Рабочие программы по татарскому языку 7класс

Раздел Другое
Класс 7 класс
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

7 нче сыйныфта эш программасы

(105 сәг)

Диктант - 7

Изложение - 6

Тест - 2

Эш программасы статусы.

Эш программасы татар мәктәпләрендә татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандартына, "Татар урта гомуми белем мәктәпләре өчен татар теленнән программа"сына, Татарстан Республикасы гомуми белем мәктәпләрендә "Татар теле," "Әдәбият "фәннәрен укыту башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү оешмалары өчен төзелгән базис һәм үрнәк уку- укыту планнары (Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының 2012 елның 9 июлендә гамәлгә кертелгән 4154/12- нче санлы. 2012 елның 10 нчы июлендә гамәлгә кертелгән 4165/12 - санлы боерыклары) һәм Татарстан республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының 9777/12 - санлы (13.08.2012), 9127/13- нче санлы (09.07.2013 ел) хатларына нигезләнеп төзелде.

Эш программасы структурасы.

Татар теленнән эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Эш программасының эчтәлеге.

1992 нче елның 8 нче июлендә Татарстан Югары Советы "Татарстан Республикасы халыклары телләре турында" Татарстан Республикасы Законын кабул итте. Бу Закон нигезендә татар теле рус теле белән тигез хокуклы дәүләт теле дип игълан ителде. Татарстанның һәр кешесе ике дәүләт телендә дә аралаша алырга тиеш дип белдерде. Һәр кешенең үз ана телен белүе аның милли горурлыгы санала башлады.

1994 нче елның 20 нче июлендә Югары Совет телләр турындагы Законны гамәлгә кую юлларын ачык билгеләгән махсус программа кабул итте. Ул "Татарстан Республикасы халыкларыныңтелләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы" дип атала. Бу программада татар теленең, татарлар һәм Татарстанда яшәүче башка халыклар арасында аралашу чарасы булуын тәэмин итү максатында төрле чаралар билгеләнде.

Әлеге чаралар тулысынча үтәүне тәэмин итү эшен башкару өчен, шул ук елның август башында Татарстан Министрлар Кабинеты карары белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршында "Татарстан Республикасы халыклары телләре турында"гы Татарстан Республикасы Законын тормышка ашыру комитеты төзелде. Әйтергә кирәк, татар телен дәүләт теле буларак гамәлгә кую ягыннан мондый Законның кабул ителүе, Дәүләт программасын һәм Дәүләт комитетын төзү Татарстанның бәйсез дәүләт буларак үсә бараын күрсәтүче бер иҗтимагый дәлил булды.

Телләр турындагы Законны тормышка ашыру максатында, татар телен мәктәптә укыту бер - берсеннән нык аерылып торган ике юнәлеш алды: татар телен ана теле һәм чит тел буларак укыту. Бу ике юнәлешнең үзләренә генә хас максатлары һәм укыту алымнары бар.

Татарча сөйләшә белә торган балаларга татар теле ана теле буларак укытыла. Бу үзе өч баскычтан тора: башлангыч мәктәптә, 5 - 9 нчы, 10 - 11нче сыйныфларда укыту.

Ана теле укытуның икенче баскычы 5 - 9 нчы сыйныфларга туры килә. Моның төп максаты - беренчедән, беренче баскычта күрсәтелгән максатка ирешүне тагын да камилләштерү, ягъни укучыларның тулы грамоталылыгына ирешү, әйтмә һәм язма тел культурсын күтәрү; икенчедән, татар теле фәне нигезендә эзлекле белем бирү. Болар барысы да укучыларда ана теленә мәхәббәт тәрбияләрлек итеп гамәлгә куелырга тиеш.

Татар мәктәпләренең 5-11 нче сыйныфларында татар теле укытуның тагын бер әһәмиятле максаты балаларга татар теле фәне буенча эзлекле белем бирү. Бу бер үк вакытта телне гамәли куллану культурасын булдыруга ныклы нигез булып санала, милли горурлык тәрбияләү, тел аркылы үз халкыңның тарихын, гореф - гадәтләрен, психологиясен тирәнрәк үзләштерү юлы булып тора

Уңышка ирешү өчен тел дәресләрен әдәбият дәресләре белән тыгыз бәйләп бару сорала. Бары шунда гына укучылар сүзнең мәгънәсен, кулланылыш үзенчәлеген, "тәмен"дөрес тоя алачаклар.

7 нче сыйныф өчен әзерләнгән тематик планның эчтәлеген мәктәптә үзләштерелергә, камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр, татар теле курсы буенча махсус белем-күнекмәләр тәшкил итә. Балаларның бәйләнешле сөйләмен үстерүгә игътибарын юнәлтү максатында, программада бәйләнешле сөйләм үстерү сәгатьләре аерым күрсәтелә. Шуны да истә тотарга кирәк: татар мәктәпләрендә үтелә торган һәр фәннең һәр дәресе укучының бәйләнешле сөйләмен үстерүгә хезмәт итәргә тиеш.

