Урок на тему Коммуникатив уеннар

Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тел өйрәтүдә коммуникатив уеннар.


  1. «Әйткәнне тыңла!» Укытучы төрле командалар бирә. Ләкин аларны берәр ашамлык исеме белән әйтелсә генә үтәргә кирәк. Ялгышучылар уеннан чыгарып барыла. Түбәндәге командаларны әйтергә була:

Игьтибар, уң кулны күтәрдек. Чәкчәкләр, сул кулыгызны күтәрегез. Ә хәзер, малайлар, уңга карагыз. Сулга карагыз, анда

кыстыбый. Басыгыз, туңдырма. Артка борыл. Күзеңне йом, суган. Укучылар, утырыгыз. Утырыгыз, бәлешләр.


  1. « Кибеттә» уены. Карточкаларга өс киемнәре, ашамлык исемнәре языла. Бер төркем « Киемнәр» , икенче төркем « Ашамлыклар» дип язылган тартмага үз темаларына туры килгән сүзләрне табып, тиз-тиз салырга тиешләр.


  1. « Сүзне әйтеп бетер» уены.

Укытучы сүзнең беренче яртысын, беренче уенчы-икенче яртысын әйтеп бетерә. Икенче уенчы тулысы белән әйтә.

Шундый картина барлыкка килә.

Укытучы 1нче уенчы 2нче уенчы

Кой- -мак Коймак

Бә- -леш Бәлеш

Гөбә- -дия Гөбәдия

Кысты- -бый Кыстыбый.


  1. « Әйе-юк». Сорауларга әйе, юк дип кенә җавап бирергә тиешләр.

Песи сөт эчәме?

Дару тәмлеме?

Тәлинкәләр ватыламы?

Ашны тәлинкәгә салалармы?

Кашык суда йөзәме?

Пычак белән ашыйлармы?

Кулыңны юасыңмы?

Күктән пилмән явамы?

Китаптагы коймакны ашап буламы?

Өчпочмакның почмаклары өчәүме?

Малайлар ит ашыйлармы?


  1. « Бер, ике, өч…» Укытучы үз өстәленә призга бер шоколад куя. Җөмләләр әйтә. Җөмләдә « өч» сүзе ишетелүгә шундук йөгереп чыгарга һәм призны алырга тиешләр. Ялгышучылар уеннан чыгалар.

Кибеттә конфетлар күп: берәү, икәү, йөзәү.

Бер бабай, бер әби,ике әти, ике әни һәм кечкенә балалар чәй эчәләр.

Өстәлдә коймаклар бар: берәү, икәү, унау.

Беренче әби- сөт эчә, икенче әби- чәк-чәк ашый, ә чәче ак әби чәй эчә.

Без бәлешне икәү ашадык, ә кече энебез карап торды.

Бер кашык, ун тәлинкә, чәнечке- ике.

Коля «5»кә укый, Маша «4» кә, ә Саша көчкә көчкә…

Торт ал- булды бер, шоколад аша- булды ике һәм чәй эч- менә булыр көч.

Бер таяк, ике аяк, дүрт тәлинкә, ун кашык, утыз ике теш, кырык уй, йөз исәп, өч адым… Уф, ардым!

Соңгы җөмләне тиз-тиз, « өч»кә игьтибар итмәслек итеп әйтергә кирәк.


  1. « Ышанам-ышанмыйм»

Укытучы җөмләләр әйтә. Шуларның кайберләре дөрес булмый. Балалар укытучы әйткәннәргә ышануларын яки ышанмауларын белдерергә тиешләр. Уен игьтибарлылык һәм хәтерне үстерүгә ярдәм итә. Укучылар җөмлә дөрес дип ышансалар- кул чабалар, ә ышанмасалар аякларын тыпырдаталар.

Дөрес һәм дөрес булмаган җөмләләр үрнәге:

Балалар уйнарга яраталар. Алар мәктәпкә йоклар өчен баралар. Мәктәп ашханәсендә тәмле ашлар пешә. Тәлинкәгә салып өчпочмак, линейка, бозгычлар бирәләр. Бәлешне ит һәм бәрәңге салып пешерәләр. Чәйне тоз салып эчәләр. Китапханәдә китаплар бик күп. Әнә бер песи китап укып утыра. Мин әти белән кибеткә барам. Кибеткә китап уку өчен баралар. Кич белән без барыбыз да өйдә булабыз. Итле кыстыбый белән тозлы чәк-чәк ашыйбыз.Лимонлы чәй эчәбез.

9.« Ни өчен?» дигән хыялый-уен.

Укытучы барлыкка килүе мөмкин булган гадәттән тыш ситуация тәкъдим итә. Мәсәлән: Иртән класска кердек һәм шаккаттык: класста бер парта да калмаган.

Укучылар шушы хәлгә тиз генә аңлатма бирергә тиешләр.

