Проект Туган якны өйрәнү

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:



Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы

"Яңа Чүте урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе













Туган якны өйрәнү проекты





















Автор: I квалификацион категорияле,

башлангыч сыйныф укытучысы

Вәлитова Гүзәл Рим кызы





Эчтәлек:



  1. Аңлатма язуы

  2. Проектның бүлекләре

  3. Проектны тормышка ашыру этаплары

  4. Проектның эчтәлеге

  5. Чаралар исемлеге

  6. Эшчәнлек нәтиҗәләре

  7. Йомгаклау

  8. Кулланылган әдәбият исемлеге











































Аңлатма язуы

Элек -электән кешене тарихка җәлеп итүнең иң актив һәм иҗади формаларыннан берсе булып туган якны өйрәнү торган.

Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, диләр. Безнең бай тарихыбыз, мәдәниятебез, мәгарифебез, батыр, эшчән халкыбыз бар. Авыллар тарихы - халкыбыз тарихының аерылгысыз бер өлеше, мөһим өлеше ул. Аларны өйрәнү, үзең яшәгән төбәк белән горурлану хисләре тәрбияләү - һәрберебезнең бурычы.

Рухи кыйммәтләребез үз төсен югалта, онытыла барган бу чорда туган якны өйрәнү шул максатка ирешү юлы булып тора һәм мөстәкыйль , ирекле, намуслы, үз Ватанының лаеклы улы яки кызы булырлык шәхес тәрбияләргә ярдәм итә.

Мәктәпнең уку-укыту системасына нинди генә үзгәрешләр кертелсә дә, хәзергә рухи-әхлакый тәрбия бирүдә тиешле нәтиҗәгә ирешелми әле. Яшь буынның бүген алган тәрбиясе халкыбызның алдагы көнен билгели. Яшь буынга әхлак, патриотик һәм рухи тәрбия бирүдә нинди үтемле чаралар кулланырга соң? Милли мәктәпнең укыту-тәрбия эшчәнлегендә музейлардагы хәзинәне: тарихи экспонатларны, халкыбызның рухи һәм матди культурасын, бүгенгесен һәм узганын чагылдыручы материалларны, музей педагогикасын куллану - әлеге мәсьәләне хәл итүдә мөһим чараларның берсе.

Туган ил. Туган авыл. Туган җир. Бу изге сүзләр һәркемгә таныш һәм кадерле.

Проектның актуальлеге:

Әлеге проект бүгенге көндә бик актуаль,чөнки үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк. Моның өчен һәр бала үз гаиләсенең, туган җиренең тарихын белергә, шуның аша халыкка якынаерга тиеш. Шәҗәрәне өйрәнү нәсел-ыру традицияләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, әдәп-әхлагын, шөгыль-кәсепләрен белү һәм дәвам иттерү өчен кирәк. Шулай булганда гына яшь кеше милләт җанлы, үз халкының улы булып җитлегә ала, анда милли аң ышанычлы формалаша.

Проектның төп максатлары:

  1. Укучыларда авыл тарихы турында күзаллау булдыру;

  2. Балаларны милли мәдәният белән таныштыру;

  3. Рухи-әхлакый сафлыкка ия булган иҗади шәхес тәрбияләү.

Гипотеза:Туган җиребезнең тарихын һәм гореф-гадәтләрен өйрәнеп, әхлаклы, милли аңлы шәхес тәрбияләүгә ирешү.

Проектны тормышка ашыру укучыларда (интеллектуаль, иҗади һәм гамәли) белем һәм күнекмәләр булдырырга мөмкинлек бирә.

Алар:

  • Туган якны өйрәнүгә кызыксынуны арттыруда;

  • Туган якны өйрәнү өчен кирәк булган белемнәрне аерып ала белүдә;

  • Кешелекнең тарих белән үзара тәэсир итешүен бәяләүдә;

  • Тикшеренү өчен практик һәм теоретик күнекмәләр белән эш итә белүдә күренәләр.