Татар теле "Татар теле" белем бирү өлкәсенә карый, гуманитар фәннәр циклына керә.

Гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәбенең 5-9 нчы сыйныфларында ана теленнән белем бирүнең максатлары:

1) коммуникатив максат: укучыларны ана телендә иркен сөйләшергә һәм аралашырга, логик эзлекле итеп уйлый белергә, фикерне төгәл, ачык итеп җиткерә белергә өйрәтү; туган телнең аралашуда, рухи-әхлакый нормалар формалашуда һәм дөньяны танып белүдә төп чара булуын, аның эстетик кыйммәтен аңлату;

2) фәнни максат: татар теленең фонетик, график, орфографик, орфоэпик, лексик, сүз төзелеше һәм ясалышы, грамматик, стилистик нигезләре турында теоретик мәгълүмат бирү;

3) тәрбияви максат: туган телгә ихтирам һәм ярату хисләре тәрбияләү; укучыларда гуманлылык хисләрен тәрбияләү; әти-әниләргә, инвалидларга, ятим балаларга шәфкатьлелек хисләрен тәрбияләү; матурлыкны күрә, тоя белергә өйрәтү; туган як табигатен яратырга өйрәтү; туган илең белән горурлану, аны саклау; сәламәт яшәүнең бер төре булган спорт белән кызыксындыру һ.б.

Укыту - методик комплекты

УМК

Укытучы өчен методик әдәбият

Укучылар өчен әдәбият

Программа: Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011. Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен үрнәк программа 1-11 сыйныфлар

Өстәмә әдәбият:,Н.В.Максимов - Татар теле,

7 нче сыйныф. -Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2014

1. Максимов В.Н. Урта мәктәптә татар теле укыту. Фонетика. Морфология.К.: "Мәгариф" н-ты, 2004.

2. Гыймадиева Н., Нуруллина Р.Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы. К.: "Мәгариф", 2007.

3. Хисамова Ф.М. Татар теле морфологиясе. К.: "Мәгариф" нәшрияты, 2006.

1. Лингвистик анализ үрнәкләре.

2. Татар телендә тыныш билгеләре.

3. Н.В. Максимов.Татар теленнән тестлар

4. Гыймадиева Н., Нуруллина Р.Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы. К.: "Мәгариф", 2007.

5. Орфографик, орфоэпик һәм башка төр сүзлекләр

Тематик план, программа материалын 105 сәгатькә бүлеп, атнага 3 сәгать хисабыннан төзелде.





Программаның төп эчтәлеге.

Төп темалар

105

Белем бирү эчтәлеге


1

Үткәннәрне искә төшерү.Гади җөмлә синтаксисы, тыныш билгеләре

17

Сүзтезмә, җөмлә турында белешмә бирү, аларны аера.. Җөмләләрне дөрес интонация белән уку, алар азагында тыныш билгеләрен дөрес кую. Тойгылы җөмләләрне башка җөмләләрдә аеру, алардан тиешенчә файдалану.

2

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре.

33

Ия белән хәбәр арасында дөрес интонацияне саклау, сөйләмдә ия белән хәбәрнең ярашмау күренеше. Җөмлә кисәкләрен танып белү

3

Җөмләнең модаль кисәкләре.Сүзләр тәртибе.Җөмләнең аерымланган кисәкләре

18

Эндәш Һәм кереш сүзләрне дөрес интонация белән уку, алардан тиешенчә файдалану, аларга бәйле тыныш билгеләрен дөрес кую ,тулы һәм ким җөмләләр. өстәлмәләрне танып белү.

4

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре

18

Тиңдәш кисәкләрне танып белү, тыныш билгеләрен истә калдыру.

5

Бер составлы җөмләләр.Кабатлау..

19

Бер һәм ике составлы җөмләне аеру. Үткәннәрне кабатлау.

7 нче сыйныф укучыларының әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр.

  • Ел дәвамында өйрәнелгән синтаксик күренешләрне текст эчендә таный һәм аларга аңлатма бирү, төрле калыптагы гади җөмләләр (ике яки бер составлы җөмләләр, эндәш һәм кереш сүзле җөмләләр, тиңдәш кисәкле яки аерымланган иярчен кисәкләре булган җөмләләр һ.б.) төзү, аларны сөйләмдә файдалану, дөрес интонация белән уку, гади җөмлә синтаксисында өйрәнелгән тыныш билгеләрен дөрес куеп язу;

  • әдәби образларга, сыйфатлама элементларын кертеп, характеристика яза белү, әсәргә телдән яки язма бәя бирү;

  • эш кәгазьләренең бер төре буларак, гариза язу.