Сәбәпләр күп төрле булырга мөмкин. ( Парталар « 2» алучыларга үпкәләгәннәр дә класстан чыгып качканнар. Парталарны ремонтка алып киткәннәр. Парталар саф һава суларга бакчага чыкканнар. Һ.б.)

Кемнең җаваплары күбрәк һәм кызыклырак, шул җиңүче була.


  1. « Сөт» сүзе белән уен.

Һәр сүз белән төрле-төрле кызыклы уеннар уйнарга мөмкин.

Укытучы: Әйдәгез, иртән нәрсәләр ашадыгыз, исегезгә төшерегез әле, ди. Берәр укучы « ботка» сүзен әйтәчәк. Ботканың сөттән башка пешмәгәнлеге исләренә төшерелә. Укытучы тагын нәрсәләр пешергәндә сөт кулланылуын һәм сөттән нәрсәләр ясалуын сорый. Балалар сөттән каймак, эремчек, йогурт, кефир, катык ясауларын, һәм сөткә манный, солы, бодай ярмалары салып, ботка пешерергә мөмкинлеген әйтәләр. Макарон салып бик тәмле сөтле аш пешереп була диләр. Балалар яратып ашый торган бик тәмле туңдырма да сөттән башка әзерләнми.


  1. « Сүзләр лотосы» уены.

Укытучы ашамлыкларның өч билгесен әйтә. Мәсәлән: төсе, тәме, формасы. Беренче уенчы нинди дә булса ашамлыкны уйлап аның шул сыйфатларын әйтә: ак, тәмле, стакан шикелле. Икенче уенчы җавап бирә: туңдырма. Биремнәргә җиләк-җимеш, яшелчәләрне табу да кертелә.


  1. « Нәрсә ашыйм, шуны әйт» уены.

Бу уен өчен рәсемнәр ясалган карточкалар кирәк була. Төрле уен өчен билгеле бер тема алына. Мәсәлән, ашамлыклар. Һәр укучы ашамлык сурәте ясалган бер карточка ала, ләкин аны башкаларга күрсәтми. Һәркем үз карточкасындагы ризык буенча кечкенә хикәя төзеп сөйли. Сөйләве буенча, аның нәрсә ашавын

белергә тиешләр. Әйтик, укучы туңдырма рәсеме төшерелгән карточка алды , ди. Ул аның исемен әйтмичә сөйли башлый.: Ул шундый тәмле. Каймака шикәр, ванилин, йомырка кушып ясалган. Тышы шоколадлы. Конус формасында. Кәгазьгә төрелгән. үзе салкын.» Сөйләгәндә бала ул ризыкны ашау кыяфәтләре дә күрсәтергә мөмкин.


  1. « Әйтеп бетер» уены.

Укытучы әйтемнәр, мәкальләр укый. Соңгы сүзен әйтми тора. Балалар исләренә төшереп яки уйлап җөмләне төгәлләргә тиешләр.

  1. Аз булсын, тәмле… ( булсын).

  2. Аш бар өйдә бәрәкәт …( бар).

  3. Ашның тәме тоз белән, мәҗлес яме… ( сүз белән).

  4. Бер кискән икмәк… ( ябышмас).

  5. Май ботканы… ( бозмас).

  6. Кәнфит тамак…( туйдырмый).

  7. Көн саен майлы ботка… ( булмый).

  8. Сагыз чәйнәп май…( чыкмас).

  9. Тоз ашаган су… ( эчәр).

  10. Ач кешенең ачуы…( яман).

13 « Су анасы конкурсы» дигән уен.

Уенны алып баручы Су анасы булып киенергә мөмкин. Су анасы елгадан килүе турында әйтә. « Әйтегез әле, мин ничек киенгән, мин матурмы?» дип сорый ул балалардан. Һәм хәзер алар белән бер уен уйнап аласы килүе турында әйтә. « Сез ризамы?»- дип сорый ул.

- Риза, риза, - дип җавап бирәләр балалар.

Су анасы: Сез минем әйткәннәрем белән йә килешергә, йә килешмәскә мөмкин. Әгәр килешсәгез, раслап, әйе, без дә дип әйтерсез. Килешмәсәгез, эндәшмәгез. Аңладыгызмы? Әйдәгез, башладык. ( Су анасы җөмләләр әйтә, ә балалар игътибар белән тыңлап килешүләрен яки килешмәүләрен белдерәләр.)

Су анасы: Бәйрәм беткәч, мин өемә кайтып китәм. ( Без дә)

Мин тирән елгада яшим.

Мин тарак белән чәчләремне тарыйм. ( Без дә)

Мин бакалар, балыклар белән уйныйм.

Тукай минем турында язган, шуңа күрә мин аны яратам. ( Без дә)

Мин әкиятләр дә укыйм әле. ( Без дә)

Мин урманда яшәүче Шүрәлене беләм. ( Без дә)

Сезне мин бик яратам, балалар. ( Без дә)

Мин тортлар, кәнфитләр, туңдырма ашарга яратам. ( Без дә)

Рәхмәт сезгә, бик күңелле булды. Мин бу бәйрәмне бик сагынырмын әле. ( Без дә)

14. Су анасы белән икенче уен.

