Внеклассная работа Творчество Роберта Миннуллина

Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Максат: укучыларда Р.Миңнуллинның әсәрләре аша аналарга карата мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле, йөгерек уку күнекмәләре булдыру.

Җиһазлау: магнитофон, аудио-видео язмалар, мультимедия пректоры, "Сөембикә", "Салават күпере" журналлары, шагыйрьнең портреты, "Әнкәйләргә безнең йолдызлардан, йә кояштан һәйкәл салырлык" дип язылган плакат.

Кичә Р.Миңнуллинның И. Закиров көенә язылган "Әнкәмнең догалары" җыры белән башлана.(Албина җырлый)

Илүзә: Ана! Һәркем өчен иң изге, иң кадерле зат- бу якты дөньяга килгәч тә безне йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак җыр көйләп юатучы, яшәргә көч-дәрт бирүче газиз әниләребез.

Әнкәй! Кадерләп, назлап әйтәбез бу сүзне. Күңелебездә булган бөтен рәхмәтне дә шушы гади сүзгә салабыз. Һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбызга шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әнкәбезгә дәшәбез.

Укытучы:Кеше ничә генә яшьтә булса да, аңа һәрвакыт әни кирәк. Без дә әниләребезне кадерлибез, аларга багышлап шигырьләр дә язабыз.Менә Әлфинә дә безгә үзенең әнисенә багышлап язган шигырен укып күрсәтә.(Галия, Айгөл укыйлар)

Рәхмәт, укучылар, бәлки киләчәктә сез дә зур шагыйрьләр булып китәрсез.

Ә бүген без бүйрәмебездә Халыкара Андерсен бүләге һәм Татарстанның М.Җәлил, Г.Тукай исемендәге бүләге лауреаты, якташыбыз Роберт Миңнуллин иҗаты белән танышырбыз. (слайд 1)

Р.Миңнуллинның иҗаты әнкәйләргә мәхәббәттән генә тора дисәк тә ялгыш булмас. Әле менә бәйрәмебезнең башында яңгыраган Илгиз Закиров көенә язылган җыр да Р.Миңнуллин шигыре иде.Ул җырга халык хисләре салынган дисәк арттыру булмас. Әйе, уйландыра, үкендерә, күңелләрне сафландыра , нечкәртә торган җыр ул .

Р.Миңнуллин -гүзәл затларыбызны иң нык хөрмәт итүче, алар турында берсеннән-берсе матур һәм популяр җырлар иҗат итүче , аларга мәдхия җырлаучы танылган шагыйрь. Сабыр холыклы, йомшак күңелле һәм зирәк акыллы бу шагыйрь кабатланмас иҗаты аша бигрәк тә хатын-кызларның күңел кылларын тибрәндерә, аларны илһамландыра. Нинди генә дөнья мәшәкатьләренә чуммасын, Р.Миңнуллин әниләр, әбиләр, апалар һәи сеңелләр турында һәм аларның үзләре өчен иҗат итүдән туктамый. Хәзер без аның "Әни кирәк" исемле шигырен тыңлап үтәрбез.(Әлфинә шигырь сөйли)

Укытучы: Р. Миңнуллинның үзенең әнисе белән мөнәсәбәте бик җылы. Аның әнисе бик яшьли тол кала, әтиләре бик яшьли үлеп китә. Гөлҗәүһәр апа 33 яшендә 5 баланы ялгыз канат астына сыйдыра. Әниләре Гөлҗәүһәр апа балаларга әти дә, әни дә була. Әниләреннән һәряклап үрнәк алып, көчле, намуслы, чын кешеләр булып үскәннәр, югары белемгә ия булганнар, шушы рәхмәтне әниләренең 5 баланы кешелекле итеп тәрбияләве Р. Миңнуллинның һәр шигырендә чагыла.

Күзләре -гел Җәүһәр!

Йөзләре- гел Җәүһәр!

Һәр сүзе -мең гәүһәр!

Ә үзе- Гөлҗәүһәр! (Слайд әнисе белән бергә)

Укытучы: Без дә бүген үзебезнең кичәбезгә өйдә дә, мәктәптә дә янәшә булган әниләребезне - укытучы апаларыбызны чакырдык.Бездә кунакта Әлфинәнең әнисе -Сәрвәр апа-башлангыч сыйныфлар укытучысы, Гөлнараның әнисе- Минзия апа - тарих укытучысы, Фәнилнең әнисе -Гөлсем апа--өлкән вожатый.

---Әлфинә, синең әниең нинди әни ул? (җавап бирә)

--- Сәрвәр апа, үрнәкле килен, үрнәкле ана булу өчен нинди булырга кирәк?

--- Гөлнара, укытучы кызы булу җиңелме?

--- Минзия апа, сез үзегез дә күп балалы гаиләдә үскәнсез. Әйтегезче, 3 сылу, уңган кыз тәрбияләве җиңелме?

--- Фәнил, ә сине әниең нинди сүзләр белән ярата?

--- Гөлсем апа, сезнең 2 кызыгыз, 2 улыгыз бар. Кызларны тәрбияләве җиңелме, әллә малайларнымы?