Түбәндәге нәтиҗәләр көтелә:

Шәхси нәтиҗәләр:

- татар теленең татар халкы өчен төп милли-мәдәни кыйммәт булуын, ана телендә шәхеснең әхлакый, рухи һәм иҗади яктан формалашудагы ролен аңлау;

  • туган телгә мәхәббәт һәм аның белән горурлану хисләре тәрбияләү, туган телне саклау һәм үстерү өлкәсендә эшләргә теләк, омтылыш уяту;

  • туган телдә аралашу, үз фикереңне һәм хисләреңне төгәл, анык, күпьяклы итеп белдерү өчен кирәкле булган сүзлек составын һәм грамматик, стилистик чараларны белү;

  • аралашу төренә һәм ситуациясенә бәйле сөйләмне куллана һәм үзара бәйли белү;

  • иптәшләренең сөйләменә игътибар итү, үзеңнең сөйләмеңә күзәтеп бәя бирү, хаталарны төзәтү, бәхәстә катнашу, төрле дәлилләр кулланып, тема буенча фикер алышу.

Предметны үзләштерү барышында ирешкән нәтиҗәләр:

  • сөйләмиятнең барлык төрләрен (тыңлау, аңлау, уку, язу) үзләштерү: язма һәм сөйләм теленә караган мәгълүматның темасын, төп һәм өстәмә фикерен аңлау; төрле стильгә һәм жанрга караган текстларны дөрес уку һәм аңлау; төрле чыганаклардан мәгълүмат туплый белү; сүзлекләрдән һәм электрон чаралардан дөрес файдалана белү; аерым бер темага караган материалны туплый, анализлый, эшкәртә һәм үзгәртә белү;

  • татар теленең төп функцияләрен, татар теленең башка төрки телләр арасында тоткан урынын, телнең мәдәният, җәмгыять белән тыгыз бәйләнешен аңлау;

  • туган тел турындагы фәнни белемнәрнең нигезен булдыру, тел катламнарының, ярусларының үзара бәйләнешен һәм мөнәсәбәтен аңлау;

  • тел белеменең төп төшенчәләрен үзләштерү, аның тармаклары турында мәгълүмат булдыру; тел һәм сөйләм, сөйләм төрләре, аралашу ситуацияләре; сөйләм теле, функциональ стильләр, матур әдәбият теле; текст һәм аның төрләре; телнең төп берәмлекләре, аларның аермалы билгеләрен, сөйләмдә кулланылу үзенчәлекләрен белү;


предметара нәтиҗәләре:

  • татар теленең башка фәннәрне өйрәнү һәм белем алу чарасы икәнен аңлау;

  • татар телен әдәбият белән бәйләп, тел чараларының матур әдәбият әсәрләрендәге тәэсир көчен, сәнгатьлелеген булдыруда ролен ачыклау; чор әдәбиятына хас тел-сурәтләү чараларының үзенчәлекләрен ачу;

  • телне әдәбият белән бәйләп, укыган яки тыңлаган әсәрнең эчтәлеген, планын, конспектын, резюмесын логик эзлекле итеп язарга, сөйләргә өйрәтү;

  • телне мәдәният белән бәйләп, татар теленең байлыгына һәм матурлыгына хөрмәт, зәвык тәрбияләү;

  • татар телен рус теле белән бәйләп, телләр һәм халыклар арасындагы уртак хәзинә - рухи кыйммәтләргә ихтирам, башка милләт вәкилләренә карата түземле-ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү; телләрнең үзара багланыш-мөнәсәбәтләрен, шул мөнәсәбәтләр нәтиҗәсендә уртак төшенчәләр һәм тел берәмлекләре барлыкка килүне аңлату;

  • рус һәм чит телләр, әдәбиятлар белән бәйләп, татар теленең милли-мәдәни үзенчәлекләрен өйрәтү, алган белемнәрне төрле тел күренешләрен аңлатуда куллану;

  • телне тарих, җәмгыять белеме фәннәре белән бәйләп, дөнья, кешелек җәмгыяте, аның үсеше турында күзаллау формалаштыру, җәмгыять үсешенең телгә турыдан-туры мөнәсәбәте булуын җиткерү;

1. Уку мәсьәләләрен мөстәкыйль билгеләү.

2. Уку операцияләрен планлаштыру.

3. Белем алуның иң кулай ысулларын сайлау.

4. Үзеңнең уку һәм танып-белү эшчәнлегеңне анализлау, аңа бәя бирү.

5. Мөстәкыйль белем алу буенча эшне планлаштырырга өйрәнү.

1. Дәреслек белән эш итә белү.

2. Төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эш итә белү.

3. Төрле текстлардан төп фикерне аерып ала белү, текстның логик схемасын билгеләү, гади һәм катлаулы план белән эш итү.

4. Белмнәрне системалаштыру һәм камилләштерү өчен таблица, график, схемалардан файдалану.

5. Эчтәлекне аңлап, тиешле тизлектә, сәнгатьле уку :

- уку елы башында - 75-120 сүз;

- уку елы ахырында - 80-125 сүз.

6. Сүзлекләр, белешмә материал һәм иҗтимагый-сәяси әдәбияттан файдалана белергә өйрәнү.

