Рабочая программа по татарскому языку. 10 класс

Раздел Другое
Класс 10 класс
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

02-31 Татарстан Республикасы

Алабуга муниципаль районы

"2 нче урта гомуми белем мәктәбе"

гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе




"КАРАЛДЫ»

Татар теле һәм

әдәбияты метод.

берләшмәсе җитәкчесе

_____________________

Һадиуллина Ә.Р.

1 нче номерлы беркетмә

26 нчы август, 2014 нче ел

«КИЛЕШЕНДЕ» ТР АМР "2 нче

урта гомуми белем

мәктәбе" ГБМБУ

___________________

Сәхәбиева А.М.

1 нче номерлы беркетмә

27нче август, 2014 нче ел


«РАСЛАНДЫ» ТР АМР "2 нче урта гомуми белем

мәктәбе" ГБМБУ

________________

Немтырев С.М.

100 нче номерлы боерык

28 нче август, 2014 нче ел.







Татар теленнән эш программасы, 10 нчы А сыйныфы

Төзүче: Һадиуллина Әнисә Рашит кызы

беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы










Алабуга

2014

10 НЧЫ СЫЙНЫФ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫНА АҢЛАТМА ЯЗУЫ

1.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән Министрлыгы.Урта (тулы ) гомуми белем бирү мәктәбе «Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укытупрограммасы" , Казан. 2013.

2.Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы.

(1 - 11 нче сыйныфлар).Төзүче-авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева. Казан. 2014.

3.Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы "2нче урта гомуми белем мәктәбе " гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең 2014-2015 нче елга укыту планы .

Дәреслек: Хәйдәрова Р.З. Татар теле : Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәбенең 10 нчы сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен)/Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева, З.М. Шаһгалиева. - Казан : Мәгариф, 2009.

Мәктәпнең укыту планында 10 сыйныфта татар әдәбиятын укытуга атнага 1сәгать бирелгән. (35x1= 35 сәг.)

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теленнән гомуми урта белем бирүнең максатлары:

Татар телен иҗтимагый күренеш буларак аңлау,тел нормаларын саклап,тормышның төрле ситуацияләренә бәйле рәвештә тел чараларын дөрес кулланып,аралаша-аңлаша белү.

Бурычлар:

Телне тулы бер система буларак күзаллау.

Тел берәмлекләрен таный,тикшерә,чагыштыра алу һәм урынлы куллана белү.

Текст һәм башка мәгълүмати чаралар белән эшләү,аннан мәгълүматны ала,үзгәртә белү.

Укучыларның орфографик һәм пунктуацион грамоталылыгын камилләштерү.

Татар халкының этник төркемнәре һәм диалектлары, төрки телләр,татар теле,татар язуы, татар халкының рухи,әхлакый,мәдәни мирасы турында мәгълүмат бирү.

10 нче сыйныфны тәмамлаучы рус телендә сөйләшүче балаларда формалашырга тиешле күнекмәләр:

1.Татар теленең фонетик үзенчәлекләрен (сингармонизм, тартыклар ассимиляциясе, редукция, элизия һ.б.) гамәли белү.

2.Татар теленә генә хас фонемаларның дөрес әйтелешенә ирешү.

3.Сүз басымы үзенчәлекләрен белү һәм дөрес кую.

4.Татар теленең иҗек калыпларын гамәли белү(иҗек чигендәге фонетик үзгәрешләрне истә тотып сөйли

алу: күк-күге.)

5.Татар сөйләмен синтагмаларга дөрес бүлә белү һәм логик басымның җөмләдәге урынын таба алу.

6.Актив үзләштерелгән лексик берәмлекләрне дөрес куллана һәм яза белү.

7.Хикәя,сорау,боеру,тойгылы җөмләләрне дөрес интонация белән әйтә алу.

8.Лексик берәмлекләрнең күчерелмә мәгънәләрен ,башка сүзләр белән бәйләнешкә керү үзенчәлекләрен белү.

9.Антоним, синоним, омонимнарны аера һәм сөйләмдә куллана алу.

10.Төрле сүзлекләрдән файдалана белү.

11.Һәр сүз төркеменең сөйләмдә кулланышын, төрләнешен, ясалыш ягыннан төрләрен, төркемчәләрен һәм язылышын гамәли үзләштерү. Аерым сүз төркемнәренә хас грамматик формаларның татар һәм рус телләрендә тәңгәл килү-килмәвен белү.

12.Җөмләдә сүзләр бәйләнешен һәм бәйләүче чараларны гамәли үзләштәрү.

13.Татар телендә иярченле кушма җөмләләрнең аналитик һәм синтетик төрләрен гамәли куллана белү.

14.Бер үк фикерне төрле синтаксик калыплар белән белдерә алу.

15.Татар телендәге хикәя җөмләнең хәбәр белән тәмамлану үзенчәлеген истә тотып,сөйләм оештыра алу.

16.Язма сөйләмдә тыныш билгеләрен дөрес куюга ирешү.

10 НЧЫ СЫЙНЫФ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ ПРОГРАММАСЫНЫҢ ЭЧТӘЛЕГЕ

Белем һәм тормыш.Туры сөйләм ,тартым аффикслары кушылу тәртибе. Берлек һәм күплек сандагы тартым кушымчаларын куя белү. Тартым кушымчаларында яңгырау һәм саңгырау тартыкларның чиратлашуы. Ия белән хәбәр арасына сызык кую очраклары.Үткән елдагы белемнәрен тикшерү. Хикәя фигыль. Исемнәрнең ясалу ысуллары. Хикәя фигыльләрнең заман формалары. Сан төркемчәләре. 6 сәгать.

Иң зур байлык- күңел матурлыгы. Сыйфат фигыль.Исем фигыль.Җөмлә кисәкләре.Татар телендә сыйфатның сыйфатланмыш белән ярашмавы. Бәйлек һәм бәйлек сүзләрнең татар телендә сүздән соң килүе. 3 сәгать.

Зарарлы гадәтләрдән сакланыгыз! Инфинитив.Теләк белдерү формалары.Эпистоляр жанр текстлары. Прагматик текстлар.(рецептлар, белдерүләр, афишаһ.б.). 3 сәгать

Дустың булмаса-эзлә, тапсаң-сакла! Төзелеше ягыннан җөмлә төрләре.Бәйлек һәм бәйлек сүзләр.Предикатив сүзләр.Язма сөйләмдә тыныш билгеләре. 7 сәгать.

