Дәрес планы, Өлкәннәр һәм кечкенәләр Татар теле 7 нче сыйныф (рус төркеме өчен)

Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Казан шәһәре Идел буе районының

«52 нче гимназия» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Хәбибуллина Рушания Рәгыйп кызы

Тема. Өлкәннәр һәм кечкенәләр. Тәмамлык. (7 нче сыйныф, рус төркеме)

Максатлар:1. Җөмләнең иярчен кисәге- тәмамлык белән танышу. Җөмләдә тәмамлыкны танып аера белү күнекмәләрен булдыру.

2. Тема буенча аралаша белү сәләтен, фикерләү (индуктив фикерләү ) сәләтен үстерү .

3. ,,Өлкәннәр һәм кечкенәләр" проблемасы буенча фикер йөртә белүгә өйрәтү

Дәреснең тибы: ГКФ(грамматик күнекмәләрне формалаштыру)

Җиһазлау: дәреслек, проектор, ноутбук , дәрес презентациясе, бирем белән карточкалар.



  1. Оештыру өлеше. СЫЙНЫФ! (ХАЙ ФАЙВ (High Five)-тынычлану сигналын куллану.

1). Исәнләшү

Исәнмесез, укучылар!

Укучылар! Безгә кунаклар килгән. Әйдәгез , кунаклар белән исәнләшик.

2) Уңай психологик халәт тудыру

Хәерле көн, укучылар!

(Хәерле көн миңа,

Хәерле көн сиңа,

Хәерле көн сезгә,

Хәерле көн барыбызга!)

Матур кызлар! (TAKE OFF_ TOUCH DOWN )

Сез дәрескә әзерме? ... Рәхмәт! Уңышлар сезгә.

Менә дигән егетләр! Ә сез дәрескә әзерме? ... Рәхмәт! Сезгә дә уңышлар телим.

3). Бүген кем дежур булырга тели? Басыгыз. (TAKE OFF_ TOUCH DOWN )

Дежур булырга ... чакырабыз.

Дежур укучы (Минем исемем ... .Мин бүген сыйныфта дежур)

1)Бүген ничәсе?

2) Атнаның кайсы көне?

3) Хәзер кайсы ел фасылы ? Ә син кышны яратасыңмы?

4) Карина, ... сора әле, кыш көне ул ничек ял итә? Ә син ничек ял итәсең? (Җавап алу) Димәк, сез буш вакытны файдалы үткәрәсез.

5) Без нинди теманы өйрәнәбез?

Рәхмәт.

Укытучы Укучылар, рәхмәт. Өйрәнә башлаган теманы бүген дәвам итәрбез.

Башта өй эшен тикшерик.

  1. Өй эшен тикшерү

Укытучы Укучылар, ӨЛКӘННӘР-бу кемнәр? ( Бу әби-бабайлар, әти-әниләр, апа- абыйлар) Ә КЕЧКЕНӘЛӘР кемнәр? ( Өлкәннәрнең кызлары, уллары, оныклары)

Ә сезнең гаиләгездә кемнәр бар? Тыңлап карыйк әле.

Укучылар диалоглар сөйлиләр ( 12 нче күнегү 57 бит)

Укытучы Ярар, диалоглар ны сөйләргә әзерләгәнсез, шәп!! Ләкин тагын яңа сүзләрне кабатларга кирәк иде. Әйдәгез тикшерик!

  1. Сүзләрне кабатла ЙӨЗГӘ ЙӨЗ партнерлар эшли (А башлый)

SINGL ROUND ROBIN

Тикшерү Сыйныф белән эш (5-6 укучыдан сорау)

  1. Аудирование (Яңа сүзләр белән текстны тыңлагыз

Минем исемем Марат. Миңа 13 яшь.Минем дусларым күп. Без яшьтәшләребез белән еш очрашабыз. Интернет аша да аралашабыз. Гел телефоннан сөйләшеп торабыз. Дискотекаларга йөрергә, музыка тыңларга яратабыз. Безгә бергә бик рәхәт. Ә минем әнием моңа риза түгел. Кайвакыт дискотекага җибәрми, интернет аша да күп аралашырга рөхсәт итми. Ул : ,,Әдәпле, тәрбияле балалар буш вакытны файдалы үткәрәләр, китаплар укыйлар, өлкәннәргә булышалар.- ди . - Әнә, отличник Иректән үрнәк ал. Ул тыйнак, әбисенә булыша, тырышып укый." Мин әни белән килешәм, аны хөрмәт итәм Ләкин яшьтәшләрем белән дә аралашасым килә.