1. Уку мәсьәләсен куя белү.

2. Танып-белү активлыгын үстерү.

3. Яңа теманы аңлауга мотив тудыру.

4. Төшенчә, атама (термин), кагыйдә, закончалыкларны аңлап кабул итү күнекмәсен камилләштерү.

5. Логик алымнардан чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау күнекмәләрен камилләштерү.

6. Грамматик анализ төрләрен үзләштерү:

а) сүзтезмәләргә анализ ясау;

ә) җөмлә кисәкләренә анализ ясау;

б) гади җөмләгә синтаксик анализ ясау;

7. Тикшеренү ысуллары:

а) модельләштерү;

ә) охшатып эшләү.

1. Телдән сөйләм:

а) кагыйдәләрне аңлап эзлекле сөйли белү күнекмәсе;

ә) сорауны формалаштыра белү һәм тулы җавап бирү белү күнекмәсе;

б) диалоглар төзү күнекмәсе;

в) үрнәк схема, планнар ярдәмендә сыйфатнамә төзи белү күнекмәсе.

2. Язма сөйләм:

а) күчереп язу;

ә) сүзлек диктанты (25-30 сүз);

б) контроль диктант (120-130 сүз);

в) катлаулы план буенча изложение язу:

1) уку елы башында (250-300 сүз); язманың күләме (140-160 сүз)

2) уку елы ахырында (300-350 сүз); язманың күләме (160-180 сүз);

г) фикер йөртү элементлары кертеп, гади яки катлаулы план төзеп инша язу;

д) эш кәгазьләре язу (гариза, хат һәм акт).VII сыйныфта татар теленнән үзләштерелергә һәм камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр






Тәр-тип

сан.№

Дәрес темасы

Сәг.

сан.

Дәреснең

тибы

Тема эчтәлеге

Милли-төбәк

компоненты

Материалны үзләштерүнең көтелгән нәтиҗәләре

Өй эше

Үткәрү датасы

План

Факт


Үткәннәрне искә төшерү.Гади җөмлә синтаксисы

1-2-3

6 нчы сыйныфта үткәннәрне искә төшерү.Сүз төркемнәре.

Сүз ясалышы

3

Белемнәрне системалаш-

тыру, ныгыту

Сүз төркемнәре

Җирле язучылар шигырьләрен-нән файдалану

Ясалышлары ягыннан сүзләрнең тамыр һәм ясалма сүзләргә бүлергә, сүзләрне ясалу ысуллары буенча аерерга, сөйләмдә кулланырга өйрәнү

2

4

7

4

БСҮ Ясалышы ягыннан төрле сүзләр кулланып, "Минем җәйге көннәрем" темасына хикәя төзү

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Төп өлешләр

Сөйләм төрләрен

(сыйфатлау,хикәяләү,фикер йөртү) кулланып, фикерне эзлекле язу

Язып бет.

9

5

Синтаксис турында төшенчә.

Сөйләмдә сүзләр бәйләнеше.

Тезүле бәйләнеш

1

Яңа материал өйрәнү

Сүзләр бәйләнеше

Синтаксис-телнең сөйләм төзелеше дә, шул төзелешне өйрәнә торган фән тармагы да булуын аңлау, җөмләдә сүзләрнең төрле грамматик чаралар ярдәмендә бәйләнүен өйрәнү

25 күнегү

11

6

Тиңдәш кисәкләр арасында теркәгечле һәм теркәгечсез бәйләнеш.

Тиңдәш кисәкләр арасында тыныш билгеләре

1

Яңа материал өйрәнү

Санау интонациясе

Тиңдәш кисәкләр арасында теркәгечле һәм теркәгечсез бәйләнеш булуы, тиңдәш кисәкләр, гомумиләштерүче сүзләр янына куела торган тыныш билгеләренең куелышын аңлату

30 күн.

14

7-8

Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр һәм тыныш билгеләре

2

Яңа материал өйрәнү

Гомумиләштерүче сүзләр һәм тыныш билгеләре

Тиңдәш кисәкләр янында килгән гомумиләштерүче сүзләрне таба белү һәм алар янында куелган тыныш билгеләренең куелышын аңлау

40 күн.

24 бит сор.җавап

16

18

9

Ияртүле бәйләнеш

Хәбәрлекле мөнәсәбәт

1

Яңа материал өйрәнү

Иярүче һәм ияртүче сүзләр

Ияртүле бөйләнеш турында гомуми төшенчәгә ия булу, иярүче һәм ияртүче сүзләрне билгеләү, җөмләдән хәбәрлекле мөнәсәбәттә булган сүзләрне аера алу

45 күн.

21

10

БСҮ "Талантның бер өлеше тумыштан, тугыз өлеше тырышлыктан" дигән темага мәкалә язу

1

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Төп өлешләр

Җирле язучылар шигырьләрен-нән файдалану

Текстны җәенкеләндереп, төрле теркәгечләр кулланып язу

Тәмамларга

24

11

Ачыклаулы мөнәсәбәт

1

Яңа материал өйрәнү

Бәйләнеш чаралары

Ачыклаулы мөнәсәбәттәге сүзләрне һәм бәйләнеш чараларын билгели белү,

51 күн.