Саф хисләр-беренче хисләр. Хәл фигыль.Җөмлә төрләре.Тезмә кушма җөмлә.Иярчен җөмлә төрләре.Иярчен хәл җөмләләр.Аналитик һәм синтетик иярчен җөмләләр. Иярченле кушма җөмләләрнең сөйләмдә актив кулланыла торган төрләре. Синтетик иярчен җөмләләрнең һәрвакыт баш җөмлә алдыннан килү үзенчәлеге. 7 сәгать.

Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый. Фонетика.Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре.Антоним,синоним һәм омоним сүзләр.Сүзнең күп мәгънәлелеге. Җөмләдә сүзләр тәртибе. Тезмә һәм иярченле кушма җөмләләр. Морфология һәм синтаксис. 9 сәгать.


10 НЧЫ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫНЫҢ БЕЛЕМ ДӘРӘҖӘСЕНӘ ТАЛӘПЛӘР

  • Татар теленең төп фонетик үзенчәлекләрен гамәли белү;

  • татар телендә сүз басымының үзенчәлекле очракларын белү һәм аерым грамматик формадагы сүзләргә басымны дөрес куя алу

  • иҗек чигендәге фонетик үзгәрешләрне истә тотып сөйли алу;

  • татар сөйләмен синтагмаларга бүлә һәм логик басымның җөмләдәге урынын билгели белү;

  • актив үзләштерелгән лексик берәмлекләрне дөрес куллана һәм яза белү;

  • сүзлекләрдән файдалана белү;

  • лексик берәмлекләрнең күчерелмә мәгънәләрен, башка сүзләр белән бәйләнешкә керү үзенчәлекләрен белү;

  • аерым сүз төркемнәренә хас грамматик формаларның татар һәм рус телләрендә тәңгәл килү-килмәвен белү;

  • җөмләдә сүзләрне бәйләүче чараларны гамәли куллана белү;

  • татар җөмләсендә сөйләм яңалыгының хәбәр алдында урнашуын белү;

  • бер үк фикерне төрле синтаксик калыплар белән белдерә алу;язма сөйләмдә тыныш билгеләрен дөрес куя белү.

10 НЧЫ СЫЙНЫФ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ПРАКТИК ЭШЛӘР КҮЛӘМЕ

Контроль эшләр

Диктант

Изложение

Сүзлек диктанты

1 яр.ел.

1-15.09

2-1.11

3- 8.12

-

-

1- 1.12

2 яр.ел

1-11.05

1-16.02

1-9.03

1-12.01

2- 2.02

3- 20.04

Барлыгы

4

1

1

4

10 НЧЫ СЫЙНЫФ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН КАЛЕНДАРЬ - ТЕМАТИК ПЛАН

Дәрес темасы

Сә-гать

саны

Үтәлү вакыты

Материал үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәләре

Белергә

Куллана белергә

Белем һәм күнекмәләр

Факт

План

Белем һәм тормыш - 6

1

Исем. Исемнең килеш , тартым белән төрләнеше кабатлау.

1

1.09


Ләззәтле,илһам,аң,таң, ял,киңәш сүзләрен сөйләмгә кертү исемнең килешләрен аңлап куллану. Саңгырау тартыкка тәмамланган исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

Китап һәм күлмәк кебек сүзләрне тартым белән төрләндерә белергә.

Татар телендә исемнең тартым категориясе булуы һәм аның рус телендә бирелеше.

Тартымлы исемнәрне җөмләдә дөрес куллана

белү күнекмәләрен камилләштерү.

2

Исем.Исем ясагыч кушымчалар.

1

8.09


Ясалышлары буенча исемнәрнең төрләре.

Ясалышлары буенча исемнәрнең төрләрен дөрес аңлап куллана белергә.

Исем ясалышы, исемнәрне сөйләмдә дөрес куллану күнекмәләрен камилләштерү.

3

Кереш контроль эш

( 9 нчы сыйныфта үткәннәрне кабатлау)

1

15.09


Исемнәрнең тартым, килеш белән төрләнеше.

Исемнәрнең тартым, килеш белән төрләнешен аңлап куллана белергә.

Җөмләләрне киңәйтеп язу, тартым кушымчаларының зат-сан төрләрен билгеләү, бирелгән сүзләрдән катлаулы җөмләләр төзү, исемнәрне җөмләләрдән табып килешләрен билгеләү, сорауларга эзлекле һәм тулы итеп җавап бирү күнекмәләрен тикшерү.

4

Хаталар өстендә эш. Сан.Сан төркемчәләре

1

22.09


Сан төркемчәләрен белергә.

Сан төркемчәләрен сөйләмдә аңлап куллана белергә.

Сан төркемчәләре ясалышы, сөйләмдә кулланышы, тәрҗемә итү күнүнекмәләрен камилләштерү.

Хаталар өстендә мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен камилләштерү.

5

Саннарның ясалышы

1

29.09


Сан төркемчәләре, санннарның ясалышы.

Сан төркемчәләрен язма сөйләмдә куллана белергә.

Сан төркемчәләре ясалышы, сөйләмдә кулланышы, тәрҗемә итү күнекмәләрен камилләштерү.

6

"Белем һәм тормыш" бүлеген кабатлау.

1

6.10


Сан, исем сүз төркеме турында гомуми мәгълүмат.

Аерым сүз төркемнәренә хас грамматик формаларның татар һәм рус телләрендә тәңгәл килү-килмәвен белергә.

Татар телендә сүз басымының үзенчәлекле очракларын белү һәм аерым грамматик формадагы сүзләргә басымны дөрес куя алу

күнекмәләрен камилләштерү.

Иң зур байлык- күңел матурлыгы-3

7

Сыйфат фигыль

1

13.10


Сыйфат фигыльнең морфологик билгеләре,заман кушымчалары.

Сыйфат фигыльнең заман формаларын дөрес куллану, сыйфат фигыльнең төрле заманының рус теленә ничек тәрҗемә ителгәнен аңлау.

