Татар әдәбиятыннан иҗат юнәлешләре

Раздел Другое
Класс 9 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татар әдәбияты


Эчтәлек



  1. ӘДӘБИ ТӨРЛӘР


  1. ӘДӘБИ ЖАНРЛАР


  1. ОБРАЗ


  1. СЮЖЕТ


  1. ӘДӘБИ ӘСӘР КОМПОЗИЦИЯСЕ


  1. ИҖАТ ЮНӘЛЕШЛӘРЕ


  1. РЕАЛИЗМ: КЛАССИК РЕАЛИЗМ, ЯҢАРТЫЛТАН РЕАЛИЗМ КЛАССИК РЕАЛИЗМ


  1. РЕАЛИЗМ: КЛАССИК РЕАЛИЗМ, ЯҢАРТЫЛГАН РЕАЛИЗМ

ЯҢАРТЫЛГАН РЕАЛИЗМ


  1. РОМАНТИЗМ

10. ИҖАТ ЮНӘЛЕШЛӘРЕ: РЕАЛИЗМ, РОМАНТИЗМ, МОДЕРНИЗМ

11. ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ТАРИХЫНЫҢ

12. ЛЕКСИК ЧАРАЛАР

13. ТРОПЛАР

14. СТИЛИСТИК ФИГУРАЛАР

15. СТИЛИСТИК ФИГУРАЛАР

16. СТИЛИСТИК ФИГУРАЛАР

17. ТАТАР ХАЛЫК ИҖАТЫ

18. ТАТАР ХАЛЫК ИҖАТЫ

19. ТАТАР ХАЛЫК ИҖАТЫ

20. ТАТАР ХАЛЫК ИҖАТЫ





  1. ӘДӘБИ ТӨРЛӘР



ЛИРИКА


ЭПОС


ДРАМА



МАКСАТЫ

- кешене уй-фикер, хис-кичерешләр яссылыгында сурәтләү


МАКСАТЫ

- кешене башка кешеләр һәм вакыйгалар чолганышында сурәтләү


МАКСАТЫ

- геройны хәрәкәттә, каршылыкларда күрсәтү


Кешенең уй-фикерләрен, эчке дөньясын, хис-кичерешен, шуның үсеш-үзгәрешен тасвирлый


Табигать, җәмгыять, тирәлектә геройларның көнкүрешен, яшәешен тасвирлый


Тормыш конфликтында герой холык-фигыленең ачылуын тасвирлый


ЭЧТӘЛЕГЕ

- билгеле бер моменттагы нәфрәт, ачу, шатлык, сагыш, борчылу һ.б. хисләрне, фикерләрне, аларның сәбәпләрен күрсәтү


ЭЧТӘЛЕГЕ

- реаль тормыш-чынбарлыкка охшатып, кеше язмышлары, вакыйгалар, характерлар турында сөйләү. Узганда булган вакыйгалар хакында хәбәр итү кебек иҗат ителә


ЭЧТӘЛЕГЕ

- тормышның бер кечкенә аралыгы аша кеше характерларын ачу. Хәзер бара торган хәлләрне сәхнәдә уйнау кебек иҗат ителә


Лирик геройның монологын, уйлану-аңлатмаларын хәбәр итә. Мин исеменнән сөйләнә. Сюжет түгел, ә композицион алымнар әһәмиятле


Хикәяләүченең монологы, диалоглары уй-фикер, хис-кичерешләрен хәбәр итә. Ул, алар исеменнән сөйләнә. Нигезендә сюжетлылык ята


Диалог-монологлар автор репликасы белән ныгытыла. Син, сез исеменнән сөйләнә.

Сюжетлылык хас, ләкин аерым сюжет элементлары киңәйтеп алына

































2. ӘДӘБИ ЖАНРЛАР

ЛИРИКА

ЛИРО-ЭПИКА

(КАТНАШ ӘДӘБИ ТӨР)

ЭПОС

ДРАМА

ПЕЙЗАЖ ЛИРИКАСЫ

- табигать белән бәйле хис-кичерешне җиткерүгә корылган лирик жанр

Р. Миңнуллин «Шундый минем туган ягым»

ГРАЖДАНЛЫК ЯКИ СӘЯСИ ЛИРИКА

- сәяси хәл, җәмгыятьтәге тәртипләргә мөнәсәбәтле хис-кичерешләрне сурәтләүче шигъри жанр

М. Җәлил «Җырларым», Ф. Кәрим «Ватаным өчен»

КҮҢЕЛ ЛИРИКАСЫ

- лирик геройның шәхси

тормышы, мәхәббәте белән бәйле хис-кичерешләрне сурәтләүче лирик жанр

Г. Тукай «Пар ат», X. Туфан «Кайсыгызның кулы җылы?»

ФӘЛСӘФИ ЛИРИКА

- тормыш-яшәешкә кагылышлы уйланулар, яшәү кануннарын бәяләүче лирик жанр

С. Сөләйманова «Кеше барыбер кошлар нәселеннән», И. Юзеев «Салкын җирне җылыткандыр кеше»

СЮЖЕТЛЫ ШИГЫРЬ

- ниндидер вакыйгаларга мөнәсәбәтле туган хис-кичерешләрне дә, әлеге вакыйгаларны да сурәтләүче шигъри жанр

М. Җәлил «Дару»

БАЛЛАДА

- геройларны, уңайга һәм тискәрегә бүлеп, кискен каршылыкта сурәтләүче романтик, символик-аллегорик характердагы сюжетлы әсәр М. Җәлил «Күлмәк», И. Юзеев «Йолдыз кашка турында баллада»

ПОЭМА

- сюжет сызыклары хис-кичереш белән үрелеп бара торган лиро-эпик жанр

Ф. Кәрим «Кыңгыраулы яшел гармун», М. Әгъләмов «Тукайдан хатлар»

НӘСЕР

- чәчмә (эпик) формада хис-кичерешнең үсеш-үзгәрешен күрсәтә торган лиро-эпик жанр

Г. Кутуй «Сагыну», Ә. Еники «Мәк чәчәге»

ХИКӘЯ

- бер яки берничә вакыйганы эченә алган, кеше характеры­ның бер сыйфаты, үсү-үзгәрүе хакында сөйләүче эпик жанр

Ә.Еники «Әйтелмәгән васыять», Ф. Әмирхан «Кадерле минутлар»

НОВЕЛЛА

- гадәти булмаган ситуациягә корылган, көтелмәгәнчә тәмамланучы эпик жанр

Ш. Камал «Уяну», «Буранда»

ПОВЕСТЬ

- төп герой тормышындагы берничә охшаш вакыйганы сурәтләгән, берничә сюжет сызыгын бер үзәккә туплаган эпик жанр

А. Гыйләҗев «Җомга көн кич белән», «Әтәч менгән читәнгә», М. Юныс «Биектә калу»

РОМАН - аерым кешеләрнең язмышын һәм тирәлек белән бәрелешен сурәтләүче, шуның белән янәшәдә җәмгыятькә бәя бирелә торган күләмле эпик жанр

