Презентация по татарскому языку ДӘРЕСКӘ ҮЗАНАЛИЗ СХЕМАСЫ

Раздел Другое
Класс -
Тип Презентации
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

ДӘРЕСКӘ ҮЗАНАЛИЗ СХЕМАСЫ


I вариант


1. Сыйныфка кыскача характеристика.
2. Дәреснең темасы.
3. Тематик бүленештә бу дәреснең урыны.
4. Дәреснең максаты:
а) белем бирү
ә) фикерләүне, күнекмәләрне үстерү
б) тәрбия бирү.
5. Дәреснең төре:
а) яңа материалны аңлату
ә) ныгыту
б) гомумиләштерү-йомгаклау
в) белемнәрне тикшерү-контроль
г) катнаш дәрес.
6. Дәреснең структурасы, төп элементлары, вакыт бүленеше.
7. Дәрестә кулланылган материалларның максатка ирешүдәге роле.
8. Дәрестә кулланылган методлар, алымнар.
9. Дәрестә күргәзмәлелек.
10. Балалар белән индивидуаль эш формалары.
11. Укучыларның белемнәрен бәяләү.
12. Дәрескә йомгак (уңышлы, уңышсыз яклар).


II вариант

1. Укытучының Ф.И.О. белеме, эш стажы, категориясе. Нинди методик проблема өстендә эшләве. Ни өчен әлеге проблеманы сайлавы. Эксперименталь эше, нәтиҗәләре.
2. Дәреснең темасы, класс, программада бу дәреснең нинди урын тотуы.
3. Дәрес тибы.
4. Дәреснең максатлары. Өйрәтү, күнекмәләр үстерү һәм тәрбияви максатларга ирешә алу-алмавы.
5. Дәрес үткән классның үзенчәлекләре (үзләштерү дәрәҗәсе, башка дәресләрдә һәм хәзерге дәрестә активлыклары, мөмкинлекләре, укытучының бу класс укучылары белән эшләвендә нинди индивидуаль алымнар куллануы, ни өчен нәкъ шушы класста ачык дәрес күрсәтүнең сәбәпләре).
6. Дәресне оештыру өчен кулланылган фәнни һәм методик әдәбият, техник чаралар, компьютер технологияләре һ.б. күрсәтмәлелек.
7. Дәрестәге үзеңнең эшчәнлегеңә һәм укучылар эшчәнлегенә бәя, дәреснең нәтиҗәлелеге, планлаштырылган эшләрнең үтәлүе, үзеңнең тәэсирләрең. Дәреснең уңай һәм кимчелекле дип тапкан яклары.
8. Киләчәктә нинди юнәлештә эшләргә планлаштырасың.

Рус телле балалар өчен татар теле дәресен анализлау

Дәреснең бөтенлеген саклап, аны анализлый белү укытучыдан тирән белем, күнекмәләр, педагогик культуралылык таләп итә.
Дәрес анализлау берничә төрле булырга мөмкин. Рус телле балаларны татар теленә өйрәтү дәресләрен анализлау башка төр анализлардан эчтәлеге белән аерыла. Аның төп үзенчәлеге - укучының чит телдә сөйләшергә өйрәнүен күзәтү; өйрәтү ысуллары, чараларының методик яктан камиллеген бәяләү, дәреснең психологик, дидактик яктан дөрес оештырылуын күзәтү.
Дәрес анализлауның игътибарыгызга тәкъдим ителгән гомуми схемасы укытучыга дәрес планы төзегәндә, эшенә узанализ ясаганда ярдәм итә һәм, гомумән, дәрес үткәрүгә гомуми таләпләрне күзаллау өчен кирәк.
Дәрескә керер алдыннан, укытучының исем-фамилиясе, класс, дәреснең үткәрелү вакыты, тикшерүнең (дәрес карауның) максаты билгеләнә. Дәрес тәмамлангач, иң беренче чиратта, укытучының үзанализы тыңлана. Бу вакытта тыңлаучы үзе өчен дәреснең максатларын ачыклый, тагын бер тапкыр дәреснең билгеле бер тәртиптәге (структур) төзелешен, файдаланылган алымнарны күздән кичерә.
Укытучының үзанализын тыңлаганнан соң, дәрес анализлана.

Дәрес анализлауның гомуми схемасы.

1. Дәрес максатларының дөрес билгеләнгән булуы, аларның дәрес тибына туры килүе бәяләнә.
Дәрес максатлары: белем-күнекмәләр, тәрбия бирү, сәләтне үстерү.
Дәрес типлары:
- лексик күнекмәләр формалаштыру;
- грамматик күнекмәләр формалаштыру;
- лексик күнекмәләр камилләштерү;
- грамматик күнекмәләр камилләштерү;
- лексик һәм грамматик күнекмәләр камилләштерү;
- диалогик һәм монологик сөйләм дәресләре (контроль дәресләр).

2. Укытучының куелган дәрес максатларына ирешү эзлеклелеге анализлана. Моның өчен структур анализ ясау кулай. Мәгълүм булганча, дәрес билгеле бер тәртиптә башкарыла торган күнегүләр җыелмасыннан тора. Анализ барышында укучы эшләгән һәр күнегүгә түбәндәге юнәлешләрдә бәя бирелә:
- күнегү эчтәлегенең дәрес максатларына ярашлылыгы;
- күнегүнең вакытлы һәм урынлы файдаланылуы;
- күнегү эшләү өчен вакытның дөрес бүлеп бирелүе, гомуми дәрес барышына (динамикасына) ярашлылыгы;
- максатта күрсәтелгән сөйләм материалының бу күнегүләрдә өйрәнелү дәрәҗәсе.