Балалар түгәрәккә басалар. Су анасы күзләре бәйләнгән килеш түгәрәк уртасында тора. Уйнаучылар түгәрәк буйлап җырлап йөриләр:

Су анасы, су анасы,

Су анасын күр әле.

Каршыңда кем басып тора-

Ялгышмыйча әйт әле.

Җыр ахырында балалар туктап калалар. Су анасы каршында калган бала алга чыга. Бу кем?, дип сорыйлар балалар. Су анасы төрле сораулар биреп каршында торучының кем икәнлеген белергә тиеш. Аның сораулары болай булырга мөмкин:

- Бу кем: малаймы, кызмы?

_ Озынмы, кыскамы?

- Чәче нинди?

- Күзләре нинди?

Нинди күлмәк кигән?

- Сипкеллеме?

Борыны нинди? Һ.б.ш.

Су анасы сорауларына балалар җавап биреп торалар. Су анасы үз каршысында торган баланың кем икәнлеген дөрес әйтсә, шул уенчы су анасы була. Дөрес әйтмәсә, су анасы кире үз урынында кала. Бу уенны бер-берсен әйбәт белгән балалар белән генә үткәреп була.

15. Шүрәле сораулары.

Бу уенны алдагы уен белән бәйләп дәвам итәргә мөмкин. Сүз байлыгын үстерүгә ярдәм итүче сорауларны Су анасы белән Шүрәле чиратлашып бирә алалар.

Шүрәле: Бәйрәмебезне дәвам итәбез, дуслар. Хәзер урман, аның үсемлекләре, җәнлекләр турында сораулар бирәм. Иң күп дөрес җавап биргән балалар җиңүче булалар. Әйдәгез, башладык.

1нче сорау. Мин кайда яшим? ( Урманда)

2. Урманда булганың бармы? ( бар)

3. Үзе усал, үзе соры. Ул нәрсә? ( Бүре)

4. Зур, көчле, кыш буе йоклый. Жәнлекнең исеме ничек? ( аю)

5. Җәен соры, кышын ак

Аңа шулай яхшырак. Ул нәрсә? ( куян)

6. Урманда нинди агачлар үсә? ( Чыршы, нарат, каен һ.б.)

7. Кайсы агач кыш көне дә яшел килеш кала? ( Чыршы, нарат)

8. Урманда үскән нинди үсемлектән аш пешереп була? ( гөмбә)

9. Еланның башында нәрсә бар? ( Е хәрефе)

10. Урманда бар, кырда юк.

Каенда бар, талда юк. ( Н хәрефе)

  1. Урманда кеше ашый торган нәрсәләр үсә? ( җиләк, чикләвек, гөмбә,балтырган, кузгалак, миләш, шомырт һ.б.)

  2. Нинди дару үләннәрен беләсез? ( кычыткан, бөтнек, мәтрүшкә, үги ана яфрагы)

16.« Алдар әкияте» дигән сценка.

Бу уенны алып бару өчен Алдар булып киенгән егет кирәк була.

Алдар: Исәнмесез!

Алып баручы: Исәнмесез. Ә сез кем буласыз?

Алдар: Абау, сез мине ничек танымыйсыз?( капчыгын күрсәтә) Хәзер дә белмисезме? Үзем хәйләкәр, үзем тапкыр, үзем дөп-дөресен генә сөйлим. Мин бик күп кешеләрне кәкре каенга терәткән егет.

Алып баручы: Тукта, тукта! Балалар сине белделәр шикелле. Балалар әйтегез әле, бу егет кем була? Йә, әйтегез әле һәрвакыт кешеләрне алдап йөрүченең исеме ничек?

Алдар: ( үпкәләп) Мин ялганчы түгел!

Алып баручы: Беләбез, беләбез. Алдар капчыгың барын да беләбез.

Алдар: Белсәгез бик әйбәт. Мин дөресен генә сөйлим.

Алып баручы: Ярый, ышандык ди без сиңа. Әйдәгез, балалар, болай эшлибез. Ул безне алдарга уйласа, аяк тибеп, « юк» дибез, дөресен сөйләсә, баш селкеп, « әйе», « дөрес» дибез. Килештекме? Игьтибар белән тыңлагыз әле.

Алдар: Тыңлагыз, тыңла. Ялганласам, туктатырсыз.

(Алдар сөйли башлый. Ул ялган әйтсә, балалар аны туктаталар. Сизми калсалар, алып баручы тиешле фразаны кабатлап, балаларга ярдәм итә).

Алдар: Мин беркөнне үзебезнең башкалабыз Арчаны күреп кайтырга булдым.

( Ялган: башкалабыз Арча түгел, Казан)

Шәһәр шундый матур. Һәр җирдә клумбалар, пальмалар шау чәчәктә утыра.