Н. Фәттах «Итил суы ака торур»,

Г. Ибраһимов «Яшь йөрәкләр»

РОМАН

- җитди конфликтка корылган, кешеләр арасында чыккан конфликтлар аша үткән проблемалар күтәрә торган жанр

X. Вахит «Беренче мәхәббәт»» Ш. Хөсәенов «Әни килде», Р. Хәмид «Җиде баҗа»

КОМЕДИЯ

- көлкеле ситуациягә корылган, көлкеле конфликтка нигезләнгән жанр

Г.Камал «Беренче театр», Т. Миңнуллин «Әлдермештән Әлмәндәр»

ТРАГЕДИЯ

- үзәгенә үзеннән олырак көчләр белән көрәшкә чыгучы шәхес конфликты салынган, геройның һәлакәте, җиңелүе белән тәмамлана торган жанр Г. Исхакый «Зөләйха», Н. Исәнбәт «Идегәй»



















3. ОБРАЗ

автор тарафыннан бәяләнгән күренеш,

вакыйга, кеше характерының формасы












КЕШЕ ОБРАЗЛАРЫ



әсәрдәге урынына карап

төп герой -

әсәрнең башыннан ахырынача катнашучы

ярдәмче герой -

төп геройны ачарга ярдәм итүче

эпизодик герой -

әсәрдә билгеле бер вакыт аралыгында катнашучы










сурәтләнеш үзенчәлегенә карап



характер -

катлаулы, каршылыклы, кызыклы булуы белән башкалардан аерылып торучы

тип -

бер төркем, сыйныф, милләткә хас сыйфатларны берләштерүче

архетип -

гомумкешелек кыйммәтенә ия фундаменталь башлангыч мотивлар, образлар

ана, бала, күләгә архетиплары


хайваннар

ат

кошлар

сандугач, аккош, күгәрчен

җәнлекләр

куян, төлке, бүре

үсемлекләр

гөл, чәчәк, ромашка

су, күк белән бәйле образлар

су, җил, болыт, кояш, ай


ҖЫЕЛМА ОБРАЗЛАР


гаилә, җәмгыять, тирәлек, халык





ЯСАЛМА ОБРАЗЛАР

кешене тасвирлау, бәяләү өчен куллана торган образлар



аллегорик образлар күренеш-хәлләрне предмет-сурәтләр аша җиткерү

гөл - мәхәббәт, куян - куркаклык, бүре - усаллык

символик образлар күренеш-хәлләрне алыштырып килүче, ниндидер мәгънә белдерүче образлар

гөл, былбыл, аккош, күгәрчен, җил, кояш, ай

метафора күренешләрнең охшашлыгына яки каршылыгына нигезләнгән яшерен чагыштыру

тәңкә карлар, мамык болытлар, канатсыз акчарлаклар



















4. СЮЖЕТ


вакыйгалар чылбыры; вакыйга-хәлләрнең, кеше характерының,

конфликтның үсү-үзгәрү тарихыСюжетны конфликт хәрәкәткә китерә.



СЮЖЕТ ЭЛЕМЕНТЛАРЫ

ПРОЛОГ


ЭКСПОЗИЦИЯ


ТӨЕНЛӘНЕШ


ВАКЫЙГАЛАР ҮСТЕРЕЛЕШЕ

әсәрдә сөйләнәчәк тарихтан элек булган вакыйгаларны сөйләү

конфликтны барлыкка

китерүче сәбәпләр, геройлар, вакыйгалар барачак урын белән таныштырып кую

конфликтның барлыкка килү урыны

конфликтның үсү-үзгәрүе



КУЛЬМИНАЦИОН НОКТА


ЧИШЕЛЕШ


ЭПИЛОГ

конфликтның иң югары ноктасы

конфликтка нокта куелу, аның юкка чыгуын яки чишелә алмаслыгын күрсәтү

соңгы нәтиҗә, геройларның әсәрдә сурәтләнгән вакыйга - хәлләрдән соңгы язмышлары турында хәбәр итү























5. ӘДӘБИ ӘСӘР КОМПОЗИЦИЯСЕ



КОМПОЗИЦИЯ

әсәр өлешләренең урнашу тәртибе; сюжет,

геройларның, деталь, сөйләмнең бер тәртиптә тезелүе



эчке композиция

- пейзаж, портрет, сюжеттан тыш элементларның, әсәр катламнарының урнашуы




тышкы композиция

- әсәрнең бүлек, пәрдә, строфа,

тезмәләргә аерылуы

ТӨП КОМПОЗИЦИОН АЛЫМНАР






КАБАТЛАУ



иң әһәмиятле элементларны, образларны кабатлау

Ф. Кәрим «Сибәли дә сибәли», X. Туфан «Киек казлар», И. Юзеев «Калдыр, аккош, каурыеңны», Ә. Еники «Төнге тамчылар»





КӨЧӘЙТҮ



бер як, сыйфат, вакыйга хакында җентекләп сөйләү, охшаш вакыйгаларны янәшә кую

Г. Тукай «Су анасы», И. Юзеев «Йолдыз кашка турында баллада», Ф. Хөсни «Йөзек кашы»




КАРШЫ КУЮ



контраст, капма-каршы образларны сурәтләү яки,

тормышны ике каршы якка аерып, төрлечә бәя бирү

Г. Камал «Беренче театр», Ә. Еники «Әйтелмәгән васыять»



МОНТАЖ


янәшә килүче образлар, элементлар ярдәмендә

яңа мәгънәләр ачу Ә. Еники «Шаяру»,

Зөлфәт «Караңгы җил»











6. ИҖАТ ЮНӘЛЕШЛӘРЕ


РЕАЛИЗМ

РОМАНТИЗМ

МОДЕРНИЗМ

тормышны барлык ваклыкларына, төсмерләренә

тугрылыклы калып, чынбарлыктагыча сурәтләү

тормышны билгеле бер идеал яктылыгында үзгәртеп сурәтләү

тормышның рухи дөнья, хис-кичереш, тәэсир көзгесендәге чагылышын сурәтләү

тормышны, табигый дөньяны, ягъни бер катламлы тормыш моделен тасвирлау

яшәешне хыялдагыча, идеалдагыча тасвирлау, ягъни ике катламлы тормыш моделен тасвирлау

яшәешнең табигый булмаган мизгелләрен яктырту, ягъни күп катламлы тормыш моделен тасвирлау

кешене иҗтимагый-көнкүреш тирәлегендә, психологик төгәллек белән сурәтләп, тарихи шартларга, җәмгыятькә буйсындыру

кешене, характер яки язмыш кушканча, ахыр чиктә авторның идеалына буйсындыру

кешенең, чынбарлыктан качып, үзе төзегән дөньясында яшәве

кешенең, җәмгыять белән каршылыкка кереп, аны чишү юлларын да тормыштан эзләве

геройның, чынбарлыкта конфликтка кереп, чынбарлыктан качуы

геройның, үзе дөрес түгел дип тапкан яшәеш кануннары белән каршылыкка кереп, чыгу юлын да шул кануннардан эзләве