25

12

Аныклаулы мөнәсәбәт

1

Яңа материал өйрәнү

Бәйләнеш чаралары

Аныклаулы мөнәсәбәттәге сүзләрне һәм бәйләнеш чараларын билгели белү,

55 күн.

28

13

Тестлар ярдәмендә үткән темаларны кабатлау, белемнәрне ныгыту

1

Белемнәрне,күнекмәләр-

не камилләште-рү

Укучының мөстәкыйль эшчәнлеген активлаштыру

2 вариант

1.10

14

Җөмләдә сүзләр бәйләнеше буенча аңлатмалы диктант

1

Белемнәрне тикшерү . бәяләү


2

15

Сүзтезмә.

Фигыль сүзтезмә, бәйләүче чаралар

1

Яңа материал өйрәнү

Бәйләүче чаралар

Сүзтезмә турында гомуми төшенчәгә ия булу , төрле бәйләгеч чаралар кулланып фигыль сүзтезмәләр төзү

64 күн.

5

16

Исем сүзтезмә, бәйләүче чаралар

1

Яңа материал өйрәнү

Бәйләүче чаралар

Төрле бәйләгеч чаралар кулланып исем, фигыль сүзтезмәләр төзү

67 күн.

8

17

БСҮ Камил Муллашевның "Сөембикә" картинасы буеча

хикәя язу

1

Кереш

Төп өлеш

Йомгак

Сыйфатлама, эмоциональ , модальлек элементларын кертеп яза алу

Тәмамларга

9

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре

18

Хаталар өстендә эш

Сыйфат сүзтезмә һәм бәйләүче чаралар

1

Яңа материал өйрәнү

Бәйләүче чаралар

Динә Камалетдинова шигырьләрен файдалану

Төрле бәйләгеч чаралар кулланып сыйфат сүзтезмәләр төзү, сөйләмдә куллану

73 күн.

12

19

Алмашлык сүзтезмә һәм бәйләүче чаралар

1

Яңа материал өйрәнү

Бәйләүче чаралар

Төрле бәйләгеч чаралар кулланып алмашлык сүзтезмәләр төзү, сөйләмдә куллану

76 күн.

15

20

Рәвеш сүзтезмә һәм бәйләүче чаралар

1

Яңа материал өйрәнү

Бәйләүче чаралар

Төрле бәйләгеч чаралар кулланып рәвеш сүзтезмәләр төзү, сөйләмдә куллану

79 күн.

16

21-22

Изложение №1

"Тынгысыз төн"

2

Бәйләнешле сөйләм үстерү

План төзү

Гади план нигезендә эчтәлекне төгәл итеп язып бирә белү

19

22

23

Хаталар өстендә эш

Сан сүзтезмә һәм бәйләүче чаралар

1

Яңа материал өйрәнү

Бәйләүче чаралар

Төрле бәйләгеч чаралар кулланып сан сүзтезмәләр төзү, сөйләмдә куллану

Мәкальләр яз.

23

24

Хәбәрлек сүзтезмә һәм бәйләүче чаралар Контроль диктант (д)

1

Яңа материал өйрәнү

Бәйләүче чаралар

Төрле бәйләгеч чаралар кулланып хәбәрлекле сүз сүзтезмәләр төзү, сөйләмдә куллану

86 күн.

26

25

Язма эшкә анализ Бифункциональ кушымчалар

1

Яңа материал өйрәнү

Бифункциональ

Бифункциональ кушымчалар турында гомуми төшенчәгә ия булу

28

26

Сүзтезмәләрне тикшерү тәртибе

1

Үрнәк буенча эш

Сүзтезмәләрне тикшерү тәртибенә ия булу

2 вариант биремнәр

30

27

Сүзтезмәләрне кабатлау буенча контроль диктант

1


9.11

28

Язма эшкә анализ Җөмлә. Җөмлә төрләре.

1

Яңа материал өйрәнү

Синтаксисның иң төп берәмлеге

Җөмлә синтаксисның иң төп берәмлеге булуын аңлау, урынына, максатына ,хис-тойгыларга карап җөмләләрне төзеп сөйләшү, сөйләм барышында аралашу әдәбенә өйрәнү

Җөмләләр яз.

12

29-31

Бер составлы һәм ике составлы җөмләләр.

3

Дәрес-лекция

Оештыручы үзәк

Җөмләне оештыручы үзәк ике кисәктән-ия белән хәбәрдән төзелсә, ике составлы җөмлә булуы, оештыручы үзәк берәү булса, бер составлы булуын аңлау, бу төр җөмләләрне сөйләмдә урынлы куллану

102 күн.