3. Күнегүләрнең сыйфат үзенчәлеген ачыклаганда, аларның бүгенге методика таләпләренә җавап бирү-бирмәве билгеләнә:
Күнегү биреме фикер йөртү эшчәнлеген күзаллап сайланганмы? Ул гади кабатлауга, ятлауга гына корылмаганмы?
Күнегү эчтәлеге аерым бер вакыйга, хәл, күренешне чагылдырамы, әллә ул үзара бәйләнешсез җөмләләрдән гыйбарәтме?
Дәрес максатында күрсәтелгән сөйләм материалын үз эченә алган хәлдә, күнегү укучыга нинди дә булса яңалык хәбәр итәме, аның аңының, фикер йөртү дәрәҗәсенең үсешенә уңай йогынты ясыймы?
Күнегү укучының яшь үзенчәлеген искә алып сайланганмы, аның кызыксыну өлкәсен чагылдырамы, рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерәме?

4. Дәрес максатында күрсәтелгән сөйләм материалының барлык сөйләм эшчәнлеге төрләрендә (ишетеп аңлау, сөйләшү, уку, язуда) файдаланылуы анализлана. Дәрес максатына карап, сөйләм эшчәнлегенең кайсы төре өстенлек алырга тиешлеге ачыклана.

5. Дәрестә вакытның дөрес бүленү-бүленмәве билгеләнә.
Дәресләрнең тибына карап, төрле күнегүләргә төрлечә вакыт бирелә. Әйтик, лексик күнекмәләр формалаштыру дөрес икән, вакытның күп өлеше яңа лексика белән таныштыруга, аларны элек үзләштерелгән лексик-грамматик структуралар белән бәйләнешкә кертүгә, яңа лексиканы диалогик-монологик сөйләмдә куллану күнекмәләрен үстерүгә багышлана. Бу вакытта телне фән буларак өйрәнүдә ярдәм итүче күнегүләр дә, сөйләм эшчәнлегенә өйрәтү төрендәге күнегүләр дә кулланыла. Ә диалогик-монологик сөйләм дәресләрендә, нигездә, сөйләм теленә өйрәтү төрендәге күнегүләр дәрес максатына ярашлы була.
Вакыт бүленешенә анализ ясаганда, укытучы һәм укучылар сөйләменә сарыф ителгән вакыт чагыштырыла. Укытучы сөйләме дәрес вакытының 10%ыннан артыгын алмаска тиеш.

6. Укучыларның активлык дәрәҗәсе билгеләнә. Моның өчен махсус таблица кулланырга мөмкин.

1 ? И Д 2 С Д ? A


Таблицадагы саннар - укучылар, ә хәрефләр - укучыларның активлык дәрәҗәсен билгеләү өчен махсус тамгалар:
? - сорау бирүдә катнаша;
Җ - сорауга җавап бирә;
А - аудирование (тыңлап аңлау) күнегүләрендә катнаша;
Д - диалогта катнаша;
И - имитатив (охшатып кабатлауга нигезләнгән) күнегүләрдә катнаша һ. б.
Таблицага карап, һәр баланың эшчәнлек төрләрендә катнашу дәрәҗәсен ачыклау уңайлы.

7. Укытучының дәрес үткәрү технологиясе түбәндәгеләрдән чыгып бәяләнә:
- Сөйләм материалын үзләштерү цикллылыкка (максатка ирешелгән бөтенлеккә) корылганмы?
- Дәрестә аралашу ничек оештырыла? Табигый аралашу өстенлек итәме, әллә рольле аралашумы?
- Эш оештыру режимы нинди? Фронталь, парлы, төркемнәрдә эшләүнең нисбәте нинди?
- Укучыларның уку эшчәнлеге белән идарә итүдә шәхси якын килү ничек оештырыла? Аның нинди төрләре кулланыла?
- Билге кую, бәяләү рәвеше дөрес сайланганмы? Билге куюда укучыны белем алу белен кызыксындыру искә алынамы?
- Күрсәтмә чаралар уңышлы, максатка ярашлы итеп кулланыламы?
- Укучыларның сөйләм хаталарын төзәтү ысуллары дөрес сайланганмы?
- Укытучы уку эшчәнлеген оештыру турындагы күрсәтмәләрне дөрес бирәме?
- Өй эшенә таләпләр дөрес үтәләме?

Анализ вакытында шулай ук дәреснең психологик-педагогик яктан дөрес оештырылуына да игътибар итәргә кирәк. Нигездә түбәндәгеләр искә алына:
- Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү юнәлешендә эш алып барылдымы? Дәрестә иҗади фикерләүгә нигезләнгән күнегүләр башкарылдымы?
- Уку эшчәнлеге хәтернең нинди төренә нигезләп алып барылды? Ихтыяри (произвольное) хәтер белән ихтыярсыз (непроизвольное) хәтернең нисбәте нинди?
- Укуга теләк уятуның һәм мәҗбүр итеп укытуның нисбәте нинди булды?
- Тел өйрәнү барышында укучыларның мөстәкыйльлеге ни дәрәҗәдә булды? Мөстәкыйльлек үстерүнең нинди ысуллары файдаланылды?
- Үзконтроль, үзара контроль ни рәвешле оештырылды?
- Укытучы үз-үзен культуралы тотамы, йөз, гәүдә хәрәкәтләре килешле булдымы?
- Укучылар уку эшчәнлеген оештыра белергә өйрәтелдеме?
- Дәреснең тәрбияви максаты ничек тормышка ашырылды?

