бер җөмлә икенчесенә ияреп, буйсынып килә

2) мөстәкыйль мәгънәле ике яки икедән артык сүз үзара ачыклаулы мөнәсәбәттә тора

3) ике яки икедән артык иярчен җөмлә бер баш җөмләгә ияреп килә

4) гади җөмләлр арасында ияртүле бәйләнеш тә, тезүле бәйләнеш тә була

4. Иярченле кушма җөмлә ул-...

1) гади җөмләләре үзара ияртү юлы белән бәйләнгән кушма җөмлә

2) гади җөмләләре үзара санау интонациясе ярдәмендә бәйләнгән кушма җөмлә

3) гади җөмләләре үзара тезү юлы белән бәйләнгән кушма җөмлә

4) гади җөмләләре ияртү һәм тезү юлы белән бәйләнгән кушма җөмлә

5. Төзелеше ягыннан иярчен җөмләнең ...

1) иярчен ия, иярчен хәбәр, иярчен тәмамлык дигән төрләре була

2) синтетик төре генә була

3) аналитик төре генә була

4) аналитик һәм синтетик төрләре була

6. Тезмә кушма җөмләләрдә бәйләүче чаралар

1)санау интонациясе, каршы кую интонациясе һәм тезүче теркәгечләр

2) кушымчалар һәм каршы кую интонациясе

3) санау интонациясе, каршы кую интонациясе, көттерү интонациясе

4)санау интонациясе, каршы кую интонациясе һәм ияртүче теркәгечләр

7. Аналитик иярчен җөмләләрдә бәйләүче чаралар

1) кушымчалар, бәйлек һәм бәйлек сүзләр, каршы кую интонациясе

2) мөнәсәбәтле сүзләр, ияртүче теркәгечләр һәм теркәгеч сүзләр, көттерү интонациясе

3) парлы яки ялгызак мөнәсәбәтле сүзләр, көттерү интонациясе һәм тезүче теркәгечләр

4) мөнәсәбәтле сүзләр, ияртүче теркәгечләр һәм теркәгеч сүзләр, санау интонациясе

8. Синтетик иярчен җөмләләрдә бәйләүче чаралар-...

1) мөнәсәбәтле сүзләр, бәйлек һәм бәйлек сүзләр, янәшә тору

2) парлы яки ялгызак мөнәсәбәтле сүзләр, көттерү интонациясе һәм янәшә тору

3) кушымчалар, бәйлек һәм бәйлек сүзләр, янәшә тору

4) кушымчалар, бәйлек һәм бәйлек сүзләр, янәшә тору, көттерү интонациясе

9. Эше барның ашы бар җөмләсендә нинди тыныш билгесе куела?

1) өтер куела

2) тыныш билгесе куелмый

3)Ике нокта

4) сызык

10. Кайсы рәттәге җөмләдә тыныш билгесе дөрес куелган?

1) Бу дөньяда йөрәксезләр бик күп: йөрәгебез шуңа сызлыйдыр. (И.Юзеев)

2) Бу дөньяда йөрәксезләр бик күп, йөрәгебез шуңа сызлыйдыр. (И.Юзеев)

1) Бу дөньяда йөрәксезләр бик күп - йөрәгебез шуңа сызлыйдыр. (И.Юзеев)

1) Бу дөньяда йөрәксезләр бик күп йөрәгебез шуңа сызлыйдыр. (И.Юзеев)

Бәяләү критерийлары:

10 - 9 балл - "5"

8 - 7 балл - "4"

6 - 5 балл -"3"

4 һәм кимрәк балл -"2"

Җаваплар

  1. - 2

  2. - 4

  3. - 1

  4. - 1

  5. - 4


  1. - 1

  2. - 2

  3. - 3

  4. - 2

  5. - 2

Карточка № 1 Җөмләгә синтаксик анализ ясарга.

  1. К

    2 Б.Җ.үңеле нидер сизә, (2)шуңа кыз больницага йөгерде.

Иярчен җөмләләрнең төзелеш ягыннан төрләрен кабатлау

шуңа

1 А.И.С.Җ

*Иярчен җөмлә баш җөмләгә шуңа ялгызак мөнәсәбәтле сүзе ярдәмендә бәйләнгән, баш җөмлә иярчен җөмләдән соң килгән, шуңа күрә өтер куела.

Карточка № 2 Җөмләгә синтаксик анализ ясарга.

(1)Телең әйткәнне (2)колагың ишетсен.

2 Б.Җ.

Иярчен җөмләләрнең төзелеш ягыннан төрләрен кабатлау

-не

1 С.И.Т.Җ

* Синтетик иярчен тәмамлык җөмлә баш җөмләдән тыныш билгесе белән аерылмый.

** Тестларны тикшерү (2 нче слайдта - бәяләү нормалары, дөрес җаваплар)

** Тактадагы эш тикшерелә. Нәтиҗә ясала.

4. Актуальләштерү

-Нинди җөмләгә иярченле кушма җөмлә диләр?

-Баш җөмлә дип нинди җөмләгә әйтәләр?

- Иярченле кушма җөмләдә ияреп килгән җөмлә ничек атала?

- Баш һәм иярчен җөмләләрне ничек билгелиләр?

-Бәйләүче чараларына карап иярчен җөмләләр нинди төрләргә бүленә?

-Аналитик иярченле кушма җөмләләрдә нинди тыныш билгеләре куела?