геройны күптөрле бәйләнешләрдә, каршылыкларда яктырту

геройның аерым сыйфатларын калкытып күрсәтү ярдәмендә аны идеаль, көчле, камил кеше итеп гәүдәләндерү

геройның яшәеш алдында кечкенә һәм көчсез итеп тасвирлануы





















7. РЕАЛИЗМ: КЛАССИК РЕАЛИЗМ, ЯҢАРТЫЛТАН РЕАЛИЗМ

КЛАССИК РЕАЛИЗМ





МӘГЪРИФӘТЧЕЛЕК РЕАЛИЗМЫ


кешене аң-белемгә өндәүче, югары идеалларга хезмәт итәргә чакыручы, җәмгыятьне үзгәртүне гаиләдән башларга кирәклекне раслый торган иҗат агымы



М. Акъегет «Хисаметдин менла»,

З.Бигиев «Меңнәр, яки Гүзәл

кыз Хәдичә»,

Р. Фәхретдинов «Әсма, яки

Гамәл вә җәза»,

Г. Ильяси «Бичара кыз»,

Г. Исхакый «Кәләпүшче кыз»,

«Өч хатын берлән тормыш»




ТӨП СЫЙФАТЛАРЫ:

* гыйлемлелек, мәрхәмәтлелек, тәрбияле булуны мактау, геройның әхлакый камиллеген белем алу белән бәйләнештә карау;

* әсәрләргә шартлылыкның хас булуы;

* геройларның уңай һәм тискәрегә кискен аерылуы, гамәлләренең, язмышларының иҗтимагый шартларга бәйле мотивлаштырылган булуы;

* әхлакый, мәгърифәтчелек идеалларының югары күтәрелүе








ТӘНКЫЙДИ РЕАЛИЗМ


кешене әхлакый камиллеккә өндәүче, башкаларга ярдәмчел булуга чакыра, типик характерларны типик шартларга куя торган иҗат агымы





Г. Камал «Банкрот»,

«Беренче театр», «Безнең

шәһәрнең серләре»,

Ф. Әмирхан «Фәтхулла

хәзрәт»,

Г. Исхакый «Зиндан»


ТӨП СЫЙФАТЛАРЫ:

* тәнкыйть ярдәмендә татар җәмгыятен «йокыдан уятуга», яшәп килүче иске тәртипләрне кире кагуга йөз тоту;

* аерым шәхесне түгел, тирәлекне, җәмгыятьтәге билгеле бер катламнарны тәнкыйтьләүнең алга чыгуы;

* өч принципка нигезләнүе: кеше тирәлектә яши, аның тормышы җәмгыять белән тыгыз бәйләнгән, ул - тарихи чор җимеше;

* гуманистик һәм җәмгыяви идеалларның югары күтәрелүе









СОЦИАЛИСТИК РЕАЛИЗМ


кешене иҗтимагый көрәшкә якынайта, җәмгыять өчен яшәргә өнди торган, социалистик җәмгыять алга куйган идеалларның җиңәчәгенә ышаныч белән

сугарылган иҗат агымы




Г. Ибраһимов «Тирән тамырлар»,

Һ. Такташ «Гасырлар һәм

минутлар»,

М. Әмир «Агыйдел»,

Г. Бәширов «Намус»,

Г. Ахунов «Хәзинә»




ТӨП СЫЙФАТЛАРЫ:

* социалистик җәмгыять кануннарын билгеләргә омтылу;

* кешедәге героизм, корбанчылык сыйфатларының югары күтәрелүе, аның язмышын җәмгыять, халык, чор язмышы белән тәңгәллектә карау;

* типик характерларның иҗтимагый көрәш шартларында күрсәтелүе










8. РЕАЛИЗМ: КЛАССИК РЕАЛИЗМ, ЯҢАРТЫЛГАН РЕАЛИЗМ

ЯҢАРТЫЛГАН РЕАЛИЗМ







АВЫЛ РЕАЛИЗМЫ


авыл хакында сөйләүне үзәк тема итеп күтәргән, җәмгыятьтәге барлык проблемаларны җир кешесе язмышы белән бәйләнештә ачарга омтылучы

иҗат агымы





Р. Төхфәтуллин «Авылдашым Нәби», «Йолдызым», М. Мәһдиев «Без - кырык беренче ел балалары», А. Гыйләҗев «Өч аршын җир», «Язгы кәрваннар»




ТӨП СЫЙФАТЛАРЫ:

* авыл кешесенең төп герой итеп күтәрелүе, аның идеаллаштырылуы;

* авылдагы яшәү кануннары хакында сөйләү белән бәйләнештә, җәмгыятькә хас хата-кимчелекләрнең күрсәтеп барылуы;

* авылны халыкның рухи тамырларын, мәдәниятен саклаучы урын буларак тасвирлау









СЕНТИМЕНТАЛЬ РЕАЛИЗМ


узганны сагыну белән сугарылган, үткәндәге якты-бәхетле яшәү хатирәләрен

тергезүче иҗат агымы






М. Мәһдиев «Торналар төшкән җирдә», «Бәхилләшү»




ТӨП СЫЙФАТЛАРЫ:

* герой(лар) язмышының балачак хатирәләреннән алып хәзергенең каршылыклы күренешләренә кадәрге аралыкта тасвирлануы;

* вакыйгалардан бигрәк, геройның аларга шәхси мөнәсәбәте алга чыгу;

* рухи тормышның иҗтимагый тормыштан югарырак куелуы









МАГИК РЕАЛИЗМ



чынбарлык һәм аңлату мөмкин булмаган вакыйгалар кушылган,

мифологик, фантастик хәлләр янәшә сурәтләнгән иҗат агымы






Н. Гыйматдинова «Сихерче», «Ак торна каргышы», «Болан», «Пәри утарында»




ТӨП СЫЙФАТЛАРЫ:

* бүгенге белән үткәннең янәшә куелуы, тормышка, җәмгыятькә уйлап табылган күренешләр белән чагыштырып бәя бирелү;

* ирреаль күренешләрнең көндәлек тормышта даими күзәтелә торган детальләрдән «ясалуы», андагы вакыйгаларның чынбарлыктагыча үсү-үзгәрүе;

* әсәрләрдә җәмгыятькә тискәре бәя бирелү, еш кына тормышның фаҗига белән тәмамлануы


















9. РОМАНТИЗМ



ОПТИМИСТИК РОМАНТИЗМ



ПЕССИМИСТИК РОМАНТИЗМ


ГЫЙСЪЯНЧЫЛЫК


актив, экспрессив героиның үзәккә куелуы


тормыш-яшәешнең авырлыгына, гаделсезлегенә борчылучы, дөньяны үзгәртә алмауны аңлаган геройның үзәккә куелуы



