- Преподавателю
- Другое
- Татар теленнән Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы темасына дәрес эшкәртмәсе
Татар теленнән Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы темасына дәрес эшкәртмәсе
Раздел | Другое |
Класс | 6 класс |
Тип | Конспекты |
Автор | Ханова Н.В. |
Дата | 19.12.2015 |
Формат | docx |
Изображения | Нет |
МБГББУ "Сарман гимназиясе" нең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ханова Нурания Вәзир кызының татар теленнән дәрес эшкәртмәсе
Кереш сүз
Дәрес тибы: катнаш.
Татар сыйныфы, 6 нчы сыйныф.
Сүз төркеме буларак сыйфатны өйрәнү өчен тематик планда 8 сәгать каралган. Алтынчы сәгатьтә - "Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы" темасы. Аңа бер сәгать вакыт бирелгән.
Тема. Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы.
Дәреснең максатлары:
-
Сыйфатларның җөмләдә кулланылышын ачыклау, исемләшү төшенчәсен бирү өчен уңай шартлар тудыру;
-
Әхлак тәрбиясе бирү;
-
Фикерләү сәләтен үстерү.
Дәрескә җиһазлау: татар теле дәреслеге ( VI сыйныф); терәк конспект (сыйфатлар буенча, җөмлә кисәкләренең шартлы билгеләре), Р. Фәйзуллинның "Сары чәчәк - тузганак " шигыре; үзбәя кәгазе, мультимедияле проектор, экранда җөмләләр:
-
"Болын ак, зәңгәр, сары, кызыл чәчәкләр белән тулган".
-
" Без акларын җыйдык".
-
"Аклары - безнең яраткан чәчәгебез".
-
"Никтер акларына бал кортлары ешрак куна".
Дәрес структурасы.
-
Психологик уңай халәт тудыру
-
Сәламләү;
-
Дәреснең максаты, аны тормышка ашыру юллары.
-
Белемнәрне тигезләү.
-
Җөмлә кисәкләрен искә төшерү;
-
Исем һшм сыйфатның грамматик билгеләрен кабатлау;
-
Җөмлә кисәге буларак сыйфатка тукталу.
-
Уку мәсьәләсен кую, өлешләп чишү
-
Җөмләләр белән эшләү;
-
Исемләшү күренеше турында төшенчә бирү.
-
Нәтиҗә ясау (Үзбәя).
-
Рефлексия.
-
Дәреслектән кагыйдәне уку (30 нчы бит);
-
Парларда эш (бер-берсенә кагыйдәне сөйләү), (үзбәя);
-
36 нчы күнегүнең беренче өлешен фронталь рәвештә эшләү;
-
Мөстәкыйль эш (6 - 10 мәкальләр);
-
Тикшерү (үзбәя).
-
Дәресне йомгаклау, гомуми үзбәя кую. Укучыларның эшчәнлеген бәяләү.
-
Өй эшен бирү һәм аңлату.
Укучыларга өй эше өч төрле вариантта бирелә, берсен эшләү мәҗбүри, калган икесен теләк буенча сайлап эшләргә мөмкин.
-
37 яки 38 нче күнегүнең берсен язмача эшләү (мәҗбүри);
-
36 нчы күнегүдәге мәкальләрнең мәгънәләрен аңлатырга;
-
Мәкальләр язып килергә.
Дәрес конспекты
I. Психологик уңай халәт тудыру.
- Исәнмесез, укучылар!
- Исәнмесез, саумысыз!
- Хәерле иртә, балалар!
- Имин үтсен көнегез!
- Кәефләрегез ничек соң?
- Кояшлы иртә кебек,
Тукай телен - анам телен
Өйрәнергә дип килдек.
-
Без сезнең белән сыйфатларны сүз төркеме буларак өйрәнәбез. Бүген аларның җөмләдә кулланылышын ачыкларбыз. Димәк, сез дәрестә нәрсә белергә тиеш буласыз? Максат куегыз.
II. Белемнәрне тигезләү.
-
Моның өчен безгә җөмлә кисәкләрен, сыйфат һәм исемнәрнең грамматик билгеләрен, аларның җөмләдәге рольләрен искә төшерәбез.
-
Татар телендә ничә җөмлә кисәге бар? Терәк конспектлардан файдаланып җавап бирә аласыз. (Экранда җөмлә кисәкләренең шартлы билгеләре күрсәтелә).
-
Сыйфат һәм исемнең нинди грамматик билгеләрен беләсез?
ИСЕМ
СЫЙФАТ
-
Килеш, сан, тартым.
-
Җөмлә кисәге.
- - - - -, ════,˷˷˷˷˷˷˷˷˷˷, ----------,
- . -. - . -
-
Сыйфат дәрәҗәләре
-
Җөмлә кисәге
˷˷˷˷˷˷˷˷˷˷, ════.
-
-
Сыйфат кайсы сүз төркемен күбрәк ачыклый?