( Ялган: Казанда пальмалар үсми.)

Мин утырган самолет нәкъ Кремль уртасына килеп төште.

( Ялган: борын заманда самолет булмаган, Кремльдә аэродром юк.)

Көн шундый эссе. Мин тиз генә башыма татарның милли баш киеме - эшләпәмне киеп куйдым.)

( Ялган : Милли баш киеме- түбәтәй.)

Минем хөрмәткә кызлар көмеш подносларда бәлеш күтәреп килделәр. Ул шундый тәмле.

( Бәлеш түгел, чәкчәк.)

Мин аны катыкка манып ашадым.

( Ялган: чәк-чәкне катыкка манып ашамыйлар.)

Аннан салют бирделәр. Шулкадәр каты аттылар, бер снаряд айга тиеп, айның читен китеп төшерде. Әйе ышанмасагыз, төнлә чыгып карагыз. Айның яртысы гына калды.

Алып баручы: Ярый җитәр, Алдар дус. Бу юлы балалар сиңа, дөрестән дә, алдарга юл куймадылар. Рәхмәт сиңа әкиятең өчен. Ә ялганларга ирек бирмәгән балаларга тәмле кәнфитләр бирербез.

17. « Ике сүздән- өченче сүз» дигән уен-бирем.

Бу уенны төрле кичәләргә, бәйрәмнәргә килгәндә үткәреп була. Бары кирәк кадәр күләмдә язылган табличкалар әзерләп куярга кирәк. Табличкалар ишектән кергән һәр укучының киеменә беркетелә. Табличкаларга язылган сүзләрдән өченче, яңа сүз ясалырга тиеш. Мәсәлән « күл», «мәк» « күлмәк». Үз парларын иң беренче табып яңа сүз әйтә белүчеләргә бүләкләр бирелә. Уен өчен түбәндәге сүзләрне язарга мөмкин: « аш-яулык» , « төн- боек» , « озын- борын», « боз-ваткыч», « кар-андаш» , « кит -ап», « бар- мак» , « теле-фон» һ.б.

Бу уенны кушма, парлы, тезмә сүзләрне белү максатыннан үткәрергә мөмкин.

Уеның икенче варианты.

Түбәнрәк сыйныф яки телне авыр үзләштерүчеләр белән болайрак итеп үткәрелә.

1нче укучыга « күл», 2нче укучыга « мәк», өченчесенә « күлмәк» дигән табличкалар беркетелә. Карточкалар уенда катнашучылар саны буенча әзерләнә. 3 укучы бер-берсен табып, бер төркемгә берләшергә тиешләр. Команда биргәч, алып баручы янына беренче булып килеп баскан биш пар җиңүче була.

18. Бөтен мәктәп белән уйнау өчен « Сүзләр эзлә» биреме.

Бер сүз алына һәм андагы хәрефләрдән яңа сүзләр ясала. Бирелгән сүздән иң күп яңа сүзләр ясаучылар җиңүче булалар. Сүзләрнең бары баш килештәге исемнәр булуы шарт итеп куела. Уенны атна буе дәвам итәргә мөмкин. Укчылар сүзләрне кәгазьгә язып киләләр һәм оештыручыга тапшыралар. Бәхәс чыкмасын өчен нинди сүзлекләрдән файдаланырга мөмкин икәнлеге искәртелә. Сүзләр һәм уенның шартлары, аңлатмасы аерым стендка язып куела. Түбән сыйныфлар өчен кечерәк сүз, өлкәннәр өчен зуррак сүзләр алына. Балаларны мавыктыру өчен алдан ук җиңүчегә нинди приз биреләчәге әйтеп куела. Уенны өйрәтү этабында гадирәк сүзләр, шомаргач, шактый озын сүзләр дә бирергә мөмкин. Мәсәлән, « табышмак» сүзендәге хәрефләрдән 40 тан артык яңа сүз ясарга мөмкин. ( таш, баш, аш, каш, шакмак, табак, катык, ышкы, мыштым, такмак, башмак, тамак, кыш, ташбаш, табыш).

19. « Тәмлетамаклар» уен- бәйгесе.

Уенны алып баручы һәм катнашучылар төрле бәйрәмнәрдә бер-берсен нәрсәләр белән сыйларга мөмкин булуын искә төшерәләр. Ризыкларның иң тәмлесе- баллы ашамлыклар- торт, кәнфит, пирожный,туңдырма булуын әйтәләр. Шулай булгач , алып баручы да тәмле әйберләр турында сөйләшәчәкбез дип белдерә һәм уен «Тәмлетамаклар» бәйгесе дип аталачак ди. Башта Ш. Галиевның « Кунаклар» дигән шигыре укыла.

Аннан тарихи кызыклы мәгьлүмат бирелә.