яшәеш кануннарына, дингә, җәмгыятьтәге тәртипләргә каршы чыккан бунтарь, гыйсъянчы геройның үзәккә куелуы


романтик геройның үз эчендәге каршылыкны җиңәргә омтылуы, дөньяны, кешелекне үзгәртергә мөмкин булуга ышануы



үз эчендәге каршылыкларның да чишелүенә ышанмаган геройның сызлануга бирелүе


дөньяга ярсып баш күтәрүче, дөньяны үзгәртергә омтылучы герой хисләренең бер чиктән икенче чиккә үсеп-үзгәреп торуы


сәрләрнең тормыш-яшәешкә мәхәббәт, өмет, ышаныч хисләре белән сугарылган булуы



әсәрләрдә тормышның мәгънәсезлегеннән сызланучы экзистенциаль фикерләрнең көчле булуы




әсәрләрдә фәлсәфи башлангычның көчле булуы



Р.Гаташ лирикасы


Дәрдемәнд, И. Юзеев, Р.Фәйзуллин лирикасы


С. Рәмиев «Мин», «Син», Ш. Бабич «Бер минут», «Дөньяга», Һ. Такташ лирикасы













10. ИҖАТ ЮНӘЛЕШЛӘРЕ: РЕАЛИЗМ, РОМАНТИЗМ, МОДЕРНИЗМ



СИМВОЛИЗМ



ИМПРЕССИОНИЗМ


ЭКСПРЕССИОНИЗМ


ЭКЗИСТЕНЦИАЛИЗМ


дөньяның серле итеп, танып белү мөмкин түгел төсендә тасвирлануы



зәвыклы, эмоциональ, матурлыкка сокланучы, хискә бай кешенең тасвирлануы


дошмани тирәлектә яшәүче ялгыз, гыйсъянчы, эмоциональ шәхеснең тасвирлануы


яшәү мәгънәсен эзләүче

шәхес фаҗигасенең, чарасызлык алдындагы геройның тасвирлануы



әсәрнең бөтен эчтәлеген

бер ноктага җыйган символлар системасына нигезләнүе


кәеф, халәт, кичереш һәм аларның үсеш-үзгәреше мизгел кебек күрсәтелүе


дөньяның хаос хәлендә күрсәтелүе, кешенең шул тышкы тирәлек, иҗтимагый кануннар белән каршылыкка керүе


кешенең яшәеш камил булмаудан, үзенең чиксезлек, галәм каршында артык көчсез, гомеренең чикле булуыннан сызлануы




шартлылыкның көчле булуы


тышкы сурәт, кыяфәт,

төсләр, тавышлар гармониясенең үзәккә алынуы


тирәлек-тормышның гадәттән тыш арттырылып, караңгы буяуларда сурәтләнүе, дошмани бәя алуы


Т

ормышның ике чиккә аерып тасвирлануы: эссенция баскычында

геройның яшәве, үзенә максатлар куеп, шуңа





Ф. Әмирхан «Татар кызы»,


сюжетлылыктан бигрәк сурәт тудыруга өстенлек бирү


сурәтләү объекты -

авторның шушы тормышка, дөньяга мөнәсәбәте


ирешергә омтылуы, экзистенция баскычында яшәүнең мәгънәсезлегенә төшенүе


Р. Зәйдулла «Дару», «Итек», Зөлфәт «Шулай икән»


Ф. Әмирхан «Яз исереклегендә», Ш. Камал «Уяну», «Буранда»


С. Рәмиев, Һ. Такташ, М. Әгъләмов, Р. Зәйдулла лирикасы


Ф. Әмирхан «Бер хәрабәдә», М. Гафури «Болгар кызы Айсылу»




















11. ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ТАРИХЫНЫҢ чорларга бүленеше




БОРЫНГЫ ӘДӘБИЯТ



Гомумтөрки әдәбият (V-XIII гасырның I чиреге)







УРТА ГАСЫРЛАР

ӘДӘБИЯТЫ


Болгар чоры әдәбияты (IX-XIII гасырның I чиреге)



Алтын Урда чоры әдәбияты (XIII гасыр уртасы - XV гасыр уртасы)



Казан ханлыгы чоры әдәбияты (XV гасыр уртасы - XVI гасыр уртасы)



Торгынлык чоры әдәбияты (XVI гасыр уртасы - XIX гасыр уртасы)


















ЯҢА ЗАМАН ӘДӘБИЯТЫ



Милли Яңарыш чоры әдәбияты

(IX гасыр уртасы - 1917)




Мәгърифәтчелек әдәбияты формалашу (XIX гасыр уртасы - 1905)



XX гасыр башы әдәбияты (1905-1917)







Тоталитаризм чоры

әдәбияты

(1917-1950 нче еллар ахыры)




Инкыйлаб һәм гражданнар сугышы чоры әдәбияты (1917-1921)



20 нче еллар әдәбияты (1921-1932)


30 нчы еллар әдәбияты (1932-1941)



Бөек Ватан сугышы чоры әдәбияты (1941-1945)



Сугыштан соңгы еллар әдәбияты (1945-1950 нче еллар ахыры)



1960-1980 нче еллар уртасы әдәбияты



Хәзерге әдәбият

(1980 нче еллар уртасы -

XXI гасыр башы)


Үзгәртеп кору чоры әдәбияты (1980 нче еллар уртасы - 1990 нчы еллар ахыры)



XXI гасыр башы әдәбияты












12. ЛЕКСИК ЧАРАЛАР

дөрес сайлау һәм урынлы куллану нәтиҗәсендә барлыкка килгән сурәт тудыручы сүзләр


СИНОНИМНАР

әйтелешләре, тышкы яңгырашлары белән төрле, ә мәгънәләре белән бер-берсенә тәңгәл килүче яисә якын мәгънәле сүзләр

Тик кенә торганда капланды томанга бар һава; Кар оча, кар себрелә, кар котрына һәм кар ява. (Г. Тукай)

АНТОНИМНАР

капма-каршы мәгънәдәге сүзләр: 1) күренешләр яки әйберләр арасындагы каршылыкны күрсәтү; 2) хисләрнең, тормышның катлаулылыгын белдерү; 3) көчәйтү өчен кулланыла

Бер минутта ташты күңелем, бер минутта булды ут, Берчә янды, берчә тунды, барысы булды бер минут. (Ш. Бабич)

ОМОНИМНАР

аваз төзелеше, әйтелеше ягыннан бердәй булып, төрле мәгънә аңлата торган сүзләр

Тегермән әйләнә, әйләнә дә, тартылмыйдыр ярма, Мәшәкатьләнмә бушка көчәнеп, юл уртасын ярма.

(Г. Тукай)

СҮЗ УЙНАТУ

мәгънәне аңлы рәвештә башка сүзгә бору

Бу нидән булды чи генә?