Бурычлар:

  • Танып белү күнекмәләрен, кызыксынуларын үстерү;

  • Үз халкына, тарихына, гореф - гадәтләренә, мәдәниятенә карата кызыксыну уяту;

  • Үз халкы белән горурлану хисе тәрбияләү;

  • Милләтебезнең гасырлар буена тупланган әдәп-әхлак нормаларын булдыру;

  • Иҗат итү омтылышы уяту;

Куелган бурычларны чишү өчен үзара тулыландыругаметодлар комплексы кулланылды:

  • Теоретик (фәлсәфи, фәнни, методик әдәбиятны анализлау;)

  • Эмперик (әңгәмәләр, төрле темаларга сораштырулар,эзләнү - тикшеренү эшләре, алдынгы тәҗрибәләрне гомумиләштерү)

Проектның төре: иҗади. Проект катнашучыларның социаль кызыксынуларын канәгатьләндерүгә юнәлдерелгән.

Дәвамлылыгы ягыннан озак вакытлы, чөнки үткәрү вакыты 3 елга исәпләнгән.

Проектның функцияләре: күп функцияле, иҗади, мәгълүмати, тикшеренү.

Проектның катнашучылары 5- 7 сыйныф укучылары.

Проект 3 бүлекне үз эченә ала.

Проектның бүлекләре:

1. Авылым тарихы: Яңа Чүте,Салих.

2. Авылыбызның зыялы шәхесләре.

3.Авылыбызда милли бәйрәмнәр.

Проектны тормышка ашыру этаплары:


  1. Информацион - мотивацияле. (2012ел)

Максаты: Туган ягыбызда булган төрле вакыйгалар, авыллыр тарихы, гореф-гадәтләрне барлау.

Бурычлары:

  • бердәнбер чыганак өлкән яшьтәгеләрнең истәлекләре, хәтерендә калганнары, буыннан-буынга сөйләнеп килгән хатирәләр, вакыйгаларны барлау;

  • җирлектәге өлкән буын кешеләреннән үткән тарихыбыз турында информация җыю;

  • иҗат төркемнәре булдыру һәм бу этапта төп нәтиҗәләр эзләнү эшләренең максаты, бурычлары һәм проблемаларын ачыклаудан торды.

  1. Практик этап (2012-2014)

Максаты: Туган якның, туган авылның, туган мәктәпнең тарихында булган вакыйгаларны мәктәп музее экспозицияләрендә, фәнни эшләрдә чагылдыру,аны буыннан буынга саклап калдыру,балаларда иҗат итү, эзләнү омтылышы булдыру.

Бурычлары:

  • максат һәм бурычларны тормышка ашыру өчен төп бүлекләрне үз

эченә алган юнәлешләрдә эшләү;

  • иҗат төркемнәре белән тикшеренү эшләре эшләү;

  • авыл халкы арасына чыгып, авыл, мәктәп тарихы турында, авылның күренекле кешеләренә багышланган материаллар, фоторәсемнәр, экспонатлар туплау

Мөстәкыйль рәвештә эзләнү эшләренең әһәмиятен бәяләп бетерергә мөмкин түгел. Чөнки алар проблеманы үзләре формалаштыралар һәм максат-бурычларны да үзләре куялар, чишү юлларын билгелиләр. Иҗади тикшеренү эшләре эшләгәндә укучылар үзләренең туган як турындагы белемнәрен үстерәләр, үткәнгә, тарихыбызга, гореф-гадәтләргә кызыксынуларын арттыралар.

  1. Гомумиләштерү этабы (2013-2014)

Максаты: Теоретик яктан өйрәнелгән һәм практик яктан тикшерелгән материаллар белән төрле мероприятияләр аша тәҗрибә уртаклашу.

Бурычлары:

  • методик пособияләр булдыру; презентацияләр төзү;

  • район һәм республика күләмендә үткәрелә торган чараларда катнашу;

  • иҗади тикшеренү эшләре белән конкурсларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашу.