Татар телендә фигыльнең вид категориясе булмавы һәм аның аналитик формалар белән бирелеше;

8

Җөмлә кисәкләре. Җөмләнең аерымланган кисәкләре.

Ия белән хәбәр арасында тыныш билгеләре.

1

20.10


Җөмлә кисәкләре; җыйнак, җәенке җөмләләр. Ия белән хәбәр арасында тыныш билгеләре.

Бер үк фикерне төрле синтаксик калыплар белән белдерә алу;язма сөйләмдә тыныш билгеләрен дөрес куя белергә.

Җөмлә кисәкләрен билгеләү, җыйнак, җәенке җөмләләрне ясалышын ,сөйләмдә кулланышын, тәрҗемә итү күнекмәләрен камилләштерү.

9

Исем фигыль

1

27.10


Исем фигыль.

Исем фигыльнең килешләрдә төрләнеше.

Исем фигыльнең морфологик билгеләре.

Исем фигыльнең төрләнешен сөйләмдә (хикәядә) куллана белергә.

Зәвык белән киенә белү темасына сөйләм үстерү. Исем фигыль ясалышы,сөйләмдә куллану, тәрҗемә итү, килешләр белән төрләндерү күнекмәләрен камилләштерү

Зарарлы гадәтләрдән сакланыгыз!-3

10

Контроль эш. Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

1

1.11


Тартымлы исемнәрнең төрле килешләрдә җөмләдә кулланылышын белү.


Тартымлы исемнәрне төрле килешләрдә язма сөйләмдә дөрес куллана белергә.

Татар телендә исемнең тартым категориясе булуы һәм аның рус телендә бирелешен аңлау.

11

Хаталар өстендә эш. Инфинитив.

1

17.11


Инфинитив.

Инфинитив +

хәбәрлек сүз.

Инфинитив +

хәбәрлек сүзләрне язма сөйләмдә дөрес куллана белергә. (рецептлар, белдерү, афиша яза белергә)

Сәламәт яшәүдә экология роле турында сөйләм активлаштыру.Инфинитив кушымчаларын ялгау, сөйләмдә куллану, белдерү, афиша яза белү күнекмәләрен камилләштерү.

12

Теләк белдерү формалары.

1

24.11


Теләк фигыльләр.

Теләк фигыльләрне җөмлә төзүдә дөрес куллана белергә.

Яшүсмерләрнең ял итү проблемасы турында

сөйләм активлаштыру. Теләк белдерү

формалары ясалышын белү, сөйләмдә куллану, тәрҗемә итү күнекмәләрен камилләштерү.

Дустың булмаса-эзлә, тапсаң- сакла - 7

13

Төзелеше ягыннан фигыльләр.Сүзлек диктанты.

1

1.12


Төзелеш ягыннан фигыльләрне төркемләү. Җөмләләрне дөрес итеп төзи алуларына ирешү.

Фигыльләрнең төзелеше ягыннан төрләрен танып белү,сөйләмдә куллана белергә.

Фигыльләрнең төзелеше ягыннан төрләрен танып белү,сөйләмдә куллану

күнекмәләрен камилләштерү.

14

1нче яртыеллыкка контроль эш.

1

8.12


Укучыларның 1 яртыеллыкта алган белемнәрен тикшерү.

Җөмләләрне дөрес итеп төзи алуларына ирешү. Конкрет бер тема буенча хикәя төзеп яза белү. Үтелгән кагыйдәләрне куллану.

өйрәнелгән лексик берәмлекләрнең грамматик формаларын җөмлә калыбы итеп куллану күнекмәләрен камилләштерү.

15

Хаталар өстендә эш Бәйлек һәм бәйлек сүзләр.

1

15.12


Бәйлек һәм бәйлек сүзләрнең татар телендә сүздән соң килүен белергә.

Үтелгән кагыйдәләрне куллану.

Бәйлекләр. Бәйлек сүзләр белән җөмләләр төзү, сөйләмдә куллану, тәрҗемә итү күнекмәләрен камилләштерү.

16

Предикатив сүзләр.

1

22.12


Инфинитив + предикатив сүзләр.

Җөмләләрне дөрес итеп төзи алуларына ирешү. Конкрет бер тема буенча хикәя төзеп яза белү. Үтелгән кагыйдәләрне куллану.

Дуслык нинди тиеш?-Бу темага сөйләмне активлаштыру. Инфинитив + тиеш, мөмкин, кирәк, ярый сүзләрен сөйләмдә куллану, тәрҗемә итү күнекмәләрен камилләштерү.

17

Тезмә фигыльләр. Сүзлек диктанты.

1

12.01


Тезмә фигыльләр

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп яза белү.

Кунакчыллык турында сөйләшүне ,тезмә фигыль ясалышын,тәрҗемә итү,сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү.

18

Прагматик текстлар (рецептлар, белдерүләр, афиша,рәсми хат һ.б.)

1

19.01


Прагматик текстлар (рецептлар, белдерүләр, афиша һ.б.), дөрес яза белү. Характеристика , белдерү язарга өйрәнү.

Тәкъдим ителгән темага хат яза белергә.

Язма сөйләмдә тыныш билгеләрен дөрес ккүнекмәләрен камилләштерү.

19

Тәмамланмаган

үткән заман хикәя фигыль.

1

26.01


Тәмамланмаган үткән заман билгеләре, кулланыш үзенчәлекләре.

Татар телендә хикәя фигыльнең заман формаларының мәгънәви үзенчәлекләре; татар телендә фигыльнең вид категориясе булмавы һәм аның аналитик формалар белән бирелешен белергә.

Татар телендәге хикәя җөмләнең хәбәр белән тәмамлану үзенчәлеген истә тотып,сөйләм оештыра алу күнекмәләрен камилләштерү.

Саф хисләр - беренче хисләр-7

20

Хәл фигыль.Сүзлек диктанты.

1

2.02


Хәл фигыль грамматик категорияләре,заманнары.

Хәл фигыль грамматик категорияләре,заман-нарын куллану.

Җөмләдә сүзләр бәйләнешен һәм бәйләүче чараларны гамәли үзләштәрү күнекмәләрен камилләштерү.

21

Җөмлә төрләре.