13

16

19

32

БСҮ Картина буенча хикәя төзү

Б. Урманче "Атлар коендыру"

1

Кереш

Төп өлеш

Йомгак

Презентация яс.

20

33

Хаталар өстендә эш

Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре

1

Яңа материалны өйрәнү

Җөмлә төрләре

Г.Толымбай,

Б.Камалов,

М.Сираҗетдинова әсәрләреннән файдалану

Әйтү максаты ягыннан җөмләләрне хикәя,сорау,боерык,һәм тойгылы җөмләләргә бүленүе.

120 күн.

23

34-35

Тойгылы җөмлә: тойгылы хикәя , сорау, боерык җөмләләр; җөмләнең төрле урынында килгән эндәш һәм кереш сүзләр, ымлыклар, алар янындагы тыныш билгеләре

2

Яңа мтериалны өйрәнү

Алар янындагы тыныш билгеләре

Тойгылы җөмлә турында гомуми төшенчәгә ия булу, сөйләмдәге әһәмиятен билгели алу, составында эндәш һәм кереш сүзләр, ымлыклар булган җөмләләрне дөрес укырга өйрәнү

123 күн.

26

27

36

Тест

1


2 вариант

30

37

БСҮ

Хикәя, сорау, боерык, тойгылы җөмләләр кертеп, үзегезне борчыган сорау турында район башлыгына хат язу

1

Эш кәгазьләре

Туган телдә аралашу, үз фикереңне һәм хисләреңне төгәл, анык, күпьяклы итеп белдерү

3.12

38

Синтагма

1

Яңа материал өйрәнү

Дөрес бүлеп уку, пауза ясау

Җөмләләрне синтагмаларга дөрес бүлеп уку, пауза ясарга өйрәнү

133 күн.

4

39

Диктант №3Җөмлә төрләрен билгеләү буенча

искәртмәле диктант

Д.Җ 99 бит

1


7

40

Хаталар өстендә эш

Раслау һәм инкяр җөмләләр

1

Белемнәрне,күнекмәләр-

не камилләште-рү

Мәгънәләре

Якташ язучылар иҗатыннан өйрәнгән төр җөмләләрне табу

Чынбарлыктагы күренешләрне раслау һәм инкяр итүгә бәйле рәвештә җөмләләр раслау һәм инкяр җөмләләргә бүленүе .Раслау җөмләләр билгенең,эшнең,предметның, күренешләрнең булуын раславы. Инкяр җөмләләр нәрсәне булса да инкяр итүе.

138 күн.

10

41

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр

1

Яңа материал өйрәнү

Җөмләләр төзү

Бу төр җөмләләрне төзү, аларны язмада урынлы файдалану

142 күн.

11

42

Тулы һәм ким җөмләләр

1

Яңа материал аңлату

Җөмләләр төзү

Бу төр җөмләләрне төзү, аларны язмада урынлы файдалану

148 күн.

14

43

Өстәлмәләр

1

Яңа материал аңлату

Төшенчә

Гомуми төшенчәгә ия булу

17

44-45

Контроль изложение

2

План төзү

18. 21

46-47

Хаталар өстендә эш

Гади һәм кушма җөмләләр. Гади җөмлә төрләре

2

Белем һәм күнекмәләр-

не камилләште-рү

Җөмлә төрләре

Бер хәбәрлеге булган җөмлә гади җөмлә булуы,ике яки икедән артык хәбәрлеге булган җөмлә кушма җөмлә булуын аңлау

157 күн.

159 күн.

24

25

48

БСҮ

Картина буенча хикәя төзеп язу

А.Гайфуллин "Яз килде"

1

Кереш

Төп өлеш

Йомгак

Шиг.өст.

11.01

49

Хаталар өстендә эш

Җөмлә төрләрен гомумиләштереп кабатлау, дөрес интонация белән уку,дөрес язу күнегүләре

1

Алган белемнәрне гомумиләш-

терү

Җөмлә төрләре

Дөрес интонация белән уку өчен Динә Камалетдинова Й.Шәрәпова, Р.Харис,

Ә.Рәшит шигырьләрен-нән файдалану

Белемнәрне системага салу, Мөстәкыйль эш күнекмәләренә ия булу, Сәнгатьле уку

158 күн.

14

50

Җөмлә төрләрен билгеләү буенча контроль диктант

1

Тикшерү дәресе

Грамоталык дәрәҗәсен тикшерү

15

Җөмләнең модаль кисәкләре

51

Хаталар өстендә эш

Җөмләнең баш кисәкләре.Ия.

Иянең төрләре

1

Яңа материал өйрәнү

Баш кисәкләр

Җөмләнең баш килештә торып,аерым сүзгә буйсынмаган баш кисәге ия дип аталуын аңлау; төрләргә дөрес аерырга өйрәнү

1-2 вариант

164 күн.