Проектның эчтәлеге:

1."Авылым тарихы"дип аталган бүлек Яңа Чүте, Салих авыллары тарихын, үз нәсел шәҗәрәңне өйрәнү темаларын үз эченә алды. Бу бүлек өстендә эш 2012 елда башланып китте. Иң элек туган якны өйрәнүгә багышланган тәрбия сәгатьләре, сыйныфтан тыш чаралар үткәрелде. Февраль, март айларында Яңа Чүте авылылыбыз тарихы турында бик күп мәгълүмат тупланды, презентацияләр төзелде, авылыбызның макеты ясалды.Ә апрель аенда, эшебезнең нәтиҗәләре, Тарих һәм туган як елына багышланган район күләмендә үткәрелгән конкурста чагылды. Конкурста 1 урынны яулап кайттык.Әле февраль аенда гына укучым Зариева Гөлназ республика күләмендә үткәрелгән "Татарстаным - бөек һәм якын" конкурсына "Салих - минем яраткан туган ягым" дип исемләнгән эзләнү - тикшеренү эшен җибәрде һәм рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Минемчә авыл тарихын, әби бабайларыбызның тормышын өйрәнү өчен иң гади нәрсәдән - үз нәсел шәҗәрәңне өйрәнүдән башларга кирәктер. Шәҗәрә ул - ыру-кабилә тарихына бәйле вакыйгалар, нәсел-нәсепнең таралуы, ата-бабалар исемлеге теркәлгән кулъязма истәлек.

Шәҗәрә -нәсел - ыруның кемнән башланып,ничек тармакланып китүен күрсәткән схема, нәсел агачы.
Борынгы заманда шәҗәрә тармакланып үскән агач формасында төзелгән. Бу бик дөрес, чөнки агач җир эченә киткән тамырлары аша кемлегеңне белү өчен, иң беренче чиратта, туган җир, туган авыл тарихына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Күренекле татар шагыйре Шәүкәт Галиев тә:

"Исәннәрнең кадерен бел,

Үлгәннәрнең каберен бел".- дип юкка гына әйтмәгәндер. Шуңа күрә дә мин укучыларыма "Буыннар чылбыры - шәҗәрә" дип исемләнгән конкурс игълан иттем. Укчылар эшкә тотыныр алдыннан без укчыларыбыз белән Салих авылы тарихын өйрәнү, авыл шәҗәрәсе белән танышу максатыннан Салих авылы китапханәсенә экскурсиягә бардык. Укчылар Салих авылы шәҗәрәсе белән якыннан танышып кайттылар. Экскурсия бик файдалы булды. Күп кенә укучылар конкурста катнашырга теләк белдереп, үз нәселләренең шәҗәрәләрен төзеделәр.

Адәм баласы дөньядан бөтенләйгә югалмый . Җирдә кылган гамәлләре,әйтелгән васыятләре, ниһаять, гомерен дәвам иттерүче варислар кала. Кешенең җаны шулай ук үлми, җан үлемсез.Тамырларыбызны онытмыйк, аларның тәҗрибәсен, тормышын ныклап өйрәник, аларның рухларына тиң булыйк, рәнҗетмик без аларны. Рухи яктан аларга охшарга тырышыйк: әби - бабаларыбыз безнең бер - берсенә бик ярдәмчел, намуслы, гади эшчән, пөхтә булганнар. Матди байлык артыннан куып, рухи халәтебезне саектырып ташламыйк.

2. "Авылыбызның зыялы шәхесләре" бүлеге өстендә эш.

Безнең халкыбыз борын - борыннан аһәңле, мавыктыргыч сюжетлы, моңлы авыз иҗаты әсәрләренә бай. Һәр авылның үз осталары, язучылары, җырчылары, музыкант, рәссамнары булган. Аларнын әсәрләрендә билгеле бер чорлар чагылыш тапкан. Болар барысы да тарих өчен, әдәбиятыбыз өчен кадерле мирас булып тора.