Дәрес анализлау, әйткәнебезчә, гаять катлаулы эш. Ачык дәрестән соң, 10-15 минут дәвамында «дәреснең бу өлеше ошады, бу өлеше ошамады» дәрәҗәсендә бәя бирү анализның объектив эчтәлеген югалта.
Югарыда күрсәтелгән схема буенча хезмәттәшләрнең генә түгел, үз дәресләреңне дә анализларга мөмкин. Болай эшләгәндә, укытучының дәрес бирү тәҗрибәсе байый, камилләшә, фәнниләшә. Ә бу үз чиратында укыту процессын оештыруның нәтиҗәлелеген күтәрә.
Дәрес анализлауның максаты - укытучы эшендәге кимчелекле якларны эзләп табу түгел, бәлки дөреслекне ачыклап, аңа эшлекле ярдәм күрсәтү. Һәр мөгаллим аралашуда әдәп нормадларын сакларга бурычлы.


Татар теле һәм әдәбияты дәресләренә анализ ясауның гомуми тәртибе


1. Дәреснең темасы. Программада бу дәреснең нинди урын тотуы (үтелә торган тема ничәнче дәрес булуы Һ.6.).

2. Дәреснең тибы:
- яңа материалны өйрәнү дәресе;
- материалны ныгыту (ягъни белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе);
- кабатлау-йомгаклау (белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру);
- катнаш дәрес;
- белем һәм күнекмәләрне тикшерү - контроль дәрес (контроль эшләр, зачет, үзара контроль, тест эшләүләр Һ.6.).

3. Дәреснең максатлары:
- өйрәтү, белем-күнекмәләр формалаштыру;
- белем һәм күнекмәләрне үстерү;
- тәрбияви максат.

4. Дәреснең методик яктан оештырылуы:
- фәннилек, аңлаешлылык, укытучының материалны белүе;
- укытучының нинди метод һәм алымнар кулланып эшләве;
- укытучының сөйләме, укучылар белән мөгамәләсе;
- проблемалы сораулар куеламы, алар актуальме, укучыларның үзенчәлекләре һәм индивидуаль мөмкинлекләре исәпкә алынамы, алар акыл сәләтен, танып белү активлыгын үстерүгә юнәлдерелгәнме;
- укучы эшчәнлеге ничек оештырылган (активлыгы, интенсивлыгы);
- дәрес этапларының чиратлашуы (бер-берсенә керешеп китүе яки күчеш моментларының кискенлеге, эзлеклелек);
- ял моментлары, психологик киеренкелекне бетерү чаралары (дөрес утыру, матур язу, дөрес басып торуга игътибар итү, күзләргә гимнастика, физкультминут һ.б.);
- дәрес этапларының укытучы куйган максатларны тормышка ашыруда ни дәрәҗәдә хезмәт итүе;
- укыту чараларыннан файдалануы (техник чаралар һәм күрсәтмәлелек, аларның сыйфаты, дәрес максатларына яраклы булуы, укытучының тактага язуы Һ.б.);
- компьютер чаралары, электрон укыту ярдәмлекләре;
- белем сыйфатын тикшерү чараларыннан файдалану (тестлар, индивидуаль - дифференциаль биремнәр һ.б.).

5. Дәреснең нәтиҗәлелеге:
- дәрестә программада каралган кадәр белем һәм күнекмәләр бирелдеме?
- укытучы дәрес материалы белән кызыксындыра алдымы һәм тормыш белән бәйләү ни дәрәҗәдә?
- сөйләм телен үстерүгә, терминнарны урынлы куллануга игътибар ителдеме?
- мөстәкыйль эзләнергә, укырга күнектерү бурычы үтәлдеме, дәрес укучыларның иҗади сәләтләрен ачуга юнәлдерелгәнме?

6. Дәреснең иң отышлы яклары.

7. Дәреснең уңышсыз өлешләре. Тәкъдимнәр.

ДӘРЕСНЕ АНАЛИЗЛАУ СТРУКТУРАСЫ


I. Укытучының дәрестә оештыру эшчәнлеге һәм аның шәхси сыйфатлары.
1. Эш планын төзү һәм аның үтәлешен оештыру.
2. Психологик һәм гигиена таләпләрнең үтәлеше.
3. Дәрестә укучылар эшчәнлеген оештыру.
4. Дәрестә дәфтәрләрнең, класс журналы¬ның, көндәлекләрнең тутырылышы.
5. Укытучының үзе укыта торган фәнне белүе һәм аның педагогик осталыгы.
6. Укытучы сөйләме (сөйләм темпы, дикциясе, сөйләм ритмы, культурасы, образлылыгы, хиссилеге).
7. Мөгаллимнең педагогик культурасы, такты, тышкы кыяфәте.
8. Өйрәнелгән материал күләме белән өйгә бирелгән эшнең чагыштырмасы.
9. Дәрес ... минут соңга калып башланды.
10. дәрестә ... минут вакыт бушка сарыф ителде.

