Рабочая программа по татарской литературе 11 класс

Раздел Другое
Класс 11 класс
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


"Каралды"

Методик берләшмә җитәкчесе:

__________Гиззатуллина З.М.

Беркетмә №,

"___" ___________ 2015 ел.

"Килешенде"

Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары: ________ Зәкиева Э.Ф.

"___" _________ 2015 ел.

"Расланды"

Мәктәп директоры:

_________ Авзалов Ф.Г

.Приказ №_________

"___" ________ 2015 ел.


Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе «Чалпы авылы гомуми урта белем бирү мәктәбе»




ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БАЗА МӘКТӘБЕНЕҢ

11 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН

ӘДӘБИЯТТАН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

(атнага 2 сәгать, барлыгы 68 сәгать)

Төзеде:Iквалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы - Зәкиева Энҗе Фаиз кызы

Педагогик киңәшмә утырышында каралды:

Беркетмә№_______

"______"___________2015


Чалпы авылы, 2015 нче ел

.

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

1. Россия Федерациясенең «Мәгариф турында»гы Законы (7 нче маддә )

2.Россия Федерациясе хөкүмәте раслаган (2001 ел , 29 декабрь. № 1756) «Россия мәгарифен яңарту Концепциясе»;

3.Татарстан Республикасынын «Мәгариф турында»гы Законы (7 нче маддә);( (1997 ел, 2 июль. Үзгәрешләр - 2012 ел, 21 июнь

4. "Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында" Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).

5."2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы" (2004 ел, 11 октябрь).

6.Россия Федерациясенең 309-Ф3 номерлы Законы (2007 ел, 1 декабрь).

7.Татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы. - Казан, 2008.

8.Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары (5-11 нче сыйныфлар). - Казан: "Мәгариф" нәшрияты, 2010

9.Татар теле һәм әдәбияты. Үрнәк программалар. Татар телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011

10.Дәреслек: Дәреслек: А.Г.Әхмәдуллин, Ф.Г.Галимуллин, Т.Н.Галиуллин, Ф.Ә.Ганиева, Н.Г.Юзиев. Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныфы өчен дәреслек. - Казан: "Мәгариф" нәшрияты, 2011. Приказ 2426/1 13.05.2011.№138

Хрестоматия: А.Г.Әхмәдуллин, Т.Н.Галиуллин, Н.Г.Юзиев. Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныфы өчен әдәбияттан хрестоматия. - Казан: "Мәгариф", 2005.

11.Мәктәпнең укыту планына нигезләнеп төзелде.

Эш программасы структурасы:

Татар теленнән эш программасы биш өлештән тора:

1)программаның эчтәлеге;

2)укыту - тематик план;

3)укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр;

4)укучыларның белемнәрен бәяләү нормалары;

5)укыту - методик комплекты

Программаның эчтәлеге


Мәктәп укыту планында әдәбият дәресләре атнага 2 сәгать исәбеннән каралган, ә программа 3 сәгать исәбеннән төзелгән булу сәбәпле, язучыларның әсәрләрен өйрәнү һәм класстан тыш уку дәресләре өлешчә кыскартылды. Дәресләрдә проект эшләре яклау (язучылар иҗаты буенча), Интернет ресурслары белән эшләү кебек эш төрләрен дә киңрәк куллану, компьютер технологияләрен күбрәк кертү планлаштырыла.

Сәгать саны: атнага - 2 сәгать (елына - 68 сәгать)

Шулар арасында:

әсәрләр өйрәнү - 58 сәгать

сөйләм үстерү (4(2 к) - сочинение язу) - 6 сәгать

дәрестән тыш уку - 4 сәгать;

Уку курсының темаларга бүленеше


Тема бүленеше


Барлыгы

Теоретик

материал

Әдәби әсәргә анализ

Бәйл. сөйләм үстерү

Дәрестән

тыш

уку

Темага караган төшенчәләр

Чит илләрдә татар әдәбияты

1

1




Гаяз Исхакый иҗаты

3

1

1

1


30 нчы еллар совет әдәбияты

3

2

1



Социалистик реализм.

Нәкый Исәнбәт иҗаты

3

1

1

1


Трагедия жанры. Трагик конфликт.

40 - 50 нче еллар әдәбиятында Бөек Ватан сугышы

2

1

1



40 - 50 нче еллар әдәбияты

3

2

1



Социалистик реализм.

Муса Җәлил иҗаты

4

1

2

1


Лирика (күңел лирикасы, пейзаж, публицистик, фәлсәфи).

Фатих Кәрим иҗаты

2

1



1

Лирик шигырь, поэма, баллада, шагыйрьнең гражданлыгы.

50 - 60 нчы еллар әдәбияты

2

1

1



Драма, әкият-пьеса, тарихи-биографик, фольклорга нигезләнгән пьеса, героизм, патриотизм.

Проза үсеше. Г.Бәширов "Намус" романы

2

1

1

1


Роман төрләре.

Хәсән Туфан

4

1

3



Лирика (күңел лирикасы, пейзаж, публицистик, фәлсәфи).

Әмирхан Еники

4

1

2


1

Повесть, роман чагыштыру.

Әдәбиятка яңа иҗат көчләре килү

3

1

1


1

Әсәрнең композицион төзелеше.

Нурихан Фәттах

3

1

1

1


Тарихи романнар. Тарихи роман, тарихилык принцибы

Аяз Гыйләҗев

2

1

1



Мөхәммәт Мәһдиев

3

1

2



Тезис.

Әхсән Баянов

3

1



1

Поэма. Идея.

Илдар Юзеев

2

1

1



Туфан Миңнуллин

3

1

1

1


Моңсу комедия, аллегория, шартлылык.

Хәзерге татар әдәбияты

2

1

1



Равил Фәйзуллин

1

1




Тема.

Ринат Харис

1

1




Проза үсеше.

3

1

2



Ринат Мөхәммәдиев

2

1

1



Төп образлар, художестволы дөреслек.

Хәзерге драматургия

1

1




Рабит Батулла

2

1

1



Кульминацион нокта.

Ризван Хәмит

2

1

1



Монодрама.

Бүгенге татар балалар әдәбияты

1

1




Гомумиләштереп кабатлау,резерв

3


1



Барысы

68

30

28

6

4

Тематик планлаштыру

Әсәрләрне өйрәнү:58 ;Д.Т.Уку:4;БСҮ:6с(4(2 к)сочинение)

к

Фән

Сыйныф

Еллык сәг. саны

Атналык сәг. саны

Контроль эшләр саны

Дәреслек авторы, елы



Татар әдәбияты



11

68



2

төре

I

II

III

IV

Дәреслек: Дәреслек: Дәреслек: А.Г.Әхмәдуллин, Ф.Г.Галимуллин, Т.Н.Галиуллин, Ф.Ә.Ганиева, Н.Г.Юзиев. Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныфы өчен дәреслек. - Казан: "Мәгариф" нәшрияты, 2011. Приказ 2426/1 13.05.2011.№138

Хрестоматия: А.Г.Әхмәдуллин, Т.Н.Галиуллин, Н.Г.Юзиев. Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныфы өчен әдәбияттан хрестоматия. - Казан: "Мәгариф", 2005.

инша

1

1

1

1

Д.Т Уку

1

1

1

1

Б.С.Ү

2

2

1

1


Әдәбияттан укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр:

•әдәби-тарихи процессның төп закончалыкларын, этапларын, чор әдәбиятына зур элеш керткән әдипләр иҗатын белергә;

• мәктән курсында өйрәнелгән әсәрләрне чорларның үсеш тәртибендә өзлексез барыш итеп күзалларга;

• әдәбият тарихы һәм теориясе буенча белемнәргә (тема, проблема, идея, пафос, образлар системасы, сюжет-композиция, телнең сәнгати сурәтләү чаралары, әдәби деталь) нигез-ләнеп, әдәби әсәрне анализларга һәм шәрехләргә;

• әсәрне чорга хас әдәби юнәлеш белән бәйлелектә тикшерергә, аңлатырга;

• классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларының төп фактларын белергә;

• әдәбият теориясенә караган иң әһәмиятле төшенчәләрне, аларның билгеләмәләрен белергә (әдәби процесс, ижат методы, сәнгатьчә алымнар - чаралар, анализ төрләре, язучының стиле, әдәбият һәм чор, шәхес һәм җәмгыять бәйләнешләре);

• татар әдәбиятында традицияләр һәм яңару процессы, жанрлар үсеше турында гомуми күзаллау булырга тиеш.