Шуңа күрә, мин укучыларымны, "Сөй гомерне, сөй халкыңны, сөй халкыңның дөньясын" дигән тема астында, авылларыбызның күренекле кешеләре белән таныштырырга уйладым.

Безнең туган авыл, ил язмышын иңгә алып, күңелне җылытып торырлык игелекле гамәлләр кылучы, авылыбызны данлы иткән мәшһүр авылдашларыбыз бар. Өлкән буынның булдыклылык үрнәге буыннан - буынга күчеп килә. Буыннар алмашынса да, данлы кешеләребез һаман туа тора. Шуңа күрә, баланы алар белән таныштырмау - тәрбия процессында зур югалту булыр иде. Мин сыйныф сәгатьләремдә, "Минем яраткан туган ягым" түгәрәгендә укчыларыма авылларыбызның күренекле кешеләре турында сөйлим. Авылыбызның оста куллы Мөкатдисовлар гаиләсе турында сөйләми мөмкин түгел.

Гаилә башлыгы Мөкатдисов Мәгъсүм Вахит улына ходай талантын да, акылын да, сәләтен дә өеп биргән, олы йөрәкле дә иткән. Гүя, ул бу җиргә үзенең иҗат җимешләре, кылган гамәлләре белән кешеләрнең күңелләрен сафландырырга, киләчәк буынның иманын ныгытырга, ата- бабалардан калган гореф - гадәтләрне торгызырга туган. Мәгъсүм абый улы Исхак белән сокландыргыч йорт җиһазлары, көнкүреш кирәк-яраклары ясыйлар. Алар ясаган матур сандыклар бик күп яшь киленнәрне куандырды. Аның ясаган әйберләре безнең мәктәп музеенда баетып тора. Кызганычка каршы,Мәгъсүм абый безнең арадан бакый дөньяга күчте. Аның иҗатын дәвам итүчеләр - уллары, оныклары. Ә оныгы Ландыш Мөкатдисова шигырьләр дә иҗат итә. Мәктәп укучысы гына булуга карамастан, ул бик күп шигырьләр авторы. Ул үзенең "Туган авылым Чүтем" исемле шигыре белән район күләмендә үткәрелгән конкурста катнашты. Быел исә, аның шигыре "Илһам чишмәләре" җыентыгында басылып чыкты. Бүгенге көндә, бабасына багышлап та, бик матур шигырь иҗат итте. Мөкатдисовлар гаиләсенә багышлап "Халкыбызның күңел җәүһәрләре" дигән стенд төзелде.

Авылыбыздан чыккан шагыйрьләребез дә байтак. Мәсәлән: Зөләйха Минһаҗева (Чаллы), Халидә Гыйләҗева (Санкт- Петербург),Габидә Марданова, Атлас Галимов, Гөлназ Сафиуллина. Укучыларым алар турында үзләренең иҗади - тикшеренү эшләрен дәвам итәләр.

3. Авылыбызда милли бәйрәмнәр. Милли бәйрәмнәр, йолалар - аеруча тәэсирле, үтемле тәрбия чарасы. Анда чын халыкчанлык - олысы - кечесе катнаша, аралаша, бергәләп уйный, шаяра, көлә, ял итә. Бәйрәмнәр яшьләрнең тормышка, хезмәткә әзерлеген үзенә күрә ачыклау чарасы да. Мәсәлән, Сабан туе - яшьләр өчен, төрле ярышларда катнашып, егетлекне сынау һәм үзләрен халыкка күрсәтү мөмкинлеге дә ул. Бу бәйрәмнең саф халыкчанлыгын саклап, яңартып, тәрбия эшендә даими куллану, һичшиксез, уңай нәтиҗәләр бирә.