Парижда берзаман реклама, яңалыклар басылган газетада вафлидан ясалган битләр басылган. Хәреф буяулары зыянсыз булган. Яңалыкларны укыгач, ул газетаны ашап бетерә торган булганнар. Бик күп әкиятләрдә, язучылар язган әсәрләрдә геройлар тәмле әйберләр яраталар. Мәсәлән, бөтенегезгә мәгьлүм аю баласы Вини- Пух нәрсә ярата? ( Балалар: « Бал» дип җавап бирәләр.) Дөрес, ә Карлсон нәрсә ашарга яраткан?

( Варенье).

Түбәндәге « тәмле» сораулар бирелә.

  1. Шарлар сатучы зур тортка килеп төшкән әкиятнең исеме ничек? ( « Өч юан» )

  2. Муха - цокотухага туган көнендә нәрсә бүләк итәләр? ( Бал)

  3. Сөт елгасы кайсы әкияттә ага? ( Казлар- аккошлар)

  4. Солдат балтадан ботка пешергәндә әбидән нәрсәләр сорап ала? ( ярма, май, тоз

Тагын нинди әкиятләрдә ашамлыклар әйтелә?

  1. « Кабартма» ( кабартма)

  2. « Шалкан» ( шалкан)

  3. « Кызыл Калфак» ( сумса)

Ә нинди мәкальләр әйтеп була?

1. Май ботканы бозмый.

2. Баллы кеше- маллы кеше.

3. Беренче коймак төерле була.

4. Ит сөяксез булмый.

5. Кәнфит ашап теш чыкмас.

6. Чәе булса, шикәре табылыр.

20. « Сүзләр җыю» уен-ярышы.

Алып баручы катнашучыларны ( класс яки залны) дүрт өлешкә бүлә. Һәр төркемгә билгеле бер темага сүзләр язарга кушыла. Мәсәлән: 1 төркем- яшелчәләр, 2нче төркем- кошлар, 3нче төркем- хайваннар, 4нче торкем- җиләк- җимешләр. Төркемнәргә кәгазь, каләм һәм 3-4 минут вакыт бирелә. Темага караган сүзләрне кайсы төркем күбрәк яза, шул җиңүче була.

21.« Сүз эчендә сүзләр» уены.

Кайбер сүзләрдэ икенче сүзләр дә яшеренгән була. Балаларга шуларны эзләп табарга кушыла. Укытучы шул сүзләр язылган таблицаны элеп куя.

Менә ул сүзләр: бакча, тау, тук, каш, таяк, чиләк, хат, бишек.

Уенны телдән генә дә уйнатырга мөмкин.

Укытучы сүзләрне әйтеп тора, укучыларның яңа сүз тапканы кул күтәреп, башкаларга да әйтә.

22. « Ни эшлисең?» уены. Хәтерне үстерү өчен.

Уйнаучылар түгәрәк ясап утыралар. Укытучы һәр балага бер эш төре биреп чыга : аш пешерә, күлмәк тегә, чигү чигә, балык тота, носки бәйли, өй ремонтлый һ.б. Һәр бала үзенә тапшырылган эшне кабатлап әйтә. Укытучы түгәрәк уртасына басып, бөтенесенә бер эш төре куша, мәсәлән, « камыр изәм». Укучылар хор белән шушы сүзне кабатлый башлыйлар. 5-6 тапкыр әйткәннән соң укытучы кинәт кенә бер укучыга сорау бирә: « Син нишлисең?» Сорау бирелгән укучы үзенә башта кушылган эшне әйтергә тиеш, мәсәлән: « балык тотам». Ялгышса, яки « камыр изәм» дигән гомуми сүзне әйтсә, уеннан чыгарыла яки җәза бирелә.

23.« Тыелган хәреф» уены.

Уйнаучылар алдан ук кайсы хәрефне әйтергә ярамаганлыгы килешеп куялар. Алып баручының сорауларына җавап биргәндә шул хәреф әйтелмәскә тиеш була. Берәү алып баручы, ягъни сораулар бирүче итеп билгеләнә. Ул һәрберсенә чират буенча сораулар бирә. Мәсәлән, « Сиңа ничә яшь?» « Исемең ничек? Кем белән утырасың? Бүген көн нинди? Һ.б. Кемгә сорау бирелә, ул шунда ук җавап бирергә һәм җавабында тыелган хәрефне әйтмәскә тиеш. Әйтик, « А» хәрефен әйтергә ярамый, ди. Сорау бирүче юри җавапта шушы хәреф булган сораулар бирергә тырыша. « Синең исемең ничек? « дип сорый ул Артемнан. Артем билгеле, исемен әйтә алмый. « Үзең беләсең» яки « Хәтерләмим» кебек тапкыр-шаян җаваплпр белән котылырга мәҗбүр була.

Кем җавап бирә алмый тора, яки « А» хәрефе кергән сүз белән җавап бирә, шуның үзен алып баручы итеп куялар.

24. « Әйбәт - начар» уены.