  • татар әдәбиятындагы аерым язучылар ижаты, әсәрләр хакында гомуми күзаллау булу; текстларны төрле яклап (тулысынча, сюжет -композиция бирелеше ятыннан, тематика-проблематика һәм образлар бирелеш аспектында, тел-стиль ноктасыннан) анализлый һәм шәрехли алырга;

  • әдәби төрләр һәм жанрлар, шигырь төзелеше, тезмә һәм чәчмә сөйләм үзенчәлекләре хакында белергә;

  • әдәби әсәр теориясен: әдәби образ, аның төрләре; әдәби әсәр, аның эчтәлеге һәм формасы; тема, проблема, идея; сюжет, композиция; конфликт, аның төрләре, сәбәпләре; махсус тел - сурәтләү чаралары турында белергә; язучы иҗатын гомумиләштереп анализларга, бәяләргә:

  • әдәбиятның тарихи барыш булуы хакында гомуми күзаллау булырга; стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш". Бу - яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем - стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата:

  • структурасы - теория ярдәме белән, әдәби әсәрләргә анализ ясап, эчтәлек табу;белем компонентлары өчәү: теория, өйрәнелә торган объект һәм алар арасындагы бәйләнеш - анализ гамәле , әдәби әсәрнең әһәмиятен, кыйммәтен, үзенчәлекләрен аңлый һәм дәлилле итеп аңлата, исбатлый белергә тиеш.

  • әдәби-тарихи процессның төп закончалыкларын, этапларын, чор әдәбиятына зур өлеш керткән әдипләр иҗатын белү.

  • мәктәп курсында өйрәнелгән әсәрләрне чорларның үсеш тәртибендә өзлексез барыш итеп күзаллау.

  • әдәбият тарихы һәм теориясе буенча белемнәргә (тема, проблема, идея, пафос, образлар системасы, сюжет-композиция, телнең сәнгати сурәтләү чаралары, әдәби деталь) нигезләнеп, әдәби әсәрне анализлау һәм шәрехләү.

  • әсәрне чорга хас әдәби юнәлеш белән бәйлелектә тикшерә һәм аңлата белү.

  • классик әдипләребезнең тормыш һәм иҗат юлларының төп фактларын белү.

  • әдәбият теориясенә караган иң әһәмиятле төшенчәләрне, аларның билгеләмәләрен белү (әдәби процесс, иҗат методы, сәнгатьчә алымнар-чаралар, анализ төрләре, язучының стиле, әдәбият һәм чор, шәхес һәм җәмгыять бәйләнешләре).

  • татар әдәбиятында традицияләр һәм яңару процессы, жанрлар үсеше турында гомуми күзаллау булу.

Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

  • тәкъдим ителгән эпик, лирик һәм драматик әсәрләрне уку һәм аларга үз мөнәсәбәтең, бәяң булу;

  • сайлап алган әсәрнең (кыскача, тулы, аерым бүлекләренең) эчтәлеген сөйли белү;

  • әдәби әсәрнең төрләрен аера алу;

  • сайлап алып (яки тәкъдим ителгән) язучының тормыш юлын, иҗатын сөйләү;

  • әдәби әсәрнең төрен, жанрын исбатлау;

  • әдәби әсәрнең темасын, төп фикер - идеясен билгеләү;

  • әдәби әсәр героена характеристика бирү;

  • эпик әсәрнең бер өлешен образлы сөйләү;

  • шигырьне яттан белү яки прозадан өзекне яттан сөйләү;

  • әсәрнең сәнгать күренеше икәнлеген аңлата алу;

  • бер яки берничә әсәр геройларын чагыштырып, уртак һәм үзенчәлекле якларын табу;

  • төрле әсәрләрнең проблемаларын яки темаларын чагыштыру, үзенчәлекләрен билгеләү;

  • әдәби әсәрнең әһәмиятен, кыйммәтен, үзенчәлекләрен дәлилле итеп аңлата, исбатлый белү;

  • әсәрдә сюжет элементларын аера, композициясен, тел - сурәтләү чараларын күрсәтә, аңлата белү;

  • автор сөйләмен һәм персонажлар телен анализлау;

  • әдәби әсәр буенча сочинение язу;

  • ирекле темага сочинение язу, матбугат, интернет чараларын файдалана белү

Формалаштырылган белем-күнекмәләр

  • Өйрәнгән әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларының төп фактларын истә калдыру.

  • Әдәби текстны кабул итү һәм эчтәлеген белү, анализлый алу, укыган буенча план төзи белү.

  • Геройларга характеристика бирә алу.

  • Әдәби әсәрдәге эпизодларны һәм геройларны чагыштыра белү, автор позициясен ачыклый алу.

  • Укыганга үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерә алу, әсәрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку.

  • Җырлар һәм аларның төрләрен аера белү.

  • Хикәяне фантастик хикәядән аера белү.

  • Шигырь һәм поэманың үзенчәлекләрен белү.

  • Уңай герой һәм лирик герой төшенчәләрен аера белү.

  • Әдәби әсәрләрдән өйрәнелгән сурәтләү чараларын таба белү.

Әдәбияттан формалаштырылырга тиешле күнекмәләр:

• төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм ижади, сәнгатьле уку, аларга карата укучыларда мөстәкыйль мөнәсәбәт булдыру;

  • әдәби әсәрне сюжет-композиция, образлар бирелеше, тел-стиль ягыннан анализлау;

• шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрдән өзекләрне яттан өйрәнү;

• план төзү һәм әсәрләр турында бәяләмә, сочинение элементлары белән нзложенне язу;

• сайлап алып (яки тәкъдим ителгән) язучының тормыш юлын, иҗатын сөйләү;

• фольклор әсәрләренең жанрын һәм аларга хас үзенчәләрне тану;

• әдәби әсәрнең төрен, жанрын билгеләү һәм фикерне исбатлау;

• төрле әсәрләрнең проблемаларын яки темаларын чагыштыру, үзенчәлекләрен билгеләү;

• әдәби әсәрләр буенча һәм тормыштан алган фикер-карашларга. хис-кичерешләргә нигезләнеп сочинение язарга;

• татар, рус (яки башка халыкларның) әдәбиятларында бер төрдәге темага язылган әсәрләрне чагыштыру. милли үзенчәлекләрен ачыклау;

  • Диалогта яисә бәхәстә катнашу.оппонентларның фикерен искә алып,үз карашыңны дәлилләү.

  • Сүз сәнгатенең аерым күренешләре белән мөстәкыйль танышу һәм аларның эстетик кыйммәтен бәяләү (класстан тыш вакытта әсәр укуга ихтыяҗ булу).,әдәбият тарихы,теориясе берлегендә әдәбиятны мөстәкыйль үзләштерерлек күнекмәләр булдыру, әдәбият-сәнгать белән даими кызыксыну тәрбияләү.

  • Татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү күнекмәсенә ия булу

  • Әдәби әсәрне иҗтимагый һәм мәдәни тормыш күренешләре белән бәйлелектә аңлау.,матур әдәбиятта халык тарихы,милләт язмышы гәүдәләнешенә укучыларның игътибарын туплау,укучыларда кешелеклелек,горурлык, үз кадереңне белү хисләрен тәрбияләү,

  • Өйрәнелгән әсәрләр буенча яки бирелгән тема буенча сочинение яза белү.

  • Тәкъдим ителгән яки укучы үзе сайлаган әсәрләрне (шигырь, проза) яттан сөйләү.

