Cтатья на тему Әдәбият дәресләрендә проект эшчәнлек

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Әдәбият дәресләрендә проект эшчәнлек.

Хәзерге җәмгыятьнең нигезен һәрьяклап гармоник үсешкә ирешкән, тирәнтен фикерли алучы һәм иҗади сәләткә ия шәхес тәшкил итә. "Кешегә бетмәс -төкәмәс иҗат чыганагы салынган. Менә шул чыганакны ачарга, иреккә чыгарырга, кешегә иҗтимагый тормышта урынын табарга булышырга , аңа үсү өчен тиешле шартлар тудырырга кирәк ",- дип язган Л.Н.Толстой. Шушы иҗат чыганагын ачучы технологияләрнең берсе - проект эшчәнлеге.

Проектның актуальлеге: Бу тема бүгенге көндә бик актуаль, чөнки проект методы укучыларның өйрәнгән белемнәрен гамәли куллана белүләренә, мәгълүмати тирәлектә ориентлашу осталыкларына, иҗади фикерләү сәләтләренә нигезләнә.

Көтелгән нәтиҗәләр:

-коллективта да мөстәкыйль эшли алу;

- эшне бүлешкәндә бирелгән вазифаларны үти белү;

- йөкләгән эшкә җаваплы карау;

- аралашабелү;

-тупланган тәҗрибәне өйрәнү;

-проектны яклаганда ирешелгән уңышларны һәм уңышсызлыкларны күрә белү.

Проектлар методы - нинди дә булса проблеманы өйрәнү һәм гамәли нәтиҗәсен күрсәтү өчен укучыларның мөстәкыйль эшчәнлегенә нигезләнгән укыту методы .

Проект методының асылы: укучылар укытучы җитәкчелегендә эзлекле рәвештә проектлар эшлиләр, проект өстендә эшләгәндә өстәмә информация туплыйлар һәм һәр этапка рефлексия ясыйлар.

Ул укыту процессы белән бәйле рәвештә дә мөстәкыйль фәнни -тикшеренү эшчәнлегендә дә кулланыла.

Максаты: укучыларның шәхси үсешенә, уңышлы аралашуларына ирешү, аларны һәртөрле эшчәнлеккә иҗади якын килергә өйрәтү.

Проект методын кулланып белем бирүнең бурычлары :

-укучыда өйрәнә торган фәнгә кызыксыну уяту;

-укучының танып белү активлыгын үстерү;

-белемнәрен тирәнәйтү;

-укучының аңында дөньяның информацион картинасын формалаштыру;

- -иҗади фикерләү, мөстәкыйльлек һәм башлап эш итү сәләтен үстерү;

-компьютер белән эшләү, мәгълүматны эзләү һәм эшкәртү күнекмәләрен булдыру;

-тыңлый белергә һәм башкаларның фикерен ихтирам итәргә өйрәтү; димәк, команда белән эш итәргә өйрәтү;

-уйлап табучанлык сәләтен үстерү.

Проект эшчәнлегенең уңай яклары:

  • Укучы кызыксынып ирекле рәвештә сайлап алган тема өстендә эшли;

  • Үзе сайлап алган эшне мавыгып, канәгатьләнү хисе белән башкара.

Әйе, проектлар методын кулланып эшләү укытучыдан үз эшенә иҗади якын килүне таләп итә. Ул инде укытучы буларак кына түгел, режиссер нинди дә булса эшкә җитәкчелек итә, консультант яки башка рольгә кереп, укыту процессын оештыра.

Укучыларның танып белү мөмкинлекләрен, акыл эшчәнлеге мөстәкыйльлеген үстерүдә проектлар методы зур урын алып тора.

Укучы өчен проект нәрсә ул?

  • иҗади мөмкинлекләрен ачу;

  • төркемдә эшләү күнекмәләре булдыру;

  • үзе сайлаган кызыклы проблеманы (теманы) ачу өстендә эшләү ;

  • үзенең эшен (хезмәтен) презентацияләү.

Проект эшләүнең түбәндәге этапларын билгеләп үтәргә мөмкин.

1. Әзерлек этабы.

2.Эшчәнлекне планлаштыру.

3.Проектны тормышка ашыру.

4.Проектны яклау.

Проект эше, гадәттә, төгәлләнгән бер тема буенча башкарыла. Ул, эчтәлегенә карап, кыска вакытка исәпләнгән булырга да, ел дәвамында да һәм берничә ел дәвамында башкарылырга мөмкин.

Укучыларга проект эшчәнлегенә йомгак ясаганда:

1.Проект эшендә нәрсә кызыклы булды?

2.Аеруча нәрсә ошады?

3.Нинди яңалыклар белдең?

4.Бу теманы өйрәнүне дәвам итәр идеңме?

5.Киләчәктә нинди проект эшен дәвам итәр идең? - кебек сораулар бирергә мөмкин.

Әдәбият дәресләрендә проект эшчәнлек.