Эшем дә җитте чигенә:

Сәхибем кире чигенә,

Исем китәрде җанкай ла! (Г. Кандалый)

АРХАИЗМНАР

элек киң кулланылып та, тормыш үзгәрү сәбәпле, сүзлек составыннан төшеп калган сүзләр

Ул хатыннар көрсиләргә утырдылар,

Берәр пычак һәм әфлисун китерделәр.

(Кол Гали)

ТАРИХИ СҮЗЛӘР

билгеле бер чор, заман, иҗтимагый тормыш белән бәйле сүзләр

Туктамыштай олы хан

Урдасына яр салды.

(«Идегәй» дастаныннан)

НЕОЛОГИЗМНАР

тормыш үзгәрү нәтиҗәсендә барлыкка килгән яңа сүзләр

Хәзер безгә, агай-эне,

Кооператив оҗмах кирәк. (Г.Афзал)

ДИАЛЕКТИЗМНАР

аерым төбәкләрдә, җирле сөйләмдә генә кулланыла торган сүзләр

Күтәреләм ич күгәлләр белән, Түбәнәяләр йорт түбәләре. (Р.Зәйдулла)

ҺӨНӘРИ СҮЗЛӘР

билгеле бер һөнәр кешеләренә генә хас сүзләр

Я станок калтырый, я резец, я деталь белән резец икесе бергә калтырый.

(Г. Әпсәләмов)

АЛЫНМА СҮЗЛӘР

чит телләрдән кергән сүзләр

Гакыл күп биргән уку,

Мөкатдәс уй биргән уку. (С.Рәмиев)









13. ТРОПЛАР

әйберләр, предметлар, күренешләр арасындагы бәйләнешләр ярдәмендә күчерелмә мәгънә аңлату



ЧАГЫШТЫРУ


нинди дә булса күренешне аңа охшаш ягы булган икенче күренеш белән чагыштырып сыйфатлау



Нарасый Кояш!

Син дә бала кебек гамьсез. (Р. Гаташ)


МЕТАФОРА


күренешләрнең охшашлыгына яки каршылыгына нигезләнгән яшерен чагыштыру. Мондый сурәттә кебек, шикелле, төсле, -дәй кебек ярдәмче сүзләр, кушымчалар төшеп кала, кайчак чагыштырыла торган күренешләрнең берсе генә әйтелә.



Тәңкә карлар ява,

Ап-ак карлар... (Һ. Такташ)


МЕТОНИМИЯ


бер күренеш, әйбер, кешене башка күренеш, әйбер, кешегә хас сыйфат, билге белән атау



Тик Тукай көчлерәк яндырган йолдызын. (Р. Гаташ)


ЭПИТЕТ


әдәби ачыклау



Үкереп акты ничек елгалар.

(М. Җәлил)


АЛЛЕГОРИЯ


күренеш-хәлләрне предмет-сурәтләр белән атау



Йөргән таш шомарыр, яткан таш мүкләнер. (Халык мәкале )



ГИПЕРБОЛА


чиктән тыш арттыру



Җиде кат җиргәчә нәфрәтем.

Җиде кат күккәчә шатлыгым.

(P. Фәйзуллин)



СЫНЛАНДЫРУ


җансыз предметны, күренешне җанлы итеп күрсәтү


Кызганып егетне елыйлар

Миләүшә һәм лалә чәчәге...

(М. Җәлил)



ИРОНИЯ


астыртын көлү, мактау аркылы асылда хурлау


Сөям чүмеч кеби борыныңны, җаным, Гашыйк булдым, тәмам бетте мәҗалем. Җанашым, аһ! Иләк авызыңны үпсәм, Ни кайгы инде мин шул чакта үлсәм. (Г. Тукай)



САРКАЗМ


ачы, үткен, усал итеп көлү


Буш корсагын уа-уа, Тиле кебек көлгән ил... Безнең ил ул - алга карап, Артка таба йөргән ил.

(Л. Лерон)


ЮМОР


йомшак итеп, яратып көлү


Песиләргә рәхәт шул ул - Утын ярасы да юк, Себерәсе юк идән дә, Суга барасы да юк. (Л. Лерон)











14. СТИЛИСТИК ФИГУРАЛАР

сүзләрнең фразага һәм сөйләмгә оешу үзенчәлекләренә нигезләнгән сурәтләү чаралары


КАБАТЛАУГА НИГЕЗЛӘНГӘН ФИГУРАЛАР


КАБАТЛАУ


әсәр эчендә сүзләрнең кабатлануы


Су анасыннан котылгачтын, тынычлангач, әни

И орышты, и орышты, и орышты соң мине. (Г. Тукай)



АНАФОРА


бер үк сүзләр, авазлар, сүзтезмәләрнең шигырь юлы башында кабатлануы


Бер җирдә юк андый ак каеннар, Бер җирдә юк андый урманнар, Бер җирдә юк камыш сабаклары - Андагыдай шаулый торганнар.

(Һ. Такташ)


ЭПИФОРА


шигырь юллары, сүзтезмә яки җөмләләр ахырында сүзләрнең кабатлануы


Кемгә сөйлим серләремне, Йөрәгем ялкын кебек. Ялкынланган йөрәгемә Берәү бик якын кебек. (Ф. Кәрим)


ЯЛГАУ


юл башындагы яки ахырындагы мәгънәле кисәкнең, сүзнең, сүзтезмәнең икенче юлны башлап җибәрүе


Таң вакыты... Татар йоклый...

Мин йокысыз, уянам.

Уянам да, тиле кебек,

Тик берүзем уйланам.

Уйланам, уема батамын...

(С. Рәмиев)



ГРАДАЦИЯ


мәгънә ягыннан якын торган сүзләр яки сүзтезмәләрнең, бер-бер артлы тезелеп килеп, яңгырашны көчәйтүе яисә көчсезләндерүе


Күрмимен алны вә артны, и чабам мин, и чабам; Ашыгам, тирлим, пешәм һәм кып-кызу уттай янам.

(Г. Тукай)


РӘДИФ


рифмадан соң кабатланып килүче сүз яки сүзтезмә


Көзге жил, мин йоклый алмыйм, өй түрендә җил җылый, Җил җыламый, ач үлемнең кайгысыннан ил җылый. (Г. Тукай)


ЯНӘШӘЛЕК


бер-берсенә тиңдәш синтаксик конструкцияләрнең яки тезмәләрнең янәшә куелуы


Алсу чәчәк, зәңгәр букет,

Дустым, сиңа бүләгем.

Күрмә михнәт, яшә рәхәт,

Дустым, сиңа теләгем. (Халык җыры)





15. СТИЛИСТИК ФИГУРАЛАР

СӨЙЛӘМНЕҢ ГАДӘТИ БУЛМАГАН ТӘРТИБЕНӘ НИГЕЗЛӘНГӘН ФИГУРАЛАР



ИНВЕРСИЯ


җөмләдә сүзләрнең урынын алыштыру


Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул. (Г.Тукай)





ЭЛЛИПСИС





җөмләнең нинди дә булса кисәге төшеп калу


Табигатьнең иркен күкрәгендә

Мәңге көрәш,

Мәңге хәрәкәт,

Мәңге туу,

Мәңге артып тору

Белән бергә

Үлем - һәлакәт, (һ. Такташ)



МӘГЪНӘ КАРШЫЛЫГЫНА НИГЕЗЛӘНГӘН ФИГУРАЛАР



АНТИТЕЗА


капма-каршы куелу


Без сугышта юлбарыстан көчлебез.