1

9.02


Тезмә һәм иярченле кушма җөмләләр. Иярченле кушма җөмләләрнең сөйләмдә актив кулланыла торган төрләреннән файдалана белергә.

Кушма җөмләләрнең кагыйләләрен истә калдырып дөрес итеп җөмләләр төзүгә ирешү. Синтетик иярчен җөмләләрнең һәрвакыт баш җөмлә алдыннан килү үзенчәлеге.

Җөмләдә сүзләр бәйләнешен һәм бәйләүче чараларны гамәли үзләштәрү күнекмәләрен камилләштерү.

22

Диктант. Кырмыскалар.

1

16.02


Лексиканы,грамматиканы үзләштерүне тикшерү.

Үтелгән кагыйдәләрне куллану.

Язма сөйләмдә тыныш билгеләрен дөрес кую күнекмәләрен камилләштерү. Актив үзләштерелгән лексик берәмлекләрне дөрес куллана һәм яза белү күнекмәләрен камилләштерү.

23

Хаталар өстендә эш.Тезмә кушма җөмлә.

1

23.02


Тезмә кушма җөмлә. Иярченле кушма җөмләләрнең сөйләмдә актив кулланыла торган төрләреннән файдалана белергә.

Бәйләүче чараларын дөрес куллану.


Җөмләдә сүзләр бәйләнешен һәм бәйләүче чараларны гамәли үзләштәрү күнекмәләрен камилләштерү.

24

Иярчен җөмлә төрләре.Иярчен хәл җөмләләр.

1

2.03


Иярчен хәл җөмләләрне төркемләү. Синтетик иярчен җөмләләрнең һәрвакыт баш җөмлә алдыннан килү үзенчәлеге.

Иярченле кушма җөмләләрнең сөйләмдә актив кулланыла торган төрләреннән файдалана алу.

Татар җөмләсендә сөйләм яңалыгының хәбәр алдында урнашуын белү. Җөмләдә сүзләр бәйләнешен һәм бәйләүче чараларны гамәли үзләштәрү күнекмәләрен камилләштерү.

25

Изложение. "Сәламәтлек-зур байлык".

1

9.03


Конкрет бер тема буенча хикәя төзеп яза белү.

Үтелгән кагыйдәләрне куллану.

Татар телендәге хикәя җөмләнең хәбәр белән тәмамлану үзенчәлеген истә тотып,сөйләм оештыра алу күнекмәләрен камилләштерү.

26

Аналитик һәм синтетик иярчен җөмләләр.

1

16.03


Иярченле кушма җөмләләрнең аналитик һәм синтетик төрләре.Аналитик һәм синтетик бәйләү чаралары.

Аналитик һәм синтетик бәйләү чараларын дөрес куллану.

Иярченле кушма җөмләләрнең аналитик һәм синтетик төрләрен ,аналитик һәм синтетик бәйләү чараларын танып белү,анализ ясау,җөмләләр төзү күнекмәләрен камилләштерү.

Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый - 9

27

Фонетика. Яңгырау тартыкларның иҗек яки сүз ахырында саңгыралануы.

1

6.04


Яңгырау тартыкларның иҗек яки сүз ахырында саңгыралануы.

Яңгырау тартыкларның иҗек яки сүз ахырында саңгыралануын аңлау.


Татар телендә сузык һәм тартык авазларның үзгәрешләре. Сүзләрнең транскрипциясе. Татар сөйләмен фонетик яктан дөрес оештыру күнекмәләрен камилләштерү.

28

Әйтелү максаты ягыннан җөмлә төрләре.

1

13.04


Хикәя, сорау, боеру һәм тойгылы җөмләләр.

Хикәя, сорау, боеру һәм тойгылы җөмләләрне язма сөйләмдә актив куллану.

Хикәя, сорау, боеру һәм тойгылы җөмләләрне дөрес интонация белән әйтү. Татар телендә сүз басымының үзенчәлекләрен белү һәм аерым грамматик формалардагы сүзләрдә басымны дөрес кую күнекмәләрен камилләштерү.

29

Антоним, синоним, омоним сүзләр.

1

20.04


Антоним, синоним, омонимнарны язма сөйләмдә актив куллана белү.

Сөйләмдә коммуникатив максатка туры килгән гади тотрыклы гыйбарәләр куллана белү.

Актив үзләштерелгән лексик берәмлекләрне дөрес куллана һәм яза белү күнекмәләрен камилләштерү.

30

Җөмләдә сүзләр тәртибе.Диалог һәм туры сөйләм янында тыныш билгеләре.

1

27.04


Татар җөмләсендә сөйләм яңалыгының хәбәр алдында урнашуын, тыныш билгеләрен куя белү. (Бүген безгә кунаклар килә. Кунаклар безгә бүген килә. Кунаклар бүген безгә килә).

Телдән һәм язма сөйләмдә программага кертелгән лексик берәмлекләрне дөрес әйтү һәм куллану, тыныш билгеләрен язма сөйләмдә дөрес куллану.

Татар җөмләсендә сөйләм яңалыгының хәбәр алдында урнашуын белү. Җөмләдә сүзләр бәйләнешен һәм бәйләүче чараларны гамәли үзләштәрү күнекмәләрен камилләштерү.

31

Сүз ясагыч кушымчалар.

1

4.05


Сыйфат ясагыч кушымчалар.

Сыйфат ясагыч кушымчаларны дөрес куллану

Актив үзләштерелгән лексик берәмлекләрне дөрес куллана һәм яза белү күнекмәләрен камилләштерү.

32

Еллык контроль эш "Морфология һәм синтаксис".

1

11.05


Лексиканы,грамматиканы үзләштерүне тикшерү.

Җөмләләрне дөрес итеп төзи алуларына ирешү

Актив үзләштерелгән лексик берәмлекләрне дөрес куллана һәм яза белү күнекмәләрен камилләштерү.

33

Тезмә һәм иярченле кушма җөмләләр. Хаталар өстендә эш.

1

18.05


Тезмә һәм иярченле кушма җөмләләрне сөйләмдә актив куллану.

Монологик сөйләмдә иярчен җөмләләрне куллана белергә.

Бер үк фикерне төрле синтаксик калыплар белән белдерә алу;язма сөйләмдә тыныш билгеләрен дөрес куя белү күнекмәләрен камилләштерү.