  • Язучыларның иҗатларын, әсәрләрен чагыштырып уртак һәм аермалы якларын аңлата, бәяли белү.

  • Татар һәм рус телендәге әсәрләргә телдән һәм язмача фикереңне белдерә, аларга бәя бирә алу.

  • Дәреслек белән эшләү, конспектлар төзү, белешмә әдәбияттан (төрле сүзлекләрдән, тәнкыйть материалларыннан, фәнни чыганаклардан һ.б.) файдалану күнекмәләре булу.

  • Бер минутка 100-145 сүз уку.

Әдәбияттан укучыларга җиткерелә торган мәгълүматлар:

  • әдәби әсәрләрнең тарихи-конкрет һәм гомумкешелек кыйммәтләрен ачу өчен кирәкле;

  • әдәбияттагы «үтәли» һәм «мәңгелек» проблемаларны ачыклый торган;

  • сүз сәнгатенең аерым күренешләре белән мөстәкыйль танышу һәм аларның эстетик кыйммәтен бәяләү өчен кирәкле;

  • татар әдәбиятының рус һәм дөнья әдәбияты мәйданындагы урынын һәм ролен бәяләргә ярдәм итүче булуын белү.

11 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан урта (тулы) гомуми белем бирүнең максатлары:


  1. Татар әдәбиятының тарихи барышы турында гомуми караш булдыру.

  2. Татар әдәбиятының барышын, аның аерым чорлардагы торышын, чор әдәбиятының йөзен билгеләүче язучылар иҗатын анализларга һәм бәяләргә өйрәтү.

  3. Әдәби-теоретик белемнәр нигезендә әдәби әсәрнең, язучы иҗатының, чор әдәбиятының, гомумән, татар әдәбиятының үзенчәлекләрен табарга күнектерү.

  4. Текст һәм башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны ала белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәләрен үстерү.

  5. Иҗади фикерләүдәге уртак һәм милли үзенчәлекләрне танырга өйрәтү.

Бурычлар

  1. Өйрәнелгән әдәби әсәрләрне чорларның үсеш тәртибендә системалы итеп күзалларга ярдәм итү.

  2. Әдәби әсәрнең эстетик кыйммәтен, төрен һәм жанрын билгеләргә өйрәтү.

  3. Әдәби әсәрне анализлау күнекмәләре булдыру.

  4. Шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрләрдән өзекләрне ятлату.

  5. Укучыда үз-үзен тәрбияләү күнекмәләре булдыру.

  6. Бәхәсләрдә катнашу, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслау һәм дәлилләү күнекмәләре булдыру.

  7. Рефератлар, докладлар әзерләргә өйрәтү.

  8. Әдәби әсәрләр һәм ирекле темалар буенча сочинение язу күнекмәләрен үстерү.

  9. Әдәбият теориясе, әдәбият тарихы, сәнгатьнең башка төрләре бергәлегендә укучыда әдәбиятны мөстәкыйль үзләштерерлек күнекмәләр булдыру һәм әдәбият-сәнгать белән даими кызыксыну тәрбияләү.

  10. Матур әдәбиятта халык тарихы, милләт язмышы гәүдәләнешенә укучыларның игътибарын туплау.

  11. Укучыда мәктәпне тәмамлап чыккач та матур әдәбият укуга ихтыяҗ булдыру.

  12. Әдәби әсәрнең эстетик кыйммәтен, поэтикасын аңларлык эстетик зәвык булдыру.

13.Укучыларда кешелеклелек, горурлык, үз кадереңне белү хисләре тәрбияләү.

14.Рус һәм татар телендәге уртак һәм милли үзенчәлекләрен билгеләү, әхлакый кыйммәтләрнең чагылышын чагыштырып бәяләү.

15.Татар һәм рус телендәге әсәрләргә телдән һәм язмача фикереңне белдерү, аларга бәя бирү

16.Диалогта яисә бәхәстә катнашу, үз фикереңне дәлилләү.

17.Сүз сәнгатенең аерым күренешләре белән мөстәкыйль танышу һәм аларның эстетик кыйммәтен бәяләү (класстан тыш вакытта әсәр укуга ихтыяҗ булу).

18.Татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү күнекмәсенә ия булу.

Әдәбияттан предметара эшчәнлек:

  • әдәбиятны сәнгатьнең башка төрләре (музыка, рәсем сәнгате) белән бәйләп, алар мисалында рухи байлыкның кыйммәтен, дәрәҗәсен, матурлыкны танырга өйрәтү, сәнгатьнен башка төрләре ярдәмендә укучыда әдәбиятны мөстәкыйль үзләштерерлек күнекмәләр булдыру һәм әләбият-сәнгать белән даими кызыксыну тәрбияләү, әдәбиятның сәнгать төре буларак үзенчәлекләрен тулырак ачыклау зәвык тәрбияләү;

  • әдәбиятны татар теле белән бәяләп, татар әдәбиятының фикер көчен, хисләр байлыгын танырга күнектерү; әдәби әсәр теленең үзенчәлекләрен, әсәр стиле, язучы стиле кебек төшенчәләрне җиткерү;

татар әдәбиятын рус әдәбияты белән бәйләп, әдәбиятлар һәм халыклар арасындагы уртак хәзинә - рухи кыйммәтләргә хөрмәт, башка милләт - халыкларга карата түземле - ихтирамлы мөнәсәбәт (толерантлык) тәрбияләү, • татар әдәбиятын рус әдәбияты белән бәйләп, әдәби әсәрне, язучы иҗатын, чор әдәбиятын анализларга күнектерү; татар әдәбиятының рус һәм дөнья әдәбиятлары мәйданындагы урынын, дәрәҗәсен билгеләү:

  • дөнья культурасы, кешелек тарихы төшенчәләрен үзләштерүләренә ирешү;

•әдәбиятны татар теле белән бәйләп, чор әдәбияты стиле, иҗат юнәлешләре стиле, язучы стиле кебек төшенчәләрне җиткерү;

•әдәбиятны тарих һәм җәмгыять белеме предметлары белән бәйләп, әдәбиятны чорларның үсеш тәртибендә системалы итеп күзаллау формалаштыру.

Әдәбияттан укучыларның шәхси үсеш-үзгәреше:


  • укучының активлыгын, мөстәкыйль фикерләвен, акыл һәм рухи эшчәнлеген активлаштыру, өйрәтү, шәхес буларак формалаштыру;

  • укучыны үзен тәрбияләргә, үзе белән идарә итәргә, алган белем һәм күнекмәләрен тормышта куллана белергә, тормышта үз урынын сайларга әзерләү;

  • баланың үзаңын үстерү, милләтне, ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү;

  • әхлак (этик ) нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен төшендерү

  • укучының мөстәкыйль фикерләвен, гомумиләштереп нәтиҗәләр ясау сәләтен үстерү;

  • матур әдәбиятта халык тарихы, милләт язмышы гәүдәләнешенә укучыларның игътибарын туплау; укучыларда кешелеклелек, горурлык, үз кадереңне белү хисләрен тәрбияләү;

  • укучыда мәктәпне тәмамлап чыккач та матур әдәбият укуга ихтыяҗ булдыру:

  • әдәби әсәрнең эстетик кыйммәтен, поэтикасын аңларлык эстетик зәвык булдыру

Гомумбелем күнекмәләрен бәяләүнең критерийлары һәм нормалары

Укуны бәяләү

Укучыларның 1 минутка уку тизлеге түбәндәгечә билгеләнә:

:

Сыйныфлар

Беренче ярты еллыкта

Икенче ярты еллыкта

хәреф саны

иҗек саны

сүз саны

хәреф саны

иҗек саны

сүз саны

11

475-745

200-300

90-140

500-775

210-320

100-145

  • Искәрмә. Эчтән уку тизлеге, кычкырып уку белән чагыштырганда, 5-7 нче сыйныфларда - 40-50% , ә 8-9 нчы сыйныфларда 50-60 %ка югарырак була.;10-11 нче сыйныфта аннан да югарырак.