Слайд Сораулар

Марат кем белән аралаша?

Буш вакытта Марат дуслары белән нишли?

Әнисе Маратка нинди киңәш бирә?

Ә сез өлкәннәрне хөрмәт итәсезме?

  1. Слайд Яңа сүзләр кергән җөмләләрне дөрес өйтү, истә калдыру.

Өлкәннәрне хөрмәт итегез.

Өлкәннәргә юл бирегез.

Өлкәннәргә урын бирегез.

Өлкәннәрдән үрнәк алыгыз.

Өлкәннәр кечкенәләргә яхшы киңәшләр бирәләр.

Тыйнак, әдәпле бул.

II Актуальләштерү (Дәфтәрдә эш) Слайд

Унсигезенче февраль.

Сыйныф эше.

Әдәпле балалар өлкәннәрне хөрмәт итәләр.

Укучылар! Бу җөмләгә игътибар итегез әле. Без сезнең белән ,,Җөмлә кисәкләре" темасын өйрәнәбез. Әйтегез әле , җөмләнең кайсы кисәкләрен беләсез?

Бирем Җөмләнең баш кисәкләре- бу...

Җөмләнең иярчен кисәкләре- бу...

Нәрсә ул ия, хәбәр, аергыч беләбез.

Бирелгән җөмләне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерегез әле.

Бу җөмләдә Балалар- ия, хөрмәт итәләр- хәбәр, Балалар нинди? Әдәпле. Бу аергыч. Бик яхшы.

Уку мәсьәләсен кую Ә менә ӨЛКӘННӘРНЕ сүзе җөмләнең нинди кисәге икән?

Уку мәсьәләсен чишү Карагыз әле. Кайсы сүздән сорау куябыз? ( хөрмәт итәләр).Нинди сорау куябыз? (кемне? ) Димәк бу җөмлә кисәге эш - хәрәкәтне белдерә торган сүзгә ияргән һәм аның үтәлүенә бәйле предметны , затны күрсәтә. Бу - тәмамлык була. Рус теле грамматикасында - дополнение.

II .Яңа материалны аңлату

Дәреслек белән эш (58 биттәге кагыйдәне уку, аңлату)

Слайд (аңлату)

Дәфтәрдә эш ( карточкаларны алыгыз)

1). Тәмамлыкларны өстәп языгыз, асларына сызыгыз.

Кайсы сүздән сорау куябыз?

Абыем .... (нәрсә?) укыды.

Абыем ... (кемгә?) ... (нәрсә?) укыды.

Абыем ... (кем белән?) ...(нәрсә?) укыды.

Абыем ...( кем белән?) ... ( нәрсә турында?) укыды.

2). Тикшерү 1-3 2-4 ҖИЛКӘГӘ ҖИЛКӘ ПАРТНЕРЛАР ЭШЛИ 3). Сыйныф белән тикшерү Слайд

Димәк, ничек тәмамлыкларны өстәп була?

Кемнең бер хатасы бар? Басыгыз.

Кемнең хаталары юк? Басыгыз. ШӘП! TAKE OFF_ TOUCH DOWN

III Материалны ныгыту

MIX REEZE GROUP (Группируемся по номеру ответа)

Кайсы җавап дөрес. Күрсәт!

1)Өлкәннәр... хөрмәт итәргә кирәк.

1). -нең

2). - гә

3) -не

4). - дән

2)Укучылар, өлкәннәр... юл бирегез!

1). -нең

2). -гә

3) -не

4). -дән

3)Өлкәннәр... үрнәк алырга кирәк.

1). -дән

2). -гә

3). -не

4). - нең

4) Өлкәннәр кечкенәләргә һәрвакыт яхшы киңәшләр бирәләр.