34

Шарт фигыль, иярчен шарт җөмлә.

1

25.05


Шарт фигыль, иярчен шарт җөмлә.

Җөмләләрне дөрес итеп төзи алуларына ирешү.

Шарт фигыль, иярчен шарт җөмләләрне танып белү,төзү,анализ ясау, сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү

35

Үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

1



Алган белемнәрен куллану.

Телдән һәм язма сөйләмдә программага кертелгән лексик берәмлекләрне дөрес әйтү һәм куллану.


Бер үк фикерне төрле синтаксик калыплар белән белдерә алу;язма сөйләмдә тыныш билгеләрен дөрес куя белү күнекмәләрен камилләштерү.



УКУЧЫЛАРНЫҢ БЕЛЕМ ҺӘМ КҮНЕКМӘЛӘРЕН БӘЯЛӘҮ НОРМАЛАРЫ

Контроль эш

Сүзлек диктанты

Диктант

Изложение

Татар теленнән кереш контроль эш материалы "Рус телле балаларга татар теле һәм әдәбияты коммуникатив технология нигезендә укыту 1- 11 сыйныфлар төзүчесе " төзүчесе Р. З. Хөйдарова, Р. Л. Малафеева. Казан, Татарстан китап нәшрия 2013ел программасына нигезләнеп төзелде. Материал үз эченә уку елы дәвамында өйрәнелгән барлык грамматик темаларны алып эшләнде. Эшне башкару өчен 45 минут бирелә. Һәр дөрес эшләнгән бирем 1 балл белән бәяләнә һәм "5"ле куела. 80% дөрес эшләнсә - "4"ле, 60% дөрес эшләнсә- "3"ле, 45 % дөрес эшләнсә "2"ле куела.

Контроль - исәпләү материаллары укучыларның белемнәрен төрле яклап тикшерүне күздә тота:

- теоретик материалларны үзләштерү hәм ныгыту дәрәҗәсен;

- тәрҗемә итә белүләрен;
- сөйләм эшчәнлеге үсешен.

"5"-Эш пөхтә, төгәл һәм орфографик хаталарсыз язылган. "4"-Эш пөхтә, төгәл язылган, әмма 1-3 төзәтүе яки 1-2 орфографик хатасы бар."3"- Эш пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-5 төзәтүе яки 3-5 орфографик хатасы бар."2"- Эш пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки аннан артыграк хатасы бар.

Диктант укучыларның грамматик күнекмәләрен тикшерү максатыннан бирелә. Бирем укучыларның исемнәрне дөрес тартым белән төрләндерә белүләрен тикшерә. Биремгә икенче билге куела.

"5"-Диктант пөхтә һәм төгәл язылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион хаталы.

"4"- Диктант пөхтә һәм төгәл язылган, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион хаталы.

3"- Диктант пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-6 орфографик, 6 пунктуацион хаталы.

"2"- Диктант пөхтә язылмаган, 7 дән артык орфографик, 7 дән артык пунктуацион хаталы.

"1"- Диктант пөхтә язылмаган, 10 нан артык орфографик, 8 дән артык пунктуацион хаталы.

Диктант: уку елы башында - 95-105 сүз, уку елы ахырында - 105-115 сүз.

Изложение укучыларның грамматик күнекмәләрен тикшерү, күргән һәм ишеткән турында хикәяләп яза белүләрен тикшерү максатыннан бирелә.

Изложение: уку елы башында - 150-160 сүз, уку елы ахырында - 165-175 сүз.

"5"-Тыңланган текстның эчтәлеге тулы, эзлекле һәм дөрес язылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион яки 1 грамматик хаталы эш.

"4"-Тыңланган текстның эчтәлеге эзлекле һәм дөрес язылган, ләкин 1-2 эчтәлек ялгышы җибәрелгән, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион яки 2-3 грамматик хаталы эш.

"3"- Тыңланган текстның эчтәлеге өлешчә эзлекле язылган, 4-5 орфографик, 4 пунктуацион яки 4-5 грамматик хаталы эш.

"2"- Тыңланган текстның эчтәлеге бөтенләй ачылмаган, эзлекле язылмаган, 6 дан артык орфографик, 5 тән артык пунктуацион яки 6 дан артык грамматик хаталы.

"1"- Тыңланган текстның эчтәлеге бөтенләй ачылмаган, эзлекле язылмаган, 9 дан артык орфографик, 5 тән артык пунктуацион яки 8 дән артык грамматик хаталы.

МӘГЪЛҮМАТ ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ЧЫГАНАКЛАРЫ

УМК

Дәреслек: Хәйдәрова Р.З. Татар теле : Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәбенең 10 нчы сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен)/Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева, З.М. Шаһгалиева. - Казан : Мәгариф, 2009.

УКЫТУЧЫ ӨЧЕН :

1.Д.Т.Гыйльманова, И.И.Баһавиева. Татар теленнән текстлар җыентыгы (рус телле балалар өчен. Яр Чаллы 2010.

2.К.С.Фәтхуллова. Э.Н.Денмөхәммәтова. Татар теленнән олимпиадага әзерләнәбез. Мәгариф" нәшрияты.2010.

3.Краткий справочник и упражнения по синтаксису сложноподчинённого предложения татарского языка. Набережные Челны.2002.

4.К.С.Фәтхуллова.Н.Г.Сазонова.Рус телендә сөйләшүче балалар өчен тестлар. Казан."Гыйлем".2013.

6.К.С.Фәтхуллова. Э.Н.Денмөхәммәтова. Татар теленнән олимпиадага әзерләнәбез. Мәгариф" нәшрияты.2010.

7.Краткий справочник и упражнения по синтаксису сложноподчинённого предложения татарского языка. Набережные Челны.2010.

8.Р.З.Хәйдарова, Г.М.Әхмәтҗанова.Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен конрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы. Яр Чаллы. 2014.

9.Р.Р.Нигъмәтуллина.Татар теле өйрәнүчеләргә кагыйдәләр һәм күнегүләр.Казан. "Мәгариф" нәшрияты.2010.

10.Р.Н.Насибуллина.Татарский язык в таблицах и схемах. Казань.Издательство «Гыйлем». 2013.