Укытучы: Зур рәхмәт сезгә.(пауза) "Әнкәй безне Сөннән алып кайткан...." Җырга әйләнгән шушы шигырьгә Роберт абыйның бөтен тормыш юлы сыйган: бер үк телдә сөйләшүче халыкны аерып торучы Сөн буенда туган ул; биш бала иркә кочакта үсмәгәннәр, хәзер инде алар олы җанлы. Әнкәләре янына кунак булып кына кайталар.Гап-гади биографик фактлар, шагыйрь һәм композитор таланты кушылгач, күңелләне әсир итәрлек йөрәк җырына әйләнгән. Хәзер Р.Миңнуллин шигыренә язылган "Әнкәй" җырын тыңлап үтәрбез.("Әнкәй" җыры тыңлана) (Слайд күрсәтелә № 4-10)

Укытучы: Укучылар, әйдәгез әле шагыйрьнең тормыш юлына күз салыйк.

Илизә: Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 нче елның 1 августында Башкортостан Республикасының Илеш районы Нәҗәде авылында туган. Аңа 1 яшь тулгач , әтисенең туган авылына - Сөн елгасы буендагы Шәммәткә күчеп кайталар. Балачагы шунда уза, күрше Аккүз авылында сигезенче сыйныфны тәмамлый, аннан, Уфага китеп берничә ай сәүдә кулинария училеәысында укып йөри, туган колхозында эшли. Югары Яркәй мәктәбендә белем ала.

Айгөл: 1966 нчы елда Карабаш мәктәбен тәмамлап, ике елдан артык "Маяк" газетасы редакциясендә эшләгәннән соң, Р.Миңнуллин Казанга килә һәм университетның татар теле һәм әдәбияты факулҗтетына укырга керә. 1973 нче елда укуын тәмамлагач, аны "Яшь ленинчы"газетасына эшкә калдыралар.

Руслан: 1977-1983 нче елларда ул "Казан утлары " журналында эшли. 1983 нче елда Татарстан телевидениясенең баш мөхәррире итеп раслана. 1986 нчы елдан ул "Сабантуй" газетасының баш мөхәррире.

Укытучы: 1970 нче елдан башлап даими рәвештә "Беренче карлыгачлар", "Безнең бәйрәмнәр" җыентыкларында, "Казан утлары "журналында, басыла. Сиксәненче еллар башында Р. Миңнуллин аеруча балалар поэзиясендә нәтиҗәле эш башлый.. 1983 нче елда мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен язылган иң яхшы шигырьләргә уздырылган Бөтенроссия конкурсында ул җиңүче булды. Аның "Безнең авыл зоопаркы", "Энекәш кирәк миңа", "Дөньядагы иң зур алма" исемле балалар китаплары да республика конкурсларында җиңү яулады. Шагыйрь шулай ук балалар әдәбияты проблемаларына багышланган мәкаләләре белән матбугатта актив катнаша.

Укучылар, сез экранда Р.Миңнуллинның берничә китабын күрә аласыз. Менә аның Халыкара Андерсен бүләге алып килгән "Дөньядагы иң зур алма" исемле җыентыгы. Бу китапта 145 шигырь һәм 5 әкият тупланган.(экранда слайд №11)

Гүзәл: Бәхетле кешенең сабый чагы әби әкиятләре , бабай хикәятләре тыңлап уза. Яшьтән моңлы бишек җырлары тыңлап үскән бала гына шундый матур бишек җырлары, лирик җырлар иҗат итә ала.

Укытучы: Әйе, укучылар һәрберебезне әниләребез ак биләүгә биләп, татлы сөтен имезеп , бишекләргә салган, матур , моңлы бишек җырлары җырлап йоклаткан. Р Миңнуллин туган авылының Сөн елгасы буендагы үскән таллардан үрелгән бишек турында бик матур итеп тасвирлап шигъри юллар язган. Албина безгә "Талбишек " җырын җырлап ишеттерер.(Җыр "Талбишек )

Галия: Р. Миңнуллинның шигырьләре әниләр турында гына түгел, ул әби-бабайлар, балалар, табигать, кызыклы хәлләр турында да бик күп шигырьләр иҗат итә.

Гөлнара "Зу-ур авызлы чиләк"

Фәнил "Энекәш кирәк миңа!"

Инзирә "Әни, мин көчек күрдем!"

Илизә "Дөньдагы иң зур алма"

Укытучы: Рәхмәт балалар! Без сезнең белән Р.Миңнуллинның күп шигырьләрен өйрәндек. Шагыйрь әниләрне ихтирам итәргә, яратырга, сакларга өнди.

Безнең бүгенге сөйләшүләр эзсез әтмәсен иде. Аның шигырьләре әниләрегезгә карата мәхәббәт хисләрен арттырса мин бик шат булыр идем.

Илүзә: Әй, әнкәйләр, кояштан нур, җирдән көч алган, гүзәл әниләр, әнкәйләр безнең! Сез-дөньның тоткасы. Күпме генә игелекләр күрсәтергә теләсәк тә, тырышсак та сезнең алда -без мәңгегә бурычлы.

Укытучы: Әниләребезне якынлашып килүче бәйрәм белән котлап, бәйрәмебезне "Әнием-кадерлем" җыры белән тәмамлыйсы килә.









Әнкәйләргә дан җырлаучы

Роберт Миңнуллин


Р. Миңнуллинның 65 яшьлек

юбилеена багышланган

әдәби- музыкаль кичә


© 2010-2022