II. Мөгаллимнең укыту бурычларын үтәве.
1. Дәрестә дидактик принциплар ничек үтәлде:
- күрсәтмәлелек;
- белемне аңлы һәм актив үзләштерү;
- дәрес материалының аңлаешлы, системалы һәм эзлекле булуы;
- белемне ныклы үзләштерү;
- белемнең тормыш белән бәйләнеше;
- фәннилеге.
2. Дәрес мантыйгын һәм укучыларның яшь үзенчәлекләрен искә алып, укытучының укыту методларын сайлау оптимальлегенә бәя бирү.
3. Мөгаллимнең дәрестә укытуның техник чараларын, шулай ук мәгьлүмати технологияләрне куллану күнекмәләренә ия булуы.
4. Дәрестә ... укучы сорауларга җавап бирде.
5. Өйгә эшне аны сыйфатлы итеп башкару өчен күпме вакыт кирәклеген искә алып бирү.
6. Гамәли эшләрне башкарганда укытучының тиешле күнекмәләргә ия булуы һәм эшчәнлеге нәтиҗәләре.
7. Укыту процессында укучыларга дифференцияле якын килү.

III. Укытучының тәрбия бурычларын үтәве.
1. Әхлакый тәрбия бурычларының үтәлеше.
2. Хезмәт тәрбиясе һәм һөнәр юнәлеше бирү бурычларының үтәлеше.
3. Белем алуга ихтыяҗ булырга тиешлеген төшендерү һәм акыл хезмәте күнекмәләре булдыру.
4. Дәрестә эстетик тәрбия бирү.
5. Физик тәрбия һәм гигиена тәрбиясе бирү.
6. Укыту материалының тәрбияви мөмкинлекләреннән файдалану.
7. Тәрбия бурычларының гамәли эш белән бәйләнешле рәвештә гамәлгә ашырылуы.
8. Укучы белемен бәяләү билгесенең тәрбияви мөмкинлегеннән файдалану.
9. Дәрестә кисәтүләр ясалуы.
10. Укытучы үткәрә торган дәрестә укучыларның үз-үзен тотышы һәм классның гомуми оешканлыгы.

IV. Дәрестә укучылар эшчәнлеге һәм класска характеристика.
1. Дәреснең төрле этапларында укучылар активлыгы.
2. Укучыларның дәрес материалы һәм фән белән кызыксынуы.
3. Мөстәкыйль эшләү күнекмәләре булуы.
4. Дәрес өчен кирәкле материалларның алдан ук әзерләнеп куелуы.
5. Укучыларның сөйләм телен үстерү.
6. Әлеге классның интеллектуаль үсеш дәрәҗәсенә бәя бирү.
7. Укучылар җавабының ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булуы.
8. Дәрестә ничә укучы кисәтү алды?
9. Дәрестә гамәли эшләрне үтәүдә укучыларның тиешле күнекмәгә, хезмәт культурасына ия булуы һәм иминлек техникасы кагыйдәләрен үтәве.
10. Укучыларның укытучыга һәм бер-берсенә мөнәсәбәте.



























ДӘРЕСКӘ АНАЛИЗ ЯСАУ ТӨРЛӘРЕ

Горизонталь анализ


Дәрес этапларына анализ:
а) оештыру өлеше ничек үтте?
ә) өй эшен тикшергәндә игътибар ителәсе нәрсәләр, укытучының куйган бәяләренә игътибар: алар объектив булдымы, анализландымы, нинди алымнар белән тикшерелде?
б) укытучы укучыларны яңа материал өйрәнергә әзерләдеме? Проблемалы ситуация тудырдымы?
в) метод-алымнар яңа теманы аңлатканда уңышлы сайланганмы?
г) яңа материал аңлату дәреснең үзәгеме?
д) яңа материал ничегрәк ныгытылды, нинди методлар кулланылды?
е) дәрестә кулланылган барлык эш төрләренә, оештыру якларына ничек игътибар бирүе анализлана;
ж) өйгә эш, аның эчтәлеге, укытучының ни дәрәҗәдә аңлатуына игътибар ителә;
җ) йомгаклау этабы ничек, нинди формада оештырылды?


Вертикаль анализ


1) дәреснең фәннилеге һәм аңлату дәрәҗәсе;
2) системалылык;
3) теория белән практика бәйләнеше;
4) тәрбияви мәсьәләләр, алар белән белемнең бәйләнеше;
5) күргәзмәлелек, техник чаралар;
6) абстракт фикер йөртү һәм конкретлык;
7)кулланылган методларның рациональлеге (урынлымы - урынсызмы);
8)сыйныфның оешканлыгы, тәртибе, укучыларның дәрестәге хезмәте, хезмәтнең оештырылышы, эш төрләрен чиратлаштыру;
9) укытучының сыйныф белән контакты;
10) педагогик такт;
11)укытучының сөйләме, дикциясе, йөз хәрәкәте (мимикасы), тышкы кыяфәте, үзен тотышы;
12) укучыларга индивидуаль якын килү,
13) дәреснең темпы;
14) белемнәрнең ничек үзләштерелүе;
15) бәя куюның дөреслеге (бәяне әйтеп кую);
16) язу күнекмәләре.

