• Преподавателю
  • Другое
  • Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше. (4 класс)

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше. (4 класс)

Максат:1)Укучыларны яңгырау һәм саңгырау тартыкка беткән исемнәрне килеш белән төрләндерергә өйрәтү. 2)Дөрес язу күнекмәләрен ныгыту,килеш кушымчаларын дөрес билгеләү,чагыштыру,аеру күнекмәләрен камилләштерү,фикерләү сәләтен,сөйләм телент үстерү. 3)Мөстәкыйльлек һәм үз көчеңә ышаныч тәрбияләү. ...
Раздел Другое
Класс 4 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше.Класс: 4 а,б Фән: Татар теле Укытучы: Хамадиева Г.И. Максат:

1)Укучыларны яңгырау һәм саңгырау тартыкка беткән исемнәрне килеш белән төрләндерергә өйрәтү. 2)Дөрес язу күнекмәләрен ныгыту,килеш кушымчаларын дөрес билгеләү,чагыштыру,аеру күнекмәләрен камилләштерү,фикерләү сәләтен,сөйләм телент үстерү. 3)Мөстәкыйльлек һәм үз көчеңә ышаныч тәрбияләү. Дәрес барышы. I.Оештыру моменты -Исәнмесез,укучылар!Хәерле көн! Хәзер йөзгә-йөз партнер белән бер-берегезне сәламләгез, җилкәгә-җилкә партнерга елмаегыз,тыныч утырыгыз. Афәрин, татар теле дәресен башлыйбыз. II.Белемнәрне актуальләштерү. ТЭЙК ОФ -ТАЧ- ДАУНстркутурасын кулланып үткәннәрне искә төшерәбез һәм кабатлыйбыз. -Хәзер,мин сезгә сораулар дөрес җаваплар әйтәм,сез дөрес җавапка гына басасыз -Дәрес дәвам итү.Укучыларның белемнәрен тикшерү өчен ТОКИН МЭТ куллану. Исем темасына һәр өстәл сүзләр,фразалар язарга тиеш. Вакыт бирелә.Аннан соң өстәлләр үзара алышынып эшләрне тикшерә өстәмәләр яза. Бүген без исем һәм аның килеш белән төрләнеше турында сөйләшербез,дәрес ахрына мин сездән иҗади эш көтеп калам. III. Яңа белемнәр формалаштыру. Табышмаклар әйтү,җавапларын язабыз соңгы хәреф астына сызыгыз. Нәтиҗә ясагыз.Дөрес болар яңгыру һәм саңгырау авазларга беткән исемнәр. Ул исемнәргә килеш төрләндергән нинди кушымчалар ялгарсыз.Уйлагыз һәм әйтегез. Сүзләрне килешләр белән төрләндерүне кагыйдәләр аша чагыштырыгыз . -Дәресне дәвам итәбез. СИМАЛТИНИУС РЕЛЛ ТЭЙБЛ стуктурасы ярдәмендә яңа белемнәрне үзләштерү.Карточкалар белән эш. Игътибарлы булыгыз.Җөмләдәге исемнәргә килеш кушымчасын дөрес куегыз.Һәрберегез биремне дәфтәрдә эшли,аннары дәфтәрләрегезне йөзгз-йөз утырган иптәшегез белән алмашашыгыз һәм тикшерегез. РАУНД ТЭЙБЛ Һәр өстәлдә карточка бар.№4 укучы шул карточканы ала,беренче булып табышмакның җавабын яза.Каршы күршесенә тапшыра,ул килешләрнең кыскартылган исемнәрен яза,аның иң күршесе сүзне төрләндерә башлый ,чиратлашыпязыгыз.Язып беткәч тикшерәбез. IVБелем күнекмәләрне ныгыту. ДЖОТ ТОСТ(уйлар өстәлдә) структурасы ярдәмендә белемнәрне тикшерү. Мин сезгә дүртәр кәгазь бирәм ,сез шуларга исемнәр языгыз,исемнәр төрле килештә булса да ярый.Язып бетергән укучы аларны өстәл уртасына куя бара.Сүзләр язганда алар кабатланмаска тиеш,шуңа күрә аларны язар алдыннан төркемдәге иптәшләреңә әйтеп барасың. Алдагы эшне без СОРТ КАРДС структурасы ярдәмендә үтиячәкбез.Сүзләрне төркемнәргә аерыгыз ,сүзләрнең соңгы хәрефләренә карап аерыгыз. (яңгырау һәм саңгырау тартыкларга беткән исемнәр.) ТИК-ТЭК-ТОУ структурасы ярдәмендә шул сүзләр белән җөмләләр төзибез. Тикшерү.

V.Рефлексия

-Сез нәрсәне белә идегез?

-Нәрсә белдегез?

-Нинди авырлыклар булды? Нәрсә аңлашылмады?

-Элек мин .........дип уйлый идем.

-Хәзер мин .........дип уйлыйм.

VI Йомгаклау

Өй эше бирү, билгеләр кую.













-Элек мин .........дип уйлый идем.

-Хәзер мин .........дип уйлыйм.

.2

© 2010-2022