Без тынычта аттан артык эшлибез. (Г. Тукай)



ОКСЮМОРОН


хис-тойгы каршылыгы


Ут якканмын галәм җылытам дип, Керфекләрең синең яшьле чакта. Ялгыз гына син туңгансың янда, Тәрәзләре бозлы төнге йорттай. (Зөлфәт)



РИТОРИК ӨНДӘҮ


эндәшеп раслау, кисәтү, соклану


Ашкын, кешем!

Сине җирдә Еллар көтә,

юллар көтә. (Зөлфәт)



РИТОРИК ЭНДӘШҮ


кемгәдер, нәрсәгәдер мөрәҗәгать итеп сөйләү


Күңелледер сезнең гомер,

Исән аналар. (X. Туфан)




РИТОРИК СОРАУ



кемгәдер, нәрсәгәдер раслауны белдергән

сорау белән мөрәҗәгать итү


Дөнья,

Кайда синең яшел агачларың,

Кайда монда яшәү шатлыгы?

Сез сөйләгез,

Кайда монда сүнмәс яктылык?! (Ф. Кәрим)



















16. СТИЛИСТИК ФИГУРАЛАР

СӨЙЛӘМНЕҢ ГАДӘТИ БУЛМАГАН ТӘРТИБЕНӘ НИГЕЗЛӘНГӘН ФИГУРАЛАР



ИНВЕРСИЯ


җөмләдә сүзләрнең урынын алыштыру


Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул. (Г.Тукай)




ЭЛЛИПСИС




җөмләнең нинди дә булса кисәге төшеп калу

Табигатьнең иркен күкрәгендә

Мәңге көрәш,

Мәңге хәрәкәт,

Мәңге туу,

Мәңге артып тору

Белән бергә

Үлем - һәлакәт, (һ. Такташ)


МӘГЪНӘ КАРШЫЛЫГЫНА НИГЕЗЛӘНГӘН ФИГУРАЛАР



АНТИТЕЗА


капма-каршы куелу



Без сугышта юлбарыстан көчлебез.

Без тынычта аттан артык эшлибез. (Г. Тукай)




ОКСЮМОРОН



хис-тойгы каршылыгы



Ут якканмын галәм җылытам дип, Керфекләрең синең яшьле чакта. Ялгыз гына син туңгансың янда, Тәрәзләре бозлы

төнге йорттай. (Зөлфәт)



РИТОРИК ӨНДӘҮ


эндәшеп раслау, кисәтү, соклану



Ашкын, кешем! Сине җирдә Еллар көтә, юллар көтә. (Зөлфәт)



РИТОРИК ЭНДӘШҮ


кемгәдер, нәрсәгәдер мөрәҗәгать итеп сөйләү



Күңелледер сезнең гомер, Исән аналар. (X. Туфан)




РИТОРИК СОРАУ



кемгәдер, нәрсәгәдер раслауны белдергән сорау белән мөрәҗәгать итү



Дөнья,

Кайда синең яшел агачларың, Кайда монда яшәү шатлыгы?

Сез сөйләгез,

Кайда монда сүнмәс яктылык?! (Ф. Кәрим)






















17. ТАТАР ХАЛЫК ИҖАТЫ

Эпик жанрлар



АТАМАСЫ



ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ



ТӨРКЕМНӘРЕ


ӘКИЯТ

тиз алмашынып торучы уйдырма вакыйгаларга нигезләнгән, халыкның уй-теләкләрен чагылдырган, буьгннан-буынга тапшырылып, фикри байый барган хикәяләү жанры






Тәрбияви максаттан языла, гади жанр.


ТЫЛСЫМЛЫ (ФАНТАСТИК) ӘКИЯТЛӘР: «Таңбатыр», «Өч бүләк», «Балыкчы карт». Геройлары - бик борынгы заманнарда ук халык уйлап чыгарган мифологик образлар - Албасты, Йорт иясе, Җен, Убырлы, Су анасы, Аждаһа, Ак бүре, Сәмруг кош һ.б.

ХАЙВАННАР ТУРЫНДАГЫ ӘКИЯТЛӘР: «Аю белән хатын», «Арыслан, Бүре, Төлке», «Кәҗә белән Сарык». Геройлары - кыргый һәм йорт хайваннары, кошлар - кешеләрнең батырлыгына (арыслан), хәйләкәрлегенә (төлке), тугрылыгына (ат, эт), тырышлыгына (кырмыска), куркаклыгына (куян) һ.б. ишарәли.

ТОРМЫШ-КӨНКҮРЕШ ӘКИЯТЛӘРЕ: «Хәйләкәр Таз», «Зирәк карт», «Алдар». Геройлары - тырыш игенче, уңган килен, тапкыр бала, алдакчы сатучы һ.б.



МИФОЛОГИК ХИКӘЯТ уйдырма характердагы гадәттән тыш затлар турында

хәбәр итүче, халык хорафатларына нигезләнгән эпик жанр




Теге яки бу хорафатны чынбарлык дөнья белән «очраштыра»; төзелеше буенча бер генә эпизодтан гыйбарәт.



СУ АСТЫ ӘКӘМӘТ ЗАТЛАРЫ ТУРЫНДАГЫ МИФОЛОГИК ХИКӘЯТЛӘР:

«Су иясе», «Тимка куле», «Су анасы».

ҖИР ӨСТЕ ӘКӘМӘТ ЗАТЛАРЫ ТУРЫНДАГЫ МИФОЛОГИК ХИКӘЯТЛӘР:

«Таз белән Шүрәле», «Бичура», «Убыр», «Албасты», «Абзар иясе».



РИВАЯТЬ

тарихи үткәннәргә карата алардан күпкә соңрак яшәгән

кешеләрнең фикерен, мөнәсәбәтен чагылдыручы, ышандыру максатына юнәлдерелгән эпик жанр





Бер күренештән генә гыйбарәт, чынбарлык вакыйгаларына нигезләнә.


ТАРИХИ РИВАЯТЬЛӘР: «Гәрәй хан», «Туйбикә казаны», «Акбүре ыруы», «Пугачёв».

ТОПОНИМИК РИВАЯТЬЛӘР: «Казан юлы», «Батырша үзәне», «Мәликә чокыры»,

«Сәрби күле».

АВЫЛ ТАРИХЫ ТУРЫНДАГЫ РИВАЯТЬЛӘР: «Ибрай», «Комай», «Кавал Лашман».

КӨНКҮРЕШ РИВАЯТЬЛӘРЕ: «Налог өчен сатылган кызлар», «Мәрьямбикә белән Булат»,

«Бөдрә тал».

