• Преподавателю
  • Другое
  • Разработка урока Глаголы настоящего времени изъявительного наклонения (на татарском языке)

Разработка урока Глаголы настоящего времени изъявительного наклонения (на татарском языке)

Раздел Другое
Класс 7 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Разработка урока Глаголы настоящего времени изъявительного наклонения (на татарском языке)Разработка урока Глаголы настоящего времени изъявительного наклонения (на татарском языке)Разработка урока Глаголы настоящего времени изъявительного наклонения (на татарском языке)Разработка урока Глаголы настоящего времени изъявительного наклонения (на татарском языке)Разработка урока Глаголы настоящего времени изъявительного наклонения (на татарском языке)Разработка урока Глаголы настоящего времени изъявительного наклонения (на татарском языке)Разработка урока Глаголы настоящего времени изъявительного наклонения (на татарском языке)Разработка урока Глаголы настоящего времени изъявительного наклонения (на татарском языке)Разработка урока Глаголы настоящего времени изъявительного наклонения (на татарском языке)Разработка урока Глаголы настоящего времени изъявительного наклонения (на татарском языке)Разработка урока Глаголы настоящего времени изъявительного наклонения (на татарском языке)Тема: Хәзерге заман хикәя фигыль

Максат: Хәзерге заман хикәя фигыльнең мәгънәсен, ясалышын, сорауларын аңлату, хәзерге заман хикәя фигыльләрне сөйләмдә дөрес һәм урынлы итеп кулланырга өйрәтү; укучыларда тырышлык сыйфатларын тәрбияләү.

Җиһаз: Асылгәрәева Р.Ә., Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 7 нче с-фы өчен д-лек (татар балалары өчен)/ Р.Ә.Асылгәрәева, М.З.Зиннәтова; фонетик күнегү өчен аудиоязма, магнитофон, мультимедиа.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру моменты.


  1. Укучыларга максатны җиткерү.

  2. Фонетик күнегү. [ң] авазының әйтелешен диктор артыннан кабатлау.

(Магнитофон язмасыннан аудиязма)


  1. Белемнәрне актуальләштерү.

Блиц-турнир.

  • Фигыль нәрсәне белдерә?

  • Фигыль нәрсә белән төрләнә?

  • Фигыль нинди формаларда килә ала?

  • Күп вакыт фигыль җөмләнең кайсы урыеныда кулланыла?

  • - Зат-сан белән төрләнешенә карап, нинди фигыльләр була?

  • Затланышлы фигыльләргә нинди фигыльләр керә?

  • Затланышсыз фигыльләргә нинди фигыльләр керә?

  1. Өй эшен тикшерү. (103 нче күнегү)

Иҗади диктант язу. Мәкальләрнең беренче яртысы әйтелә, икенче яртысы укучылар тарафыннан үзаллы языла. Эш ахырында укучылар китапны ачып, күршесенең эшен тикшерә һәм бәяли.

  1. Язылган мәкальләрдән боерык фигыльләрне табу, аларның зат-санын билгеләү.

  2. Затларны кабатлау.

"Без, без, без идек,

Без бит җиде кыз идек.

Ия, Лия, Лилия,

Фидәлия, Әзәлия, Гүзәлия, Зәлия.

Шәп әйтегез, тиз әйтегез,

Кем шундый телгә ия?

  1. Аудиотекст

Каникулда рәхәт иде,

Ял итәсең, уйныйсың,

Үзең уйныйсың, ә үзең

Мәктәбеңне уйлыйсың.

Дуслар җыела - һәркайсы

Олырак, белемлерәк,

Каникулда рәхәтрәк тә,

Мәктәптә күңеллерәк.

Бер җөмлә белән генә төп фикерне әйтегез.

Җавап: Ял итү рәхәт булса да, мәктәптә күңеллерәк.

"Ком сәгате" схемасы буенча эшләү. Яңа темага бәйләп алу.

  1. Соруларга нинди сүз төркеме белән җавап бирдек? (Хәзерге заман хикәя фигыль белән) Теманы ачу.

  2. Хикәя фигыль турында белгәннәрен искә төшерү.

Хәзерге заман хикәя фигыль турында нәрсә белербез: - соравын

- ясалышын

- мәгънәсен

- төрләнүен.


  1. Яңа теманы аңлату. Нигез итеп аудиотекст алына.

Слайдка таянып, хәзерге заман хикәя фигыльнең соравын, ясалышын, мәгънәсен аңлату.

12. Хәзерге заман хикәя фигыль буенча модель төзү.

13. Икенче дәреснең темасын билгеләү (Хәзерге заман хикәя фигыльнең төрләнүен өйрәнү)

14. Күнегүләр эшләү.

1) Рәсемнәргә карап, хәзерге заман хикәя фигыль кертеп җөмләләр төзү.

2) Боерык фигыльләрдән хәзерге заман хикәя фигыль төзү.

3) "Сабантуй" балалар газетасыннан алынган эшләр укучыларга таратылып бирелә:

- Мәкальләрдә хәзерге заман хикәя фигыльләрне тап.

Разработка урока Глаголы настоящего времени изъявительного наклонения (на татарском языке)

15. Йомгаклау.Рефлексия.

14. Өй эше. (3 биремнең берсе сайланыла)

1) Модель буенча сөйли белергә.

2) Хәзерге заман хикәя фигыль кергән 3 мәкаль табып килергә.

3) "Мәктәптә" дигән темага кечкенә хикәя язырга.

Разработка урока Глаголы настоящего времени изъявительного наклонения (на татарском языке)

3


© 2010-2022