  • Искәрмәләр. 1) укуның төп максаты - текстның дөрес укылуына һәм эчтәлеген аңлауга ирешү; 2) укуны тикшереп бәя биргәнче, укучылар, укуны бәяләү нормалары белән таныштырылып, текст белән эшләү күнекмәләре алырга тиеш.

Уку барышында үтәлергә тиешле фонетик, орфоэпик, пунктуацион, грамматик таләпләрнең үтәлешенә нигезләнеп, бәяләр куелырга мөмкин:

1.





2.

Шул сыйныфка таләп ителгән күләмдәге сүзләр (текст) тиз, ачык, дөрес әйтелеп, фикер аңлаешлы бирелсә, ягъни:

 фонетик үзенчәлекләр (хәрефләрнең укылыш үзенчәлекләре) дөрес бирелсә;

 татар әдәби теленең орфоэпик нормалары (сүзнең язылыш һәм әйтелеш үзенчәлекләре) сакланса;

 җөмләләр сөйләмнең төп структур берәмлекләренә (сүзләр - иҗекләргә; җөмлә - сүз тезмәләре һәм сүзләргә, мәгънәле кисәкләргә) дөрес бүленсә;

 тукталышлар (паузалар) дөрес ясалса, сүз басымы һәм логик басым дөрес укылса яисә куелса;

 интонацион яктан тексттагы җөмләләр дөрес тавыш белән укылса; укытучының текст эчтәлегеннән чыгып бирелгән сорауларына төгәл җавап бирелсә;

"5" ле билгесе куела.

1.





2.

Таләп ителгән күләмдәге сүзләр (текст) тиешле тизлектә укылса, ләкин кайбер сүзләрнең әйтелешендә фонетик, орфоэпик үзенчәлекләр тиешенчә үтәлмәсә, ягъни:

 кайбер сүзләрне укыганда, сүзләрнең укылыш үзенчәлекләре орфоэпик нормаларга туры килмәсә;

 сөйләмнең структур бүленешендә кайбер хаталар булса;

 җөмләне укыганда, интонацион яктан 1-2 төгәлсезлек җибәрелсә;

 укытучының сорауларына төгәл җавап бирелсә;

"4" ле билгесе куела.

1.

2.

 Уку тизлеге вакыт чикләренә сыймаса һәм уку барышында 3-4 фонетик, 2-3 орфоэпик хата җибәрелсә;

 текст сөйләм берәмлекләренә тиешенчә бүленмәү сәбәпле, интонация төгәл бирелмәсә;

 текстны аңлап та, сорауларга бирелгән җавапларда төгәлсезлекләр булса;

"3" ле билгесе куела.

1.



2.

 Тиешле тизлектә уку күнекмәләре булмаса;

 Уку барышында үтелгән орфограммаларда төгәлсезлекләр күп кабатланса;

 Уку барышында җибәрелгән фонетик, орфоэпик, интонацион хаталар текст эчтәлеген аңлауга комачауласа;

 Текст эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга өлешчә генә җавап алынганда;

"2" ле билгесе куела.

Сочинениенең күләме һәм аны бәяләү

Иҗади эшнең бер төре буларак, сочинение - укучының язма рәвештә үти торган эше. Ул бәйләнешле сөйләм үстерү күнекмәләре булдыруда зур әһәмияткә ия. Әдәби (хикәяләү, очерк, истәлек, хат, рецензия һ. б.), әдәби- иҗади, өйрәтү характерындагы, ирекле, рәсемнәр нигезендә үткәрелә торган һәм контроль сочинениеләр була.

1. Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары булмаса, бай телдә, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, «5» ле куела. (Бер орфографик яисә ике пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин.)

2. Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәяләүдә зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, бер-ике фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, ике орфографик, өч пунктуацион (грамматик) яисә бер-ике сөйләм ялгышы булса, «4» ле куела.

3. Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, өч орфографик, дүрт пунктуацион (грамматик) яисә өч-дүрт сөйләм хатасы булса, «3» ле куела.

4. Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендә язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик, сигез пунктуацион (грамматик) яисә дүрт-алты сөйләм хатасы булса, «2» ле куела.

Сочинениене бәяләү нормалары

Эшнең эчтәлеге һәм теле

Грамоталылыгы

Билге

1

Эчтәлек темага туры килә; язмада фактик ялгышлар юк;план (яки плансыз) эзлекле язылган;теле бай, образлы, стиль бердәмлеге сакланган

1 орфографик (пунктуацион яки грамматик) ялгыш бар

"5"ле билгесе куела

2

Язманың эчтәлеге темага туры килә, ул дөрес ачылган; 1 фактик хата җибәрелгән, хикәяләү эзлеклелелегендә артык әһәмияте булмаган бозу сизелә;тулаем алганда, теле бай, образлы; стиль бердәмлеге сакланган

2 орфографик, 2 пунктуацион һәм 2 грамматик ялгыш бар

"4"ле билгесе куела

3

Эчтәлекне бирүдә мөһим читләшүләр бар: ул нигездә дөрес, ләкин фактик төгәлсезлекләр очрый, хикәяләү эзлекле түгел; телнең ярлылыгы сизелеп тора; синонимик сүзләрне аз куллана, бертөрлерәк синтаксик төзелмәләр файдалана, образлы түгел, сүз куллануда ялгышлар җибәрә; стиль бердәмлеге сакланып җитмәгән.

3 орфографик, 3 пунктуацион һәм 3 грамматик ялгыш бар

"3"ле билгесе куела

4

Тема ачылмаган; фактик төгәлсезлекләр күп, планга туры килми, эзлеклелек бозылган; теле ярлы; сүз куллану ялгышлары еш очрый; стиль бердәмлеге юк.

7 орфографик, 7 пунктуацион һәм грамматик ялгышлар бар

"2"ле билгесе куела

5

Төгәлсезлекләр билгесе "2"ле кую нормасыннан артып китә.

Ялгышлары "2"ле кую нормасыннан артык

"1"ле билгесе куела

Календарь -тематик план

Сәгать саны: атнага - 2 сәгать (елына - 68 сәгать)

Шулар арасында:

әсәрләр өйрәнү - 58 сәгать

сөйләм үстерү - 6 сәгать (4 - сочинение язу)

дәрестән тыш уку - 4 сәгать

Дәреслек: А.Г.Әхмәдуллин, Ф.Г.Галимуллин, Т.Н.Галиуллин, Ф.Ә.Ганиева, Н.Г.Юзиев. Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныфы өчен дәреслек. - Казан: "Мәгариф" нәшрияты, 2011.

Хрестоматия: А.Г.Әхмәдуллин, Т.Н.Галиуллин, Н.Г.Юзиев. Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныфы өчен әдәбияттан хрестоматия. - Казан: "Мәгариф", 2005.

Программа: Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары (5-11 нче сыйныфлар). - Казан: "Мәгариф" нәшрияты, 2010.

Кулланылган кыскартылма сүзләр: ӘТ - әдәбият теориясе, ИР - Интернет ресурсы.


Дәреснең темасы

Сәг

Саны

Материал үзләштерүнең көтелгән нәтиҗәләре



Үтәлү вакыты

план

факт


1 нче чирек:9 атна(16 сәгать)

Чит илләрдә татар әдәбияты.Гаяз Исхакый.:5




1

Чит илләрдә татар әдәбияты.Й.Акчура, Х.Хәмидулла, Г.Туганай, Х.Габдүш, Ә.Таңгатар, С. Гыйффәт иҗаты.

1

Чит илләрдәге татар әдәбиятының торышы турында мәгълүматлы булу. Төп темалар һәм проблемалар, бигрәк тә Туган илне сагыну темасының актуаль булуын белү. Шигырь анализын белү.

4.09

2

Г.Исхакыйның эмиграциядәге тормышы.