Программа буенча без "Минем яраткан туган ягым" түгәрәгендә милли бәйрәмнәр темасын өйрәнәбез. Кызганычка каршы, татар халкының, сабан туеннан тыш, милли бәйрәмнәре турында аз билгеле. Ә бит безнең халыкта "Сөмбелә, "Нардуган", "Нәүрүз", "Карга боткасы" кебек күңелле бәйрәмнәр бик күп.Укчылар бу бәйрәмнәр турында әби - бабайлардан сорашып бик күп мәгълүмат тупладылар. Мондый бәйрәмнәрдә олысы-кечесе катнашып, үзара аралашып, көч сынашып тәҗрибә уртаклашкан, үзе яшәгән җәмгыятьтә урынын тапкан. Шуңа күрә мин укучыларга кызык, мавыктыргыч булсын өчен һәм яңадан-яңа мәгълүматлар белән таныштыру максатыннан әлеге теманы өйрәнгәндә өстәмә материалдан файдаланам. Татар халкының милли бәйрәмнәре белән танышканда мин укучыларга таныш булмаган бәйрәмнәр, уеннар турындагы тестлар тәкъдим итәм, чөнки татар халкының бай мәдәниятьле халык булуын укучыларга исбатлау өчен гел бер Сабан туе бәйрәме турында гына сөйләү җитми. Укучылар татар халкында кызыклы бәйрәмнәр күп булуын беләләр. Ә инде мәктәп күләмендә татар халкының милли бәйрәмнәрен үткәрү бездә күптәнге традиция. Мәсәлән: "Кече сабантуй", "Нардуган", "Сөмбелә", "Аулак өй", "Яулык җыю" бәйрәмнәрен без ел саен үткәреп киләбез.

Проектның чаралары:

Эш формасы

Чаралар

Иҗади проект

Шәҗәрә төзү. Туган төбәгем-Салих җирлеге. Атамалар тарихы. Шәҗәрәләрдә - гаилә тарихы. Авылнын макетын ясау.

Альбомнар, презентаөиялэр төзү

Авылнын данлыклы шәхесләре.

Авыл һөнәрләре.Сугыш елларында тыл хезмәткәрләренең тормышы. Халкыбызның милли бәйрәмнэре.Безнең авыл табигате.

Әңгәмә

Нәрсә ул шәҗәрә? Авыл язмышы безнең кулда. Тарихи чыганаклар авылларыбыз турында сөйли. Һөнәр ияләре белән очрашу. Исәннәрнең кадерен бел.

Мәгълүмат туплау

Яңа Чүте авылы тарихы. Салих авылы тарихы.Авылларыбызның зыялы шәхесләре. Халкыбызның милли бәйрәмнәре.

Күргәзмә

Халкыбызнын күңел җәүһәрләре.

























Проект буенча эшчәнлек нәтиҗәләре:



  • Тарих һәм туган як елына багышланган район күләмендә үткәрелгән экскурсоводлар слеты ,Зариева Гөлназ, 1 урын, 2012

  • «Татарстаным - бөек һәм якын», республика күләмендә үткәрелгән конкурс "Рәхмәт хаты", 2014

  • "Тарихны саклыйк" район смотр- конкурс, "Иң яхшы экспонатлар" 2013

  • Тарих һәм туган як елына багышланган район күләмендә үткәрелгән экскурсоводлар слеты,Валитов Ильяс,сертификат,2012.

  • Тарих һәм туган як елына багышланган район күләмендә үткәрелгән экскурсоводлар слеты,Мухатдисова Ландыш,сертификат,2012

  • Р. Мостафин истәлегенә багышланган рефератлар конкурсы, Валитов Ильяс, сертификат, 2012.

  • "Илһам чишмәләре" шигырьләр җыентыгы Мөкатдисова Ландыш 2013.

Йомгаклау.