ЛЕГЕНДА



ЛЕГЕНДА

төрле вакыига-хәлләрнең, күренешләрнең сәбәпләрен уйдырмага нигезләнеп аңлата торган фантастик эчтәлекле эпик жанр




Сюжетлары күпчелек очракта дини хикәятләр фантастикасына,

ата-бабаларыбызның ышануларына нигезләнә.


КҮК ҖИСЕМНӘРЕ ТУРЫНДАГЫ ЛЕГЕНДАЛАР; «Зөһрә кыз», «Ярканат һәм кояш».

КӨНКҮРЕШ ВАКЫЙГАЛАРЫ ТУРЫНДАГЫ ЛЕГЕНДАЛАР: «Ана йөрәге», «Килен тавы»,

«Игелексез угыл».

ҮСЕМЛЕКЛӘР, ХАЙВАННАР ТУРЫНДАГЫ ЛЕГЕНДАЛАР: «Ни өчен мәче өйдә, эт тышта яши?», «Гөлҗимеш ничек чәнечкеле булган?», «Кош исемнәре».

ХӘЗИНӘЛӘР, БАЙЛЫКЛАР ТУРЫНДАГЫ ЛЕГЕНДАЛАР: «Биләр ханы хәзинәсе», «Шайтан каласы».














18. ТАТАР ХАЛЫК ИҖАТЫ

Эпик жанрлар



АТАМАСЫ



ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ


ТӨРКЕМНӘРЕ


МӘЗӘК

юмор-сатирага нигезләнгән, көтелмәгән бетем белән гаҗәпкә калдыра торган кече эпик жанр



Сюжеты бер генә эпизодтан гыйбарәт булган диалогка нигезләнә; халык тарафыннан әле дә иҗат ителә. Геройлары - капма-каршы сыйфатларга ия булган чынбарлык кешеләре.



СОЦИАЛЬ-ИҖТИМАГЫЙ ЭЧТӘЛЕКЛЕ МӘЗӘКЛӘР:

«Кайсыбыз патша?», «Ишәк өстендә», «Шайтан ни тесле?», «Дөнья бутала ул».

ГАИЛӘ, КӨНКҮРЕШ МӘЗӘКЛӘРЕ: «Җырчы», «Көч җитмәсә хәйлә белән», «Куып җитеп кара», «Былтыргы «А».


МӘКАЛЬ

тормыш тәҗрибәсен гомумиләштереп, билгеле бер нәтиҗә чыгаручы, гыйбрәт, үгет-нәсыйхәт, акыл бирү максатыннан әйтелүче, төгәлләнгән җөмләдән гыйбарәт афористик жанр


Тормыштагы конкрет вакыйгалар белән бәйләнгән; алар өйрәтә, киңәш бирә; күрәзәлек кылу, алдан кисәтеп кую сыйфаты хас; телне, сөйләмне бизәү чаралары буларак та кулланылалар; төп фикер туры мәгънәдә дә, күчерелмә мәгънәдә дә җиткерелә; сурәтле, сәнгатьчә нәфис итүдә тел бизәү чаралары (чагыштыру, сынландыру, метафора, гипербола) кулланыла («Дөнья - йозак, ачкычы - белем», «Тәвәккәл таш ярыр» ).













Ватан, белем, хезмәт һәм ял, йорт хуҗалыгы, кешенең рухи сыйфатлары, холык-фигыле, әдәп-әхлак һ.б. өлкәләрне колачлаган күп төрләре бар. Вакыт һәм заманга нисбәттән туа. Эчтәлекләре киң һәм тирән.


ӘЙТЕМ

образлы фикер йөртүгә корыл­ган, күчерелмә мәгънәдә генә кулланыла, сөйләмнең эмоцио­наль көчен арттыра торган мөстәкыйль афористик жанр



Арттыру алымы хас, әмма әлеге арттыру ялган булмый («Бер кашыктан ашыйлар», «Кулыннан гөлләр тама»); фикерне күбесенчә ирония, шаярту, юмор аша җиткерәләр («Ат юк, арба юк, аннан кала бар да юк» ); мәкальдәге дидактик гомумиләштерү, хөкем-нәтиҗә ясау сыйфаты юк («Чебеннән фил ясау»).

«Әйтем хосусый бер нәрсәнең билгеле бер ягын гына әйтү була».

(Н. Исәнбәт )



ТАБЫШМАК

күренеш һәм предметларны яшерен тел белән аңлата һәм аларны табу бурычын куя торган эпик жанр­ларның берсе





Сөйләүче һәм пассив тыңлаучы бәйләнешенә нигезләнми, ә тыңлаучыны җавап табуга, ягъни активлыкка этәрә.


МЕТАФОРИК ТАБЫШМАКЛАР. Табарга тиешле предмет яки күренешне сынландыру, метафора, метонимия алымнары белән сурәтли («Кат-кат тунлы, карыш буйлы» - Кәбестә).

СОРАУ ТАБЫШМАКЛАРЫ. Предмет яки күренешнең ниндидер бер сыйфатын хәйләле, четерекле сорау аша табарга куша («Йөгерек-йөгерек - ни йөгерек?» - Агымсу).

АРИФМЕТИК ТАБЫШМАКЛАР. Җавапны саннар аша исәпләп табарга этәрә («Дүрт аякка бер эшләпә» - Өстәл).







19. ТАТАР ХАЛЫК ИҖАТЫ

Эпик жанрлар



АТАМАСЫ



ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ


ТӨРКЕМНӘРЕ


МӘЗӘК




Сюжеты бер генә эпизодтан гыйбарәт булган диалогка нигезләнә; халык тарафыннан әле дә иҗат ителә. Геройлары - капма-каршы сыйфатларга ия булган чынбарлык кешеләре.



СОЦИАЛЬ-ИҖТИМАГЫЙ ЭЧТӘЛЕКЛЕ МӘЗӘКЛӘР:

«Кайсыбыз патша?», «Ишәк өстендә», «Шайтан ни төсле?», «Дөнья бутала ул».

ГАИЛӘ, КӨНКҮРЕШ МӘЗӘКЛӘРЕ: «Җырчы», «Көч җитмәсә, хәйлә белән», «Куып җитеп кара», «Былтыргы «А».


юмор-сатирага нигезләнгән, көтелмәгән бетем белән гаҗәпкә калтыра торган кече эпик жанр







МӘКАЛЬ




Тормыштагы конкрет вакыйгалар белән бәйләнгән; алар өйрәтә, киңәш бирә; күрәзәлек кылу, алдан кисәтеп кую сыйфаты хас; телне, сөйләмне бизәү чаралары буларак та кулланылалар; төп фикер туры мәгънәдә дә, күчерелмә мәгънәдә дә җиткерелә; сурәтле, сәнгатьчә нәфис итүдә тел бизәү чаралары (чагыштыру, сынландыру, метафора, гипербола) кулланыла («Дөнья - йозак, ачкычы - белем», «Тәвәккәл таш ярыр»).