1

Язучының 1917 елгы инкыйлабларга мөнәсәбәте, эмигра­циядәге тормышы һәм иҗаты буенча мәгълүматлы булу. Хикәяләре, «Дулкын эчендә», «Ике ут арасында», «Җан Баевич» пьесаларының идея-эстетик үзенчәлекләрен,

«Локман хәким» әкияте, «Олуг Мөхәммәд» тарихи драма­сындагы төп фикерләрне, тарихи-фәлсәфи эчтәлекнең мөһим­леген, татар әдәбияты өчен яңалыгын аңлау.

7.09

3

Г.Исхакыйның "Көз" повестенда төп фикер.

1

Төп образларның сурәтләнүендә эчке мәгънәне таба белү. Хәлил образына бәя бирә алу. Милли гадәт-йолаларның йомшаруы яки югалуы кешедәге рухи нык­лыкка да тәэсир итүен, кешене рухи таркалуга китерүен, башка милләт вәкиленә чит-ят мохитнең аны һәлакәткә дә китерүе мөмкинлеген әсәр аша аңлау. По­вестьта сәнгатьчә детальләрнең роле, символик образлар турында мәгълүматлы булу.

11.09

4

Г.Исхакыйның татар әдәбияты һәм сәнгатендә тоткан урыны.

1

Г.Исхакыйның татар әдәбияты һәм сәнгатендә тоткан урыны турында күзаллау булу.

14.09

5

30 нчы елларда совет әдәбияты.Чор үзенчәлеге. Проза һәм драматургиянең үсеше.М.Галәүнең "Болганчык еллар" романы,Г.Рәхимнең "Идел" повесте,Г.Кутуйның"Тапшырылмаган хатлар повесте.

1

Илдә барган иҗтимагый-сәяси үзгәрешләрнең әдәбиятта чагылышы турында күзаллау булу.

30 нчы елларда иҗади эзләнүләрнең катлаулы, язучылар язмышының фаҗигале булуын аңлау. Шәхес культы чорындагы язучылар турында мәгълүматлы булу. Заман темаларын чагылдыру үзенчәлекләрен белү; вульгар социологизмның өстенлек итүен аңлау. . Диннең җәмгыять һәм кешелек та­рихындагы урынын бозып күрсәтүне белү. Яңа әхлак, мәхәббәт, гаилә мәсьәләләре үзенчәлекләрен таный белү

ӘТ - Социалистик реализм, аның үзенчәлекләрен белү.

18.09

20-30 нчы елларда татар мәдәнияте:3

6

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Сочинение

"Кеше үз язмышына үзе хуҗа".

1

Бәхәсләрдә катнашу, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслау һәм дәлилләү күнекмәләренә ия булу. Сочинениедә, үз язмышына үзе хуҗа була алсын өчен, кеше актив булырга, нык­лы иманлы булырга тиеш, дигән фикерне чагылдыра алу.

21.09

7


30 нчы елларда поэзия үсеше. С.Баттал,М.Җәлил,Ф.Кәрим шигырьләре.

1

Иҗтимагый идеалны шигърияткә әверелдерү юлын­да эзләнүләр турында мәгълүматлы булу.

25.09

8

30 нчы еллар шагыйрьләре,драматурглары иҗатына хас үзенчәлекләр. Һ.Такташның"Йомшак башлар"шигыре,"Мәхәббәт тәүбәсе"поэмасы.,"Җир уллары" трагедиясе.,Р.Ишморатның "Гөлзада",Т.Гыйззәтнең "Мактаулы заман"пьесалары.

1

30 нчы елларның лирик ,драматик әсәрләренә хас уртак сыйфатларны белү.

28.09


Нәкый Исәнбәт:3 с

9

Н.Исәнбәтнең тормыш юлы һәм иҗаты."Зифа"комедиясе

1

Н.Исәнбәтнең тормыш юлы һәм иҗаты, гыйль­ми эшчәнлеге турында мәгълүматлы булу.

ӘТ - Трагедия жанры, трагик конфликт-

ны белү.

2.10

10


Н.Исәнбәт "Идегәй" трагедиясе.

1

Трагедиянең кыскача эчтәлеген ача белү, идея-эстетик анализ ясый алу.

5.10


11

Б.С.Ү."Идегәй" трагедиясен йомгаклау.Идегәйгә характеристика язу.

1

ӘТ - Трагедия жанрын, трагик конфликтны таба белү.Образга характеристика яза белү.

9.10


Сугыш чоры мәдәнияте-40-50 нче еллар әдәбиятында Бөек Ватан сугышының чагылышы:5 с

12



40-50 нче еллар әдәбиятында Бөек Ватан сугышы

чагылышы


1


Бөек Ватан сугышының татар язучылары тормышына һәм иҗатына тәэсирен белү. Җиңүгә омтылыш пафосының аерым жанрлар үсешенә тәэсирен аңлау. Партия Үзәк Комитеты 1944 елның августында кабул иткән карарның әдәбиятка, мәдәнияткә ясаган тискәре тәэсире турында белү.

12.10



13

Татар язучылары.иҗатына хас сыйфатлар.Ф.Хөснинең "Йөзек кашы" повестенда ватванпәрвәрлек хисе.

1

Г.Әпсәләмов,Г.Кутуй,Ф.Хөсни әсәрләренең үзенчәлекләрен белү.Айдар белән Госманның сугышта үз- үзләрен тотышына бәя бирә белү.

16.10

14


40-50 нче еллардагы проза үсеше.

1

Ф. Кәрим, Г. Кутуй, И. Гази, А. Шамов һ. б. хикәя-повестьлары турында гомуми мәгълүматка ия булу

19.10

15

40-50 нче еллар хикәяләренә хас үзенчәлекләр.Ә.Еникинең"Ана һәм кыз","Бер генә сәгатькә" хикәяләре.

1

.Ә.Еникинең психологизм белән иҗат итүен белү. Хикәя төшенчәсен кабатлау, роман төрләре турында мәгълүматларны тирәнәйтү

23.10

16

40-50 нче елларда драматургия.

1

Т. Гыйззәт, М. Әмир, Н. Исәнбәт пьесалары турында гомуми мәгълүматка ия булу. Драма, әкият-пьеса, тарихи-биографик, фольклорга нигезләнгән пьеса, героизм, патриотизм төшенчәләренә аңлатма бирә белү.

26.10



Муса Җәлил:4с

17

40-50 нче елларда поэзия. М.Җәлилнең тормышы һәм иҗаты. 20-30 нчы еллар иҗаты.

1

М. Җәлилнең тормыш һәм сугышчан юлы турында мәгълүматлы булу. Сугышка ка­дәрге иҗатын кыскача күзаллау. «Алтынчәч» драматик поэмасы турында белү. «Хат ташучы» поэмасы белән таныш булу.

ӘТ - лирика (күңел лирикасы, пейзаж, публицистик, фәлсәфи)төрләрен белү.

30.10

2 нче чирек: 7 атна (14 сәгать)

18




М.Җәлилнең сугыш чоры иҗаты.

1

Шагыйрьнең сугыш чоры иҗатында батырлык темасының реаль эчтәлек белән сугарылуы. Кеше хисләренең патриотизм пафосы белән тыгыз үрелеп тасвирлануын аңлау, әсәрләренә үз фикереңне белдерү.

9.11


19

М.Җәлилнең "Моабит дәфтәрләре"циклы.

1

Ватанны саклауда җаваплылык тойгысының төрле поэтик вариацияләре белән таныш булу. Дошманга нәфрәт,сагыну, кешелек тойгыларының лаеклы урын алуын күрә белү..ӘТ:-Лиро- эпик жанр (баллада, поэма, сюжетлы шигырь, драматик поэма)ны белү

13.11

20

Бәйләнешле сөйләм үстерү.М.Җәлил шигырьләрен яттан сөйләү.Инша язу."Әдәбиятта һәм сәнгатьтә М. Җәлил образы."

1

Әсәрне яттан сөйләү.

Инша язганда үз фикереңне белдерү.