11. Рус теле балаларга татар теле дәресләрендә өстәмә куллану өчен текстлар җыентыгы.2012 ел. Яр Чаллы .Мәгариф идарәсе.

12. Р.Р.Нигъмәтуллина. Контроль тестлар һәм текстлар. Казан. "Мәгариф" нәшрияты.2012.

13.Рус теле балаларга татар теле дәресләрендә өстәмә куллану өчен текстлар җыентыгы.2011 ел. Яр Чаллы .Мәгариф идарәсе.

14. Ф.Ф.Харисов. Ч.М.Харисова. Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар.Казан. "Яңалиф" 2013.

УКУЧЫЛАР ӨЧЕН:

1.К.С.Фәтхуллова.Н.Г.Сазонова.Рус телендә сөйләшүче балалар өчен тестлар. Казан."Гыйлем".2013.

2.Р.Н.Насибуллина.Татарский язык в таблицах и схемах. Казань.Издательство «Гыйлем». 2013.

Электрон күрсәтмә:

1. mon.tatar.ru.

2.edu.tatar.ru порталы

3.belem.ru/resources-белем бирү ресурслары үзәге

4. miras.belem.ru-мәктәп укучылары өчен китапханә

5. balarf.ru-"Бала" китапханәсе

КОНТРОЛЬ- ИСӘПЛӘҮ МАТЕРИАЛЛАРЫ

Кереш контроль эш.

Чыганак: Р.З.Хәйдарова, Г.М.Әхмәтҗанова. Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен конрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы. Яр Чаллы. 2014.

Материал үз эченә 9 нчы сыйныфта өйрәнелгән барлык грамматик темаларны алып эшләнде.

Максат: 9 нчы сыйныфта алган белемнәрне тикшерү.

Бурычлар: укучыларның тыңлап аңлау күнекмәләрен тикшерү, укучыларның лексик-грамматик күнекмәләрен тикшерү, укучыларның сөйләм ситуацияләренә караган репликаларны тәрҗемә итә белү күнекмәләрен тикшерү;

-фигыль формаларын дөрес билгеләү;

-килеш кушымчаларын дөрес язу;

-сыйфат ясагыч кушымчаларны дөрес куллану;

Билгеләр түбәндәгечә бәяләнә:

"5"-34-37 балл исәбеннән куела.

"4"-33-30-16 балл исәбеннән куела.

"3"-29-24 балл исәбеннән куела.

"2"-23-20 балл исәбеннән куела.

1.Как скажете о том, что:

-Габдулла Тукай родился в деревне Кушлавыч;

-Вы каких татарских писателей знаете?

-Мы изучали государственную символику Татарстана;

-Маленький Тукай, когда приехал в Казань , удивлённо смотрел на одежду;

-Абдулла Алиш не вернулся с Великой Отечественной войны .

2.Сорауларның кушымчаларын язып бетерегез һәм сүз төркемнәрен күрсәтегез.

Нишлә ________өйрәнү ___шарт фигыль

Нишлә ________өйрәнергә ___боерык фигыль

Нишлә ________өйрәнсә ___сыйфат фигыль

Нишлә ________өйрәнгәч ___хәл фигыль

Нишлә ________өйрәнүче ___инфинитив

Нишлә ________өйрәнсен ___исем фигыль

3.Тиешле кушымчаны язарга.

1 вариант 2 вариант

Нәрсәне? дәреслек_____ урман_____

Кая? дәреслек_____ урман_____

Кайдан? дәреслек_____ урман_____

Нәрсәнең? дәреслек_____ урман_____

Кайда? дәреслек_____ урман_____

4. Нишләргә? Соравына сүзләр язарга.

5. Тиешле кушымчаны язарга (-гы,-ге, -лы,-ле)

Көз, боз, яз, тәм, җил, бал, акыл.

6. Тәрҗемә итәргә.

Томан, чык, бәс, кырау,

7. " Җәй"темасына карамаган сүзне язып алырга. Бу сүзләр белән 3 җөмлә төзеп язарга.

Яңгырлы, кояшлы, эссе, кыздыра, бөркү, буранлы, яшелләнә, күкри, яшен.



Контроль эш. Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

Чыганак: Р.З.Хәйдарова, Г.М.Әхмәтҗанова. Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен конрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы. Яр Чаллы. 2014.

Материал үз эченә 1 чирек дәвамында өйрәнелгән барлык грамматик темаларны алып эшләнде.

Максат: 1 нче чиректә алган белемнәрне тикшерү.

Бурычлар:

-тартымлы исемнәрне төрле килешләрдә дөрес куллануны тикшерү;

-ситуатив күнегүләрне дөрес тәрҗемә итеп язу;

-бирелгән темага диалог төзеп язу.

Билгеләр түбәндәгечә бәяләнә:

"5"- Һәр дөрес эшләнгән бирем 1 балл белән бәяләнә

"4"- 80% дөрес эшләнсә

"3"- 60% дөрес эшләнсә

"2"- 45% дөрес эшләнсә

1. Тартымлы исемнәрне табып, килешләрен билгеләргә.

1.Авыру улының тавышын ишетте. (Г. Бәширов)

2. Мин әле ир түгел, шулай да мин кулыма корал алдым. (Н. Фәттах)

3. Аннары ул аның көченә, кыюлыгына да ышанды. (Н. Фәттах)

2.Напиши, как скажешь, если:

  • по вторникам и субботам ты ходишь в спортивный кружок;

  • танцами занимаешься 5 лет;

  • в свободное время вы с папой играете в шахматы?

3. Җөмләләрне дәвам ит.

1) Минем буш вакытым аз, чөнки ... .

2) Буш вакытым күп, шуңа күрә ... .

3) Буш вакытны файдалы үткәрәм, ләкин ... .

4) Минем буш вакытым булса, ... .

5) Тәмәке тарту - начар гадәт, чөнки ... .

6) Ул буш вакытында спорт түгәрәгенә йөри, шуңа күрә ... .

4. Напиши, как спросишь у подруги:

  • какие парни ей больше нравятся;

нравятся ли ей курящие девушки.

парни, пьющие пиво, могут ли иметь хорошей семьи.