А.В.Текучев системасы буенча анализ


1. Дәреснең максаты, ул дөрес куелгамы?
2. Дәреснең темасы дөрес аталганмы?
3. Өйрәнелә торган бүлек эчендә бу дәреснең тоткан урыны нинди?
4. Дәреснең тибы, төзелеше нинди? Алар уңышлы сайланганмы?
5. Дәрес үткәргәндә планнан читкә китү булганмы? Булса, ни өчен? Методик яктан бу дөресме?
6. Дәреснең фәннилеге ни дәрәҗәдә? Дөрес булмаган билгеләмә, нәтиҗә бирелмәдеме, терминнар әйткәндә хаталар китмәдеме? Тема белән максат туры киләме?
7. Дәрес теоретик материал белән артык катлауландырылмаганмы, күнегүләр артык түгелме? Дәрес материалы ашыгып, өстән-өстән аңлатылмаганмы, яңа материалны ныгытыр өчен вакыт җитәрлек булганмы? Планда язылган барлык биремнәр дә үтәлгәнме, дәреснең темпы ничек?
8. Укучыларның уйлау сәләтләре һәм бәйләнешле сөйләмнәре ничек, нинди формада үстерелде?
9. Дәрестә кулланылган текстларның эчтәлеге нинди? Алар бүгенге тормыш белән бәйләнгәнме, аңлашыламы, кирәкле грамматик, орфографик күренешләр текстта тиешле дәрәҗәдәме?
10. Күнегүләрнең дәрестә кулланылышы, аларның төрләре һәм формалары нинди?
11. Дәрестә күргәзмәлелеккә игътибар булдымы?
12. Дәреслек ничек, дәреснең кайсы этапларында, нинди формаларда файдаланылды?
13. Яңа материалны аңлатканда һәм үткәннәрне кабатлаганда нинди методлар кулланылды?
14. Дәрес үткән дәрес материаллары белән бәйләндеме, бәйләнсә, ничек?
15. Белемнәрне тикшерүдә нинди чаралар һәм формалар кулланылды?
16. Өй эшенең күләме; дәрес белән бәйләнеше; аны аңлату ни дәрәҗәдә куелган?
17. Укучыларның дәрестә активлыгы, аларның мөстәкыйль эшләре, дәрес белән кызыксынуы, тәртипләре ничек?
18. Укытучының тәртибе: сыйныфта үзен тотышы, сыйныфны җәлеп итә белүе, артка калучыларга игътибары, сөйләме канәгатьләнерлекме?
19. Дәрескә йомгак: укучыларның белем һәм күнекмәләренең ныклыгы һәм материалны өйрәнү дәрәҗәсе; дәрес максатына укытучы ничек иреште?








Хәзерге әдәбият дәресе технологиясе

1980 еллардан башланган мәктәп реформасы уку-укыту барышына нәзари һәм гамәли үзгәрешләр кертүне күздә тота. Барыннан да бигрәк, сыйныф-дәрес рамкаларын күздә тотып әйтелә торган "традицион укыту" белән янәшә мәктәпкә яңа технологияләр, инновацион дәресләр күбрәк үтеп керә. Яңалык яклылар традицион укытуның фәлсәфи нигезен мәҗбүр итү педагогикасы тәшкил иткәнлеккә, аның мәгълүмат бирүгә йөз тотуына, балага якын килү ягыннан авторитар (таләп итү педагогикасы) булуына, өстенлек алган ысул буларак аңлату-күрсәтүгә мөрәҗәгать итүенә басым ясыйлар.

Яңа технологияләр исә аерым шәхескә белем бирү, аны тәрбияләү һәм үстерү максатлары куя. Фәлсәфи нигез итеп алар гуманлылык, балага җайлашуны сайлый. Уку-укытуның характеры ягыннан, дөньяви белем бирү, аерым бер очракларда аны дини компонентлар белән баету күздә тотыла. Укытуны оештыру зур булмаган төркемнәрдә алып барылырга тиеш. Сыйныф - дәрес кысалары да кире кагылмый.

"Педагогик технология" төшенчәсе өч яссылыкта кулланыла.
1. Фәнни: педагогик технологияләр - педагогика фәненең үзенчәлекле укыту максатларын, эчтәлеген, методларын тәкъдим итә һәм өйрәнә торган өлеше.
2. Аңлату: укытуның күздә тотыла торган нәтиҗәлелегенә ирешү өчен хезмәт итә торган максатлар, эчтәлек, метод һәм чаралар берлегенең кулланылу барышын аңлату.
3. Хәрәкәт: технологик (педагогик) процессны гамәлгә кертү тәртибе.

Педагогик технология укытуның иң нәтиҗәле юлларын эзләүче фән тармагы мәгънәсендә дә, укытуда файдаланырга тәкъдим ителә торган принциплар, ысуллар, чаралар берлеге төсендә дә, укыту процессы кебек тә аңлашыла. Ул гомүмпедагогик масштабларда да, аерым методикаларда да, уку-укыту барышының кечкенә аралыгына мөнәсәбәтле дә кулланыла.

Педагогик технологияләр уку-укыту процессы, укытучы һәм укучы эшчәнлеге белән бәйләнгән, аның структурасын, ысулларын, формаларын камилләштерүгә йөз тота. Һәр педагогик технологиянең өч өлеше була: концептуаль нигезе, идеясе, эчтәлеге, ягьни укытуның гомуми һәм конкрет максатлары, укыту материалының эчтәлеге, технологик барыш - уку - укыту процессын оештыру, укучы эшчәнлеген һәм укытучы эшчәнлеген хасил итүче ысул һәм формалар һ. б. Соңгы елларда бик күп яңа педагогик технологияләр тәкъдим ителде. Күп кенә гомуми белем бирү оешмалары сайлау алдында тора. Бу авторлык мәктәпләре, яңа тип уку йортлары: лицей, гимназияләр, про-гимназияләр ачылу белән бәйле. Педагогика фәнендә яңа технологияләрне төркемләүләр дә бар. Әдәбият предметына якын килә торган, шушы предметка алып килү мөмкинлеге булган технологияләрне карыйк.