18

52

Хәбәр. Хәбәрнең төрләре

1

Материалны ныгыту,кү -некмәләрне камилләште-рү, система -лаштыру

Тезмә хәбәрләр

Баш килештәге сүз турында хәбәр итә яки үзе генә дә хәбәрлекне белдерә торган баш кисәк хәбәр дип аталуын, фразеологик сүзтезмәләр белән белдерелгән хәбәрләр тезмә хәбәрләр булуын аңлау

168 күн.

21

53

Ия белән хәбәрнең бәйләнеше

Ия белән хәбәр арасында сызык

1

Яңа материал аңлату

Ия белән хәбәрнең ярашуы

Татар телендә ия белән хәбәрнең ярашуы бик чикле булуын,хәбәре затланышлы

фигыль белән белдерелгән җөмләләрдә 1,2 затта ярашуын аңлау

Җөмл.тикш.

22

54

Баш кисәкләрне билгеләү буенча диктант №5

1

Контроль

дәрес

Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү

25

55-56

Җөмләнең иярчен кисәкләре. Аергыч.

2

Яңа материал аңлату

Мәгънәләре

Исемне ачыклап килгән теләсә кайсы сүз аергыч дип аталуын аңлау, сөйләмдәге урынын билгеләү

172 күн.

171 күн.

2 вариант

28

29

57

Тәмамлык.

Тәмамлыкның төрләре

1

Яңа материалны аңлату

Мәгънәләре

Эш-хәрәкәт белдерүче сүзгә ияреп килгән һәм аның үтәлүенә бәйле предметны, затны күрсәткән иярчен кисәк тәмамлык булуын, аның төрләрен аера белү

178 күн.

1.02

58

БСҮ Сочинение "Туган ягым табигате"

1

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Кереш

Төп өлеш

Йомгак

Шиг.өстәргә

4

59

Хаталар өстендә эш

Хәл һәм аның төрләре

Вакыт һәм урын хәле

1

Яңа материалны өйрәнү

Мәгънәләре

Хәл турында гомуми төшенчәгә ия булу, төрләргә аера белү, сөйләмдә, язмада урынлы файдалану

183 күн.

5

60

Рәвеш һәм күләм хәле

1

Яңа материал аңлату

Мәгънәләре

Эш-хәрәкәтнең ничек үтәлүен белдереп килгән иярчен кисәк рәвеш хәле дип, эш-хәрәкәтнең ничек үтәлүен белдереп килгән иярчен кисәк рәвеш хәле дип аталуын белү

186 күн.

188 күн.

8

61

Сәбәп Һәм

максат хәле

1

Яңа материал аңлату

Мәгънәләре

Эш-хәрәкәтнең сәбәбен белдергән һәм фигыльгә буйсынып килгән иярчен кисәк сәбәп хәле дип аталуын, эш-хәрәкәтнең нинди ният (максат) белән үтәләчәген күрсәткән иярчен кисәк максат хәле дип аталуын өйрәнү

11

193 күн.

62

Шарт һәм кире хәл

1

Яңа материал аңлату

Мәгънәләре

Эш-хәлнең шартын белдереп, фигыльгә буйсынып килгән иярчен кисәк шарт хәле дип аталуын, эш-хәлнең киресе булачагын белдергәне кире хәл булуын аңлау

196 күн

198 күн.

12

63-64

Хәлләрне гомумиләштереп кабатлау

Тестлар эшләү

2

Кабатлау, белемнәрне тикшерү

Белем дәрәҗәләрен тикшерү

201 күн.

15

18

65-66

Изложение №3

"Менә кем иде ул Алиш"

Из. Җ. 56- бит

2

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү

План төзү

Аралашу төренә һәм ситуациясенә бәйле сөйләмне куллана һәм үзара бәйли белү;

Китабын алырга

19

22

67

Хаталар өстендә эш

БСТҮ Гариза язу

1

Сөйләм телен үстерү

Эш кәгазьләре белән эш

25

68

Аныклагыч

1

Яңа материал аңлату,дәрес-лекция

Мәгънәләре

Үзен ияртүче сүздән соң килгән, аңа тагын да аныклык, төгәллек биргән кисәк аныклагыч дип аталуы. Ялгыз. җәенке аныклагычлар булуы.

204 күн.

26

69

БСҮ Илдар Зариповның "Исле гөл" дигән картинасы буенча хикәя төзеп язу. Язмада аныклагычлар куллану

1

Кереш

Төп өлеш

Йомгак

205 күн.

29

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре

70

Хаталар өстендә эш

Аерымланган хәлләр

1

Яңа тема аңлату

Тыныш билгеләре

Хәлләрнең аерымлану үзенчәлегенә ия булуын белү

210 күн.

3.03

71-72-73

Җөмлә кисәкләрен кабатлау

3

Кабатлау дәресе

Тест

Текст өстендә эш

Төрле җөмлә кисәкләрен кулланып, "Буа шәһәренең иң матур урыннары" темасына кечкенә күләмле инша язу

Үтелгән материалны ни дәрәҗәдә аңлауларын ачыклау

Җөмл.тикш.