-
Мин сезгә Р. Фәйзуллинның "Сары чәчәк - тузганак " шигырен укыйм. Бирем. 1). Шигырьдә сүз нәрсә турында бара? 2). Сыйфатларны сыйфатланмышлары белән истә калдырыгыз. (сары таң, ул матур, ул сары, ак бүрек, ул нәфис).
Аерып язып алабыз һәм тикшерәбез.
-
Кайчан сыйфат аергыч була, кайчан хәбәр? (Үзбәя).
Нәтиҗә. Сыйфатланмыштан алда килсә - аергыч, ачыклап килгән сүздән соң килсә - хәбәр,
-
Шигырь нәрсә турында? Ул нинди кешеләр хакында?
Нәтиҗә. Кеше матурлыгы белән мактанса, тәкәбберләнсә, тузганак
сыман оятка калырга мөмкин. Бу сыйфатлар кешене бизәми.
Күзгә һәм бармакларга гимнастика ясау, акыл гимнастикасы.
-
Атнаның биш көнен әйтеп күрсәт (бүген, иртәгә, берсекөнгә, кичә, өченче көн).
III. Уку мәсьәләсен кую, өлешләп чишү.
Экранда җөмләләр күрсәтелә.
"Болын ак, зәңгәр, сары, кызыл чәчәкләр белән тулган".
" Без акларын җыйдык".
"Аклары - безнең яраткан чәчәгебез".
"Никтер акларына бал кортлары ешрак куна".
-
Сыйфатларны сыйфатланмышлары белән әйтәбез.
-
Җөмләләрдә сыйфатларның аергыч, тәмамлык, хәл һәм ия булып килүләрен билгелибез.
-
Ни өчен шулай?
-
Ак чәчәкләр, ак; акларын - ак чәчәкләрен; акларына - ак чәчәкләргә; ак чәчәкләр - аклары.
-
Әйе, сыйфатлашмышларыннан башка килгән сыйфатлар җөмләдә тәмамлык, хәл, ия булалар.
-
Төзелешләре ягыннан сыйфатларны тикшерик. (-лар, -ын, -на, -лары).
-
Болар нинди кушымчалар? (сан, килеш, тартым).
-
Мондый төрләнеш кайсы сүз төркемендә күзәтелә (исемнәрдә).
-
Ни өчен сыйфатланмышсыз кулланыла соң алар? (Бер үк сүзләрнең кабатлануы сөйләмгә зыян китерә. Сөйләмне матур һәм җыйнак итү өчен, бу очракларда сыйфатланмышсыз килгән сыйфатлар кулланыла).
-
Сыйфатланмышыннан башка килгән сыйфатлар исемнең грамматик билгеләрен алалар. Бу күренеш исемләшү дип атала. Димәк, сыйфатларның җөмләдә кулланышы дигәндә нәрсәне күз алдында тотабыз?) (ия, хәбәр, аргыч, тәмамлык, хәл булып килә алуларын).
-
Нәтиҗә. Сыйфатлар исемне ачыклап килгәндә я аергыч, я хәбәр булалар. Моннан тыш, сыйфатланмыштан башка килгәндә, алар исемләшәләр һәм җөмләнең төрле кисәге була алалар.
Теманы яздыру (тема өчен бер юл буш калдырылган була).
-
Җөмләләрне тикшереп, алдагы белемнәребезгә нигезләнеп, сыйфатларның җөмләдә кулланылышын ачыкладык.Үзбәя.
IV. Рефлексия.
-
Дәреслекләрне ачып, кагыйдәне уку. Үз нәтиҗәләре белән чагыштыру. (Парларда сөйләтү). Кагыйдәне өйдә дәфтәрләренә язарга кирәклекне искәртү.
-
36 нчы күнегүне язмача эшләү. (Күз белән уку, ярымпышылдап уку).
-
Бирем. 1) 1 - 5 нче мәкальләрдән исемләшкән сыйфатларны табарга, җөмлә кисәкләре ягыннан тикшереп күчереп язарга (фронталь эш).
-
Мөстәкыйль эш. 6 - 10 нчы мәкальләрне үзлектән эшләү.
-
Тикшерү. Үзбәя.
-
- Нәрсә белдек? Ничек белдек?
V. Өй эшен бирү, биремне аңлату.
-
37 яки 38 нче күнегүнең берсен язмача эшләү (мәҗбүри);
-
36 нчы күнегүдәге мәкальләрнең мәгънәләрен аңлатырга;
-
Мәкальләр язып килергә.
Кушымта
Сары чәчәк - тузганак
"Башка сары таҗ
кидем мин! - диде, -
Кояштан да шәп
Инде мин!" - диде.
Чыннан да матур!
Чыннан да сары!
Әллә ничә көн
Нурланып янды.
Берничә көннән
таҗы урынында
ак бүрек иде.
"Мин айдан да ак
икәнмен!" - диде
Чыннан да матур!
Чыннан да нәфис!
Торды ул горур
әллә ничә кич.
Ә бер көн баксаң
Сары таҗ кая?
Ак бүрек кая?
...Сузаеп калган
Сулган сабагы
җилдә чайкала.
(Равил Фәйзуллин)