Хезмәттәшлек педагогикасы

. 1980 елларда совет мәктәбенең иң яхшы традицияләрен (С.Т.Шацкий, В.А.Сухомлинский, А.С.Макаренко) һәм педагогика фәненең уңышларын (К.Д.Ушинский, Л.Н.Толстой, Я.Корчак һ. б.) җыеп, гомумиләштереп, бер төркем педагоглар тәкъдим итә. Хәзерге "Россия Федерациясендәге гомумбелем бирү концепцисе" шуңа нигезләнә. Аның эчтәлеге өлкәннәр һәм балаларның бергәләп үсүе, үзара аңлашу һәм рухи тәңгәллеккә омтылу, уку-укыту эшчәнлегенең барышын һәм нәтиҗәләрен бергәләп анализлау кебек шәрехләнә. Ул укытучы һәм укучы мөнәсәбәтләрен үзгәртүне күздә тота. Традицион педагогикада укытучы-педагогик барышның субъекты, ә укучы-объекты буларак карала. Яңа технологиядә бу укучыны да субъект итеп карау кирәклеге хакындагы кагыйдә белән алыштырыла. Шуңа күрә педагогик барышта ике субъбергәләп эшләргә, хәрәкәт итәргә, дуслык һәм хезмәттәшлек мәнәсәбәтләре урнаштырырга тиеш булалар. Хезмәттәшлек педагогикасында 4 юнәлеш аерып чыгарыла:
- балага гуманлы-шәхси якын килү;
- активлаштыручы һәм үстерүче дидактик комплекс;
- тәрбия концепциясе;
- әйләнә-тирәне (мәктәп, гаилә, тирәдәге кешеләр) укыту-тәрбия эшенә тарту.

Ш.А.Амонашвили технологиясе.

"Тормыш мәктәбе" дип исемләнгән бу концепцияне күренекле грузин педагогы, академик Ш. А. Амонашвили башлангыч мәктәп өчен тәкъдим итә. Ул дөньяви укытуны дини мәдәният элементлары белән кушып алып баруны күздә тота. Технологиянең эчтәлегендә төрле предметлар укыту методикасына кагылышлы кагыйдәләр бар. Әдәбиятка мөнәсәбәтле, укуны танып белү белән кушу, уку-язу эшчәнлеген бергә үстерү, лингвистик тоемлау тәрбияләү, укучыны көндәлек эшчәнлекне планлаштыруга өйрәтү, кыюлык һәм чыдамлылык тәрбияләү, аралашу культурасы булдыру, әйләнә-тирәдәге матурлыкны күрергә өйрәтү. Уку-укыту эшчәнлеген билгеле бер тәртиптә оештыру белән бергә, гуманлылык, һәр балага шәхси якын килү, аралашу осталыгы, гаилә резервларына мөрәҗәгать итү алга чыга.

Е.Н.Ильин системасы.

Бу технологиянең эчтәлеге предметның үзенчәлекләреннән үсеп чыга. Мәктәп программасына кергән әдәби әсәрләр бик күп әхлакый проблемалар күтәрә. Шушы сорау-проблема дәресның үзәген тәшкил итәргә тиеш: сорау укучы өчен актуаль, әһәмиятле, аңа кагылышлы булсын; аңа җавап эзләү әсәрне җентекләп укуны, дәреслек һәм өстәмә әдәбият белән танышуны, әсәрнең язылу тарихын һәм язучы биографиясен ачыклауны таләп итсен. Укыту процессы мондый төзелеш кебек күзаллана: шәхси тәҗрибәдән - әдәби әсәр анализлауга - аннан китапка. Ул укучыны әдәби әсәргә деталь, сорау, проблема аша якынайтуны таләп итә. Әдәбият дәресе:
- кеше формалаштыручы процесс, аралашу дәресе, эш кенә түгел, сәнгать, тормышның үзе;
- бер пәрдәле спектакль, укытучы һәм укучының бергәләп иҗат итүе;
- ачышлар ясау;
- укытучы белән укучының иҗади нигездә, рухи тигезлектә, шәхесара аралашуда бергәләп эшләве.
Шулай итеп, бу технология, бер яктан, бары тик укыту предметының нигезен тәшкил иткән фәнне үзләштергәндә генә, укучылар бергәләп югарырак баскычка күтәрелү мөмкин икәнлекне билгели. Икенче яктан, әдәбиятның үз әхлакый, гуманлылык потенциалын тулы килеш файдалану кирәклеген күрсәтә. Өченчедән, әдәбият дәресен сәнгать законнарына кору хакында сүз алып бара. Аныңча, әдәбият предметыннан белем бирү - шул ук тәрбия эше ул. Шуңа күрә укучы каршына дәрес темасы белән генә түгел, үткен проблема белән килергә кирәк. Белем исә аралашу ярдәмендә үзләштерелә ала. Укытучының сүзне хис белән куша алуны әдәбият предметы өчен бик тә әһәмиятле. Шуңа да, автор фикеренчә, әдәбият укытучысы рәссам да, табиб та булырга тиеш.

Проблемалы укыту.