4

7

10

74

Җөмләнең модаль кисәкләре.

Кереш сүзләр

1

Яңа тема аңлату

Тыныш билгеләре куелышы

Сөйләүченең чынбарлыкка, сөйләмнең эчтәлегенә төрлечә мөнәсәбәтен белдерә торгансүзләр кереш сүзләр дип аталуы. Кереш сүзләр җөмлә башында килгәндә, алардан соң өтер куелуы; җөмлә уртасында ике яктан өтер белән аерылуы; җөмлә азагында килгәндә, алар алдыыннан өтер куелуы

214 күн.

11

75

Эндәш сүзләр

1

Яңа тема аңлату

Тыныш билгеләре куелышы

Сөйләм аңа төбәлгән сүзне белдерүче кисәк эндәш сүз дип аталуы.Эндәш сүзләрдән соң өтер, өндәү куелуы.

Җырл.алып кил.

14

76

Керешмәләр

1

Яңа тема аңлату

Язма әдәбиятта җәяләр эчендә килгән сүзтезмәләр, җөмләләр, хәтта кушма җөмләләр белән очрашу

Кереш сүзләрдән аермалы буларак, алар җөмләнең билгеле бер сүзенә мәгънә ягыннан бәйләнеп килүе, башка урынга күчерү күп очракта мөмкин булмавы.Алар җөмләнең төп интонациясеннән үзгәрәк тавыш белән әйтелүе, җөмләнең төп фикеренә өстәмә бер төсмер өстәп килүе

17

77

Иярчен кисәкләрне кабатлау буенча контроль диктант №6

1


18

78-79


80

Хаталар өстендә эш

Җөмләдә сүзләр тәртибе.

Сүзләрнең туры, кире тәртибе.

2


1

Яңа материал аңлату

Сүзләрнең билгеле бер урнашу тәртибе

Җирле язучылар шигырьләреннән файдалану (Ф.Зыятди-

нова, Д.Камалет-

динова һ.б.)

Җөмләдә сүзләрнең билгеле бер урнашу тәртибе булу,Туры, кире тәртип (инверсия) булуы

222 күн.


31

1.04


4

81-82

БСҮ Сочинение "Туган телем-иркә гөлем"

2

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Кереш

Төп өлеш

Йомгак

Фикер йөртү сәләтенә ия булу

7

8

83

Хаталар өстендә эш

Җөмләнең актуаль кисәкләргә бүленеше һәм сүз тәртибе

1

Яңа материал аңлату

Сөйләмгә, башка җөмләләр белән бөйләнешкә керүе ягыннан караганда, җөмлә ике кисәккә бүленүе.

Аның бер өлеше тыңлаучы, укучы өчен таныш, билгеле булган әйберләр, күренешләр турында хәбәр итә; икенче өлеше исә яңалык алып килүе. Беренчесе- сөйләм предметы (тема) , икенчесе сөйләм яңалыгы (рема) дип аталуы. Сөйләм яңалыгын хәбәр (төркеме) тәшкил итүе. Сөйләм яңалыгы хәбәр алдында торучы сүз белән белдерелүе.

224 күн.

11

84-85

Җөмләдә сүз тәртибе һәм логик басым

2

Яңа материал аңлату

Сүз тәртибе

Җөмләдә мәгънәви яктан аерылып торган сүз логик басым дип аталуы

241 күн.

11

15

86

БСҮ

Сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру өчен махсус текстлар белән эш

1

текстлар белән эш

247 күн.

18

87-88

Җөмләнең аерымланган кисәкләре:җыйнак һәм аерымланган хәлләр, аныклагычлар.

2

Яңа материал аңлату

Алар янында куела торган тыныш билгеләре

Татар телендә җөмлә кисәкләрен аерымлауның берничә нигезе булуын белү

257 күн.

21

22


Бер составлы җөмләләр.

89

Аерымланган кисәкләрне кабатлау буенча Диктант №7

Д.Җ.-109- бит

1

Тыныш билгеләре куелышы

25

90-91

Хаталар өстендә эш

Җөмлә кисәкләрен шартлы билгеләр ярдәмендә билгеләп тикшерү

2

Дәрес-әңгәмә, кабатлау

Җөмлә кисәкләре

Җөмл.тикш.

28

29

92-95

Җөмләләргә морфологик-синтаксик анализ ясау

4

Дәрес-әңгәмә, кабатлау

Морфологик-синтаксик анализ

227 күн.

2 вариант

2.05

5

6

9

96

Җөмләгә билгеләмә бирү

1

Морфологик-синтаксик анализ

12

97-98

Контроль изложение

2

План төзү

13

16

99-100

Хаталар өстендә эш

Арадаш аттестация эше.Контроль диктант

Хаталар өстендә эш

2

Морфологик-синтаксик анализ

Якташ язучылар ижатыннан файдалану

19

20

101-104

Гади җөмләне гомумиләштереп кабатлау

4


23

26

27

105

Резерв дәрес

1


30






© 2010-2022