Гомер уза, еллар үтә. Тарих тәгәрмәче алга тәгәри. Кешелек ашыга-ашыга киләчәккә атлый. Тик бер генә мизгелгә артка карыйк әле, халкыбыз нинди дәвер, чорлар аша үтте икән?Һәр халык үзенең традицияләре, гореф-гадәтләре белән бай. "Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк",- диләр. Дөрес сүзләр. Шуңа күрә хәзер көнкүрешебезгә төрле йола-бәйрәмнәр кире кайта ("Нәүрүз", "Карга боткасы", "Каз өмәсе" һ.б.) күбрәк үтеп керә халык хәтере булып, музейлар барлыкка килә, яңара.

Туган илгә мәхәббәт, халкыбызның үткәндәге истәлекләрен хөрмәт итү, хәзерге казанышларына ихтирам һәм горурлык хисләре,милли аң тәрбияләүдә,укучыларга патриотик тәрбия бирүдә туган якны өйрәнү зур әһәмияткә ия. Проект шулай ук туган якның, туган авылның, аны буыннан буынга саклап калдыруда һәм укыту-тәрбия эшендә зур ярдәм итә.

Шулай итеп, бүгенге авыр, катлаулы чорда әхлаклы шәхес - Ватанга мәхәббәт хисе белән сугарылган, аның тарихы, мәдәнияте казанышлары белән кызыксынучы , милли символларга, изге урыннарга хөрмәт белән караучы, җәмгыятькә һәм халыкка хезмәт итәргә әзер булган, әдәпле һәм итәгатьле шәхес тәрбиялим дисәң, эшне, беренчедән , балага кечкенәдән үк туган төбәге, халкы тарихын өйрәтүдән башларга кирәктер, минемчә.

Үзен , үз халкын хөрмәт итмәгән кеше башкаларга да шуны ук күрсәтер.

Икенчедән, әлбәттә, баланың күңеленә кешелеклелек, мәрхәмәтлелек орлыкларын салуга, тәрбия нигезенә халкыбыз тәрбиясе нигезләрен салу зур ярдәм булып торачак. Чөнки халыкның үткәнен, аның бетмәс - төкәнмәс күңел хәзинәләрен өйрәнгәндә генә, Ватаныбызны ярату хисләре тәрбияләп була.

Шулай ук, өченчедән , тәрбия процессына ата - аналарны тарту да бу максатка ирешү юлларын якынайтачак. Шагыйрь дә юкка гына :

"Тәүге юлны бала күңеленә

Ата - ана тиеш үзе язарга" , - дип әйтмәгәндер. Тәрбиянең нигезе гаиләдә, әти - әни, әби - бабай катнашында салына, ул шулай дәвам итәргә дә тиеш.

Менә шуларны исәпкә алсак кына , без максатыбызга ирешә алырбыз һәм шулай ук мәктәптә тәрбия процессы да мәгънәле һәм нәтиҗәле булыр.











Кулланылган әдәбият исемлеге:

  1. Гарипов М. "Хансөяр, Яңа Чүте, Салих авыллары тарихы" 2010.

  2. ЗамалиеваЗ.А. сост. Народные обряды и праздники татар /НБ РТ;Отв. ред. И.Г.Хадиев.- Казань: Милли китап, 2000.- 42 с.- (В библиотеках республики: Из опыта работы; Вып. 4).-На татар.яз.

  3. ЗамалиеваЗ.Асост..; Обычаи и праздники татар /НБ РТ: Отв. ред. И.Г.Хадиев.-Казань: Милли китап, 2003.-31 с.- (В библиотеках республики. Из опыта работы; Вып. 2).- На татар.яз.

  4. Саттаров Г.Ф. Мәктәптә туган як ономастикасы. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1984

  5. Саттаров Г. Ф. Татар антропонимикасы.- Казан, 1990

  6. Саттаров Г. Ф. Атамалар дөньясына сәяхәт.- Казан, 1992.

  7. Солтанбәков Ф. Эш күрсәткән ирне Ил онытмас... Казан: «Матбугат йорты» нәшрияты, 2001.





















© 2010-2022