Проблемалы укыту педагогик процессны укытучы җитәкчелегендә укучыларның проблемалы ситуацияләрне чишүгә юнәлтелгән эшчәнлеге буларак карый, шуның нәтиҗәсендә белемнәр үзләштерелә, күнекмәләр формалаштырыла, фикерләү үсә. Проблемалы укыту материалны проблемалы ситуацияләр төсендә тәкъдим итүне сорый. Проблемалы ситуация укучыны активлаштыручы эш-гамәлләр, сораулар ярдәмендә тудырыла. Укытучы укучыларны каршылыклы күренеш белән таныштыра, аны чишү юлын табарга тәгъдим итә. Бер күренешкә төрлечә якын килү юллары билгеләнә, сораулар куела, проблемалы биремнәр бирелә. Проблеманы чишү барышында укучылар яңа белемнәрне үзләштерәләр, мәгълүмат алалар. Проблемалы укыту технологиясен гамәлгә ашыру өчен: иң үткен мәсьәләләрне сайлап алу, укытуның проблема тудыруга корылган моделен төзү, укытучының осталыгы, укучыны активлаштыра алуы кирәк.

В.Ф.Шаталов технологиясе.

Бу укытыны камилләштерүдә схемалар һәм терәк билгеләргә таяна. Технология берничә принципка нигезләнә:
- материалны күп тапкырлар кабатлау, һәр үзләштерү этабын көчле күзәтү контрольдә тоту;
- материалның үзләштерү өчен авыр формада тәкьдим ителүе;
- эре блоклар белән өйрәнү;
- терәк материалга таяну;
- һәр укучыга шәхси якын килү;
- гуманлылык (һәр бала талантлы!);
- мәҗбүр итмичә укыту;
- конфликтсыз укыту, һәр баланың уңышын билгеләп, бәяләп бару, үсеш юлларын алдан күрсәтеп эшләү;
- укыту һәм тәрбия берлеге.
Уку-укыту процессы яңа материалны сыйныфта такта янында аңлату, яңадан бер кат терәк конспект-плакат ярдәмендә аңлату, аны тагын бер тапкыр күздән кичерү, укучыларның үз конспектлары белән эшләүләре, ныгыту. Өйдә мөстәкыйль эш укытучының анлатканын конспект аша искә төшерү, китаптан әлеге материалның бирелеше белән танышу, укыганны конспект белән чагыштыру, дәреслек материалын конспект ярдәмендә сөйләп карау, конспектны истә калдыру, истә калдырганны язып карау һәм конспект белән чагыштыру. Беренче кат кабатлау: сыйныфта конспектны яттан кабатлау, укытучының тикшерүе, башта язмача аннан телдән, икенче кат кабатлау: зачет сораулары нигезендә әзерләнү, такта янында язмача, телдән, үзара сорашу, дөресләргә ярдәм итү, уен элементлары кертү, контроль, билге кую.

"Мәдәниятләр сөйләшүе" технологиясе.

Технологиядә сөйләшү ике яссылыкта файдаланыла: укытуны оештыру формасы; предметны кабул итү. Ул укучының аң һәм фикерләү мөмкинлекләрен сөйләшүгә әзерли, аны "мин-минлек", рационализмнан азат итә, укыту предметын бер-берсенә охшамаган мәдәниятләр сөйләшүе итеп оештыра. Бу технологияне тәкъдим итүчеләр фикеренчә, теләсә кайсы шәхестә сөйләшүгә омтылыш, аралашу ихтыяҗы бар. Әлеге технология укыту материалын укучы өчен табышмак итеп күзаллау һәм шул табышмакның чишелеш моменты хәтердә ныгытылу өчен уңай булу белән билгеләнә. Сүз-табышмак, тарих-табышмак, сан-табышмак һ. б. - менә болар дәрес-сөйләшүләрнең эчтәлеген билгели.

Үстерелешле укыту технологияләре.

Бу технологиянең эчтәлеге берничә закончалык, "гомумиләштерү" белән билгеләнә. Гомумиләштерүләр:
1) үстерелешле укыту - яңа, актив-эшлекле укыту төре, ул аңлату -күрсәтүгә корылган укытуга алмашка килә;
2) үстерелешле укыту укучының үсеш закончалыкларын исәпкә ала, шәхеснең үзенчәлекләренә яраклаша;
3) бала педагогик эшчәнлекнең тулы хокуклы субъекты булып тора;
4) үстерелешле укыту баладагы барлык сыйфатларны да үстерүне күздә тота;
5) үстерелешле укыту максатчан эшчәнлек. Бу вакытта бала аңлы рәвештә максатлар куя һәм аларга иҗади эшләү аша ирешә;
6) үстерелешле укыту уку-укыту мәсьәләләрен чишү аркылы тормышка ашырыла һ. б.
Дәрестә балалар төркемнәргә бүленеп эшлиләр, бәяне һәр укучы үзенә үзе куя, үз-үзен тәрбияләү планы яза. Ялгышса, хатасын үзе төзәтә. Бу концепция буенча, һәр бала һәр дәрестә үз-үзен җиңәргә өйрәнә.