16.11


Фатих Кәрим:3с

21




Ф.Кәримнең тормышы һәм иҗаты.

1

«Урман тын иде», «Кереш җыр», «Бездә яздыр», «Теләк», «Юл», «Иптәш», «Мин - гуманист», «Исә җил», «...Сөйләр сүзләр бик күп алар», «Һөҗүм», «Моң һәм көч», «Күл һәм күңел», «Кемне

20.11


22

Ф.Кәрим шигырьләренә хас үзенчәлекләр

1

кызганыйм?», «Немец җирендә» шигырьләрен, «Гөлсем», «Өмет йолдызы» поэмаларын, «Тимер һәм тимерче» балладасын белү.

ӘТ - Лирик шигырь, поэма, балладаны белү..

23.11

23

Класстан тыш уку. Ф.Кәрим шигырьләре.

1

Лирик әсәрләргә анализ ясый белү..

27.11


Сугыштан соңгы чор мәдәнияте(1950-1960 нчы еллар) -

татар әдәбияты яңа сыйфат үзгәрешләренә күчеш чорында.:4с

24

Татар әдәбияты яңа сыйфат үзгәрешләренә күчеш чорында. 50-60 еллар әдәбиятына күзәтү.С.Хәкимнең "Сусау","Башка берни дә кирәкми"шигырьләре

1

Илдә булган хәлләр һәм сәяси-иҗтимагый үзгәрешләр һәм аларның әдәбиятта чагылу дәрәҗәсе турында белү, аңлата алу.

30.11

25

50-60 нчы еллар әдәбияты. Тыныч тормышны сурәтләү юлында.

1

50-60 нчы еллар әдәбиятының төп иҗат көчләрен, аларның әсәрләрендә жанр төрлелеген, сәнгатьлелек ягыннан һәм тематикада яңалыкларны мисаллар ярдәмендә күрсәтә белү..

4.12

26



Проза үсеше. Г.Бәшировның "Намус" романы.

1

Әсәрнең хезмәт кешесендәге рухи байлыкны ачуда, тел-сурәтләү чаралары өлкәсендә уңышларын күрсәтә белү. Әсәрнең тормыш дөреслегенә тугрылык ягыннан кайбер җитешсезлекләрен тану.

7.12


27

Б.С.Үстерү.Г.Бәшировның "Намус"романын йомгаклау

Нәфисә образына бәя бирү

1

ӘТ - Роман төрләре. Төшенчәне белү.

Образга,язучы иҗатына бәя бирә белү

11.12


Хәсән Туфан:4 с

28

Х.Туфанның тормышы һәм башлангыч чор иҗаты.

1

Әдипнең тормыш юлын, шәхес буларак үзенчәлекле сыйфатларын белү.

«Урал эскизлары», «Бибиев-ләр» поэмаларындагы төп фикер, сәнгатьчә эшләнеш­ләрендә үзенчәлекләрне белү.

14.12

29


Х.Туфанның тоткынлык чоры иҗаты.

1

X. Туфанның тоткынлык чорындагы иҗат үзенчәлекләрен белү, моң-зар, хәсрәт-сагыну, фаҗига хис-тойгыларының яңа төсмерләр алуын,

18.12


30

Хәсән Туфанның «Ә үткәнгә хатлар бармыйлар»,"Сиңа"шигырьләренең үзенчәлекләре

1

күңел төшенкелегенә түгел, яктылыкка, киләчәккә хезмәт итүен, шигъриятенең фәлсәфи тирәнлеген аңлау.Поэтик фигураларны , эзоп телен таба белү.

21.12

31


Х.Туфанның 60-70 нче еллар иҗаты."Иртә төшкән кар","Агыла да болыт агыла" шигырьләре.

1

60-70 нче елларда X. Туфан иҗатының төп сыйфатларын белү. Лирик геройның рухи баюын күрә белү. ӘТ - Шигырь строфасы һәм строфика. Авторның татар шигыре строфикасына керткән яңалыгын белү.Ритм,рифмаларны таба белү.

25.12


3 нче чирек:10 атна (20 сәгать)

Ә.Еники:4с

32

Ә.Еникиның тормышы һәм иҗаты, "Әйтелмәгән васыять" әсәре".

1

Тәрҗемәи хәле һәм иҗаты белән таныш булу. Акъәби образына салынган идеяне аңлау.

Хикәянең сәнгатьчә эшләнешенә. Ярдәмче образларга салынган вазифаны билгели алу.Образларга үз фикереңне белдерү.

11.01




33

Ә.Еникиның сугыш чоры иҗаты."Ана һәм кыз","Бер генә сәгатькә"хикәяләре

1

Язучының сугыш елларында иҗат иткән хикәяләрендәге психологик бизәкләр, гади кешенең эчке кичерешләрен дөрес һәм тәэсирле итеп сурәтләү, детальләр төгәллеге турында мәгълүматлы булу.

15.01

34

Ә.Еникинең повестьлары:"Гөләндәм туташ хатирәсе","Тынычсызлану"повесте.

1

Тоталитар система шартларындагы кимчелекләрне, аларның кеше рухына зыян салуын, сурәтләүгә багышланган әсәрләрнең татар әдәбиятында тоткан урынын билгели алу. Геройларын бүгенге көн күзлегеннән чыгып бәяли белү.ӘТ - Повесть, роман (чагыштыру), проблеманы белү..

18.01

35

Класстан тыш уку. Ә.Еникинең "Матурлык" һәм "Төнге тамчылар"хикәясе.

1

Ана һәм бала мәхәббәтенең үзен­чәлекле чагылдырылуын аңлау. Хикәянең сәнгатьчә эшләнешенә анализ ясый белү.

22.01


Әдәбиятка яңа көчләр килү:3с.

36

Әдәбиятка яңа иҗат көчләре килү.Хәй Вахитның "Беренче мәхәббәт"драмасы. Г.Ахуновның тормышы һәм иҗаты.

1

Г. Ахунов, X. Вахит, Ш. Галиев, X. Камал, Ә. Маликов, А. Гыйләҗев, М. Мәһдиев, Т. Миңнуллин, В. Нуруллин, Н. Фәттах, И. Юзеев, М. Хәсәнов әсәрләрендә кеше шәхесен гәүдәләндерүдә яңалык билгеләре, психологизм; форма өлкәсендә яңалыклар турында хәбәрдар булу.

25.01

37


Г.Ахуновның "Хәзинә" романында тормыш чынлыгы.

1

Романның идея-эстетик эчтәлеген белү. Төп образларга бәя бирә алу, аларның сурәтләне­шендә

29.01


38

Г.Ахуновның"Хәзинә"романын йомгаклау..

1

үзенчәлекләрне, уңай якларын, кимчелекләрен күрсәтә алу.ӘТ - Әсәрнең композициясен белү

01.02



Нурихан Фәттах:4 с

39

Н.Фәттахның тормышы һәм иҗаты.

1

Язучының тәрҗемәи хәле турында белү, иҗаты буенча гомуми күзаллау булу.

ӘТ - тарихи романнарның төрләрен белү..

05.02

40


Н.Фәттахның "Сызгыра торган уклар" романы.

1

Әсәрнең эчтәлеген белү, аның тарихи роман булуын исбатлый алу, сюжет үстерелеше, характерлар­ның ачылу дәрәҗәсен күрсәтә алу. Борынгы төрки

8.02

41

Н.Фәттахны" Сызгыра торган уклар"романын йомгаклау

1

халыклар тарихының бүгенге укучыга тәэсир итәрлек якларын табып күрсәтү, милли колоритны чагылдыру ягыннан әһәмиятен аңлау.ӘТ - Тарихи роман, тарихилык принцибын белү..

12.02

42

Бәйләнешле сөйләм үстерү.К.Сочинение.

Албуга- сөннәрнең яклаучысы

1

Сочинение язу таләпләрен үти белүләре.

15.02


Аяз Гыйләҗев:2 с

43

А.Гыйләҗевның тормышы һәм иҗаты."Өч аршин җир"повесте.