Уенда катнашучылар икегә бүленә. Бер як- кешедәге уңай сыйфатларны белдерүче сүзләр, икенче як-тискәре сыйфатларны белдерүче сүзләрне әйтергә тиеш. Онытылмасын яки сүзләр кабатланмасын өчен тактага язылып барылса, бигрәк тә әйбәт була, 1-2 минут вакыт бирелә һәм сүзләр саналып , җиңүче як билгеләнә.

25. « Кием эзләү» уены.

Укучыларга кием исемнәрен искә төшерергә кушыла.

- Кием шкафыгызны күз алдына китереп, берәм- берәм андагы киемнәрне әйтергә кирәк, Бер киемгә- бер очко, әйдәгез, кем күбрәк очко җыя.

Уенны кышкы- җәйге, ирләр, хатын-кызлар киемнәренә бүлеп әйттереп тә үткәреп була.

26.« Сүзсез әйт» уен- бирем.

Укытучы уенның шартларын аңлата.

- Мин сүзләр әйтәм, сез эчтән генә, ул сүзне иҗекләргә бүләсез. Ләкин ничә икәнлеген кычкырып әйтергә ярамый. Бармакларыгыз белән күрсәтәсез: бер иҗек, димәк бер бармак, ике иҗек- ике бармак һ.б.

Башладык: су ( 1), икмәк (2), сыйныф ( 2), укытучы (3) һ.б.

Сүзләрне сайлап әйтү ирекле яки аерым бер тема буенча булырга мөмкин.

Тагын бер вариант- тамырдаш сүзләр һәм бер сүзнең төрле формалары булырга мөмкин.

27.« Укып бетер» уен- күнегү.

Җөмләләрне, текстларны укыган вакытта балаларның кайберләре сүзнен соңгы иҗеген укып бетермиләр, яки ишетелерлек итеп әйтмиләр, ахырын «йоталар». Сүз ахырын ачык ишетелерлек итеп әйтергә өйрәтү өчен мондый уен- күнегүләр эшләтергә мөмкин. Бала сүзнең башын ( беренче һәм икенче-

ләрен) эчтән укый, ә аннары кычкырып әйтә. Мәсәлән: « Яшел чирәм өстендә балык чистартырга утырдым.» Сүзнең ахырын яки соңгы иҗекләрен генә укыганда мондый фраза барлыкка килә: ел …әле …дә …лык …гә …дым.

Бу күнегү баланың игътибарын сүзнең ахырын ачык итеп, төгәл уку кирәклеккә юнәлтә. Шушындый уеннардан соң, гадәттә сүзнен ахырын ачык, аңлаешлы итеп укый башлыйлар.

28. « Төсле кәгазьдә уку».

Кайбер сүзләрне укучылар икенче сүз итеп укыйлар, яки мәгънәләрен аңламыйлар. Иң күп очрый торган хата: урам сүзен урман дип яки киресенчә уку. Кош-кыш, укучы-укытучы кебек сүзләрне еш бутыйлар. Моннан котылу өчен ике сүзне ике төстәге кәгазьгә язып аңлатырга кирәк. Мәсәлән, « урман сүзен яшел кәгазьгә, « урам» сүзен көрән кәгазьгә. Бу игътибар биреп укуны көчәйтә һәм күрү хәтерен үстерә. Сүзнең мәгьнәсен аңларга ярдәм итә.

29.« Хикәя төзү». Сөйләм үстерү уены.

Алып баручы үзе яки бер укучы хикәяне сөйли башлый. Ул алдан әйтелгән берәр тема буенча яки ирекле булырга мөмкин. Мәсәлән, Петя сөйли башлый:

- Мин шундый кызык кино карап утыра идем. өйдә берәү дә юк. Кинәт ишек шакыдылар. Мин барып ачтым һәм күрәм … .

Шуннан икенче укучы сөйләп китә. Аннан башкалар. Соңыннан алып баручы үзе төгәлли.

30. « Хикәя- эстафета».

Уенда ике команда ярыша. Билгеле бер вакыт эчендә күмәк хикәя төзеп сөйләү бурычы куела. Һәр команда бер-ике генә җөмлә әйтә. 1нче команда башлый: Дүшәмбе көн иде. Мин мәктәпкә киттем. 2нче команда: Юлда миңа бер эт очрады. 1нче команда … Озак пауза ясап торган командага штрафлар языла. Магнитофонга яздырып, үзләренә тыңлату әйбәт эффект тудыра.

31. « Баш-аяк боткасы».

Укытучы кәгазь битенә бер-ике җөмлә яза. Шуннан аны язу күренмәслек итеп бөкли дә укучыларга бирә. Алар шулай ук җөмләләр язалар, бөклиләр һәм чират буенча бер-берсенә җибәрәләр.

Нәрсә язсаң да ярый, ләкин ул җөмләләр түбәндәге сорауларга җавап бирергә тиешләр:

  1. Бу кем?