5. Диалог төзергә. "Зарарлы гадәтләрдән сакланыгыз".(Тартымлы исемнәрне кулланырга)

I яртыеллыкка контроль эш.

Чыганак: Р.З.Хәйдарова, Г.М.Әхмәтҗанова. Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен конрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы. Яр Чаллы. 2014.

Материал үз эченә 2 чирек дәвамында өйрәнелгән грамматик темаларны алып эшләнде. Контроль эш телнең өйрәнелә торган лексик берәмлекләрен һәм аларның грамматик формаларын җөмлә калыбы итеп куллануын , сүзләрнең җөмләдә урнашу тәртибе һәм җөмләдәге сүзләрнең үзара бәйләнешен тикшерү максатыннан төзелде.

Максат: 1 нче яртыеллыкта алган белемнәрне тикшерү.

Бурычлар: укучыларның ике гади җөмләдән кушма җөмлә ясый белү күнекмәләре тикшерү, укучыларның кушма җөмлә төрләрен аера белү күнекмәләре тикшерү, сөйләм ситуациясенә караган репликаларны яза белү,бирелгән тема буенча үз фикереңне язмача белдерә алу.

Эшне башкару өчен 45 минут бирелә.

Билгеләр түбәндәгечә бәяләнә:

"5"- Һәр дөрес эшләнгән бирем 1 балл белән бәяләнә.

"4"- 80% дөрес эшләнсә.

"3"- 60% дөрес эшләнсә.

"2"- 45% дөрес эшләнсә.

1.Скажите о том, что:

- у вас есть друг, вы с ним давно дружите;

-бывают споры, но вы их решаете спокойно, никогда не ругаетесь;

- вы с соседями живёте дружно,ходите друг-другу в гости, вместе пьёте чай.

2.Җөмләләрне дәвам итеп языгыз.

1) Әгәр дус буласың килсә,

2) Дус була белү-

3) Әгәр дустыңның кайгысы булса,

4) Битараф кеше-

4.Посоветуйте однокласснику:

-быть верным другом;

-не обманывать друга;

-быть внимательным по отношению к другу.

5. Сделайте комплимент Оле, потому что,

1) -она сегодня очень красиво одета;

2)Скажите, что:

-ей эта одежда идёт;

-она всегда одевается аккуратно,красиво.

6. "Тормыш мәгънәсе" дигән темага, терәк сүзләр һәм сүзтезмәләр кулланып, үз фикерләрегезне языгыз.

Терәк сүзләр: көн дә күңел ачу, үз-үзеңне генә ярату, күп акча эшләү, киң күңелле булу. Алдагы көн турында уйламау, бай тормышта яшәү,туган илгә хезмәт итү, кешегә битараф булмау, кеше хәленә керү, изге эшләр эшләү, ярдәм итү.

Еллык контроль эш. Морфология һәм синтаксис.

Чыганак: Р.З.Хәйдарова, Г.М.Әхмәтҗанова. Гомуми белем бирү мәктәпләренең 10-11 сыйныфында укучы рус телле балаларга татар теленнән контроль эшләр. Яр Чаллы. 2010.

Материал үз эченә уку елы дәвамында өйрәнелгән барлык грамматик темаларны алып эшләнде. Эшне башкару өчен 45 минут бирелә.

Максат: Ел дәвамында алган белемнәрне тикшерү.

Бурычлар:

-морфология һәм синтаксис буеча алган белемнәрне куллана белү;

-ситуатив күнегүләрне дөрес тәрҗемә итеп язу;

-фигыль формаларын дөрес билгели алу;

-иярченле кушма җөмләләр төзеп яза белү;

-бирелгән тема буенча диалог төзү;

-бирелгән тема буенча хикәя төзү;

Билгеләр түбәндәгечә бәяләнә:

"5"-34-37 балл исәбеннән куела.

"4"-33-30-16 балл исәбеннән куела.

"3"-29-24 балл исәбеннән куела.

"2"-23-20 балл исәбеннән куела.

1.Спроси у друга :

-знает ли он о Великой Отечественной войне;

- знает ли он о писателях, погибших на войне;

-когда Андре Тиммерманс передал стихи Мусы Джалиля;

-как зовут җену , дочь Мусы Джалиля.

2.Допустим, идёт встреча с ветеранами Великой Отечественной войны. Как вы спросите, если хотите узнать:

-на каких фронтах они воевали;

-какие города освобождали;

-были ли ранены.

3.Сорауларның кушымчаларын язып бетерегез һәм сүз төркемнәрен күрсәтегез.

Нишлә ________саубуллашу ___шарт фигыль

Нишлә ________сабуллашырга ___боерык фигыль

Нишлә ________саубуллашса ___сыйфат фигыль

Нишлә ________саубуллашкач ___хәл фигыль

Нишлә ________саубуллашучы ___инфинитив

Нишлә ________саубуллашсын ___исем фигыль2.

4. Иярченле кушма җөмләләр төзегез:

1.Әсирлектә дуслашкач, ... .

2.Шигырьләрем туган илгә кайтсын дип, ... .

5.Диалог төзегез. Тема: Батырлык.

- тәкъдим итү

- риза булмау

- аңлату

- сорау бирү

- исбатлау

- риза булу

6. Бөек Ватан сугышы турында кыскача мәгълүмат языгыз.

2 вариант.

1.Спроси у друга :

-знает ли он о Великой Отечественной войне;

- знает ли он о писателях, погибших на войне;

-когда Андре Тиммерманс передал стихи Мусы Джалиля;

-как зовут җену , дочь Мусы Джалиля.

2.Допустим, идёт встреча с ветеранами Великой Отечественной войны. Как вы спросите, если хотите узнать:

-страшно ли на войне;

-каких наград были удостоены;

-когда они вернулись на Родину.

3.Сорауларның кушымчаларын язып бетерегез һәм сүз төркемнәрен күрсәтегез.

Нишлә ________саубуллашу ___шарт фигыль

Нишлә ________сабуллашырга ___боерык фигыль

Нишлә ________саубуллашса ___сыйфат фигыль

Нишлә ________саубуллашкач ___хәл фигыль

Нишлә ________саубуллашучы ___инфинитив

Нишлә ________саубуллашсын ___исем фигыль2.

4. Иярченле кушма җөмләләр төзегез:

1.Әсирлектә дуслашкач, ... .