ТӘМАМЛЫК-? 1). өлкәннәр

2). кечкенәләргә

3).һәрвакыт

4). киңәшләр бирәләр

5) Бүген без әдәплелек турында сөйләшәбез.

ТӘМАМЛЫК-? 1). бүген

2). без

3). әдәплелек турында

4). сөйләшәбез

ЯХШЫ!

Укытучы Ышанам, укучылар, җөлләнең иярчен кисәген- тәмамлыкны , бик тырышсагыз, табып билгели алырсыз.

IV Өлкәннәр һәм кечкенәләр турында сүзебезне дәвам итәбез.

Дәреслек белән эш (59 бит) Текстны уку, аңлау , үз фикереңне белдерү

,,Ничек кирәк" текстын уку ( бер укучы кычкырып укый).

Инсценировка итеп күрсәтү ( Илдар ...Ирек ...)

Ә сез, укучылар ничек уйлыйсыз? Кем юл бирергә тиеш? Үз фикерегезне әйтегез.

( Минемчә, ... , чөнки... )

Әйе, әдәпле, тәрбияле кеше юл бирә.

V. Йомгаклау. Дәрес тәмамланып килә. Димәк, Без нәрсәләр белдек?

1. Өлкәннәрне хөрмәт итәргә кирәк

Әдәпле кеше юл бирә.

  1. Тәмамлык- бу җөмләнең нинди кисәге? ( иярчен)

Нинди сорауларга җавап бирә?

Нинди сүзгә иярә?

VI Бәяләү

Укучылар, дәрестә тырышкан ипшәшләрегезгә , үзегезгә билге куегыз (комплимент ясагыз)

Парковкада калдырыгыз

Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам. Дәрес планы ,,Өлкәннәр һәм кечкенәләр Татар теле 7 нче сыйныф (рус төркеме өчен)

Әйбәт эшлим, материалны аңладым.Дәрес планы ,,Өлкәннәр һәм кечкенәләр Татар теле 7 нче сыйныф (рус төркеме өчен)

Әйбәт эшлим, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим. Дәрес планы ,,Өлкәннәр һәм кечкенәләр Татар теле 7 нче сыйныф (рус төркеме өчен)

Сорауларыгыз булса , язып калдырыгыз.

VII. Өй эше.

  1. 1 нче күнегү(58 бит)

  2. 5 нче күн 59 бит

Диалог

1. - Сәлам, Карина!

  • Сәлам, Данель!

  • Карина, сезнең гаиләдә кемнәр бар?

  • Әбием, бабам, әнием, әтием, сеңлем бар.

  • Алар сезнең белән яшиләрме?

  • Әйе. Минем әбием һәм бабам бик яхшы кешеләр.

  • Әниең кайда эшли?

  • Ул хуҗабикә, эшләми. Әтием генә эшли.

  • Рәхмәт

  • Рәхмәт

2. - Сәлам, Азат!

  • Сәлам, Азат!

  • Сәлам , Тимур, сезнең гаиләдә кемнәр бар?

  • Әбием, бабам, әнием, әтием, энем бар.

  • Әбиең, бабаң нинди кешеләр?

  • Алар бик акыллы кешеләр. Без аларны хөрмәт итәбез.

  • Алар сезнең белән яшиләрме?

  • Юк, ләкин без аларга еш кунакка барабыз.

  • Рәхмәт

  • Рәхмәт

  1. -Хәерле көн , кызлар!

-Хәерле көн.

- Кызлар, сезнең әби- бабаларыгыз бармы?

- Бар.

-Алар нинди кешеләр?

- Минем әбием бик акыллы, уңган. Ул тәмле бәлешләр пешерә.

- Ә минем әби белән бабам театрга йөрергә яраталар. Без бергә йөрибез

- Ә минем бабам мине шахмат уйнарга өйрәтә. Мин әбиемне дә, бабамны да яратам, хөрмәт итәм.

-Әйе, әби-бабаларны, әти-әниләрне хөрмәт итәргә кирәк, алардан үрнәк алырга кирәк. Рәхмәт!

-Рәхмәт.

© 2010-2022