  2. Төс -кыяфәте нинди?

  3. Кая бара?

  4. Кемне күрде?

  5. Аңа нәрсә әйтте?

  6. Ул ничек җавап бирде?

  7. Аны нишләттеләр?

  8. Аның реакциясе ничек булды?

  9. Бу хәл ничек төгәлләнде?

Җаваплар язылып беткәч, укытучы кәгазьне җәеп, язылган җөмләләрне укый. Сораулар, өйрәнгән темаларга карап, башка төрле дә булырга мөмкин.

32. « Мимика һәм жестлар» уены.

Сүзне яки фразаны төрле хисләр белән әйтү максат итеп куела. Моның өчен кирәкле эмоциональ хисләр тудыручы билгеле сөйләм ситуациясе булдырырга кирәк. Әйтик, « мин шат» дигән хисне белдерү өчен түбәндәге ситуацияләр күз алдына китерелә.

а) Сезгә чәчәк бүләк иттеләр, ди, хисләрегезне белдерегез.

б) Сез бик матур елга буена килеп чыктыгыз;

в) Матур күлмәк сатып алдыгыз, ди.

Җөмләләрне, фразаларны жестлар, мимикалар, кул хәрәкәтләре белән белдерергә кушыла. Мәсәлән, « бик яхшы булды» дигән җөмләне:

а) Кулыңны йөрәк турысына куеп ( « Рәхмәт»)

б) Ике кулны күкрәккә куеп ( « чын күңелемнән әйтәм»).

в) Йөзгә шат елмаю чыгару.

33. « Түгәрәк өстәл». Логик фикерләүне үстерү уены.

Уйнаучылар түгәрәкләнеп утыралар. Укучыларга үз фикерләрен әйтә алулары максат итеп куела. Укытучы һәр балага фразалар әйтә, үзенә әйтелгән җөмләне укучы тәмамлап куярга тиеш.

- Минем яраткан уеным … .

- Мин бүген бишле алдым, чөнки … .

- Кыш җитте һәм … .

- Мин уйнарга яратам, шуңа күрә … .

- Көннәр салкын, чөнки … . һ.б.ш.

34. «Яңа сүзләр ясыйбыз» . Сүз байлыгын үстерү биремнәре.

Алып баручы уенның эчтәлеген һәм шартларын аңлата. Беренче җавап биргәннәргә төсле жетоннар биреп барырга мөмкин. Соңыннан шуларны санап, җиңүчеләр билгеләнә.

- Мин сезгә сүзләр әйтәм, ә сез шулардан яңа сүзләр ясап әйтергә тиеш. Ничек ясарга икәнен мин аңлатып барам.

1нче бирем. Сүз уртасындагы бер сузыкны икенче сузыкка алыштырып, яңа сүз әйтергә кирәк. Мәсәлән, каз-кыз. Аңлашылдымы? Игътибар белән тыңлагыз: кыр ( кар), сары ( соры), бора ( бура), тар ( тор), кул ( күл), мәк ( мүк), дуга( дага).

2нче бирем. Хәзер сүз уртасындагы бер тартыкны үзгәртеп икенче, яңа сүз ясарга кирәк.

Мәсәлән: кадак ( калак), тозак ( торак), чүкеч ( чүмеч), кала ( кара).

3нче бирем. Сүзнең ахырына бер хәреф өстәп, яңа сүз әйтергә: Сары ( сарык), кара ( карак), су ( сул, сук, сум).

4нче бирем. Сүз уртасына бер хәреф өстәп, яңа сүз ясарга.

Ала ( алка) , кара ( карга), сука ( сумка), тарак ( тармак).

5нче бирем. Сүз ахырындагы бер хәрефне үзгәртеп, яңа сүзләр әйтергә: бал ( баш, бак), кар ( как, канн), сан ( сал), ук ( ул) , мин ( миң), көл ( көт), шәл ( шәм), эт ( эш), сабын ( сабыр), утын ( утыз), кыш ( кыр).

6. Сүз башына бер хәреф өстәп, яңа сүз әйтергә: аш ( баш, таш), ал ( бал, сал), өч ( көч), ай ( бай, тай), ак ( сак), ишек( бишек), ат ( сат, шат).

35. « Алфавитны беләсеңме?» уены.

Бу уенны уку елы башындагы дәресләрдә алфавитны искә төшерү максатыннан үткәрергә була. Дөрес җавап биргән укучыларны билгеләү өчен һәр дәрес җавапка төсле жетоннар биреп барырга кирәк. Уен ике өлештән тора, шуңа күрә ике төстәге кәгазь жетоннар әзерләнсә әйбәт була.