Укыту фәннәре арасында «татар әдәбияты» аерым урын алып тора. Әдәбият дәресләрендә балаларда югары әхлакый сыйфатлар һәм кыйммәтләр булдыру, татар халкының гореф-гадәтләре, традицияләре, гражданлык һәм патриотик тәрбия бирү мөмкинчелеге күп. Башка милләт укучыларына татар әдәбиятын өйрәтүдә проект эшчәнлек уңышлы вариант . Беренчедән, укучыларда гомумкешелек кыйммәтләре формалаша; икенчедән, толерантлык һәм хөрмәт кебек сыйфатлар башка халыкның мәдәниятенә һәм туган як сәнгатен тагын да тирәнрәк танып белү, аны өйрәнү зур роль уйный.

Әдәбият дәресләре укучыларга рухи тәрбия бирә, Ватанга, туганнарына мөнәсәбәтне дә, төрле яктан белемле булуны да, милли хәзинәләргә сак карашны да, дини һәм милли йолаларны хөрмәт итүне, өйрәтүне һәм башкаларны да күздә тота.

«Минем гаиләм», «Без бергә», «Үзара мөнәсәбәт», «Гаиләм тарихы», «Фотосурәтләр тарихы» темаларына проект эшләре башкарырга мөмкин. Укучылар тарафыннан әлеге проект эшләрен яклау, аудитория алдында чыгыш ясау балаларның сөйләм теле үстерүгә һәм иҗади якын килеп эшләнгән эшләре укучыларның фикерләү сәләте камилләштерүдә зур йогынты ясый.

Әдәбият дәресләрендә «Минем туган ягым» темасын үзләштергәндә, укучыларны туган ягыбызның танылган шәхесләрнең тормыш юлы һәм иҗатлары белән таныша. Укучылар үзләренең гаиләсендәге нәсел җебен өйрәнә, ә аннан проект төзеп шәҗәрәләрен тәкъдим итә. Шулай ук «Дәү әтием - минем горурлыгым», «Туган ил тарихы - минем гаиләм тарихы», «Туган ягымның танылган шәхесләре» һ.б. темаларга да проект эшләре башкарыла.. Әдәбият дәресләрендә укучылар әби-бабайларының батырлыклары турында искә төшерә һәм безнең туган ягыбызның тарихын һәм елъязмаларын өйрәнә.

Шулай итеп, һәрьяктан камил шәхес формалаштыруда, аның дөньяга карашын, патриотизм һәм милли горурлык хисләре системалы рәвештә милләтебезгә карата олы ихтирам хисләре тәрбияләгәндә, татар халкының милли мирасыннан файдалануга җитди игътибар ителгәндә генә үзләштерү мөмкин.

Татар әдәбиятын өйрәнгәндә, түбәндәге төрдәге проектларны кулланып була:

- тикшеренү (хезмәтнең актуальлеген нигезләү, тикшерүнең максаты әйтү, бурычлар кую, аларны чишү юлларын күрсәтү);

- иҗади (кичә яки бәйрәм үткәрү өчен сценарий төзү, м-н " Әлифба бәйрәме", " Татар телем - иркә гөлем"бәйрәме, мәкалә язу һ.б.);

- гамәли юнәлешле (һәр укучының, төркемнең бөтен эшчәнлеген яхшы нәтиҗәләргә ирешү максатыннан чыгып планлаштыру). "Мин һәм минем гаиләм", "Музыка һәм без"," Табигатьне саклыйк" һ.б. темаларга рәсемнәр, коллажлар ясау, китапчыклар чыгару, "Киемнәр "дигән темага презентация ясау, бер төркемгә билгеле бер темага табышмаклар табып килергә , икенче төркемгә - китапчык ясап, табышмаклар тупларга, өченчеләренә - темага карата табышмак иҗат итәргә тәкъдим итеп була;

-мәгълүмати ( темага караган мәгълүматларны җыю,аларны катнашучыларга тәкъдим итү,фикер алышу, йомгаклау). Дәрестә мини-проектлар планлаштыру ,мәсәлән котлаулар язу, көндәлек режимыңны төзү һәм сөйләү, минем яраткан шагыйрем турында мини -эзләнү проектын ясау, гаилә портфолиосын төзү);

-предметара( берничә предметка нигезләнү) Мәсәлән: «Яшелчәләр» темасына - рәсемле таблица, "Шәһәрләр" темасына -карта ясау.

Уку дәресләрендә проект эшенең нәтиҗәсе булып 1-2 нче классларда мәгълүмат тупланган китап яисә альбом, ә 3- 4 нче классларда презентация, урта һәм югары сыйныфларда сценарий, фильм, буклет һ.б булырга мөмкин.

Әдәбият дәресләрендә проектлар методын куллану - укучыларның иҗади сәләтен үстерүгә этәргеч булып тора. Укучыларның күмәк эш башкаруы, уртак нәтиҗәгә килүе аларда күтәренке кәеф тудыра, иҗади эшләү, логик фикер йөртү, башкаларның фикерен тыңлау, бәхәсләшү өчен шартлар булдырырга ярдәм итә.

Проект эшчәнлеге үз белемеңне күтәрүгә омтылыш формалаштыруга юнәлтелә. Укучыларның фән белән кызыксынулары арта. Дәресләр бик җанлы уза ,чөнки балалар актив эшчәнлеккә тартыла.

Проектлар технологиясе әдәбият дәресләрендә яхшы нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә.



© 2010-2022