Ватан, белем, хезмәт һәм ял, йорт хуҗалыгы, кешенең рухи сыйфатлары, холык-фигыле, әдәп-әхлак һ.б. өлкәләрне колачлаган күп төрләре бар. Вакыт һәм заманга нисбәттән туа. Эчтәлекләре киң һәм тирән.


тормыш тәҗрибәсен гомумиләштереп, билгеле бер нәтиҗә чыгаручы, гыйбрәт, үгет-нәсыйхәт, акыл бирү максатыннан әйтелүче, төгәлләнгән җөмләдән гыйбарәт афористик жанр







ӘЙТЕМ





Арттыру алымы хас, әмма әлеге арттыру ялган булмый («Бер кашыктан ашыйлар», «Кулыннан гөлләр тама»); фикерне күбесенчә ирония, шаярту, юмор аша җиткерәләр ( «Ат юк, арба юк, аннан кала бар да юк» ); мәкальдәге дидактик гомумиләштерү, хөкем-нәтиҗә ясау сыйфаты юк («Чебеннән фил ясау»).

«Әйтем хосусый бер нәрсәнең билгеле бер ягын гына әйтү була».

(Н. Исәнбәт )




образлы фикер йөртүгә корылган,

күчерелмә мәгънәдә генә кулланыла, сөйләмнең эмоциональ

көчен арттыра торган мөстәкыйль афористик жанр







ТАБЫШМАК

күренеш һәм предметларны яшерен тел белән аңлата һәм аларны табу бурычын куя торган эпик жанрларның

берсе


Сөйләүче һәм пассив тыңлаучы бәйләнешенә нигезләнми, ә тыңлаучыны җавап табуга, ягъни активлыкка этәрә.


МЕТАФОРИК ТАБЫШМАКЛАР. Табарга тиешле предмет яки күренешне сынландыру, метафора, метонимия алымнары белән сурәтли («Кат-кат тунлы, карыш буйлы» - Кәбестә).

СОРАУ ТАБЫШМАКЛАРЫ. Предмет яки күренешнең ниндидер бер сыйфатын хәйләле, четерекле сорау аша табарга куша («Йөгерек-йөгерек - ни йөгерек?» - Агымсу).

АРИФМЕТИК ТАБЫШМАКЛАР. Җавапны саннар аша исәпләп табарга этәрә («Дүрт аякка бер эшләпә» - Өстәл).





































20. ТАТАР ХАЛЫК ИҖАТЫ

Лирик һәм лиро-эпик жанрлар



АТАМАСЫ

ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ

ТӨРКЕМНӘРЕ

ҖЫР

көйгә салынган шигъри юллардан

гыйбарәт лирик жанр

Сүз-текст белән көйнең

бергә үрелүенә нигезләнә;

халыкның хис-кичерешләрен

белдерә.

ТАРИХИ ҖЫРЛАР: «Порт-Артур», «Көзге ачы җилләрдә», «Ташкай»,

ЙОЛА ҖЫРЛАРЫ. Сабан туйлары, өмәләр, Нәүрүз, Нардуган бәйрәмнәре, туйлар вакытыңда башкарылалар («Сабан туе», «Бала биетү», өмә такмаклары). УЕН-БИЮ ҖЫРЛАРЫ: «Бие-бие, Хәйбулла», «Әпипә», «Бас-бас эзенә». ЛИРИК ҖЫРЛАР. Нигезендә лирик геройның эчке кичерешләре, сагыш-моңы, кайгы* хәсрәте ята; туган җирне сагыну, хатын-кыз язмышы, бәхет эзләү, сөю - мәхәббәт, хәсрәтле дөнья турында хәбәр итәләр; чагыштыру һәм сынландыру алымы киң кулланыла («Кыр казы», «Сайрамачы, былбыл», «Иске кара урман», «Куш каен, куш усак», «Рамай» ).

МӨНӘҖӘТ

кешенең Аллага яки башка илаһи затка үтенечләре турында сөйли торган, ыруглык җәмгыяте мифологиясеннән башлангыч алып, ислам чорында тагын да үсеш кичергән лирик жанр

Трагик башлангычка нигезләнә;

гаять абстракт әсәр, анда

фаҗиганең сәбәбе күрсәтелми;

илаһи затка юнәлтелсәләр дә,

үз-үзең белән сөйләшүгә

корылалар.

ТУГАН ҖИРДӘН АЕРЫЛЫП, ЧИТТӘ ЯШӘҮ ТУРЫНДАГЫ МӨНӘҖӘТЛӘР:

«Аерылдым илләремдин», «Кайтыр идем туган илгә».

ГАЗИЗ БАЛАҢНЫ ЮГАЛТУ ТУРЫНДАГЫ МӨНӘҖӘТЛӘР: «Кыз бала». «Синең анаң

түгелмени?», «Мәңгелеккә ташлап киттең, балам».

ЯШӘҮ ҺӘМ ҮЛЕМ ТУРЫНДАГЫ УЙЛАНУЛАРНЫ БӘЯН ИТҮЧЕ МӨНӘҖӘТЛӘР:

«Үлем хәле», «Ялгыз агач», «Бәхет яңгыр түгел ул».

ДАСТАН

халык әкиятләре, риваять-легенда сюжетларын

тагын да камилләштереп, ягъни әдәби эшкәртеп язылган тезмә яки чәчмә әсәр

Вакыйгалары реаль, тарихи

җирлеккә нигезләнә; әсәрдә

халыкның уй-хыялларын,

иң гүзәл сыйфатларын

гәүдәләндерүче герой

тасвирлана.

ТАРИХИ ДАСТАННАР: «Җик Мәргән», «Идегәй».

МӘХӘББӘТ ДАСТАННАРЫ: «Таһир белән Зөһрә», «Йосыф китабы», «Бүз егет». АЛЫПЛАР ТУРЫНДАГЫ ДАСТАННАР: «Алыпмәмшәт, «Кара күңел», «Кадыш Мәргән».

БӘЕТ

икешәр тезмәле шигъри

юллардан торган, җәмгыятьтәге һәм кеше язмышындагы фаҗигале вакыйгаларны сурәтләгән, гыйбрәт алырга өйрәтә торган жанр


Фаҗигале хәл яки вакыйга турында һәлак булган кеше

исеменнән сөйләнә. Геройлары - чынбарлык кешеләре.

ТАРИХИ БӘЕТЛӘР: «Сөембикә бәете», «Аксак Тимер», «Рус-япон сугышы бәете», «Казан бәете», «Гражданнар сугышы бәете».

КӨНКҮРЕШ БӘЕТЛӘРЕ: «Кыз сату бәете», «Ачлык бәете», «Сак-Сок бәете», «Буранда адашкан Илһамия бәете».

САТИРИК БӘЕТЛӘР: «Югалган башмак», «Эт бәете», «Чәй», «Бүре килгән киртәгә».



© 2010-2022