1

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты буенча мәгълүматлы булу.

19.02

44

А.Гыйләҗевның "Әтәч менгән читәнгә" повестенда төп фикер.

1

Әсәрдә узды­рылган төп фикерне ачыклый алу, образларга бәя бирә, үзенчәлекләре. Повестьның соңгы еллар әдәби­яты өчен .яңалыгын белү

ӘТ - Проблеманы таба белү.

22.02


Мөһәммәт Мәһдиев:3 с.

45

М.Мәһдиевнең тормышы һәм иҗаты.

1

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты буенча мәгълүматлы булу.

26.02

46


М.Мәһдиевнең "Кеше китә - җыры кала" повесте.

1

Әсәрнең сәнгатьчә үзенчәлекләрен (сурәтләүдә күпбизәклелек, «тартмалы композиция» принцибына корылган булу, аның уңай һәм кайбер

29.02

47

М.Мәһдиевнең"Кеше китә- җыры кала"повестен йомгаклау.

1

кимчелекле яклары) белү. Стиль үзенчәлекләрен күрә алу.

ӘТ - Әдәбиятның иҗтимагый вазифасы (тирәнәйтү).

4.03


Әхсән Баянов:2с

48

Ә.Баяновның "Сәяхәтнамә" поэмасы.

1

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты буенча мәгълүматлы булу.

Поэманы анализлый белү. Әдипнең табигатьне сак­лау мәсьәләләрен үткен итеп куюын аңлау.

ӘТ - поэманы белү..

7.03

49

Класстан тыш уку. Ә.Баянов "Тау ягы повесте".

1

Әсәргә мөстәкыйль рәвештә анализ ясый алу.

ӘТ - Идеяне билгеләү..

11.03


Илдар Юзеев:1с

50

И.Юзеевның тормышы һәм иҗаты. «Гашыйклар тавы»поэмасы. "Өчәү чыктык ерак юлга" поэмасында төп фикер.

1

Әдип иҗаты турында белү. Шагыйрь һәм драматург буларак иҗат эшчәнлеген күзаллау. «Өчәү чыктык ерак юлга...» поэмасындагы проблемаларны күрә, алар турында үз фикерен җиткерә алу. Фазылҗан, Нур һәм «мин образларының, кәккүк, юл образына йөкләнгән мәгънәне аңлата белү. Җанлы һәм җансыз табигать образларының (көймә, урман, чабыш атлары) ролен аңлау.

14.03


Туфан Миңнуллин:2с

52

Т.Миңнуллинның « Эзләдем,бәгърем сине»драмасы. "Әлдермештән Әлмәндәр".моңсу-комедиясендә төп фикер.

1

Пьесаның төп конфликтын, темасын, проблемасын белү. Персонажларның характер үзенчәлеген һәм авторның аларны гәүдәләндерү, җанландыру, комик һәм шул ук вакытта моңсу-пошынулы ситуацияләр тудыру осталыгын танып-белү.

ӘТ - моңсу комедия, аллегория, шартлылыкны белү.

18.03


4 -че чирек: 8 атна(16 сәгать)

53

Бәйләнешле сөйләм үстерү.Контроль сочинение.

Сочинение "Әлмәндәр - ил карты".

1

Бәхәсләрдә катнашу, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслау һәм дәлилләү күнекмәләренә ия булу. Әлмәндәр образын тудыру алымнарын танып-белү; образга бәя биреп, тормышта үз урынын тапкан кешеләргә соклану, алар белән горурлана белү.

1.04


1980-2000 нче еллар әдәбияты-хәзерге татар әдәбияты:1с

54

Хәзерге татар әдәбиятына кереш.Ш.Хөсәеновның "Әни килде"драмасы.

1

Җәмгыятьтәге кискен үзгәрешләрнең әдәбиятта ча­гылуын аңлата белү. Әсәрләрдә милли бәйсезлек һәм мөстәкыйльлеккә ом­тылу авазлары, милләтебез тарихына игътибарның артуын, тарихи һәм табигатьне саклау темаларының активлашуын күзаллау. Бүгенге әдәбиятта шәхес концепциясенең үзенчәлекләрен күрә белү.

4.04


Поэзия:3 с

55

Поэзия балкышы. Гамил Афзал"Язмышлар"."Елмаям уйчан гына","Бигрәк юаш басып йөрдем җирдә"."Чабаклар йөзгән Иделдә", Н.Арсланов, Ш.Галиев шигырьләре.

1

Гамил Афзал, Н.Арсланов, Ш.Галиев шигырьләре ярдәмендә хәзерге поэзиядә яңа тема һәм идеяләр калкып чыгуын, аерым жанрларның активлашуын, Шигъри сүзнең эчке куәтен, җегәрен арттыруда уңышлар турында хәбәрдар булу. Поэзиядә халык иҗатындагы, бөтендөнья әдәбияты һәм сәнга­тендәге символикадан, шартлы алымнардан файдаланырга омтылышның артуын аңлата белү.

8.04

56

Р.Фәйзуллин иҗаты. "Гадиләргә гимн", "Көрәшчеләр" поэмалары."Нюанслар илендә"циклы.

1

Әдип иҗаты турында белү (кешенең рухи халәтен, күңел тирбәнешләрен кыска, җыйнак итеп сурәтләүдә шагыйрьнең табыш һәм ачышлары). «Гадиләргә гимн», «Көрәшчеләр» поэмаларының идея-эстетик үзенчәлекләрен аңлата алу.

11.04


2000-2008 нче еллар әдәбияты:1

57

Р.Харис иҗаты.Р.Зәйдулла "Без очарга әзерләнгән идек","Соңару". "Буран"шигырьләре;

М.Әгъләмов тормышы, иҗатының үзенчәлекләре.

Зөлфәт «Баш очында». «Дүрт җыр», . «Тамыр көлләре». «Тойгыларда алтын яфрак шавы» шигырьләре

1

Әдипләр иҗаты турында гомуми мәгълүматларны белү.

Р.Харис: «Ат иярләү», «Ант суы», «Җәлилчеләр» , «Кеше» ора­ториясе; М.Әгъләмов: «Оныт­ма, Европа?..», «Тукайдан хатлар» поэмаларын белү.

15.04


Проза:6с

58

Проза жанрының үсеше. Г.Ахуновның "Идел кызы ", М.Хәсәновның "Язгы аҗаган".романнарына күзәтү.

1

Проза жанрында җәмгыять һәм шәхес мөнәсәбәте пробле­масын яңача хәл иткән әсәрләр язылу турында белү. Тоталитар системаның шәхесне изүен, физик һәм мораль яктан мәсхәрәләвен әдәби әсәрләр мисалында аңлата белү.

18.04

59

И.Сәләховның"Колыма хикәяләре",

1

Тоталитар системаның шәхесне изүен, физик һәм мораль яктан мәсхәрәләвен, таптавын әдәби әсәрләр мисалында аңлата белү.

22.04

60

М.Хәбибуллин ның "Кубрат хан", Ф.Латыйфиның "Хыянәт".романнарында төп эчтәлек.М.Кәбировның "Мәхәббәттән җырлар кала" повесте.

1

Әсәрләрдә гомумкешелек кыйммәтләренә игътибар, аларны ил мәнфәгатьләре яктылыгында карау, илнең иминлеген, милләт язмышын алга чыгарып тасвирлау үзенчәлекләрен күрә белү.ӘТ - Тарихи романны белү.

25.04

61

Класстан тыш уку. Р.Батулланың "Сөембикә" романы,Ф.Бәйрәмованың"Болын"повесте.

1

Әсәргә мөстәкыйль рәвештә анализ ясый алу.

ӘТ - Тарихилыкны белү

02.05

62

Р.Мөхәммәдиев әсәрләре.

1

Әдип иҗаты, тәнкыйть һәм әдәби­ят фәне өлкәсендәге эшчәнлеге турында гомуми күзаллау булу. «Кенәри - чит­лек кошы», «Сират күпере» романнары буенча мәгълүматлы булу.