2.Шигырьләрем туган илгәкайтсын дип, ... .

5.Диалог төзегез. Тема: Солдат булу....

- киңәш бирү

- риза булмау, фикерне кире кагу

- исбатлау

- риза булу, килешү.

6. Батырлык турында 5-6 җөмлә язарга.

Биремле диктант. Кырмыскалар.

Диктант укучыларның грамматик күнекмәләрен тикшерү максатыннан бирелә.

Бурыч: Укучыларның грамоталылы язуны һәм игътибарлылыкны тикшерү.

Бирем укучыларның исемнәрне дөрес тартым белән төрләндерә белүләрен тикшерә. Биремгә икенче билге куела.

"5"-Диктант пөхтә һәм төгәл язылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион хаталы.

"4"- Диктант пөхтә һәм төгәл язылган, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион хаталы.

3"- Диктант пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-6 орфографик, 6 пунктуацион хаталы.

"2"- Диктант пөхтә язылмаган, 7 дән артык орфографик, 7 дән артык пунктуацион хаталы.

"1"- Диктант пөхтә язылмаган, 10 нан артык орфографик, 8 дән артык пунктуацион хаталы.

Диктант: уку елы башында - 95-105 сүз, уку елы ахырында - 105-115 сүз.

Биремле диктант. Кырмыскалар.

Кырмыскаларның тырышлыгы турында бик күп мактау сүзләре әйтелгән. Чыннан да, кырмыскаларның һәркайсы эштә. Табыш - уртак. Очраган бер бөҗәкне сырып алалар, тешлилиәр, өстенә кислота сибәләр дә ояларына өстериләр.

Кырмыскалар урманның билгеле бер җирен саклыйлар. Бигрәк тә, җирән кырмыскалар файдалы. Җәй буена бер оя кырмыска биш миллион корткычны юк итә. Ә кошлар белән чагыштырсак? Бер песнәк көненә биш йөз - алты йөз корт, ә тукран меңгә якын бөҗәк чүпли. Кырмыскалар юк иткән бөҗәкләр саны дистәләрчә тапкыр артыграк булып китә.

Кырмыска белән кем көч сынаша алыр икән? Фил үз авырлыгы кадәр йөкне күтәрә алмый. Кырмыска үзеннән берничә тапкыр авыррак бөҗәкне җилтерәтеп күтәреп бара!

Әмма кырмыскаларның дошманнары да юк түгел. Алар белән кошлар, керпеләр, тычканнар, бакалар туклана. Еш кына кырмыскаларга кешеләр дә зур зыян китерә. Кайберәүләр кырмыска оясын туздыралар да анда купкан ыгы-зыгыны карап торалар. Балыкчылар кайчак кырмыска курчаклары белән балык тоталар. Табигатькә нинди зур зыян!

Бирем:

Текстта күтәрелгән проблеманы ачыклагыз. Текстка карата үзегезнең фикерегезне языгыз.(5-6 җөмлә.)

Изложение

Сәламәтлек -зур байлык.

Изложение укучыларның грамматик күнекмәләрен тикшерү, күргән һәм ишеткән турында хикәяләп яза белүләрен тикшерү максатыннан бирелә.

Бурыч: күргән һәм ишеткән турында хикәяләп, хатасыз яза белү.

Изложение: уку елы башында - 150-160 сүз, уку елы ахырында - 165-175 сүз.

"5"-Тыңланган текстның эчтәлеге тулы, эзлекле һәм дөрес язылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион яки 1 грамматик хаталы эш.

"4"-Тыңланган текстның эчтәлеге эзлекле һәм дөрес язылган, ләкин 1-2 эчтәлек ялгышы җибәрелгән, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион яки 2-3 грамматик хаталы эш.

"3"- Тыңланган текстның эчтәлеге өлешчә эзлекле язылган, 4-5 орфографик, 4 пунктуацион яки 4-5 грамматик хаталы эш.

"2"- Тыңланган текстның эчтәлеге бөтенләй ачылмаган, эзлекле язылмаган, 6 дан артык орфографик, 5 тән артык пунктуацион яки 6 дан артык грамматик хаталы.

"1"- Тыңланган текстның эчтәлеге бөтенләй ачылмаган, эзлекле язылмаган, 9 дан артык орфографик, 5 тән артык пунктуацион яки 8 дән артык грамматик хаталы.

Изложение

Сәламәтлек -зур байлык.

Халык:"Дөньяда иң зур байлык-сәламәтлек",-ди.Чыннан да шулай.Сәламәт кеше эшли дә,тормышын яхшырта,ял да итә.

Һәр кеше үзенең сәламәтлеге өчен үзе җаваплы.Сәламәт булу өчен ,кеше нәрсәләр эшләргә тиеш?Сәламәт булу өчен ,беренче чиратта спорт белән шөгыльләнергә кирәк .Укучылар төрле спорт түгәрәкләренә йөри алалар.Мәсәлән,айкидо,гимнастика,волейбол,карате,җиңел атлетика,бию түгәрәкләре эшли.Иртән зарядка ясарга мөмкин.

Кышын тимераякта яки чаңгыда шуарга кирәк.Кышкы саф һава да сәламәтлеккә файдалы.Җәен елгада су коенырга,кояшта кызынырга була.Теләсәң,велосипедта йөрергә мөмкин.Икенчедән,көндәлек режимны сакларга,акыл хезмщтен физик хезмәт белән аралаштырырга,авыр эштән соң ял итәргә кирәк.

Дөрес туклану да организм өчен бик файдалы.Күбрәк яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга кирәк.Йокы алдыннан кыздырылган,майлы, артык баллы ризыклар ашарга ярамый.

Әлбәттә ,ел вакытына карап,дөрес киенә белү дә бик мөһим.Җәен җиңел ,кышын җылы кием кияргә кирәк.Кыш көне яланбаш йөрү,кыска җиңел курткалар кию төрле авырулар китереп чыгара.

Әлбәттә ,сәламәтлекне саклау өчен,исерткеч эчемлекләр эчмәү ,тәмәке тартмау-иң беренче шартлар.Димәк,һәр кеше үзенең сәламәтлеген үзе саклый ала.



© 2010-2022