- Балалар , бүген без сезнең белән бик күңелле бер уен уйныйбыз. Уеныбыз алфавитны ничек белүебез турында. Хәзер без хәрефтән хәрефкә кызык сәяхәт ясап алабыз. Иң элек алфавитның беренче хәрефен искә төшерик әле. Әйе « а» хәрефе. Ә соңгы хәреф нинди? Дөрес, « я». Димәк « я» хәрефе 39 нчы булып тора. « А дан я» га кадәр дигән әйтем дә бар. Нинди очракта әйтелә ул? Шулай, «башыннан ахырына кадәр» дигән мәгънәне белдерә. Ә хәзер сорауларны игътибар белән тыңлагыз, сорауларга җавап биреп миннән күбрәк жетоннар алырга тырышыгыз.

1. « А» дан соң нинди хәреф килә? ( Ә )

2. « О» дан соң нинди хәреф? ( П )

3 « У» дан соң нинди хәреф? (Ү)

4. « Ж» хәрефе алдыннан нинди хәреф тора? (Е)

5. « К» алдында нинди хәреф? ( Й)

6. Рус алфавиты белән чагыштырганда татар алфавитында ничә хәреф артык? ( 6)

7. Алар нинди хәрефләр? ( ә, ү, җ , ң , һ ,ө )

8. Рус һәм татар алфавитында нинди охшаш язылышлы хәрефләр бар? ( ө , ү , җ , ң )

9. Нинди хәрефләргә сүз башланмый?

( ь , ъ , ң )

10. Кайсы хәрефләр мөстәкыйль сүз буларак та әйтеләләр?

( ю . у-у , ә )

11. Тагын нинди хәрефләр белән фикер яки хисне белдереп була?

( м -м … , о - о! )

2нче өлештә хәрефләрне тануга, дөрес әйтүгә төрле уен-күнегүләр, биремнәр башкарыла. Мәсәлән, укытучы саннар язылган карточка күрсәтә: 2 , 17 , 12 . Монда нинди сүз язылган? ( әни). Яки алфавиттагы бишенче, егерменче, егерме тугызынчы хәрефләр нинди?

Кайсы да булса хәрефкә башланган сүзләр әйттерелә.

Кайсы хәрефкә сүзләрне күп әйтеп була, кайсыларына аз? Һ.б.ш.

36. « Сүзләр квадраты» уен- ярышы.

Тактага буйлыга дүрт хәрефтән торган бер сүз языла. Шуның һәр хәрефеннән горизонталь буенча тагын дүрт хәрефле сүз ясала. Мәсәлән: Арба Чеби

Ләлә Алма

Маяк Ноль

Акча Арпа

Баганалап бер сүз языла. Шул сүз хәрефләреннән горизонталь буенча яңа сүзләр уйлап әйтергә кирәк була. Уенның максаты - җөмлә чыгарлык сүзләр әйтү. Мәсәлән, « нарат» сүзен алдык, ди. Аны башта баганалап язабыз.

Н

А

Р

А

Т

Хәзер һәр хәрефкә җөмлә килеп чыгарлык сүзләр уйлап әйтәсе кала. Уенның нәтиҗәсе болай була:

Наилләрнең

абзарларын

ремонтчылар

актарып

ташлаган.

Билгеле, уенда төрле фантастик яки тузга язмаган җөмләләр дә килеп чыгарга мөмкин. Аның саен ул кызыграк һәм нәтиҗәлерәк була.

37. « Шигырьне искә төшер.» дигән үстерешле уен.

Алып баручы уенның эчтәлеген аңлата:

- Мин шигырь юлларындагы соңгы сүзләрне әйтәм, сез шул сүзләр буенча шигырьне искә төшереп сөйләргә һәм авторын әйтергә тиешсез. Мәсәлән, мин мондый сүзләр әйтәм:« Күбәләк» , « бергәләп», « очып», « ничек?» Сез Тукайның « Бала белән

күбәләк» шигыреннән шушы сүзләр кергән өзекне сөйләп бирергә тиешсез.

Әйт әле, күбәләк,

Сөйләшик бергәләп:

Бу кадәр күп очып

Армыйсың син ничек?

Шуннан соң алып баручы чират буенча укучыларга

( яки командаларга) шигырь юлларындагы соңгы сүзләрне атый:

  1. « Кәҗә», « белән» , « тәрэзәдән», кунак итә», « селкетә».

Җавап: Г. Тукай. «Гали белән Кәҗә».

Безнең Гали бигрәк тату Кәҗә белән,

Менә Кәҗә карап тора тәрәзәдән.

Гали аны чирәм белән кунак итә,

Кәҗә рәхмәт укый: сакалын селкетә.


  1. « Даң - доң…» , « таңнан» , « барырга», « калган».

Җавап: М. Җәлил. « Сәгать».

Сәгать суга: « Даң - даң!...»

Хәбәр бирә таңнан:

Мәктәпкә барырга

Унбиш минут калган.


  1. « Безгә» , « чагыла» , « ага», « ягына».

Җавап: Ф. Кәрим. « Яз җитә».

Кояш көлеп карый безгә,

Күзләр чагыла.

Елгалардан бозлар ага

Диңгез ягына.


© 2010-2022