06.05

63

Р.Мөхәммәдиев "Ак кыялар турында хыял" повесте.

1

Повестьның сәнгатьчә үзенчәлек­ләрен белү.

ӘТ - Сәнгатьчә дөреслекне белү.

10.05


Драматургия:4 с

64

Хәзерге драматургия.З.Хәкимнең "Бит"драмасы

1

Хәзерге драматургиядә әхлак проблемаларына игътибарның артуын яшь драматурглар 3. Хәким, М. Гыйләҗев, Д. Каюмов, Р. Гыйззәтуллин пьесаларына нигезләнеп аңлата белү. Жанр төрләрендәге яңалыклар турында хәбәрдар булу.

13.05

65

Рабит Батулла иҗаты һәм аның үзенчәлекләре.

1

Әдип иҗаты турында гомуми мәгълүматларны белү. «Өчәү юлга чыктык» драмасы, «Кичер мине, әнкәй!» мелодрамасы, аларда заманчалыкның чагылышы турында мәгълүматлы булу.

16.05

66

Р.Батулланың "Сират күпере" драмасы.

1

Әсәргә мөстәкыйль рәвештә анализ ясый алу. Г. Тукай обра­зын гәүдәләндерүдә яңалыклар, сәнгатьчә ачышлар, образлар системасы турында аңлата белү.

ӘТ - Кульминацион ноктаны белү.

20.05

67

Р.Хәмид иҗаты. "Җиде баҗа"драмасында төп фикер.

1

Әсәргә мөстәкыйль рәвештә анализ ясый алу. Драманың төп фикере, сәнгатьчә үзенчәлек­ләре, яңа алымнар куллануда табышлар турында аңлата белү. Күгәй, Дая, Дулат, Искәндәр образларына бәя бирә алу.ӘТ - Монодраманы белү..

22.05


Балалар әдәбияты:1с

68



Бүгенге татар балалар әдәбияты. Ш.Галиев, Р.Миңнуллин иҗатларына күзәтү. Үткәннәрне кабатлау


1

Бүгенге татар балалар әдәбиятындагы төп тема һәм проблемалар турында белү. Сурәтләү объектының мәктәп тормышын­нан, гаилә хәлләренә, бала яки яшүсмернең эчке дөньясына авыша баруын күрә алу

23.05


КУШЫМТА


Укыту-методик комплекты:


  1. Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. - Казан: "Мәгариф", 2004.

  2. Заһидуллина Д.Ф., Әминева В.Р., Ибраһимов М.И. Әдәби әсәр: Өйрәнәбез һәм анализ ясыйбыз. - Казан: "Мәгариф", 2007.

  3. Бердәм республика имтиханына әзерләнү өчен ярдәмлек. Татар әдәбияты. - Казан: РИЦ "Школа", 2008.

  4. Олимпиадага әзерләнү өчен ярдәмлек (татар әдәбияты). - Казан: РИЦ "Школа", 2004.

  5. Закирҗанов Ә.М. Рус мәктәбендә татар балаларына әдәбият укыту: 11 нче сыйныф. - Казан: "Мәгариф", 2001.

  6. Хәзерге татар әдәбияты / Төз.: Р.Г.Закирова, Л.Ә.Гыйззәтуллина. - Казан: "Мәгариф", 2008.

  7. Заһидуллина Д.Ф. Татар әдәбияты: Теория.Тарих. - Казан: "Мәгариф", 2004.

  8. Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. - Казан: "Мәгариф", 2007.

  9. Әдһәмова Г.М. Әдәбият дәресләрендә укучыларны комплекслы тәрбияләү. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1981.

  10. Поварисов С.Ш. Мәктәптә әдәби әсәрләрнең телен өйрәнү. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1978.

  11. Мостафин Р.Ә. Репрессияләнгән татар әдипләре. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2009.

  12. Утлы еллар кайтавазы. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2005.

  13. Син кайттың, Исхакый, Ватанга. - Казан: РИЦ "Школа", 2008.

  14. Мифтахова М.Г. Хәсән Туфан мәктәптә. - Алабуга: АДПИ ризотипографиясе, 2002.

  15. Салихов Р.Г. Г.Әпсәләмов геройлары дөньясы. Анализ тәҗрибәсе. - Алабуга: АДПИ ризотипографиясе, 2003.

  16. Шакирова Г.Ә. Мәктәптә Т.Миңнуллин драматургиясен өйрәнү. - Алабуга: АДПУ нәшрияты, 2010.

  17. Талтар әдәбиятын системалы укыту: эзләнүләр һәм тәҗрибә. - Яр Чаллы: ӨПББИ, 2006.

  18. Дәрес эшкәртмәләре үрнәкләре. Татар теле һәм әдәбият. I кисәк. - Казан: РИЦ "Школа", 2005.

  19. Шакирҗанова Ә.Б. Ттар әдәбиятыннан дәрестән тыш эшләр. - Казан: РИЦ "Школа", 2004.

  20. Гыймадиева Н.Г. Дәрестә һәм дәрестән соң. - Казан: "Яңалиф", 2004.

  21. Трофимова С.М. Татар теле һәм әдәбияты укытучысына. - Казан: "Яңалиф",2005.

  22. Хәбибуллина З.Н., Фәрдиева Х.Г. 5-11 нчы сыйныфларда татар теле һәм әдәбиятыннан дәрестән тыш эшләр. - Казан: "Мәгариф", 2000.

  23. Исламов Ф.Ф. Әдәби викториналар - әдәбиятка, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүдә кыйммәтле чара. - Казан: Татарстан Фәннәр Академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, 2005.

  24. Трофимова С.М., Хәйруллин И.Г. Киләчәк бүгенгедән башлана. - Казан: РИЦ "Школа", 2008.

  25. Каюмова Г.Ф. Татар теле һәм әдәбиятын укыту тәҗрибәсеннән. - Казан: "Яңалиф", 2003.

  26. Ганиева Ф., Яруллина Р., Саттарова А. Татар драматурглары: биобиблиографик белешмәлек. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2007.

  27. Галиуллин Т.Н., Йосыпова Н.М. Татар шигърияте: 1960 - 1980 еллар. - Казан: "Мәгариф", 2007.

  28. Галиуллин Т.Н., Гафиятуллина Н.М. Татар шигърияте: 1980 - 2000 еллар. - Казан: "Мәгариф", 2003.

  29. Яңа татар пьесасы: Альманах. - Казан: "Идел-Пресс"

  30. Минһаҗева Л.И., Мияссарова И.Х. Татар балалар әдәбияты. - Казан: "Хәтер" (ТАРИХ), 2003.

  31. Галиуллин Т. Чишмәләр түбәннән күтәрелә // Сибгат Хәким: Шагыйрьнең иҗаты турында. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1971.

  32. Галиуллин Т. Хәзерге шигърият // Мирас. - 1996. - № 7-8.

  33. Юзиев Н. Әдәбият хәзинәләре. - Казан, 1978.

  34. Юзиев Н. Хәзерге татар поэтикасы. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1973.

  35. Галиуллин Т. Шагыйрьләр һәм шигырьләр. - Казан; Татар. кит. нәшр., 1985.

  36. Хәким С. Халык язмышы - шагыйрь язмышы. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1979.

  37. Юзиев Н. Шигърият дөньясы. - Казан, 1981.

  38. Ягъфәров Р. Шигърият чишмәләре. - Казан, 1985

Электрон әсбаплар исемлеге


Әсбап төре

Исеме

Сыйныф

Мультимедияле программа

Гаяз Исхакый. Әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты.

7-11

Мультимедияле программа

Фәнис Яруллин. Тормыш юлы һәм иҗаты.

5-11

Рус, татар һәм инглиз телләрендә мультимедияле

программа

Гасырларда калыр батырлык. М.Җәлилнең тормышы һәм иҗаты.

5-11

Комплект - 6 CD

Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия - "Аксу" студиясе, 2008.

5-11


© 2010-2022