5. Синтаксик анализ ясагыз. (3 нче слайд)

Дәфтәрләрдә эш. (1 укучы тактада 1 нче җөмләне, калганнар вариантлап урыннарда эшли)

  1. (1)Иң әһәмиятлесе: (2)халык аңа ышана.

1 Б.Җ

Иярчен җөмләләрнең төзелеш ягыннан төрләрен кабатлау

2 А.И.Ия Җ.көттерү интонациясе



  1. (1)Киңәшем шул: (2)ана телеңне онытма, балам.

1 Б.Җ.

шИярчен җөмләләрнең төзелеш ягыннан төрләрен кабатлау

2 А.И.Х. Җ.ул ялгызак мөнәсәбәтле сүз

  1. (1)Кемнең теле татлы, (2)шуның дусты күп.(М.)

2 Б.Җ.

к

1А.И.А.ҖИярчен җөмләләрнең төзелеш ягыннан төрләрен кабатлауемнең-шуның

Нәтиҗә ясау - (таблица 5 нче слайдта)

6. Иярченле кушма җөмләләрнең төрен билгеләгез, тыныш билгеләрен аңлатыгыз. (6 нче слайд)

  1. Көннәр якты булсын өчен, әни кирәк. (Р.М.)

  2. Теле барның иле бар.(М.)

Нәтиҗә ясау. ((таблица 7 нче слайдта)

7. Төзелеше буенча төрен үзгәртеп язарга (группаларда- Карточка белән эш.)

  1. Кем эшләми, шул ашамый. (Эшләмәгән ашамый)

  2. Тырышкан табар (Кем тырыша, шул таба)

  3. Эше юкның көче юк. (Кемнең эше юк, шуның көче юк. Эше юк кешенең көче юк)

Нәтиҗә ясау. Үзара синоним җөмләләр.

8. Схема буенча җөмлә төзү (телдән) ( 8нче слайд)

1 вариант 2 вариант 3 вариант

Иярчен җөмләләрнең төзелеш ягыннан төрләрен кабатлауИярчен җөмләләрнең төзелеш ягыннан төрләрен кабатлауИярчен җөмләләрнең төзелеш ягыннан төрләрен кабатлау

Иярчен җөмләләрнең төзелеш ягыннан төрләрен кабатлауИярчен җөмләләрнең төзелеш ягыннан төрләрен кабатлауИярчен җөмләләрнең төзелеш ягыннан төрләрен кабатлау

-га кушымчасы чөнки янәшә тору

Иярчен җөмләләрнең төзелеш ягыннан төрләрен кабатлауИярчен җөмләләрнең төзелеш ягыннан төрләрен кабатлауИярчен җөмләләрнең төзелеш ягыннан төрләрен кабатлау

9. Җөмләләрне дәвам итегез (дәфтәрләрдә эш).

1 вариант

  1. Әбиемнең күзләре начар күрә башлады, .......

  2. Мин шуны аңладым: .....

2 вариант

1. Карантин булганга, ......

2. ......., һаман кар юк.

(слайд 1)

10. Тәрҗемә итү (карточкада бирелә)

Для того и задают задачи, чтобы ученик приучился самостоятельно думать.

Көтелгән җавап:

А) (1)Укучы мөстәкыйль уйларга өйрәнсен дип (өчен), (2)мәсьәләләр дә бирелә. (синтетик иярченле максат җөмлә)

Б) (1)Укучы мөстәкыйль уйларга тиеш, (2) шуның өчен мәсьәләләр дә бирелә. (аналитик иярченле максат җөмлә)

В) Мөстәкыйль уйларга өйрәнсен дип, укучыга мәсьәләләр дә бирелә. (гади җөмлә)

Нәтиҗә ясау:

-рус телендә иярченле кушма җөмләнең кайсы төрләре бар?

-төзелеше ягыннан татар теле белән рус телләрендәге җөмләләрне чагыштырыгыз.

-рус телендәге иярченле кушма җөмләләр татар теленә ничек тәрҗемә ителә? (гади җөмлә, синтетик иярченле кушма җөмлә, аналитик иярченле кушма җөмлә).

11. Кайтма информация алу.

-Аналитик иярченле кушма җөмләләрдә нинди тыныш билгеләре куела?

-Синтетик иярченле кушма җөмләләрдә нинди тыныш билгесе куела?

12.Өй эше бирү: 1. Һәр укучыга төрле ситуацияләр язылган карточкалар бирелә, шулар буенча кушма җөмлә уйлап язарга, схемасын төзергә (теркәгечле тезмә кушма җөмлә, теркәгечсез тезмә кушма җөмлә, аналитик иярченле кушма җөмлә, синтетик иярченле кушма җөмлә)

  • Сез бүген театрга бара алмыйсыз.....

  • Сез иртәгә дәрескә килә алмыйсыз....

  • Сезнең дустыгыз сезне кунакка чакыра. Сез аңа килү вакытын әйтәсез....

  • Мәктәптән кайту вакытын әйтеп җөмлә яз.

2. "Татар халык мәкальләре" китабыннан иярченле кушма җөмләләргә мисаллар табып языгыз.

3. "Сәламәт яшәү рәвеше" дигән темага хикәя булырлык итеп 4-5 кушма җөмлә уйлап килергә.

13. Дәресне йомгаклау, билгеләр кую.










© 2010-2022