Блоклы - модульле укыту. Бу укытуның уңай яклары:
- чагыштырмача зур вакыт аралыгында (3 дәрес әдәбият) предмет белән тирәнтен шөгыльләнү;
- модульнең һәрбер өлешен тулы бербөтен итеп кабул итү;
- алынган белемнәрне мөстәкыйль фикерли алуга куллану, системалы рәвештә китеп һәм башка мәгълүмат чыганагы белән эшләү күнекмәсе булдыру;
- үзара мөнәсәбәтләрне демократияләштерү. Блоклы укытуда укытучы контролер түгел, ә укучыларга белем бирүче;
- белемнәрне тикшерү регуляр рәвештә алып барыла, шуңа күрә укучыларның эшчәнлеге көчлерәк;
- стресс халәтенең булмавы, чөнки уңай билге әле алдагы этапларда гына алыначак.
Дәресләр түбәндәге максатларны күздә тотып бүленә:
1 нче модуль: материалның җентекләп әзерләнгән булуы. Төгәллек. Лекциянең кыскача язылып баруы укучының аңын дисциплинага буйсындыра. Бу шәхесне тәрбияләүгә этәрү, һәрвакыт уйларга мәҗбүр итү.
2 нче модуль: белемне укучы үзе ала. Дәреслек һәм тәнкыйть мәкаләләре буенча мөстәкыйль эшли. Укытучы аларга юнәлеш кенә биреп тора. Мөстәкыйль эзләнү эше. Биремнәрнең конкрет булуы мөһим.
3 нче модуль: практик дәрес. Текст белән төрле практик эш, әңгәмә, художество алымнарын тикшерү. Катлаулы план төзү. Шигырьләр уку һәм аларны анализлау. Бу дәреснең максаты: әсәргә кызыксыну уяту, язучы куйган проблемалар турында уйлау, геройның эчке дөньясын аңларга тырышу.

Гомуми урта белем укучыларның фәннәрнең нигезен белүен, тормышка социаль ияләнүен тәэмин итә, аларга җәмгыятьтә үз урыннарын табарга булыша. Белем бирү бурычлары мәктәп алдына куелган максатларның социаль грамоталы җәмгыятьтә яшәргә һәм эшләргә лаеклы шәхес формалаштыруга юнәлтелгән булуын билгели. Ә шәхес үзенең гражданлык хокукларын һәм бурычларын, үзе сайлап алган юлын гамәлгә ашыру ресурсларын һәм алымнарын белергә тиеш. Әлеге максат һәм бурычларны профильле белем биргәндә генә уңышлы гамәлгә ашырып була. Бу өлкән сыйныфларда укытуны индивидуальләштерүгә һәм социальләштерүгә, хезмәт базасы ихтыяҗын истә тотуга юнәлтелгән махсус әзерлек системасыннан профильле укыту-укытуның дифференцияләштерү һәм индивидуальләштерү чарасы. Бу белем бирү процессының структурасында, эчтәлегендә һәм аны оештыруда укучыларның мәнфәгате, сәләте, һәвәслеге тулырак искә алына, өлкән сыйныф укучыларына укуларын профессиональ мәнфәгатьләре һәм теләкләре нигезендә алга таба дәвам иттерү өчен тиешле шартлар булдыра. Укучыга үзе теләгән белем һәм күнекмәләр алу, үзенә киләчәккә һөнәр сайлау мөмкинлеге арта, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүгә юллар ачыла.

Профильле укытуга әзерлекне оештыру өчен өстәмә мөмкинлекләр тәкьдим ителә:
- сайлап алу курсларын оештыруда классларны төркемнәргә бүлү, бу исә укыту процессын индивидуальләштерергә, проект һәм эзләнү-тикшеренү эшчәнлеген тагын да активрак кулланырга мөмкинлек тудыра;
- профильле укытуга әзерлек курсларын укытуга башлангыч, урта һәм югары һөнәри уку йортларында, производство өлкәсендә һ.б. тармакларда эшләүчеләрне тарту;
- хәзерге заман мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләрне (интернет, СD-дискларны, укытуның дистанцион формаларын) куллану;
- экстернатны куллану, мондый очракта укучыга теге яки бу фәннән укыту формасын мөстәкыйль сайлап алу мөмкинлеге бирелә.
Бу уңайдан татар теле һәм әдәбиятын укыту да эчтәлеге һәм укыту формасы ягыннан яңарырга һәм заман ихтыяҗларына җавап бирерлек итеп үзгәртелергә тиеш. Моның өчен мәгариф оешмаларына татар теле һәм әдәбиятын профиль буларак өйрәнүче мәктәпләрне (сыйныф һәм төркемнәрне) стандарт дәреслекләр һәм методик ярдәмлекләр белән генә түгел, тел һәм әдәбият фәннәренең бүгенге казанышларына, югары уку йортларының программаларына нигезләнгән, өстәмә материал белән тәэмин итүне сорый. Татар теле һәм әдәбияты белгечлеген сайлаган укучылар белән югары дәрәҗәдә теоретик белеме, оештыру сәләте булган тәҗрибәле укытучылар гына эшли ала.

Профильле белем бирүдә яңа дәреслекләр дә кирәк булачак. Әдәбият дәреслекләре турында әйтелгән кайбер фикерләр: - әсәрләре белән укучыларны уйланырга мәҗбүр иткән, аларда әхлак сыйфатларын тәрбияләгән бүгенге көн авторларына да программада урын бирергә;
- бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре өчен бердәм таләпләр булдырырга;
- дәреслекләрдә әдәбият теориясе турындагы материалларны күбрәк бирергә;
- төрле тематика һәм жанрга караган әдәби әсәрләргә анализ үрнәкләрен киңрәк яктыртырга.
Профильле укыту әлеге тәкъдимнәрне тормышка ашыруга күпмедер дәрәҗәдә өлеш кертә ала. Тел-әдәбият укытучысына автор иҗатын һәм әсәрләрне үзенең зәвыгына һәм укучыларның ихтыяҗларыннан чыгып сайлауга күбрәк хокук, мөмкинлек бирә.



© 2010-2022